Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Рухы – дога, иҗаты бәяләү көтә

Санкт-Петербургта яшәп иҗат иткән рәссам Фәйзрахман Әминовның тууына шушы көннәрдә 110 ел тулды.

Ни кызганыч, гомере буе Тукайны  маяк итеп, милләтебезгә хезмәт итсә дә, бу кылкаләм остасының мирасы татар халкына җитәрлек дәрәҗәдә билгеле түгел һәм тиешенчә бәяләнмәгән. Хәер, бәяләнмәгән дию генә җитми, Фәйзрахман Әминов якты дөньядан без - милләттәшләренә рәнҗеп китте.  


1972 елда   Ф.Әминовның Казаныбызда тәүге шәхси күргәзмәсе оештырыла. Шул вакыттан рәссам үзе сөйләгән   белешмә саклана.

“Әти-әниләрем Казан янындагы авылларда туып-үскән, – дип башлаган ул хикәятен. – Әтием Габдрахман Танай авылы егете булган. Вакыты җиткәч, ул күршедәге Кече Кайбыч авылының Зиһнекамал исемле кызын Кизел шахтасына алып киткән.  Мин туганда, ягъни 1908 елда, безнең гаилә Пермь губернасындагы Көңгер шәһәрендә яши торган булган. Беренче тапкыр рәсем ясавымны һичничек оныта алмыйм. Үземә ул чакта нибары 3-4 яшь кенә булгандыр. Тотканмын да, “Һәфтияк” битенә киявебезнең сурәтен төшереп куйганмын. Дини китапны пычратуым өчен, әти мине шелтәләргә җыенган иде дә, рәсемнең кияүгә охшаганлыгын күреп туктап калды...

Мин Пермь шәһәрендәге 8 нче татар-башкорт мәктәбендә укыдым. Мәктәптә инде мине “талант” дип йөртә башладылар. Һәр яз саен минем рәсемнәрдән “шәхси күргәзмә” оештыралар иде. 

Җидееллык мәктәптән соң сәнгать техникумына укырга кердем һәм аны уңышлы тәмамлап чыктым. 1931 елда Пермьнең опера һәм балет театрында эшли идем инде. 

Театрда ике ел эшләгәч, күренекле рәссам И.И. Бродский ярдәме белән мине Ленинград художество академиясе эшче факультетына урнаштырдылар. Соңрак мин Бродский кул астында укырга тиеш идем. Кызганычка, мин чыгарылыш курсны тәмамлаган елны бу бөек рәссам үлеп китте. Укуны Р.Р.Френц остаханәсендә дәвам итәргә туры килде. 

Бөек Ватан сугышы елларында мине яңадан Пермьгә хәрби заводка җибәрделәр. Ә сугыштан соң укуымны дәвам иттем һәм 1948 елда Ленинград академиясен тәмамлау бәхетенә ирештем. Диплом эшем “Сабан туе” дип атала иде. Соңыннан бу хезмәтем Ленинградта, Будапештта, Мәскәүдә үткәрелгән күргәзмәләргә дә куелды. Әсәрнең репродукциясе күп тираж белән таралды. 

Зур шатлык биргән икенче хезмәтем итеп Габдулла Тукайның “Шүрәле”сенә ясаган рәсемнәремне күрсәтер идем. Тукай шигырьләрен мин аеруча яратам. Күңеле хуплаган тема исә рәссамга бетмәс-төкәнмәс иҗат көче өстәп тора. Тукайга минем иң уңышлы әсәрләрем багышланган. Шагыйрьнең үз образы сурәтләнгән өч картинам Ташкентта А.Нәваи музеенда саклана. Казан музейларында да берничә әсәрем бар. 

Гаиләм турында да берничә сүз. Хатыным Рабига. Туебызны Казанда үткәргән идек. Олы улым Фәйзулла – мин укыган Репин исемендәге институт студенты. Ул да рәссам булырга җыена. Кече улым Фәһим армия сафларында хезмәт итеп кайткач, кино-инженерлар институтына укырга керде”...

Рәссамның Казандагы беренче шәхси күргәзмәсе сәнгать сөючеләрдә зур кызыксыну тудыра. Истәлек дәфтәрендә теркәлгән җылы сүзләр моңа дәлил. 

“Бу күргәзмә миндә бик олы, матур, бай тәэсир калдырды, – дип язган, мәсәлән, фольклорчы галимебез Нәкый ага Исәнбәт. –  Фәйзрахман Габдрахман углы үзенең туган халкына һәм аның үткән, хәзерге әдәбияты, мәдәниятенә, сәнгатенә булган җылы, тирән мәхәббәт хисләрен шушы кадәр якты, матур, күпьяклы, күркәм әсәрләрендә чагылдырган. Алар ватанчыл, халыкчан, сәнгатьчә нәфис һәм әкиятчә гүзәл, оригиналь һәм үзенчәлек­леләр. Рәсемнәренә караганда, Фәйзрахман иптәш гүяки ерак Ленинградта яшәми, гомер буена монда, безнең арабызда, безнең белән бер һаваны сулап, бер үк суларны эчеп, үз туганнары һәм татарның зур талантлы шагыйрь, галимнәре, бигрәк тә Тукай һәм аның үлемсез геройлары белән чолганып, бергә яши кебек”. 

Әминовның иҗатын хискә бирелүчән шагыйрь, язучы халкы гына түгел, сәнгать белгечләре дә югары бәяли, аны Казан, Татарстан эчендә генә түгел, Россия күләмендә тиңе булмаган күренеш дип атый,  Әминовның Тукай иҗатына багышланган эшләрен беренче профессиональ татар рәссамы Бакый ага Урманченыкы белән  бер рәткә куючылар да бар. 

Әминов иҗатының милли асылы һәм үзенчәлеге сайланган темаларда гына түгел, сурәтләү телендә дә чагыла. Аның нәфис сызымнар белән башкарылган рәсемнәре әле милли чигүне, әле гарәп каллиграфиясен, әле татар зәркән сәнгатен хәтерләтә. Аларны караганда күңелдә  моң туа. Рәссам һәр үлән бөртеген, һәр чәчкә таҗын шундый нечкәләп сурәтләгән ки, картиналарын караганда, урман, суларыбызны шулкадәр яраткан тагын шундый рәссам бармы икән, дип сокланып уйга каласың. 

Ленинградта чит мохиттә яшәп тә, татар рәссамы булып калыр­га мөмкин икән! Тик моның өчен Пермьдә  үк  Габдрахман абыйның, шахта караңгылыгын ярып,  Танай авылында калган дусларын сагына-сагына, “Карурман”, “Уел” татар халык җырларын сузганын, Зиһнекамал апаның иркә, гамьсез кыз чакларын искә алып, “Сакмар”, “Бормалы су”ларны, бишек 
җырларын көйләгәнен ишетергә кирәк булгандыр шул. Бу матур җырларыбыз аша Фәйзрахман Әминов күңеленә Петербургта Балтыйк ягыннан искән иң ачы җилләргә дә бирешмәслек милли рух, туган якка мәхәббәт, якты сагыш иңә. 

Фәйзрахман абый үзе дә кулыннан гармунын төшермәгән. Остаханәсеннән кайта да, гармунын алып моңланып утыра икән, аннары тагын рәсем ясарга керешә. Күренекле җырчы Фәйзулла Туишев белән алар җан дуслар була. Җырчы Ленинградка баргач, һәрвакыт Әминовларда туктала, аларга багышлап җырлар яздыра.  Фәйзрахман ага, Туишев хөрмәтенә, олы улына Фәйзулла дип исем дә куша.  Фәйзулла, чыннан да, әтисе кебек рәссам булып китә, төрле нәшриятларда 50 дән артык китап бизи. Бүген Петербургның Штиглиц исемендәге сәнгать-сәнәгать академиясендә рәсем факультетында укыта. Аның улы, ягъни Фәйзрахман Әминовның оныгы Камил – шулай ук рәссам, мульт­фильмнар өчен рәсемнәр иҗат итә. Фәйзрахман абыйның кече улы Фәһим сыздырып гармун-баянда уйный. 

Әминовлар гаиләсе бик матур җирдә – Нева елгасы буенда Петр һәм Павел кальгасы каршында яши. Ленинградка эш белән, туган-тумачасы янына яки сәяхәткә килгән татарлар Фәйзрахман абыйларга сугылмыйча китмәгән. 

“Әниебез дәүләт эшләрендә эшләмәде, хуҗалыкны карады, безне тәрбияләде. Юкса әтиебез зур рәссам була алмас иде, – дип Рабига апаны зур хөрмәт белән искә алып сөйләде Фәйзулла Фәйзрахман улы Әминов. – Рәсем ясаудан соң, әтиемнең иң яраткан эше балык тоту иде. Ял саен диярлек безне балыкка алып бара торган иде. Үзе этюднигын да алырга онытмый. Балык капмаса, җәһәт кенә кәгазь – буяуларны җәеп сала да, күз ачып йомганчы берәр этюд ясап куя. Кая гына барсак та, ботак-санак капшап йөрер иде мәрхүм. Гомере буе Тукайның Шүрәлесе белән җенләнде. Шулай бервакыт урманда йөргәндә агач тамырына абынды, аны кулына алып алай-болай әйләндергәләде дә, физика законы ачкан Эйнштейн сыман, маңгаена учы белән сугып, менә бит Шүрәле, дип кычкырып җибәрде. Шуннан соң өйгә кайт­кач, элеккеге бөтен рәсемнәрен үзгәртеп ясады. Аның Шүрәлесе кайбер рәссамныкы сыман кеше кыяфәтле түгел, тамырланып үскән агач кебек, чып-чын урман иясе. Ул усал да, куркыныч та түгел, шаян һәм мөлаем. Әтием бик йомшак,  киң күңелле кеше иде. Беркайчан тавышын күтәрмәс, киеренке мизгелләрне уен-көлке сөйләп җайлы гына уздырып җибәрә белде. Андый кешенең Шүрәлесе усал буламыни?!...”

Фәйзрахман Әминовның Шүрәлеләр белән җенләнүен бөтен Ленинград белгәндер. “Һаман шайтаннарың белән маташасыңмы?” – дип сәламли торган булган аны рәссам дуслары. Остаханәсендә булган кадәр кәкре-бөкре агач тамырлары, ботак-санак хәтта урманның үзендә дә юктыр!

Балтыйк җилләрендә сыналып, сынмаса-сыгылмаса да, иҗатта үз йөзен табып, Лениград калаларында олы хөрмәт казанса да, Фәйзрахман Әминовка дөньяда яшәүләре җиңел   булмагандыр. Татар Шүрәлесе Ленинград каласында кемгә кирәк?! Рәссам  нибары бер ел В.Мухина исемендәге югары сәнгать-сәнәгать училищесында укытып ала.  1953 елдан исә ирекле рәссам. Хөрмәт итсәләр дә, картинасын алырга тәкъдим итеп, яки бүтән төрле йомыш белән керсә, бар әнә Казаныңа, дип шул тарафларга кул болгаучылар да булмаган түгел. Ә Казанның – үз “мафиясе”. Казанлылар мактаулы исем, премияләрне үзара да тыныч кына бүлешә алмый. Читтән килүчеләрне арага кертәләрме соң?! Ә чит җирләрдә гомер кичерүче талантларыбызның Казанга якынрак буласы, үз милләттәшләре арасында таныласылары килә шул. Бик килә!.. 

1972 елгы күргәзмәдә милләттәшләреннән күп кенә мактау сүзләре ишеткәч, Фәйзрахман Әминов тагын да илһамланыб­рак иҗат итә башлый. 1979 елда башта Мәскәүдә А.Фадеев исемендәге үзәк әдәбият йортында, аннары Казаныбыз­ның сынлы сәнгать музеенда Әминовның картиналарыннан тагын зур күргәзмәләр оештырыла. Шул ук елны рәссамны республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим итәләр. Сәнгать белгечләре, “Аминов – явление в изобразительном искусстве” дип,  зур-зур мактау мәкаләләре бастыра. Әмма казанлылар питерлы Әминовны танымый. Ул елны Тукай премиясен эстрада җыр сәхнәсендә күтәрелеп килүче яшь егеткә бирәләр. Бүген ул танылган җырчыбыз Мәскәүдә яши. Рәссамның картиналарына мөкиббән кешеләр өчен бу аяз көнне яшен суккандай була. “Иҗатына лаеклы бәяне бирергә кызганып, казанлылар рәссам Фәйзрахман Әминовны үлемгә дучар итте”, – дип ул вакыйгалар турында әле дә ризасызлык белдереп, бик дулкынланып сөйли рәссамның үзен яхшы белгән, иҗатын бөртекләп өйрәнгән мөхтәрәм сәнгать белгечебез Динә Кәрим кызы Вәлиева. 

Шуннан соң озак та үтми, Фәйзрахман Әминовны инсульт аяктан ега. Ә 1984 елда ул ашказанындагы яман шеш сәбәп­ле бакыйлыкка күчә. Әмма казанлылар рәссамның үзен гүргә кертеп кенә тынычланмады, күрәсең, иҗатын да җиргә күммәкче. Фәйзрахман Әминов бизәгән “Шүрәле” китабы 1967 елда Ленинградның “Художник РСФСР” нәшрия­тында дөнья күрә. Аннан соң 1970 елларда ул берничә тапкыр Мәскәүнең “Советская Россия” нәшриятында чыгарыла. “Су анасы”  1978 елда Мәскәүдә шулай ук “Советская Россия” нәшрия­тында бастырыла. Казанда 1976 елда рәссам бизәгән “Карлыгач”, “Ласточка. Родной язык” исемле ике китап кына дөнья күрә. Ленинград сәнгать фонды Әминовның “Шүрәле” поэмасына иллюстрацияләрен  Казан музеена 1972 елда ук бүләк итеп биргән була. Ә 1982 елда, үләренә нибары ике ел кала, казанлыларга булган рәнҗешен “йотып”, рәссам “Су анасы” әкияте иллюстрацияләрен Казан музеена үзе бүләк итә. Шулай итеп, рәссамның иҗатын тотып торган төп хезмәтләре күптән инде Казан музейларында саклана. Сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре, рәсемнәрдән каталог чыгарып, бик зур эш башкарды.Әмма ни кызганыч, аларның Казанда бер тапкыр да китап итеп басылганы булмады. Тукае­бызның юбилейлары үтә тора. Әллә нинди шәхси нәшрият­ларда  бала-чага рәсемнәреннән аз гына килеш­лерәк  чиле-пеш­ле рәсемнәр белән бизәлгән “Шүрәле” китап­лары чыга тора. Ә Фәйзрахман Әминов иҗатын казанлылар әле һаман да танырга теләми. Чынлыкта, Тукаебызны югары кимәлдә рәсемләгән сурәтчеләр күп түгел. Бакый Урманче, Валентин Карамышев, Фәйзрахман Әминов, фронтовик рәссам Байназар Әлминов, җыр­чыбыз Усман Әлмиевнең улы талантлы график Надир Әлмиев һәм шуның белән тәмам бугай. Шулардан бары тик Байназар аганың рәсемнәре генә бәхетле язмышлы булды. Бүген сабыйларыбыз кулларындагы “Шүрәле”, “Су анасы” китаплары аның рәсемнәре белән нәшер ителгән. Ә менә Карамышевның “Су анасы” Казаныбызда 1980 елдан бирле нәшер ителгәне юк. Надир Әлмиевнең “Шүрәле”се нибары бер тапкыр, анысы да Мәскәүдә генә басылып чыккан. Белгечләр әйтүенчә, ул вакытта Надир Әлмиевнең рәсемнәре сыйфатсыз кәгазьдә шыксыз итеп басылган. Ул да исәпкә бар, санга юк, димәк. Фәйзрахман Әминов рәсемнәренә исә Казаннарда андый бәхет тә эләкмәде. Ул гына да түгел, татар музыкасында – Сәйдәш, театрда – Тинчурин, рәсем сәнгатендә Урманче беренче, дип сөйләнгән булабыз. Безнең хәтта Бакый ага Урманченың Тукай әкиятләренә иҗат ителгән кабатланмас рәсемнәре  бер тапкыр да аерым китап булып нәшер ителмәгән! 100 биттән торган “Тукайның "Шүрәле"се 15 телдә” китабында Урманченың да, Карамышевның да, Әлмиевнең дә иҗатын күрсәтергә тырышканнар тырышуын, анда ике биттә Фәйзрахман Әминовның рәсемнәре дә урнаштырылган. Әмма ике рәсем генә гомерен Тукайга багышлаган сурәт остасының иҗатын ача аламы соң?! 

Шунысы куанычлы, рәссамның 110 еллыгы якынлашканда, аның уллары Санкт-Петербург татарлары җәмгыяте ярдәме белән “Су анасы” һәм “Сак-Сок” китапларын бастырып чыгарды. Аларны Гавриил Державинның музеенда Нева буйларында гомер кичерүче милләттәшләребезгә тәкъдим иттеләр. 

Әмма Фәйзрахман Әминовның иҗаты китап иллюстрация­ләреннән генә тора дип уйлау ялгыш булыр. Дөреслектә, аның рәсемнәре китап сурәте генә булып калмыйча, мөстәкыйль яшәп китте. 

Рәссамның тагын бер яраткан шөгыле – татар халык җырларын сурәтләү. Сынлы сәнгать музеенда, мәсәлән, аның “Бормалы су” халык җырына багышлап иҗат ителгән "Су буе" исемле гаҗәеп матур картинасы саклана. Әле тагын “Сакмар”, “Салкын чишмә”, “Уел”, “Кара урман”, “Галиябану” җырлары буенча башкарылган картиналары бар, ди. Үләр алдыннан рәссам бөтен мирасын туган ягы Пермь сәнгать галереясенә тапшырырга васыять әйтеп калдыра. Бу моңлы сурәтләр дә  бүген шунда сакланадыр, бәлки...

Күптән түгел “Печән базары” фестивалендә йөргәндә күзем татар уенчыкларына төште. Арада татар әкиятләренә нигезләнеп ясалган пазллар да бар иде. Шулар арасында Фәйзрахман Әминовның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Су буйлап” рәсемле пазлларын күреп шатландым. Халык чын сәнгатьнең кадерен белә, йөз елдан соң да даһи рәссамнарын югары күтәрәчәк икән! Тик татарның тагын йөз ел тарихы булса ярый да...

 

"Шүрәле", "Су анасы" әсәрләренә ясалган рәсемнәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев