Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Сәүдәдә – милли бизәк

Милли бизәкләр төшерелгән сөлге-тастымаллар, чаршау, пәрдә, ятак кирәк-яраклары белән кызыксынган кеше аларны интернет челтәрендә бик җайлы таба ала. Татар бизәкле әйберләрнең күбесе "Казан сөлгесе" бренды белән тәкъдим ителә. Әлеге проектның җитәкчесе - Гөлнара Нурмөхәммәтова икән. Тумышы белән Кукмара районының Адай авылыннан ул, хәзер Казанда яши. - Мәктәптә укыган елларда Сабантуй...

Милли бизәкләр төшерелгән сөлге-тастымаллар, чаршау, пәрдә, ятак кирәк-яраклары белән кызыксынган кеше аларны интернет челтәрендә бик җайлы таба ала. Татар бизәкле әйберләрнең күбесе "Казан сөлгесе" бренды белән тәкъдим ителә. Әлеге проектның җитәкчесе - Гөлнара Нурмөхәммәтова икән. Тумышы белән Кукмара районының Адай авылыннан ул, хәзер Казанда яши.
- Мәктәптә укыган елларда Сабантуй бәйрәме алдыннан ярыша-ярыша кулъяулык чигә идек, - дип сөйли өч балалы гаиләдә туып-үскән Гөлнара. - Хәзер дә кияүгә чыкмаган яшь кызларга Сабантуйга яулык чигү мәҗбүри. Печәнлектәме, өйдә бер почмакта качып торасыңмы, егетләр сине табып, яулыгыңны алырга тиеш. Ул, гадәттә, ошатып йөргән егетең кулына эләгә. Аннары яулыкларны гармун каешына бәйләп куялар. Менә шундый матур гореф-гадәт бүгенге көнгә кадәр саклана. Чигүгә мәхәббәт шуннан калган да инде. Аннары авылга килгән яшь килен дә мәҗбүри рәвештә диярлек чигү чигә башлый. Мондый йола безнең төбәктәге һәр авылга таралган. Ел саен Сабантуйда, өйләнешкән яшь парларны мәйданга чыгарып, һәр киленнең чиккән сөлгеләрен күрсәтәләр. Бәйрәмнең бик күңелле мизгелләре.
Милли бизәкле киемнәр, алъяпкычлар, заманча эшләнгән калфаклар, түбәтәйләр белән хәзер шаккатырып булмый. Ә инде өйдә кулланыла торган көнкүреш әйберләре шактый сирәк. "Нишләп әле үзебезнең милли үзенчәлегебезне күрсәтмәскә тиеш", - дип фикер йөрткән Гөлнара "Казан сөлгесе" проектын башлап җибәрә. "Ни өчен аш бүлмәсендә - милли тастымаллар, юыну бүлмәсендә - милли сөлгеләр, йоклау бүлмәсендә урын-җир комплектлары булмаска тиеш әле?" - ди ул. Менә шулар турында уйланып йөргәч, хыялын тормышка ашырып та куя. Чыннан да, татар көнкүрешенә хаҗәт әйберләр бит. Беренчедән, гореф-гадәтләребезне дәвам итү ул. Икенчедән, болар барысы да әбиләребездән калган кул эшләре мирасын кире кайтару максаты белән эшләнелгән. Гөлнараның тормыш иптәше Азат та бу ниятне хуплаган - эшне бергә алып баралар.
- "Казан сөлгесе" проекты - күңелебезгә бик якын шөгыль. Декретта утырган ана өчен аеруча да кызык. Балаларымны да карыйм, эшемне дә башкарам, - ди киленкәй.
Гөлнара үзе Казан федераль университетының журналистика факультетын тәмамлый. "Татарстан радиосы"нда алып баручы булып эшли. Ире Азат Нурмөхәммәтов - профессиональ көрәшче, спорт остасы. Бүгенге көндә Казан шәһәренең "Ак барс" балалар һәм яшүсмерләр спорт көрәш мәктәбе директоры. Аяз, Камал исемле берсеннән-берсе батыр уллар үстерәләр.
Сөлгеләргә, тастымалларга, урын-җир комплектларына чигелешләр компьютер ярдәмендә башкарыла. Боларны цехта тегүче эшли. Тукымаларны, сөлгеләрне заказ белән кайтаралар. Аннары тегүче аларга матур бизәкләр төшерә. Барлык әйберләр киҗе-мамык чималдан эшләнгән һәм Россиядә җитештерелгән. Бәяләргә килгәндә, сөлге-тастымалларның 200 сумлыгы да, 1000 сум торганы да бар, урын-җир комплектлары 3000-5000 сумга бәяләнә.
- Бизәкләрне, рәсемнәрне махсус программада ясыйм, - ди Гөлнара. - Барысын да үзем уйлыйм. Заманча милли бизәкләр төшерәбез. Аннары ул программаны компью­терга кертеп, чигү чигә торган машина өчен көйлибез. Бөтен параметрларын туры китереп, автомат рәвештә машина чигеп бирә. Киләчәктә әбиләребездән килгән бизәкләрне яңартып эшләргә ният. Алар бит күбрәк үсемлекләр, чәчәкләр төшергән.
Гөлнара сатуга чыгарыр алдыннан башта тауарын өендә тикшергән. Төсләре чыкмыймы, озакка чыдыймы, җөйләре таралмыймы - һәммәсен тикшергәч кенә сатуга куйган. Аның төп максаты - "Казан сөлгесе" проектын киңрәк җәелдерү. Матур чигүләргә кызыгып та, моның белән шөгыльләнергә вакыт таба алмаган һәркемнең өендә бу сөлге-тастымаллар һәм урын-җир кирәк-яраклары булсын иде дип тели ул.
"Казан сөлгесе" тауарлары, нигездә, Интернет аша сатыла, шулай ук аларны кайбер сәүдә урыннарында да күрергә була.
Эльза ГАЗИЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев