Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Рәссамнар Атау-Толымбайга җыела

Урамда буран, Мин өйдә торам – Тәрәзә аша Тик авыз ерам,  – дип язган күренекле авылдашыбыз, язучы Гомәр Толымбай.

Татарстанның халык артисты Раил Садриев чакыруы буенча, Россиянең төрле төбәкләреннән Татарстанның Буа районы Атау-Толымбай (Адав-Толымбай) авылына икенче тапкыр дистәдән артык күренек­ле рәссам җыелды. Сәнгать әһелләренең Бөтенроссия плэнерында катнашуының максаты – күренекле авылдашларның портретларын ясату, кышкы манзараны рәсемгә төшерү.

Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, аның беренче урынбасары Мөдәррис Минһаҗев башлангычы белән 2014 елдан рәсем сәнгате осталарының плэнеры, ягъни саф һавада иҗат итүе гамәлгә керде. Рәссамнарның республикабыз буенча тәүге иҗади сәяхәтләре Лениногорск, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Ютазы, Баулы районнарына булды. Алар шул төбәкләрнең истәлекле урыннарын – елга, чишмә-инеш буйларын, авыл йортларын, нефть сиртмәләрен, данлыклы шәхесләрнең портретларын рәсемгә төшерде.

Соңрак, Мөдәрриснең остаханәсендә очрашкач, рәссам плэнерларда алган тәэсирләре белән уртаклашты. 

– Районнарга, алдан килешеп, 10-15 рәссам барып төшәбез. Чакыручы як урын-җир, ашау-эчү мәсьәләләрен хәл итә, ә Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган күренекле осталар, ике атна эчендә берәр рәсем ясап, хуҗаларга бүләк итә. Башта: “Күренекле рәссамнарның картиналары безгә каламы? – дип ышанмыйча торалар иде. Нәтиҗәсен күргәч, кайбер район хакимияте башлыклары безне үзләре чакыра башлады.

– Әйдә, Тау ягын карап кайт, – дидем аңа. – Җый дус-иш рәссамнарны, киттек минем туган авылым Толымбайга. Рәссамнар өчен безнең авыл бер дигән: уртасында олы күл, тирә-ягы нарат һәм катнаш урман, мул сулы Зөя елгасы саланы сыйпап уза. Үз күзең белән күрерсең, сиңа, һичшиксез, ошаячак. Киттек. 

Мөдәррис бу тәкъдимне тиз генә кабул итмәде. Моның сәбәбе дә бар иде шул. Унбишләп рәссамны фатирларга урнаш­тырырга, туклану мәсьәләләрен хәл итәргә, картина өчен киндер тукыма һәм рамнар әзерләргә кирәк. 

– Атау-Толымбайның рәсми булмаган “хуҗасы”, Татарстанның халык артис­ты Раил Садриев бу мәсьәләләрне хәл итәчәк, ул үзе дә рәсем ясау белән мавыга, коллекционер, – дидем.

Казанда өчәү очрашкач, кул бирештек: “Вәгъдә!” – диештек. 

Шулай итеп, 2018 елның җәендә Татарстан Рәссамнар берлегенең плэнеры Буа районында башланды. Монда күп нәрсә беренче мәртәбә башкарылды: Тау ягында рәсем осталарының тәүге очрашуы район башлыгы чакыруы буенча түгел, аерым шәхес кунакчыллыгы белән аерым бер авылда тормышка ашты.

Кыскасы, ике атна дәвамында Казан, Чаллы, Мәскәү, Пермь, Чуашия рәссамнары ике дистәдән артык картиналар ясап, Атау-Толымбай авылының булачак галереясына нигез ташларын салып китте. 

– Картиналар, аккумулятор кебек, энергияне саклап тору чыганагы, – ди Раил Садриев. – Мин морадыма ирешеп киләм. 

Беренче плэнер гаять уңышлы узган кебек, менә икенче очрашу да әйбәт тәмамланды: 12-24 гыйнвар көннәрендә 12 рәссам ике дистәгә якын кышкы пейзаж манзарасын, мәчет, милли бизәкле – кашагалы йортларны, авылның күренекле шәхесләрен рәсемгә төшереп китте. 

– Узган елгы плэнер “Театраль Буа” дип аталса, быелгысына, ел фасылын истә тотып, “Кышкы Толымбай” исемен бирдек, – ди Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев. – Сәнгать осталары арасында Мәскәүдән РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Евгений Хайлов, Уфадан Башкорт­стан Республикасының атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов, Казаннан ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Земфира Бикташева, Түбән Камадан Фәрит Шәрәфиев, Казаннан Елена Баймяшкина, Чис­тайдан Наилә Нигъ­мәтҗанова, Казаннан Резедә Яманова, Ләйсән Галимова, Чуашстанның Батыр районыннан Мидхәт Шакиров бар.

Төрле төбәкләрдән җыелган рәссамнар илһамланып, күтәренке күңел белән иҗат итте. Иҗатчылар авыл халкына зур рухи байлык калдырды.

Рифат КАЮМОВ.

Казан – Толымбай – Казан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев