Пруссиядән татар ядкәрләре
Күренекле Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда "Пруссия һәм Германия мөселманнары: төрекләр, маврлар һәм татарлар" дигән күргәзмә эшли башлады Халыкара күргәзмә ачылышында "Казан Кремле" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, институтның халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Марат...

Халыкара күргәзмә ачылышында "Казан Кремле" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, институтның халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева, татар галимнәре катнашты.
Күргәзмәдә барлыгы 150 дән артык экспонат куелган. Алар Германиянең төрле билгеле музейларыннан һәм хосусый тупланмалардан алынган. Һичберсе диярлек моңарчы Германиядән читкә чыгарылмаган.

Күргәзмә ачылышы көнне Марат Гыйбатдинов гид вазифасын үзенә алды. Күргәзмәдә киң җәмәгатьчелеккә Пруссиянең яшерен дәүләт архивында күптән түгел табылган дипломатик хатлар тәкъдим ителә. Аларда Кырым ханнары белән Пруссия хакимиятенең язышуы теркәлеп калган. М.Гыйбатдинов кунакларга Кырым ханы Морат Гәрәйнең кенәз Фридрихка биргән ярлыгын һәм кенәзнең җавап хатын күрсәтте. Үзара сугышлар чоры булуга карамастан, хатларда идарәчеләрнең бер-берсенә хөрмәт белән мөрәҗәгать итүен искә алды.

Экскурсия тәмамланганда ул бер аудиоязма тыңлатты. Ни гаҗәп: анда милли хәрәкәт юлбашчыларыбызның берсе булган Гаяз Исхакый тавышы яңгырый! Үз нотыгында ул татарларның ватаны Идел-Урал булырга тиешлеге турында сөйли. Әлеге чыгыш узган гасырның 20 нче елларында яздырылган. Тарихчы М.Гыйбатдинов аңлатып узганча, ул вакытта алманнарның көнчыгышны өйрәнгән галимнәре төрки телләр белән кызыксынган, шуңа күрә алар татар теленең ничек яңгырашын ишетеп белү өчен, төрле чыгышларны аудиотасмага яздырып алырга тырышкан. Галимнәр Гаяз Исхакыйны махсус сайлап алган, чөнки Европада яшәсә дә, ул татар әдәби телен камил дәрәҗәдә саклап калган.

Татарларның чит илләрдәге тормышы тасвирланган документаль чыганаклар арасында кызыклы ядкәр - Гарделеген шәһәре ратушасындагы агачтан эшләнгән "татар люстрасы". Төбәк тарихчылары сөйләвенчә, тарихи люстраны Казан татары Насыйбулла 1916 елда ясаган булган. Мөгаен, Насыйбулла Цоссен каласының Вюнсдорф районындагы хәрби мөселманнар лагеренда әсирлектә булгандыр. Анда Бөек Ватан сугышы елларында да мәчет һәм агач остаханәсе булган.

Мөршидә КЫЯМОВА.
.Күргәзмә ачылышында.
.Вюстрау лагеренда.
.«Татар люстрасы».
.Сурәтле шкатулка.
.Күргәзмә афишасы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз