Мәдәни җомга

Рәсем сәнгате классигы

З.Гыймаев кебек рәссамнар бүген республикабызда гына түгел, дөньяда бармак белән генә санарлык

Бүген җәмгыятьтә рәссамнарның иҗатына карата кызыксыну кимегән кебек, күргәзмәләр еш оештырылмый, халык экспозицияләрне карарга бик аз йөри, дәүләт эшлеклеләре рәссамнарның иҗат бәйрәмнәрендә бөтенләй күренми диярлек. Әмма күптән түгел «Хәзинә» милли сәнгать галереясында оештырылган бер күргәзмәдә алма төшәрлек тә урын юк иде. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Россия сәнгать академиясенең академигы Фиринат Халиковтан башлап, сәнгать дөньясында беренче адымнарын атлаучы училище, рәсем мәктәбе укучыларына кадәр килгән. Сәбәбе дә бик җитди булды шул – Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм Мәдәният министрлыгының Б.Урманче исемендәге бүләкләре лауреаты Зөфәр Гыймаевның 70 яшьлек гомер бәйрәме. 70 яшьлеккә музейларыбыздан һәм шәхси фондттан нәкъ 70 картина тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгән.  Халыкның күп­легенә гаҗәпләнерлек түгел, чөнки З.Гыймаев кебек рәссамнар бүген республикабызда гына түгел, дөньяда бармак белән генә санарлык. Мәгънәле композицияләр, нәфис төс-төсмерләр, картиналардагы шигъри аһәң, үтә күренмәле итеп салынган буяу ягымнары, нечкә лиризм кебек төшенчәләрне бүген рәссамнарның иҗатында көпә-көндез шәм кабызып эзләсәң дә табуы кыен. Гыймаевны тере классик дисәң дә, һич арттыру булмас. 

З.Гыймаевның бала чагы авылда үткән, шуңа күрә ул гомере буе авыл тормышына, иркен иген кырларына, серле күлләргә, садә авыл кешеләренә мәдхия җырлый. Иҗатында тагын зур темаларның берсе – пейзажлар. Алар рәссамның үзе кебек тыныч, серле. Әмма барыннан да бигрәк рәссам З.Гыймаевның иҗатында сәнгать әһелләренең портретлары игътибарны җәлеп итә. Драма артистларының күп кенә сурәтләрен Г.Камал театры галереясында күрергә мөмкин. Рәссам артист халкын тикмәгә генә шулай яратып сурәтләми. Гыймаев – үзе дә артист, пантомима остасы. Пантомиманы егерме еллап – Тимерьюлчылар мәдәният сараенда, тагын ун еллап Казаныбызның 2 нче татар гимназиясендә балаларга өйрәткән. Шуннан соң тагын өч-дүрт ел цирк училищесында укыткан. Шуңа күрә картина геройларының уйларын ничек утыруларына, кул-аякларын ни рәвешле куюларына карап кына да чамалый ала. Ул сурәтләгән артист, режиссерларның һәркайсының үз төсе, характеры бар. Юбилей күргәзмәсендә өлге-үрнәк булырдай яңа иҗат эшләре – композиторлар Рөстәм Яхин, Фәрит Яруллин, шагыйрь Разил Вәлиевне күреп сөендек. 

Портретлар арасында спортчыларның күп булуын билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Рәссам З.Гыймаев – спортка бик мөкиббән шәхес, үзе дә спорт остасы дәрәҗәсенә ирешкән. Спорт белән ул Казан сәнгать училищесында укыганда ук шөгыльләнә башлаган, башта – гимнастика, аннары  акробатика төрен сайлаган. Һәм 1969 елда ук инде яшьләр арасында Россия спорт остасы булган.  

Уңыш өчен тагын бертуктамый эшләү, иҗат итү, хәрәкәт кирәк, әлбәттә. Рәссам З.Гыймаев уңышының тагын бер сере шул – ул бертуктамый эзләнә, авылларга, табигатькә чыга, халык белән аралаша. Чуашиядәге Тархан авылында үткәрелеп килгән, рәссам А.Кокель исемендәге Бөтенроссия пленэрында гына да ничә ел булган. Тархан авылында безнең Гыймаевны урам этләренә кадәр таный, үз итә. Юбилей күргәзмәгә кылкаләм остасын котларга Чуашиядән вәкилләр дә тикмәгә генә килмәгән. Моннан берникадәр вакыт элек З.Гыймаевның иҗат альбомы нәшер ителгәч, котларга дип Буа театры режиссеры Раил Садриев килгән иде, чөнки З.Гыймаев Буа пленэрында да бик яратып катнаша. Альбом чыгу уңае белән талантлы рәссамны шулай ук Балык Бистәсе районы Күки авылыннан да тәбрикләүчеләр хәтердә калган, чөнки Гыймаев бу авылда бик күп кабатланмас пейзажлар, авыл күренешләре, күкилеләрнең портретларын иҗат иткән. 

Шулкадәр иҗат итеп, иҗтимагый эшләрдә дә катнашырга ничек өлгерәдер?! З.Гыймаев җәмгыяви хезмәтләргә һәрвакыт ыргылып торды. Башта Рәссамнар берлеге идарә әгъзасы булды. Ә 2008 елда аны Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлегенә рәис итеп сайладылар. Рәссамнар ширкәтләргә бүленә башлаган катлаулы чор иде ул. Ниләр генә күрмәде рәис! Әмма һәрвакыт чын сәнгать, саф иҗат, һөнәрмәндлек сагында калды, исеменә тап төшермәде. 

Хатыны канатландырып тормаса, рәссамга авырга туры килгән булыр иде, мөгаен. Шөкер, З.Гыймаевның Гүзәле бар. Ул – республикабызда танылган музыкант, хор җитәкчесе. Гүзәл һәм Зөфәр Гыймаевларның тормышында бер генә мәҗлес-тантана да җыр-музыкасыз үтми. Бу юлы да күргәзмәгә җыелган халык Гыймаевларның гаилә дуслары башкаруында җыр-көй  тыңлап күңел ачты.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: