Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Сәнгатькә тугры Рәшид

Рәшид үзенчәлекле рәссам иде. Аның әсәрләре искиткеч фантазия, югары зәвык һәм бик төгәл итеп башкарылган булулары белән аерылып тора иде.

Рәссам, гамәли сәнгать остасы Рәшид Әсәдуллинның (1958-2020) иҗаты – күпләрнең хәтерендә. 


«Рәшид Абдулла улының әсәрләре – илебез һәм чит дәүләтләр тупланмаларында. Аның металлдан ясалган әсәрләре хәтерләребездә саклана. Ул гел катлаулы сәнгати тел эзләүдә булды, – дип искә алган иде аның бертуганы Фәрит Әсәдуллин «Татар дөньясы» газетасында. Фәрит Әсәдуллин әйтүенчә, аның иҗатчы туганы һәрдаим үз темасын эзләүдә булган: «1990 елларда ул татар шәмаилләре дә язып караган иде. Аларның барысы да туганнарыбызда саклана.

Безнең әниебез Рәшиднең бар ният-максатларын һәрчак алга әйдәүчеләрдән булды. «Рәшиднең куллары алтын», – дип еш кабатлады ул. Стилизацияләр дә, майлы буяулар белән язылган картиналар да, балчыктан ясалган эшләнмәләре дә күп иде аның остаханәсендә. Соңгы елларда металл буенча эшләде. Аның «Казан песие» – үзе генә дә ни тора!

Әтиебез шаянлык, юмор хисе белән үрнәк булды. Рәшид тә бу сыйфатын эшкә җикте. Аның сатирик рәсемнәре, карикатуралары Төркиядә узган Халыкара бәйгеләрдә дә, башка илләрдә дә җиңеп чыкты. Ул китаплар өчен иллюстрацияләр дә иҗат итте. Әтиемнең китапларын да, минем «Москва мусульманская» китабымны да бизәде. 

Иҗади кумиры – Н.И.Фешин булгандыр. Ул әлеге рәссамның иҗатына соклана иде. Аның холкына – турылык, кирәк-кирәкмәгән белән ризалашмау бик хас иде. Классик эшсөяр! Башкалар өчен – юмарт, үзенә карата – аскет. Мин-минлексез һәм дуслары белән сөйләшкәндә, иҗатта тотып торган урынын югарыга чөймәүче иде. Аның вакытсыз дөнья куюы – безнең барыбыз өчен дә чиксез югалту.

Рәшид иҗат иткән әсәрләр күп кулларга таралды. Хәзер туганымның бар хезмәтләрен җыю, бер системага салу мөһим. Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Сынлы сәнгать фонды да бу эшләрдән читтә калмас, дип өметләнәм».

Рәшид Әсәдуллин 1958 елда Казан зыялылары гаиләсендә туган. Аның әтисе Абдулла Шаһи улы Әсәдуллин (1926-2004) – профессор, педагогика фәннәре докторы, дистәләрчә уку китабы авторы. Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институтында, милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгендә хезмәт куйган. 

Рәссамның бертуган абыйсы Фәрит Абдулла улы – Россиякүләм мәгълүм дин һәм җәмәгать эшлеклесе, галим. Ислам һәм гарәп теле белгече. 

Булачак рәссам Рәшид Әсәдуллин 1971 елда Казанның 2 нче балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укый башлаган. 1975-1979 елларда Казан сынлы сәнгать училищесында белем алган. 

Ул – Татарстан Рәссамнар берлегенә дә, «Россия Рәссамнар берлеге» иҗади-җәмәгать оешмасының «Татарстан рәссамнары берлеге» бүлегенә дә кабул ителгән иҗатчы. 2020 елның көзендә якты дөньядан китеп барганга кадәр, бары тик сәнгать өлкәсендә генә хезмәт куйган шәхес. Якын дуслары аны әле дә сагынып искә ала. Әйтик, металлдан әсәрләр иҗат итү остасы, галим, тәрҗемәче Рәшид Төхфәтуллин аның турында болай дип сөйләде: «Рәшид үзенчәлекле рәссам иде. Андый рәссам башка юктыр да. Югары профессионализм тамгасы сугарлык металл сыннар, композицияләр ясау остасы иде ул. Аның әсәрләре искиткеч фантазия, югары зәвык һәм бик төгәл итеп башкарылган булулары белән аерылып тора иде. Алар соклану хисе тудырмый калырга мөмкин дә түгел. Рәшид иҗат эшендә тутыкмас корыч, җиз, бакыр, алюминий белән генә чикләнеп калмады, башка төр материалларны – агач, пыяла һәм хәтта пластикның кайбер төрләрен дә кулланды. Әсәрләренең барысы да бик камил килеп чыга иде. Сәнгатьнең башка төрләре һәм жанрлары да аңа буйсынды, мәсәлән, рәссамның шелкография техникасындагы абстракция­ле графикасы күпләргә таныш. 

Рәшиднең хезмәтләрен күргәзмәләрдә дә күреп соклана идем, әмма аның белән якыннан танышуым соңрак булды. Рәшит Әсәдуллин, мәрхүм, гадел һәм әдәпле кеше иде. Үз принципларына тугры шәхес. Үзенең хаклы икәнен аңласа, бернинди килешүләргә бармады, кайчак кискен эш йөртте, ләкин һәрвакыт чын зыялы булып кала иде! 

Иҗатында да һәм тормышында да аңа перфекционизм хас булды. Шул ук вакытта ул кеше хәленә керүчән, авыр хәлгә калган дус­тына яисә аңа берәр үтенеч белән мөрәҗәгать итүчегә ярдәм итәргә әзер иде. Әнисе авырып киткәч, озак вакытлар әнисен дә ­карады...» 

Менә рәссамның тагын бер дусты, Татарстанның декоратив-гамәли сәнгать остасы Ринат Әхмәтов та әңгәмә вакытында аны мактап искә алды: «Без Рәшид белән остаханәләрдә танышып дуслаштык. Аның да Сынлы сәнгать фонды бинасында үз остаханәсе бар иде. Ул һәрбер теманы шулкадәр җанлы, кызыклы итеп сөйли белгәнгә күрә, биредә дуслары күп булды. Ләкин соңрак Рәшид үзгәрде. Бәлкем, кул бармаклары белән килеп чыккан кайгы дә үзгәрткәндер аны... Чөнки ул биредәге остаханәдә сул кулының ике бармагын өздерде... Мондый кайгы һәркемне үзгәртә, ә рәссам, гамәли сәнгать остасын аеруча... Ләкин ул бу кайгыны да җиңеп  чыга алды. 

Тагын шунысы да бар: Рәшид Әсәдуллин – ул рәссам да һәм шул ук вакытта оста һөнәрче дә иде. Ә мондый дәрәҗәгә һәркем күтәрелә алмый! Йә рәссам, йә бары тик һөнәрче, оста гына булып кына калучылар шактый безнең даирәдә...

Аның үз әсәрләрен беркайчан да эскизга карап ясамавына бик гаҗәпләнә идем! Күп эскизлар ясап утыру – аңа хас нәрсә түгел иде. Барысын да тиз генә, үтеп барышлый гына дигәндәй, иҗат итте ул. Ә инде озаклап, яңадан төзәткәләп, нидер өстәп ясавы – монысы икенче мәсьәлә. Ләкин бу төзәтмәләр аның әсәрләрен тагын да тирәнрәк мәгънәле һәм кызыклырак итте.

Аны күпләр үз итте. Бик акыллы иде, шуңа күрә дә башкалар аның белән еш киңәшләште. Минем өчен исә ул осталык өлгесе булды. Аның эшләренә карагач: «Ничек шулай мөмкин икән!» – дип соклана идем. Ул бит сыгылмалы җиз, бакыр гына түгел, ә авыр металл, тутыкмаучы тимер белән дә җиңел эшләде. Әсәрләренә ювелирларга гына хас нәфислек, төгәллек тә бирә, эшләнмә җөйләрен дә күрсәтмәслек итеп ялгый белде. Берәр хезмәткә алынырга теләсәм, аннан киңәш сорыйм, ә ул һәрчак бик гади генә итеп: «Ал да, ясап кара! Курыкма! Ясап карагач, үзең аңларсың!» – ди иде. 

Аның җете төстәге, динамика кертелгән, кызыклы рәсемнәрен дә хәтерлим. Рәшид кебек декоратив-гамәли сәнгать остасын башка белмим дә... Аны металл­ны сәнгати эшкәртүче остага саный идем». 

Хатирәләре белән бүлешүен үтенеп, таштан ую осталарыбызның берсе, озак еллар дәвамында Р.Әсәдуллин белән бергәләп төрле иҗади проектлар башкарган Вадим Ануфриевка да мөрәҗәгать иттем. «Рәшид хакында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин», – диде Вадим Ануфриев. Остазы турында җылы фикерләрен җиткерде ул: «Рәшид белән бергә эшләү бәхете тигән кешеләрнең берсе мин. Ул тирән, бик кызыклы шәхес, зур оста иде бит! Безнең холыкларыбыз да бер-берсенә охшаш булып чыкты. Икебез дә тыйнак. Сынлы сәнгать фонды остаханәсендә таныштык та бергәләп җитди эшләр иҗат итә башладык. Мәсәлән, Казанның «Ланцелот» рестораны өчен үзенчәлекле, бик матур әсәрләр ясадык. Нәтиҗәдә, әлеге бина интерьеры инде берни белән дә шаккатырып булмый торган шәхесләрне дә хәйран калдырды. Ул искиткеч эш сөючән иде! Мин дә шундый. Менә инде 40 елдан артык таштан уям. Рәшид белән бергәләп иҗат итү дәверендә иҗатның башка аспектына – металл белән эшләү нечкәлекләренә төшендем. Металл пластикасын тудырырга өйрәндем. Ул бит бары рәссамлыкка гына укыган, ә нинди осталыкка иреште! Һәрчак хезмәттә булды. Остаханәсенә кергән һәркем белән иҗат эшеннән аерылмыйча гына сөйләште. Аның шушы сыйфатын барысы да ихтирам итте. Беркайчан да буш сүзләр сөйләшеп утырмады. Аңа дан да кирәкмәде, шөһрәт тә... Дус­тымның сүзләре дә күңелем түрендә, аның шундый тезисы бар иде: «Мин булдыра алган кадәр эшләргә тиеш, булдыра алган кадәрдән начаррак иҗат итсәм, гөнаһ булыр. Аллаһ Тәгалә сиңа насыйп иткән талант югарылыгында гына иҗат итәргә кирәк!» Кайчак заказчылар үзләре үк аңа ул кадәр тырышма, диләр иде, әмма Рәшид барыбер да иҗади эшләрен җиренә җиткерде. Һәрчак нәрсәдер уйлап таба, ни дә булса өсти иде. Һәм аларны һәрчак ничектер җиңел итеп, сөйләшә-сөйләшә генә башкарды... Аның техник процесста кулланган үз алымнары булды, үз тәҗрибәсе... Дустымның иҗатын яхшы беләм. Аннан күпкә өйрәндем. Шуның белән үземне бәхетле дип саныйм». 

Рәшид Абдулла улы иҗатындагы керамик плитәләргә майлы һәм акрил буяулар белән ясалган рәсемнәр агач кысаларга беркетелгән һәм бу кысаларның һәммәсенә оста тарафыннан кабатланмас бизәкләр дә уелган. Күпләр балык символын ошата. Әлеге рәссам да балык сурәтләренә битараф булмаган. Мәсәлән, «Чуртан» эше агачтан уелган, ә «Космоста йөзеп йөрүче балык» исә корычтан ясалган. 

Останың иң үзенчәлекле эшләре – корычтан, җиздән, агачтан, башка төр материаллардан эшләнгән, кечерәк күләмле сыннар. Алар арасында иң сок­ландырганы – металлдан иҗат ителгән «Баст». XXI гасыры сыны дип атасак арттыру булмас, мөгаен. Бүгенге көндә ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә саклана. Аның эшләре төрле дәрәҗәдәге даирәләрдә һәм дә иң югары дәүләт эшлеклеләренең шәхси тупланмаларында калды. «Алтын үгез», «Корыч балык», «Хан сандыгы»... Болары да инде төрле тупланмаларда. Останың һәрбер әсәренең техник эшләнеше катлаулы. Әйтик, ул иҗат иткән, ике метр чамасы озынлык­тагы гитара да гадәти генә түгел, аңа килешле итеп төрле өстәмә бизәкләр дә беркетелгән. «Майя календаре» хезмәте дә агач, җиз һәм бакырдан. 

Талантлы шәхесебезнең гомере тәмамланса да, алдагы елларда сәнгать белгечләре тарафыннан аның иҗатын колачлаган тулы бер каталог төзелми калмас, дип тә өметләник. 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев