СӨЕМБИКӘ – ҮЗӘК КҮРГӘЗМӘДӘ
Тормышыбызның һәр мизгеле, һәр өлкәсе хатын-кызлардан аерылгысыз. Аларның бөеклеген беркем дә инкяр итә алмый. Җәмгыятебезнең иң кечкенә берәмлеге булган гаиләнең нигезе, туган тел сакчысы да - хатын-кыз. Аналар - безнең яшерен каһарманнарыбыз һәм сакчыл фәрештәләребез. Гыйбрәт һәм газап тулы татар тарихында татар хатынының бәяләп бетергесез бөек урыны бар. Алар һәрвакыт...


Ул - нугай ханы Йосыф бәк кызы, Нугай Урдасына нигез салган Идегәйнең туруны. Сөембикә, улы Үтәмеш-Гәрәй балигълыкка ирешкәнче, Казан ханлыгы патшабикәсе була. Казан ханлыгында аның 1535-1551 еллар аралыгында яшәве билгеле. Сөембикә - ислам тарихында ил белән идарә иткән тәүге мөселман хатын-кызлардан санала. Ханбикәнең тормышы татар халкы язмышының алтын чоры белән тыгыз бәйләнештә. 1551 елның август аенда Сөембикә улы белән бергә рус патшасы Явыз Иванга әсирлеккә җибәрелгән. Бу вакыйгалардан соң йөзләрчә еллар узса да, бүгенгә кадәр сөекле ханбикә татар халкының күңел түрендә саклана, гасырлар үткән саен, аңа карата мәхәббәт һәм хөрмәт тә арта гына. Татар милләте өчен Сөембикә Мәскәү кулы астына эләгүнең бөтен ачысын чагылдырган бәйсезлек символына әверелде. Аның образы хатын-кыз матурлыгына дан җырлау, ана кешенең бөеклеге алдында баш ию һәм туган җиргә карата булган чиксез мәхәббәт хисләрен туплаган. Шуңа күрәдер дә Сөембикә-ханбикә турында бик күп легендалар, мифлар, риваятьләр һәм бәетләр яши. Еллар үтүгә карамастан, аның образы иҗатчыларның игътибарын җәлеп итә. Бик күп язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, сынчылар, рәссамнар үзләренең иҗатында ханбикәнең үлемсез образын тудырырга омтылды.

Сөембикә-ханбикәгә багышланган күргәзмә быел беренче тапкыр Казанда Республика көне алдыннан ачылды. Биредә төрле елларда иҗат ителгән хезмәтләрне күрергә мөмкин иде. Экспозициядә тәкъдим ителгән паннолар Татарстан Республикасы рәсем сәнгате дәүләт музее фондында сакланган рәсемнәрдән гыйбарәт. Бу күргәзмәнең "Хәзинә" сәнгать галереясында оештырылуы очраклы түгел, чөнки галерея Казанның йөзек кашы саналган Сөембикә манарасы каршында урнашкан. Биш гасыр элек нәкъ шушы җирләрдән ханбикә үзе йөргәндер, туган ягын, газиз халкын сагынып, ерак Мәскәүләрдән шушы якларга тилмереп баккандыр. Кайчандыр татар халкы бик бәхетле гомер кичергән бу урында 1552 елда Сөембикәнең халкын, үзен коллык көненә төшергән Явыз Иван һәм аның гаскәре тәкәббер атлап үткәндер... Әлеге вакыйгаларга бәйле башка күренешләр, рәссамнарның фантазиясе ярдәмендә киндердә һәм агачта яңадан тергезелгән. Күргәзмә үрнәкләренең иҗат ителү елларына күз салсак, 1552 елгы вакыйгалар һәм Сөембикә образы иҗатчыларда һәрдаим кызыксыну уятканлыгы аңлашыла.

Сөембикә образы - патша Россиясе һәм Совет чорында идеология белән тыгыз бәйләп каралды. Шуңа да карамастан, рәссамнар һәм сынчылар Сөембикәне онытмады, качып һәм качырып (этнографизм, типаж дәрәҗәсендә) булса да, аның образын иҗат итте. Казанның архитектур символы булган Сөембикә манарасы, Касыйм шәһәренең пейзажлары А.Трапицын, С.Лывин, В.Анютин, Р.Гыйләҗев, Г.Әйдинов иҗатында чагылыш таба. Күргәзмәнең ачылу тантанасына килгән Татарстан Республикасының халык рәссамы Рушан Шәмсетдинов бу елларны искә төшереп узды. 1966 елда Казан художество училищесын тәмамлаганда, ул Сөембикә образы, татар халкы тарихының шушы чоры белән ныклап кызыксына башлый. Чыгарылыш эшләрен яклау комиссиясе булачак рәссамның диплом эше "Сөембикәнең ире Сафа-Гәрәй белән хушлашуы" темасына багышланганын белгәч, аны кире бора һәм теманы үзгәртергә тәкъдим итә. Тарихи үткәненә битараф булмаган яшь рәссам татар халкының данлыклы уллары - Җәлилчеләргә багышланган панно төшерә. Әлеге тема да ул вакытта шактый четерекле саналса да, бу юлы инде студентка ишек ачыла. Соңрак Р.Шәмсетдинов Сөембикә, татар халкының 1552 елдагы, ирек өчен көрәше темасына барыбер әйләнеп кайта. Әлеге күргәзмәнең бер өлешен аның шул рухтагы хезмәтләре тәшкил итә.

Хәзерге иҗатчылар Сөембикә образын күбрәк шартлы постмодернистик, авангард, абстракционизм, концептуализм алымнары, шәмаил сәнгатенең эстетик өслүбе аша чагылдыра. Бу концепция Е.Голубцов, Ш.Шәйдуллин, Р.Килдебәков, А.Ильясов, Ф.Вәлиуллин, М.Хаҗиев, В.Аршинов, Р.Шәмсетдинов, Н.Нәккаш, З.Бикташев эшләренә хас.

Сөембикә - халкыбыз тарихында тирән эз калдырган, фаҗигале язмышка ия ханбикәбез. "Казан ханнарының исемнәре телдән төшкәндә дә Сөенбикә исеме онытылмады. Ул үзе күңелләрдә калдыгы кеби, аның исеме дә телләрдә калды", - дип яза ханбикә турында тарихчы Һади Атласый. Сөембикә бүгенге көндә милләт аңында азатлык, ирек символы рәвешендә күзаллана. Әлеге күргәзмәне дә күп кенә иҗатчылар Сөембикәнең Казанга кире кайтуы белән бик урынлы чагыштырды. Экспозициянең бер өлеше - гүзәл һәм горур ханбикәнең матурлыгына дан җырлау буларак кабул ителсә, икенче өлеше - Сөембикә тормышында татар милләтенең аянычлы язмышы чагылышын тасвирлаудан гыйбарәт иде.
Гүзәл Сөембикә образын рәсем һәм сынлы сәнгатьтә чагылдыру - ул төрле мифология дөньяларын бергә бәйләп карау һәм мөселман эстетикасының барлык әһәмиятен халыкка күрсәтү буларак кабул ителә. Үткәннәргә әйләнеп кайту аша үзебезнең бүгенге һәм киләчәк яшәешебез хакында тагын бер кат уйланырга этәрүче бу күргәзмәгә татар халкы күптән мохтаҗ иде.
Бөекләрнең исеме тарихта калып, киләчәк буынга һәрдаим үрнәк буларак китерелү шарт. Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез дә бер генә максатка - милли үзаңыбызны, телебезне, сәнгатебезне саклау, үстерүгә юнәлтелергә тиеш.
Светлана ГЫЙЛӘҖЕВА.
."Сөембикә". К.Муллашев.
."Сөембикәнең үсмер чагы". Л.Аюдаг.
."Сөембикә". Ф.Зиязов.
."Сөембикә биюе". А.Бузунеева.
."Казан сакчыларына багышлана. Реквием". Ф.Халиков.
."Сөембикә белән хушлашу". Ф.Халиков.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз