Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Сагышлы иҗат

“Кремль” метро станциясенә кергән жирдә Зилант сынын күпләрнең күргәне бардыр. Рәссам Марат Гобәйдуллин аны Казанның 1000 еллыгына бүләк итеп ясаган була.

Казанда сәнгать училищесы тәмамлаганнан соң, Марат Санкт-Петербургта А.Штиглиц исемендәге сәнгать-сәнәгать академиясендә белем ала. Шунда укыганда, туган-тумачаны, күңелгә газиз  туган шәһәрне сагынып, М.Гобәйдуллин татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксына башлый.

Борынгы бабаларыбызның зур дәүләтләр тотканын, таш калалар салганын, урта гасырларда ук, Европа халыклары бет үрчеткәндә, зур мунчалар төзегәнен, яхшы сәүдәгәрләр булганы турында белә. Укыган, тирәнрәк казынган саен, Болгар, Алтын Урда, Казан ханнарына хөрмәте артканнан-арта бара. Бер-бер артлы чал тарихны үзәккә алып сурәтләнгән картиналар иҗат ителә башлый. Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан шул сурәтләрдән күргәзмә ачылды.  

М.Гобәйдуллинның картиналары бик якты рухлы, чынга охшатып иҗат ителсә дә, аларда декоратив сәнгать алымнары ачык шәйләнә. Картиналарга каллиграфия кушылып китүе шуның бер мисалы. Аллаһ исемнәре язылган чәчкә бәйләмнәре, агачлар, Коръән сурәсеннән аять сырланган Казан күренеше тамашачыга Аллаһның барлыгын һәм берлеген исенә төшерергә ярдәм итә. Майлы буяу белән иҗат ителгән картиналар янәшәсендә нәзберек акварель белән ясалган Кырым, Урта Азия күренешләре дә бар. Андагы борынгы архитектура һәм оҗмах бакчасыдай гүзәл табигать рәссамны бик илһамландырган, күрәсең, юкса акварельләре шулкадәр тере, хисле, нечкә килеп чыкмас иде. 

М.Гобәйдуллинның гипска уелып калган үлән, чәчкә, серле бөҗәк эзләреннән  гыйбарәт паннолары  аның күп сәнгать техникаларын сынап каравын күрсәтеп кенә калмый, җир куеныннан тарих актарып чыгарган археологларның хезмәтенә кызыгуын да белгертә сыман. 

Шундый киңкырлы рәссамның Казан сәнгать һәм театр училищеларында, 10 нчы сәнгать мәктәбендә укытуы күңелдә өмет уята. Шәкертләре дә тарих белән кызыксыначак, сәләтләрен төрле яктан сынап караячак, димәк. 

Кызганыч ки, төп һөнәре металлны сәнгатьчә эшкәртү булса да, күргәзмәдә Гобәйдуллинның  металл эшләнмәләрен күп күрергә туры килмәде, чөнки тимер белән эшләү зур чыгым сорый, махсус заказлар булмаса, сәнгатьнең бу төрен сайлаган рәссамнарга иҗат итүе җиңел түгел. Әмма күргәзмәдә күргән кадәресе дә Гобәйдуллинның тимер белән бәйле иҗатына кызыксыну уята.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев