Мәдәни җомга

Сандыктагы хәзинә

Әлеге экспозициянең кыйммәте - кул эшләрен, йорт-интерьер бизәлеш­ләрен, кием-салымны барысын бергә күрсәтеп, тамашачыларга татар мәдәниятен мөмкин кадәр тулырак күз алдына китерергә мөмкинлек бирүдә.

«Московский» мәдәният үзәгендә Г.Ибраһимов исемендәге институт галимнәренең татарлар яшәгән төбәкләрдә үткәргән тикшеренү эшләренең нәтиҗәсе буларак оештырылган бик бай эчтәлекле һәм кызыклы күргәзмә эшли. Анда институтның тасвирый һәм гамәли бизәү сәнгатьләре бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанованың шәхси архивыннан XIX-XX гасырларга караган чигү, туку, челтәр бәйләү үрнәкләрен, галимәләр Наталья Герасимова һәм Людмила Шкляеваның Идел буе, Урал, Себер авылларында татар тормышыннан төшерелгән фоторәсемнәрен, кул осталары Альбина Нуретдинова һәм Валентина Максимованың фәнни материалларга таянып ясалган курчакларын, Татарстандагы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәният үзәгенең XIX-XX гасырларга караган керәшен киемнәрен күрергә мөмкин.


Рауза Солтанованың әйтүенә караганда, Г.Ибраһимов институтының  музыка, рәсем сәнгате белгечләре, фольклорчылар, диалектологлар катнашындагы комплекслы экспедицияләре 2008 елдан бирле оештырылып килә. Аларның уңышы - нәкъ менә җирле үзенчәлекләрне төрле яклап өйрәнү, чөнки мәдәнияттә тел дә, сурәтләү чаралары, көй-моң да бер-берсе белән бәйле. Тасвирый һәм гамәли бизәү бүлеге экспедицияләре исә аннан да алда, 2003 елда ук башланган булган, чөнки 1960-1970 елларда мөхтәрәм галимнәребез, аерым алганда, Идел буенда беренче сәнгать фәннәре докторы Фоат Вәлиев татар халкының гамәли бизәү сәнгате буенча гаять бай эчтәлекле китап, альбомнар нәшер итсә дә, тормышның тиз үзгәрүе халык арасына чыгып, югалып барган матурлыкны өйрәнеп калу мәҗбүрияте тудыра.  Галимә Р.Солтанованың сүзләренчә, әлеге экспозициянең кыйммәте - кул эшләрен, йорт-интерьер бизәлеш­ләрен, кием-салымны барысын бергә күрсәтеп, тамашачыларга татар мәдәниятен мөмкин кадәр тулырак күз алдына китерергә мөмкинлек бирүдә. 

Н.Герасимова Себердә, аерым алганда Төмән, Иркутски өлкәләренең Сазьяк авылларында булып кайткан. Аны иң сокландырганы – кар өстеннән җилдән дә җитезрәк шуа торган алдынгы чаналар һәм башка заманча техника белән беррәттән агач бүрәнәдән ата-бабалардан мирас булып калган ысул белән эшләнә торган  көймәләрнең, агач чаналарның да гамәлдә булуы. Ә аннан да ныграк куандырганы – яшь буынның элек-электән килгән көймә ую, чана бөгү традицияләрен кадерләп саклавы. Язучы Чыңгыз Айтматовның «Пегий пес, идущий краем моря» исемле повесте буенча Охот диңгезе ярларында яшәгән аз санлы нивалар турында төшерелгән фильмда баш герой агач бүрәнәдән зур түбәнчелек белән гафу үтенеп, уй-ниятләре белән уртаклашып, көймә уя. Сазьяк  татар авыллары ирләре дә нәкъ шулай табигатькә сакчыл карый. Н.Герасимова Төмән өлкәсе Тубыл районы Вершинская авылында әнә шулай уелган көймәне фотога төшереп  кайткан. Шул ук Төмән өлкәсенең Вагай районы Агытбаш районында агачтан чана ясауларын үз күзләре белән күргән. Чана формасын алып, бөгелсен өчен, агачны берничә ай авыр йөк астында суда тоталар икән. 

Идел буе, Башкортстан, Оренбург, Киров, Чиләбе өлкәләре татар авылларында йөреп кайт­каннан бирле галимә Людмила Шкляеваның хисләре күңеленә сыймый. Чиләбе өлкәсе Арыслан авылында бүген дә хатын-кызларның бәйрәм көннәрендә милли күлмәкләр киеп, тамбур белән чигелгән яулыклар бәйләве турында сөйләгәндә күзләре ут булып яна. Ефәк түгел, йон яулык бәйлиләр, Урал ягыннан салкын җилләр исә бит. Ул яулыклардагы төрле төсле бизәкләрне күреп, күңелләрне бәйрәмчә күтәренкелек биләп ала. Арысланлылар озак вә салкын кышлардан соң җәйне аеруча сагынып көтеп ала. Шуңа күрә җәйге болындагы һәр чәчәк, һәр үлән аларга бик тансык. Яулыкларның аллы-гөлле төсле җөпләр белән чигүләрен үзләре әнә шулай аңлаткан. Күргәзмәдә Л.Шкляева Оренбург татарлары тормышыннан төшереп кайткан фотолар да урын алган. Анда хатын-кыз киемнәренең затлылыгына игътибар итәсең. Татар сәхнәләрендә без күреп гадәтләнгән алъяпкычның булмавы аеруча куандыра. «Шәһәрләрдән куылса да, татарлар югары мәдәниятне саклаган, күлмәкләренең затлы фасоннары әнә шуның белән аңлатыла», дип  шәрехләп үтте галимә. Затлы фасоннар гына түгел, алтын белән чигү дә сак­ланган һәм фотоларда шулай ук алтын бизәкләрне дә күрергә була. Зәркәнчелек сәнгате дә озак вакыт югалмаган. Затлы алтын-көмештән хәситә, алкалар ясау авырлашкач, татар егетләре сөйгәннәренә бакыр самоварлардан кисеп, уеп, бизәкләп эшләнгән беләзекләр бүләк итә торган булган. Бакырдан гына булса да, карап туйгысыз бу беләзекләрне шулай ук Л.Шкляева фотога төшереп кайткан. 

Кул остасы Альбина Нуретдинова гомере буе курчаклар иҗат итеп, Россия рәссамнар иҗат берлегенә әгъза буларак теркәлсә дә, татар костюмын алъяпкыч, жилет дип кенә белгән. Г.Ибраһимов институты галимнәре белән хезмәттәшлек итә башлагач, татар костюмының байлыгына һәм төрлелегенә шаккаткан. Хәзер ул галимнәрнең экспедиция материаллары буенча курчаклар ясый. Үземне яңадан дөньяга туган кебек хис итәм, ди.

Май аена кадәр эшләячәк күргәзмәдә язгы каникул көннәрендә  балалар белән очрашулар,  осталык дәресләре үткәрү ниятләнә.
 
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: