Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Шәрык сәнгате остасы

Каллиграфиядән, сугышчан көрәш төрләреннән кала, металл һәм агач эшкәртү ысулларын да өйрәндем. Шәрык милли киемнәрен ничек тегәргә кирәклеген дә төшендем. Кайвакыт зәркәнчелек белән дә шөгыльләнәм.

Талантлы каллиграф, мөгаллим Рамил НАСЫЙБУЛЛОВ инициативасы белән Россия ислам институты карамагында «Ән-Намир әл-Мөхаттат» дип аталган гарәп классик каллиграфиясе һәм көнчыгыш сәнгатьләре үзәген төзү карары 2010 елда кабул ителгән. Үзәк бүген дә уңышлы эшли! Бу әңгәмәдә – шушы үзәкнең алыштыргысыз директоры, хөрмәтле Рамил хәзрәт Насыйбулловның иҗаты, эш нәтиҗәләре, каллиграфиягә кагылышлы фикерләре... 


– Рамил хәзрәт, сезнең әти-әниегез нинди һөнәр ияләре һәм алар сезнең иҗатка нинди карашта? 

– Әти-әнием, әлхәмдулилләһ, исән-саулар! Алар инде күптән лаеклы ялда. Әнием – архитектор, ә әтием эше бина-комплекслар төзү белән бәйле булган инженер хезмәтендә булды. Әнием – сәнгать кешесе дә, татарча җырлый, рәсем сәнгате, тегүчелек – аңа барысы да хас. Төрле кул эшләренә бик һәвәс! Әтинең дә куллары алтын. Балта тота белә. Аның бабасы да, бабасының атасы да агач эше осталары булган. Мин шул дәү әтиләремнән мирас булып калган эш коралларын, экспонатлар буларак, кадерләп саклыйм. Бәлки, киләчәктә шуларны да кертеп, бер матур музей ясарга мөмкинчелек туар. Чөнки ул кораллар бик күп, арада хәтта XIX гасырныкылар да бар.

Әнием сәнгать белән шөгыльләнүемне ярата. 1980 нче елларда, мәктәптә укыган чакта ук мин ушу, каратэ белән мавык­тым һәм кытай телен дә өйрәнә башладым. Мәдәният арасындагы охшашлыкларны барладым. Кытай, Япония илләре мәдәния­те хакындагы мәгълүматларны күпләп укып, аларны татар мәдәнияте белән чагыштыра идем. Шушы кызыксынуларым мине ислам динен өйрәнүгә китерде. Инде мәктәптә укыганда, 1989-1990 елларда, гарәп каллиг­рафиясе белән чынлап торып кызыксына башладым. Ә бу – ислам каллиграфиясенә өйрәтә торган китапларны беркайдан да табып булмый торган вакытлар иде әле... 1993 елны мин Бөгелмәдәге төрек лицеена укырга кердем. Гарәп теле укытучыбыз Хәсән Сәвил каллиграфия сәнгате белән кызыксынуымны күреп алды һәм миңа шушы юнәлештә белем бирә башлады. Классик гарәп каллиграфиясенең бөтен ысулына иҗазәтне (дипломны) (гарәп каллиграфиясендә барлыгы – 12-13 төр) 1997 елда Истанбулда алдым, доктор Мәхмәт Рәфигый Киләҗидән. Хәзер бу шәхес Нидерландның Роттердам каласында урнашкан Җ.Руми Сәнгать институтында белем бирә. Шулай ук: Каманкари – Азия җәясе ясау сәнгате, эбру һәм кануни орнаментация – тәзһиб (яки захрафа) буенча иҗазәтләрем да бар. Дөрес, мин һәр күргән белемне җыймыйм. Эш өчен, уку, аралашу, анализ ясау өчен күпме кирәк, шулкадәр өйрәнәм. Каллиграфиядән, сугышчан көрәш төрләреннән кала, металл һәм агач эшкәртү ысулларын да өйрәндем. Шәрык милли киемнәрен ничек тегәргә кирәклеген дә төшендем. Кайвакыт зәркәнчелек белән дә шөгыльләнәм. Китап ясау сәнгате – җилдчелек дип атала. Моның белән дә мавыккач, сәхифәләрне тегү, тышлык ясау һ.б. технологияләрен дә теләп өйрәндем. Берничә ел элек үзәктә, тәҗрибә буларак, укучыларымны Пенчак силат Харимау – индонезия көрәш алымнарына да укыттым. Аларга моның белән шөгыльләнү өчен киемнәр дә тектем. 

– Хәзрәт, Гыйльм-уль-хатт турында искә алган идегез... Ул нинди фән?

– Хәреф формаларының сыйфатларын өйрәнеп, аларны камил ясый белү гыйлеме. Аңа төшенү – әле гарәп графикасын тулысы белән белү дигән сүз түгел. Гарәп теле 12 фәнне үз эченә ала, ә каллиграфия исә – шул гарәп теле фәне эченә кергән бер фәнне тәшкил итә. Бу сәнгатьне бар кеше дә үзләштерә алмый. Мәсәлән, «Ән-Намир әл-Мөхаттат» үзәгенә уку елы башында утызлап кеше килергә мөмкин, ләкин ахырга таба инде бер-ике кеше генә дә кала. Гомумән, үзәгебез ишекләре һәркемгә ачык. Укыту бушлай. Моннан кала тәзһиб, китап төпләү һәм башка Шәрык сәнгатьләрен өйрәнү дә каралган. 

– Каллиграфик әсәрләр ясау – дөрес һәм матур язу өчен күпме вакыт таләп ителә дип саныйсыз?

– Бу укучының тырышлыгыннан, кызыксынучанлык дәрәҗәсеннән дә тора. Яхшы укытучы булуы да бик мөһим. Гарәп каллиграфиясе сәнгате гомер буе камилләштерелә... Аннары кайбер язу ысуллары гадирәк, ә кайберләре бик катлаулы бит. Мәсәлән, сөлс язу ысулына берничә ел эчендә өйрәнергә мөмкин. Ләкин бу әле сөлс ысулын кулланып, бик камил яза башлау дигән сүз түгел. Һәр ысулның үз кагыйдәләре булса да, укучының язмасы барыбер аның холкы аша да үтә. Һәм аның үзенә хас үзенчәлек килеп чыга. Каллиграфия сәнгатендә һәр хәреф элементларында яшерелгән үзенә хас канун, мәгънә бар. Гомумән, каллиграфиягә иҗазәт алганчы, 20-30 ел да үтә ала. 

– Рамил хәзрәт, каллиграфик әсәрләрегез Татарстан, Россия, Төркия, Малайзия, Индонезия, Германия, АКШ, Таиланд, Канада һ.б. дәүләтләрдәге тупланмаларда саклана. Халыкара күргәзмәләрдә, бәйгеләрдә еш катнашасызмы? 

– Юк. Зур күргәзмәләрдә катнашканым юк, бәйгеләр белән бик кызыксынмыйм. Каллиграфия –  башка төр сәнгатьләрем белән бергә бара торган бер юнәлеш, ягъни минем яшәешемнең бер өлеше генә. Минем шәхси күргәзмәм бер тапкыр гына булды, 2014 елда Кол Шәриф мәчетендәге Татар шәмаиле галереясында «Камиллек сәнгате» дип аталган күргәзмәмне сәнгать белеме кандидаты, күргәзмә кураторы Рөстәм Шәмсутов ачкан иде. Берникадәр әсәрләрем, даими күргәзмә буларак, Казан ислам университетында эленеп тора.

Бәйгеләргә килгәндә, минемчә, алар аерым кешеләр өчен мөһим. Конкурслар, бәлки, сәләтләрен үз-үзенә раслау өчен яисә шушы сәнгатькә бәйле булу өчен кирәктер... Шәхсән үзем өчен сәнгать – ул яшәешнең максаты түгел. Бәйгеләр, минемчә, күп очракта объектив була алмый. Нәтиҗә теге яки бу карарны чыгарган кешеләрнең шәхсиятенә дә бәйле. Ә бу – субъектив әйбер. Мәсәлән, бер сүзне дүрт кешегә язарга кушсалар, дүртесе дә дүрт төрле эшли бит. Әмма берсе генә җиңә. Ләкин ул нинди кретерийга карап җиңә соң?! Бу язу канун дөреслегенә бәйлеме? Яисә композиция төзелешенәме? Яки үз холкын күрсәткәнме? Яки тиз яисә акрын язугамы... Берсенең хәрефе шома чыкса да, формасында җитешсезлек бар, ә икенчесенең формасы камил, ләкин каләм йөртеше шома түгел, өченчесенең исә композиция төзелеше дөрес, тик хәрефләрендә җитешсезлек сиземләнә, дүртенчесенең, киресенчә, һ.б. Бәйгенең, гадел булмыйча, кешенең күңелен төшерү мәсьәләсе дә бар.

– Хәзрәт, археология белән җитди кызыксынуыгыз, татар җәяләрен ясау белән мавыгып китү нәтиҗәле булдымы? 

– Мәктәптә укыган чакта ук тарих белән мавыктым. Үзем өчен татар тарихы белән бәйле төрле макетлар һәм реконструкцияләр ясый идем. Алардан тулы бер музей ачарлык кебек иде! 

1990 еллар башында минем татар тарихы белән бәйле экспонатларым шактый иде... Шуларны вакытлыча гына Бөгелмәнең татар гимназиясенә биреп тордым. Андагы стендка җәя, төрле кылычлар, ук очлыклары, Алтын Урда дирһәмнәре күчермәләре һ.б. әйберләрем урнаштырылды. Гимназия рес­публика күләмендәге конкурста да җиңде... Аларны мактап язма да чыкты. Имеш, укучылар тарих белән шөгыльләнә, тарихчылар белән киңәшләшә... Нәтиҗәдә, ни кызганыч, экспонатларымны кире бирмәделәр, җимерелеп-таралып, алардан бер ни калмады диярлек... 

– Сезнең өчен борынгы татар кураен яки ситар ясау да авыр түгел икән...

– Мин бит дүртенче буын агач ую остасы... Бервакыт татар курае тарихы белән кызыксынып киттем һәм 1991 елда курайлар ясый башладым. Туганнан туган абыем да бу эш белән шөгыльләнә иде. Гомумән, безнең нәселдә курай ясауга һәвәслек бар, мәсәлән, бабамның әнисе урманнан курай үсемлеген кисеп алып кайтып, борынгы типтагы курай ясаган һәм күңелләргә үтеп керерлек итеп уйнаган. 

Андый төр курайда тавыш чыгару үзенчәлекле, чөнки сыбызгы өлеше юк. Тавыш, курайны өске тешкә терәтеп, билгеле бер юнәлештә һава өрелүдән чыга. Ни кызганыч, хәзер бездә бу төр курайга әллә ни әһәмият бирелми, ул инде 40-50 ел кулланылмый. Шуңа да халык аны безнең курай дип тә белми. Бу төр татар кураеның озынлыгы 80-90 см га җиткән. Гадәттә, алар курай үсемлегеннән ясалган, 
2-5 тишемле булганнар. Мондый курай казах, кыргыз, башкорт, монгол, алтай халыкларында да бар. Хәтта шуңа охшаш озын, сыбызгысыз инструмент күп кенә Көнчыгыш халыкларында да очрый. Ләкин аларны ясау өчен камыш, бамбук һ.б. материалларны кулланалар.

Мин Көнчыгыш музыка коралларыннан ситарны һәм элек татарларда ятаган дип йөртелгән (үзем аны җидегән дип атыйм) борынгы уен коралын да ясыйм. Татар музыка сәнгатендә әһәмият­ле уен коралы ул! Аңа охшаш инструментлар Кытай, Япония, Вьетнам, Монголия, Корея, Алтай һ.б. Көнчыгыш халыкларында бар.

– Рамил хәзрәт, каллиграфия сәнгате күргәзмәләре белән танышканда нинди уй-хисләр кичерәсез?

– Илебездә мондый сәнгать төрендә иҗат итү күп еллар юкка чыгарылып торды бит, шул сәбәпле бу юнәлеш бик алда дип әйтә алмыйм. Башка дәүләтләрдә иҗат ителгән каллиграфия әсәрләрен күп күргәнгә һәм биредәге каллиграфия яки шәмаил сәнгате (ә шәмаил белән хатт сәнгате (каллиграфия) – икесе ике төрле нәрсә) бәйгеләрендә жюри эшендә катнашканга күрә, бу нисбәттән анык фикерем тупланды. Кызганыч, кайбер күргәзмәләребезгә өйрәнчеклек дәрәҗәсенә якын эшләр дә куе­ла, ә бу үз чиратында халыкта «каллиграфия сәнгатенә бик тиз, җиңел төшенеп-өйрәнеп була икән» дигән фикер тудыра. Өстәвенә, шундый эшләр аркасында халык зәвыгы да аксый башлый. 

Безнең илдә гарәп каллиграфиясе мәчетләр бизәүдә, китап тышлыкларын язуда, логотип­лар, тугралар ясауда гына кулланышта. Иран, Төркия кебек мөселман илләрендә исә мондый традицияләр гасырлар буе бер дә өзелмичә дәвам иткәнгә күрә, каллиграфия сәнгате бик алга киткән. Бездәге шәмаил язучылар бу сәнгатькә гадиләштереп карый кебек... Чит илләрдә каллиграфия ул тулы бер фән һәм ул мөселман сәнгатьләре арасында иң катлаулысы санала. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев