Рада НИГЪМӘТУЛЛИНА: МИН – ТЕАТР БАЛАСЫ
Казан читендәге бер бистәдә күренекле сынчы Рада Нигъмәтуллина гомер кичерә. Бүгенге көндә ул милли рухта иҗат итүче бердәнбер скульптор. Остаханәсе милли сын-сурәтләр белән шыгрым тулы. Шәһәребездә исә бер генә скульптурасы да юк. Шул ук вакытта, без башкаланың милли йөзе югала, дип көн саен чаң кагабыз, меңьяшәр Казаныбызга туристларны җәлеп итү...
Казан читендәге бер бистәдә күренекле сынчы Рада Нигъмәтуллина гомер кичерә. Бүгенге көндә ул милли рухта иҗат итүче бердәнбер скульптор. Остаханәсе милли сын-сурәтләр белән шыгрым тулы. Шәһәребездә исә бер генә скульптурасы да юк. Шул ук вакытта, без башкаланың милли йөзе югала, дип көн саен чаң кагабыз, меңьяшәр Казаныбызга туристларны җәлеп итү өчен төрле планнар корабыз. Талантлы татар кызының үз илендә нигә кадере юк? Һәм хакимиятнең милләт язмышы белән уйнавы күпме дәвам итәр?
"Рада Нигъмәтуллина иҗат иткән һәрбер сын-сурәтнең нигезендә театральлек ята", - дигән иде күренекле драматургыбыз Т.Миңнуллин. Чыннан да, Рада ханымның күңелен биләгән милли хис татар театрыннан башланып китә. Ә театрга мәхәббәт аңа Оренбург якларында гомер кичергән бабаларыннан күчкән. Әйе, "оренбургский пуховый платок", дип рус хатыннары мактанып җырласа да, безнең әбиләребез күз нурларын түгеп дөньяга таныткан татар шәле ул. Оренбург өлкәсе, Урал - борынгыдан татар җирләре булган. Биредә бөтен дөньяда дан тоткан татар сәүдәгәрләре дә яшәгән. Моннан берничә гасыр элек төзелгән йортлары мәңге какшамас кыялар кебек әле һаман да тора. Шундыйларның берсе - Орск шәһәрендә 1904 елда төзелгән Әхмәтҗан Нигъмәтуллин йорты. Аның беренче катында бүтән бер татар эшмәкәренә кулланышка тапшырылган кибет урнашкан була. "Мәскәү базары" дип исемләнгән бу кибеткә тауарлар Мәскәү, Варшава, Берлиннан китертелгән. Икенче катта хуҗалар яшәгән. Нигъмәтуллиннар үз чорының зыялы, мәгърифәтле кешеләре булган, шуңа, икенче каттагы зур залны Мирхәйдәр Фәйзи җитәкчелегендәге, ул елларда шәһәрдә бердәнбер булган татар театр студиясенә репетиция өчен биргәннәр. Һәм кайбер мәгълүматларга караганда 1908-1917 елда биредә татар спектакльләре уйналган. Әхмәтҗанның улы Нигъмәтҗан (сынчының бабасы) шулай ук сәүдә юлыннан китә. Күпчелек вакытын Төркиядә, Сүриядә яши. Келәмнәр, затлы зәркән әйберләре белән сәүдә итә. Рада ханымның әйтүенә караганда, Орск шәһәренә килгәч, Әби патша Нигъмәтуллиннар йортында туктала. Аны затлы келәмнәр җәеп каршы алалар.
Совет хакимияте тормышларын пыран-заран китергәннән соң, гаиләләре Казанга күченә. Олы кызлары Өммегөлсем революционерка булып китә, атасының йортын ташлап казах далаларына юл тота. Үзе кебек үк революция шигарьләреннән очкынланган күзле казах егетенә гашыйк булып, Раданы дөньяга китерә. Рада анасының карынында чакта ук атасыннан мәхрүм кала. Әнисе кабаттан кияүгә чыгып карый, тик яңа ирне дә 1937 елда кулга алалар. Өммегөлсем апа үзе дә бер ай чамасы төрмәдә утырып чыга. Чыккач, партия күрсәткән юлдан атлавын дәвам итә.
Кабат Казанга кайтканда Рада үсмер кыз була инде. Сиксәненче татар кызлар мәктәбендә ике ел белем алганнан соң, сәнгать училищесына укырга керә. Казанда алар Галия апаларында, хәзер композитор Салих Сәйдәшев музее урнашкан йорттагы ике бүлмәдә ун җан яшәсә дә, Радага Казахстан һәм Балчыклы авылыннан cоң биредәге тормыш җәннәт булып тоела. Ашау ягы да такы-токы, кием дә юк. Әмма, аның каравы, галиҗәнап татар театры бар!
Җәй көне артистлар гастрольгә тарала. Әмма бала-чага үзенә шөгыль тапмый каламыни?! Марсельнең дуслары күп. Барысы да үзе кебек үк кызыксынучан, тере балалар. Артистка Гөлсем Камскаяның улы Әсфан, җырчы Г.Сәйфуллинаның бертуганы Сәйяр, кочегар улы, татар телевидениесендә баш тавыш режиссеры булып китәчәк Мансур. Алар арасында Рада бердәнбер кыз бала. Әмма ят итмиләр, уенга алалар, рәхмәт төшкерләре. Чөнки авыр сугыш елларында караңгы Балчыклыда беләкләрен чыныктырган Рада бер уенда да алардан калышмый.
Шуңа күрә инде Ленинградта И.Репин исемендәге рәсем, скульптура, архитектура институтында укыганда Салих абыйның вафаты турында хәбәр килеп ирешкәч, әллә каян томан эченнән ишетелгән, кем үлде, дигән сорауга, аңын җуя язган Рада, әти үлде, дип җавап кайтара. Һәм гомере буе бөек композиторыбызны шулай якын күрә. Шуңа күрә диплом эше буларак та Сәйдәшев сынын эшләргә ниятли. Әмма остазы, танылган сынчы М.Аникушин башка тема сайларга киңәш итә. Югыйсә, Раданы бөтен укучыларыннан да ныграк ярата үзе. Өченче курста скульптор Виктор Рогожинга кияүгә чыкканнан соң, йөрәге астында тагын бер нәни йөрәк тибә башлаганын белгәч, аңа төрлечә ярдәм итә. "Синең әсәрең болай да әйбәт, басып торма, утыр, Рада, аякларыңда кан тамырлары төерләнеп калмасын", - дип аның өчен кайгыра. Торымнан-торымга татар кызын профессорлар ашханәсенә алып кереп ашата. Олы кызлары туу шатлыгын уртаклаша. Ул чакта ике шатлык бергә туры килә. Нәкъ шул вакытта әле өченче курста гына белем алучы сынчының "Бишек җыры" композициясе Мәскәүдә Татар сәнгате һәм мәдәнияте көннәрендә күрсәтелә, Татарстан Мәдәният министрлыгының - беренче, РСФСР Рәссамнар берлегенең икенче дәрәҗә дипломнарына лаек була. Соңыннан Кытай, Монголия, Корея, Чехословакия, Венгрия, Польшада Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев