«Шәмаилләр – шатлыгым»
Йошкар-Ола дизайнеры, кул эшләре остасы Раилә Низаметдинова кечкенәдән тегүгә һәм рәсем ясауга хирыс булган.
Сынлы сәнгать мәктәбенә йөрмәгәч, рәсемнәр башта сирәгрәк ясалган, билгеле. Ә менә тегү машинасы бер дә тик тормаган. Тегү гадәти мавыгу гына булып калмаган, Раилә институт тәмамлагач та, кисү һәм кием тегү курсларына барып, үз осталыгын арттырган. Соңрак теккән күлмәкләреннән ике кием коллекциясе төзеп, аларны башкалар игътибарына да тәкъдим иткән. “Мин бик мавыгучан кеше, коллекцияләр иҗат итә башлагач, ун яисә егерме күлмәк тегеп кенә туктап булмый. Чөнки уйлардагы идеяләрем бихисап. Моннан кала бәйрәм өстәле күрке булырлык, төрледән-төрле ингредиентлар кушылган, матур итеп бизәлгән тәмле тортлар да пешерәм әле. Ләкин бу – җиңел хезмәт түгел, өстәвенә җаваплы да”, – ди ул.
Раиләнең күп юнәлешле эшчәнлегендә шәмаилләргә дә урын табылган. Алар илебездә генә түгел, чит дәүләтләрдә яшәүче бихисап мөселманнарның да күңелләрен яуларга өлгерде инде. Бу шәмаилләрне күргәч хәтта башка диннәрдәге адәм балалары да: “Бөек Затка булган ихтирам хисегез безнең күңелләрдә дә дулкынландыргыч хисләр уята”, – дип әңгәмәдәшемнең уңганлыгына ихлас соклануларын белгертә.
Нокталы техника кулланып, бик нәфис иҗат итү өчен искиткеч төгәллек кирәк. Ә бу сыйфат Раиләдә җитешле, Идел буе дәүләт технология университетының Төзелеш һәм архитектура институтын тәмамлаган ул. “Ләкин архитектор булып хезмәт куймадым, хәзерге көндә шәһәребездә өлкәннәр һәм балалар өчен иҗади осталык дәресләре алып барам һәм балалар иҗат үзәгендә кызларны этикет кагыйдәләренә өйрәтәм”, – ди.
Шәмаилләрен ул төрле төсләрдәге буяулар кулланып, пыяла өслекләргә ясый. Алар арасында ак һәм алтынсу төстәгеләре аеруча нәфис һәм күркәм килеп чыга. Раилә үз кул эшләнмәләре белән горурланып кына калмыйча, башкаларны да актив иҗат итәргә өнди: “Иҗат өлкәсендә икеләнү һич тә кирәк нәрсә түгел, тәҗрибә туплау өчен, тәвәккәлләп, ни дә булса ясап карарга кирәк. Гаиләдәгеләрнең мактау сүзләре белән күңелне үсендереп җибәрүләре дә мөһим. Чөнки иҗатка яңа гына тотынучыларга үз-үзләренә ышаныч та җитеп бетмәскә мөмкин. Шәмаилләр ясау белән нибары өч ел гына шөгыльләнәм. Бик күпләр сорагач, ике мәртәбә онлайн режимда осталык дәресләре дә үткәрдем инде. Мине алга этәрә торган төп идея – тирә-юнемдә матурлык иҗат итү. Үземдә бик күп иҗади идеяләр булуын сизәм, шуңа күрә бер көн дә тик торганым юк.
Иҗат юлы – җиңел юл түгел. Әмма мин тәвәккәл кеше, үз шөгыльләремне бик яратам. Иҗат – ул минем өчен сулаган һавам белән бер. Ул – уен да, эчкә сыймаслык шатлык та, һөнәри үсеш тә һәм үз осталыгың, үз эшләнмәләрең белән канәгатьләнү хисе дә. Һәр хатын-кызда иҗади башлангыч бар. Бу – гадәти халәт. Осталык дәресләремә дә төрле яшьтәге хатын-кызлар килә. Чөнки иҗатта безнең җаныбыз чагыла.
Яңа көннәрдән алган тәэсирләремне кул эшләнмәләремә бик теләп күчерәм. Аларга күбесенчә шәрык орнаментларын сайлап алам. Казанга килгәч, иң әүвәл Кол Шәриф мәчетенә ашыктым. Мәчет бизәлешендә кулланылган зәңгәрсу төсләрне соңрак нокталы техникада ясала торган яңа декоратив тәлинкәләрем өчен сайлап алдым. Татарстанга килергә, үз ана телемдә аралашырга бик яратам. Шуңа күрә дә берәр мәдәни чарага чакырылам икән, катнашудан баш тартмыйм”.
Раилә Гыйләшит кызын Марий Элдәге Татар мәдәнияте үзәгенә дә еш чакыралар. 2018 елны Казанда узган татар яшьләре форумында да булган ул.
Бүген Раилә Низаметдинова авторлыгындагы шәмаилләр –иң шөһрәтлеләр исемлегендә. Аларны Марокко һәм Ливия дәүләтләрендә яшәүче мөселманнар да үз иткән.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев