Мәдәни җомга

Питер рәссамнары Казанда

Санкт-Петербургта татар диаспорасы шактый зур. 2010 елгы халык санын исәпләү нәтиҗәләренә караганда, монда 31 меңгә якын татар яши. Төньяк башкаладагы милләттәшләребез арасында рәссамнар да шактый. Казаннан еракта булуларына карамастан, алар күңелләре белән һәрвакыт үз милләте белән, аның язмышына битараф түгел. Бу - аларның иҗатында аеруча тәэсирле чагылыш таба. Күптән түгел...

Санкт-Петербургта татар диаспорасы шактый зур. 2010 елгы халык санын исәпләү нәтиҗәләренә караганда, монда 31 меңгә якын татар яши. Төньяк башкаладагы милләттәшләребез арасында рәссамнар да шактый. Казаннан еракта булуларына карамастан, алар күңелләре белән һәрвакыт үз милләте белән, аның язмышына битараф түгел. Бу - аларның иҗатында аеруча тәэсирле чагылыш таба. Күптән түгел казанлылар да читтә яшәүче татар рәссамнарын һәм аларның эшләрен күрү бәхетенә иреште. "Казан" Милли-мәдәни үзәгендә ачылган "Питерның барлык буяулары сиңа, сөекле Казаным!" күргәзмәсе мондый мөмкинчелекне тудырды.
Күргәзмәнең ачылу тантанасына чараны оештыручылар һәм рәссамнар үзләре килгән иде. Тамашачылар алдында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыгыш ясады. Моңа кадәр Казанда Санкт-Петербург рәссамнарының шәхси күргәзмәләре оештырылып килде, әмма мондый коллектив күргәзмә беренче тапкыр уздырыла.
Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә Татарстанның даими вәкиле Ринат Вәлиуллин сүзләренә караганда, Санкт-Петербургта яшәүче татар галимнәре, рәссамнары, скульпторлары актив рәвештә иҗат итә. "Соңгы елларда Казан белән мәдәни бәйләнешләрнең ныгый баруы аеруча куандыра. Мәсәлән, Зур Мәрәтхуҗа авылында Т.Миңнуллинга куелган һәйкәлнең дә авторы - Санкт-Петербург скульп­торы Венера Абдуллина. Санкт-Петербургта Татарстан җырчылары концертлары узып тора. Күптән түгел анда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия һәм Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрларының гастрольләре узды. Узган елны Казанда Эрмитажда сакланган картиналарны күрсәттеләр", - ди ул.
Бу күргәзмәдә Елена Сәетбагина, Илдус Вахитов, Сания Бәхтиярова, Рәшит Гыйләҗев, Рәшит Әдһәмов эшләреннән торган 50гә якын панно тәкъдим ителгән. Һәр рәссам үзенә генә хас булган стильдә яза: алар портрет, натюрморт, пейзаж кебек жанрларга яратып мөрәҗәгать итә. Рәсемнәр тематик төрлелеге белән дә аерылып тора. Күпчелек эшләр татар халкының тарихын чагылдыра, күренекле шәхесләрнең портретларыннан гыйбарәт. Төгәл техника, рәсемнең нәфислеге, төсләр гармониясе - болар барысы да күргәзмә авторлары өчен хас манера. Күргәзмә төрле сюжетлы рәсемнәрдән торса да, аларның барысын "иҗади кыюлык" шигаре астына берләштерергә мөмкин. Сөембикә образын, Казанның һәм Санкт-Петербургның тарихи урыннарын үз тоемлавы һәм кабул итүе белән чагылдыру өчен иҗатчы, чыннан да, бик кыю кеше булырга тиеш. Һәр кешенең күңел кылларын җилкендерә алырлык дин темасына караган картиналар - дога уку процессы һәм аның барлык рухи һәм физик үзенчәлекләрен нечкә итеп сурәтли алуы белән сокландыра.
Оештыручылар шушындый ук күргәзмәне Санкт-Петербургта да үткәрергә ниятли. Бу күргәзмә татар халкының милли мирасын күркәм итеп күрсәтү һәм популярлаштыру максатлары белән эшләнә.
Безнең тирә-ягыбыз көн саен үзгәреш кичерә, әмма гомумкешелек һәм милли кыйммәтләр гасырларны кичеп тә үзгәрешсез кала. "Питерның барлык буяулары сиңа, сөекле Казаным!" күргәзмәсендәге картиналар безне әнә шушы кыйммәтләр хакында тагын бер кат уйланырга чакыра.
Светлана ГЫЙЛӘҖЕВА.
.«Авыл кызы». Е.Сәетбагина.
.«Сөембикә-ханбикә». Е.Сәетбагина.
.«Идел Болгары - ислам дине үзәге». И.Вахитов.
.«Чәнечкеләр һәм чыпчык». С.Бәхтиярова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: