Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

«Һәр көн иҗатта!»

Яшь рәссам, дизайнер Аделаида Исламованың иҗаты мактауларга гына лаек

Ул үзе дә рәссамнар гаиләсендә туып-үскән. Фәния һәм Фәрһад Исламовлар балалары – Дамир, Аделаида һәм Унаның киләчәктә иҗади һөнәрләрдә булуын теләгәннәр, билгеле. “Абыем Дамир һәм мин балалар музыка мәктәбенең скрипка классын тәмамладык, Уна исә фортепианода уйнарга өйрәнде. Өчебез дә балалар сәнгать мәктәбендә белем алдык. Мин тагы өч ел саксофонда уйнарга да өйрәндем әле... Нәтиҗәдә, абыебыз балачакта сәгатьләр буе рәсем ясаса да, рәссам һөнәрен сайламады, ә мин һәм сеңлем – шушы юнәлештә,” – ди әңгәмәдәшем. 


Аделаида Казахстанда туып- үскән, әмма югары белем алу өчен Татарстан башкаласын сайлаган. Казан федераль университетының сәнгать һәм дизайн факультетында укыганда ук, иң актив студентларның берсе булып, иҗади бәйгеләрдә еш катнашкан. Аларның күбесендә җиңеп тә чыккан. Аның бер картинасы – Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиевнең картиналар тупланмасында. “Ул университетка килгән көнне бина коридорында башка эшләр белән беррәттән, бәйгедә беренче урын алган эшем дә эленеп тора иде. Минтимер Шәрип улы аңа игътибар итеп, картинамның сюжет концепциясе белән кызыксынган, ә мин ул көнне университетта түгел идем... Икенче көнне Президент сараенда очрашып, әңгәмә кордык. Ул үз уй-фикерләре белән уртаклашты, ә мин аңа картинама салынган идея хакында сөйләдем. Аның сюжеты шуннан гыйбарәт: бер хатын-кыз сабын куыклары өрә, дәү җиде куык эчендә – дөньяның җиде могҗизасы булып танылган бик зур корылмалар, ә алардан кечкенәрәк куыкларда рухи кыйммәтләр урын алган һәм алар инде Киез каз юлына таба юнәлгәннәр... Студент чагымны иң күңелле вакытларым буларак искә алам. Укуымны тәмамлагач, башта Казанның беренче балалар сәнгать мәктәбендә укыттым, аннан соң медицина үзәгендә эшләдем. Соңрак гаиләбез белән АКШка юл алдык, инглиз телен камил белү теләгебез көчле иде. Нью-Йорктагы бер кинокомпания каршында оештырылган курсларда ирем Ренат белән ярты ел инглиз телен өйрәндек, ә бер яшь тә дүрт айлык кызыбызны балалар бакчасына йөрттек”, – ди Аделаида.

 Яшь иҗатчы картиналарын бик җентекләп ясый, ул аларны тиз арада тәмамлап кую теләге белән янмый. “Миңа җитди эзлеклелек хас, кайберсен айлар буе ясыйм”, – дип аңлата рәссам. Узган ел Аделаиданың иҗаты шатлыклы вакыйгаларга бай булган. Парижда, Луврда ел саен уздырыла торган яшь рәссамнар күргәзмәсендә катнашу өчен, бу талантлы татар кызын махсус эзләп тапканнар. Ул Франциягә картиналарын, кул эшләнмәләрен алып барган һәм чит илдәге бик зур күргәзмәдә катнашу буенча тәҗрибә туплап кайткан. Кул эшләнмәләренә килгәндә, оста куллы Аделаида менә инде берничә ел үзенчәлекле куяннар иҗат итә. “Аларны ясый башлавым балачагыбыз истәлекләре белән бәйле, без кечкенә чакта дәү әтиебез куяннар тотты, ә без алар белән уйнарга ярата идек... Ә бер вакыт мин кул эшләнмәләре ясарга алынып, беренче тапкыр интерьер куяны ясадым. Аны сеңлемә бүләк иткәч, ул бик шатланды! Шуннан соң куяннарны төрлечә итеп ясап карадым, күпләр ошатты. Хәтта АКШта да ясадым әле аларны, ләкин алар соңыннан киштәләрдә тузан җыеп ятмады! Башта без анда кул эшләнмәләре сатучы махсус кибетләрне эзләп карадык, тапмадык, шуннан соң бер паб хуҗасына хат юлладык һәм ул, кул эшләнмәләремне ошатып, үз пабында шәхси күргәзмәмне ачты. Күргәзмәгә куелган унике куян америкалыларга бик ошады, өстәвенә, бу пабның илнең иң яхшы пабы булып саналуы да мәгълүм булды. Әле моннан соң Техас штатының Остин пабы гозерен дә кабул иттем. Алар үтенече буенча нәкъ менә Майя индеецлары киемнәрен кигән тагы өч куян иҗат иттем. Алар хәзер барысы да АКШта саклана.

 Куяннарымны сыйфатлы, матур тукымалардан гына тегәм. Эчлекләр өчен аэромамык сайлыйм, йөзләрен махсус плас­тикадан ясыйм, куяннарның маңгай өлешләренә тулы бер сюжетлы сурәтләр өстим. Аннан соң югары температурадагы микродулкынлы мичтә киптереп алгач, йөзләрен буяу белән буйыйм. Күзләре аеруча матур булып килеп чыксын өчен эпоксид сумаласын куллану кулайрак дип саныйм. Хәзер иҗат өчен кирәк-ярак сатучы кибетләр күп, башка илләрдән заказ биреп кайтарту мөмкинлеге дә бар. Шөгыль алга китсен өчен тегә белү, фантазиягә ия булу гына таләп ителә!” – ди әңгәмәдәшем. Анысы шулай да, әмма барыннан да элек рәссамның күңеле көр булу да сораладыр, минемчә. Югыйсә, куяннарны күп кул эшләнмәләре осталары ясый бит, әмма алар, Аделаида эшләнмәләре белән чагыштыр­ганда, күпкә төксерәк, тоныграк. “Дө­рес, – ди иҗатчы, – һәр кем үз холкы, үз күңел халәтеннән чыгып иҗат итә. Мин үзем бик тә аралашучан, бик тә кызыксынучан һәм оптимист кеше. Һәр көн иҗатта! Ә һәр төр иҗат башкаларны шатландырырга гына тиеш һәм бары тик шул очракта гына кул эшләнмәләре дә, картиналар да уңай энергия­гә ия була!”
   
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев