Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

“Печән базары” кайнады

 Кабан күле яр буенда «Печән базары» фестивале гөрләде

29-30 августта  Кабан күле яр буенда «Печән базары» фестивале гөрләде. Ул XX йөз татар тормышы мохитен күзаллау рәвешендә оештырылган иде. Алдан ук хәбәр ителгәнчә, һәркем милли чалымлы кием-салымнан килергә тиеш иде. Яшьләрнең күпчелеге бу шартны үтәгән һәм «Печән базары»на милли киемнән яисә милли бизәнү әйберләре киеп, нәкышлы букчалар тотып, сәхтиян читекләрдән килгән иде. Бу шартны үтәгән кешеләргә егет-кызлар күчтәнәчкә алма белән чәй өләшеп торды. 


Чатырларда исә сәүдә гөрләде. Фәния Хуҗахмәтнең китап сату ноктасыннан башланып киткән базарда ни генә юк иде, «Казан сөлгесе»нең аллы-гөлле чигүле сөлгеләре, «Болгари»ның Казан җөе белән каеп тегелгән күн биштәрләре, букчалары, «Сәхтиян»нең күз явын алырдай чигүле читекләре, «Татарча casual»нең зәвыклы күлмәк-бишмәтләре, татарча уеннар, пазлар, татарча җырлау­чы милли киемле курчаклар, татар балы, милли ризыклары, мәтрүшкәле чәйләр – җаның теләгән бар да бар иде. 

Бер ишегалдында исә шагыйрьләр җыены бара – Тукайны Сәгыйть Рәмиев, аны Дәрдемәнд, аны исә Сүнчәләй алыштыра, яңа шигырьләрен укыйлар. Кунаклар өчен лекторий, экскурсияләр дә оештырылган, тамак ялгар өчен самавырлар кайнап, тәм-томнар пешеп торды. Фотога төшәргә яратучылар фотозонада мәш килде. Бөек галим Шиһабетдин Мәрҗани һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри белән дә сурәткә төштеләр. 

«Печән базары»н тамаша кылырга күп кенә танылган шәхесләр, актерлар, дин әһелләре дә килгән иде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та бу тиңсез чараны урап үтмәде, сугылып чыгарга вакыт тапты. Саламга утырып сурәткә төште, чигүле күн эшләнмәләргә карап сокланды, халык белән исәнләште. «Печән базары»ннан алган җылы хисләр, милләтнең асылын җуймаган чорларын сагынуга шифа булып, киләсе елгача йөрәктә сакланыр. 

 Эльмира СИРАҖИ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев