Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Онытылган тарих сакчысы

Татарстанның халык рәссамы Виктор Федоров иҗаты

Быел ТАССР оешуның 100 еллыгын билгеләп үтәбез.  Ел дәвамында котлау нотыклары, бәйрәм концертлары күп булачак.  Шәһәребез үзәгендә  үткән гасырдан калган агач йортларны яндырып, аларның көле өстендә Казанның 1000 еллыгын да бик куәтләп бәйрәм иткән идек. Бу юлы кечерәк юбилей алда торса да, ни аяныч Казаныбыз­да мең түгел, хәтта моннан бер гасыр элек булган хәлләрне һәм ил тормышында аларга бәйле рәвештә кузгалган вакыйгаларны искәрткән ядкәрләр көннән-көн кими бара.  Шуларның берсе– монументаль бизәлеш сәнгате. Моны Татарстанның халык рәссамы Виктор Федоровның иҗаты үрнәгендә генә дә күзәтергә мөмкин. Исән булса, рәссамга быел 80 яшь тулган булыр иде. 


Виктор Федоров фани дөнья­да нибары 60 ел яшәп кала. Әмма аның иҗат мирасы шаккатырлык зур. Виктор Кронидович искиткеч талантлы график иде. Ә.Фәйзинең «Тукай» романы буенча иҗат ителгән рәсемнәре бүген олуг шагыйребезнең Кыр­лайдагы музеенда мәртәбәле урында урнаштырылган. Моннан тыш рәссамның егерме биш китапка иллюстрацияләр иҗат иткәнлеге билгеле. Аларның күпчелеге – шагыйрь, язучыларыбызның балаларга аталган әсәрләре. Кылкаләм остасы ничә яшьтә булса да,  балаларча дөньяга ихлас соклану сыйфатын югалтмаган, димәк. В.Федоровның портретлары да искитмәле күркәм.  17 яшьтә иҗат иткән  әбисенең портретын музейга алганнар. Институт  тәмамлаганда шагыйрь В.Маяковскийга багышлап диплом эше буларак башкарылган Ленинград метро станциясе өчен бизәлеш эскизларын бөтенсоюз күргәзмәсендә күрсәткәннәр. Рәссамның Тукай һәм «Сәйяр» беренче театр труппасы артистлары сурәтләнгән зур картинасы, Кәрим Тинчурин, Рәшидә Җиһаншина, Равил Шәрәфиев һәм башка күренекле сәхнә осталарының сурәтләре – бүген Г.Камал театры галереясенең күрке. 

Графика һәм портретларның бер ишен юбилей уңаеннан «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә оештырылган күргәзмәдә дә карарга мөмкин иде. Әмма рәссамның хатыны Антонина Ивановна портретларны һәм китап графикасын колачлырак күрсәтү ниятеннән шәһәребезнең М.Горький музеенда аерым экспозиция үткәрттерде. Әйтергә кирәк, анда да байтак иҗат эшләре сыймый калды. 

«Хәзинә»дә исә күпчелекне рәссамның тарихи картиналары һәм өлешчә монументаль сәнгать әсәрләре тәшкил итә, чөнки Виктор Федоровны барыннан да бигрәк монументалист һәм геройларга дан җырлаучы рәссам буларак беләбез. 

Татарстаныбызның монументаль сәнгате бик борынгы чорларга барып тоташа. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында XIX йөз ахыры-XX гасыр башында аның үсеше туктап кала. Утыз биш еллап торгынлык кичергәннән соң, Мәскәүдә укып кайткан Сергей Бубеннов, Львовта институт тәмамлаган Рөстәм Килдебәков үзебезнең сәнгать училищесында белем алган Васил Маликов Казаныбызның йөз сурәтен матурлый башлый. Биш-алты елдан соң Ленинградта институт тәмамлагач, аларга Виктор Федоров та кушыла. Ул вакытта акча чамалы, яшь рәссамнарның тәҗ­рибәләре юк. Әмма иҗат итү теләкләре шундый көчле һәм монументаль сәнгатькә заман таләбе шундый зур була ки, бу егетләр дистә еллар буе казанлыларның күзләрен иркәләрлек байтак иҗат әсәрләре башкара. Шулай итеп Бубеннов, Килдебәков, Маликов кебек үк, Федоров та Казанда монументаль сәнгатьне торгызуда беренче була. Иҗат эшләре арасында иң билгелеләре – тимер юл вокзалында Бубеннов белән бергә башкарылган «Казан – ТАССРның башкаласы» композициясе. Анда калфаклы татар кызы республикабызны гәүдәләндерә. Җилдә җилфердәгәндәй җәелгән ап-ак яулыгында бизәкләр сыман нефть чыгару җайланмалары рәсемнәре шәйләнә. Композициянең аскы өлешендә – Казан күренеше һәм яшь эшче кыз, егетләр тезелеп «бара».  2005 елда Казанның мең еллыгына әзерлек йөзеннән реконструкцияләнгән тимер юл вокзалы бинасында татар кызы портретының яңартылуы күңелгә сары май булып ятты. Ул чакта рәссамнар Фәрит Вәлиуллин, Рәшит Тимереев һәм Рәшит Шиһабетдинов көнне төнгә ялгап, бик тырышып эшләде. 

Федоров иҗат иткән бүтән монументаль әсәрләрнең язмышын белешә башлагач, чәчләр үрә торды. Соңгы елларда  унбиш эшенең бишесен юк иткәннәр. Шуларның берсе – яшьләр үзәгендәге 200 квадрат метр зурлыкта «Яшьлек» декоратив композициясе. Зәйдәге  мәдәният йортында «Октябрь» монументаль композициясе шулай ук юкка чыккан. Казаныбызның Красная Позиция урамындагы күп катлы йортның ян өлешендә 1918 елгы вакыйгаларга багышланган рәсеменнән дә җилләр искән. Казан университетында сипләү эшләре вакытында ике витражның берсе югалган. Күп фатирлы йортның ян сурәте турында гына түгел, республикабыздагы иң зур гыйлем йорты булган университет бинасындагы вит­раж турында суз барганын искәртеп узыйк. Университет җитәкләрлек гыйлеме, тормыш тәҗрибәсе булган ректор да күренекле рәссамның витражы язмышына битараф калды микәнни?! Декабрист­лар урамында Химиклар мәдәният сарае тышына Бубеннов белән бергә башкарылган «Бакчалар утыртырбыз» композициясе дә «әппәр» булган. Сәламәтлек комбинаты белән бергә Федоровның «Җылы яңгыр» мозаикасын да сүткәннәр. Анда мозаика зур-зур блокларга беркетелгән була. Ягъни бармак очы кадәр нәни ташчыкларны һәркайсын ябыштырып интегәсе түгел. Теләк булганда, «Җылы яңгыр»­ны кайтарырга да мөмкин дигән сүз. Әмма хәзер аның белән кем мәшәкатьләнсен?! Төзүчеләр мәдәният сарае төзекләндерелгән вакытта  Федоровның витражларын да җәмәгатьчелек кенә саклап калды. Егерме метрга ун метр зурлыктагы пыя­ла-рәсемнәр юкка чыгарылса, төзүчеләр сарае элеккечә казанлыларның һәм башкала кунакларының игътибарын җәлеп итмәс, гап-гади бинага әйләнеп калган булыр иде. 

Иренең эшләре берсе артыннан берсе юкка чыгуына бик борчылып, җәмәгате Антонина Ивановна моннан бер ел элек республикабызның Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иткән һәм Татарстан Респуб­ликасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущиннан, хәзерге заман  монументаль сәнгать әсәрләренең сакланырга тиешле мәдәни мирас объектлары булмавы турында искәртелгән хат алган. Ягъни  йортларны сүткәндә теләгән һәркем андагы мозаика, витраж, сграффитоларны юкка чыгарырга мөмкин. Дәүләт аларны саклау­ны үз өстенә алмый. Яңа чор монументаль сәнгать әсәрләре башлыча совет заманы төзелешләре белән бәйле. Бүген исә совет заманында барлык­ка китерелгән нәрсәләрне, шул исәптән йортларны сүтү, җимерү, юкка чыгару бара. Соңгы елларда иҗат ителгән китапларга, экранга чыккан тарихи фильмнарга күз салып та, бүгенге сәясәтнең ил тарихының совет чоры дип йөртелгән зур  вакыт аралыгын каралтуга йөз тотканын чамалавы кыен түгел. Еллар буе барлыкка китерелгән һәм шәһәрләрнең күрке булган сграффито, вит­раж, мозаикалар исә – шул сәясәтнең корбаннары. Илнең бу сәясәте байгураларга да бик кулай. Гасырларга юнәлтелгән монументаль сәнгать аларның тиз арада һәм мөмкин кадәр азрак хезмәт кертеп баюга корылган тормыш концепциясенә  сыймый. Иллешәр-алтмышар ел торган мозаикаларны рес­таврацияләүгә караганда, гипсокартон белән каплау күпкә арзангарак төшә. 

Бүген монументаль сәнгатьне җәмәгатьчелек тавыш куптарып кына коткарып калырга мөмкин.  Мәсәлән, моннан өч-дүрт ел элек активист Дарья Макарова Зәйдә «СССРның 50 еллыгы» исемендәге электростанция хөрмәтенә «Октябрь» мәдәният йорты бинасында Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче рәссамнарыбыз Рәшит Гыйләҗев һәм Валерий Табулинский тарафыннан башкарылган панноны саклап калган иде. 

Ә җәмәгатьчелек «йоклаган» арада шыпырт кына юкка чыгарылган сәнгать әсәрләре никадәр! Казандагы «Акчарлак­» рестораны белән бергә нинди матур иҗат эшләре юкка чыкты! Чаллыдагы «Татарстан» кунакханәсендә Рифкать Вахитовның «Сабан туе» шамот керамикасы  искә төшкән саен күзгә яшьләр килә. Заманында «Декоративное искусство» исемле үзәк журналда басылган «Сабан туе»н гипсокартон белән капларга кайсы бәдбәхетнең кулы күтәрелде икән?!...

Рәссам Федоровның зур күләмле тарихи картиналары да Татарстан рәсем сәнгатендә җуелмаслык тирән эз калдырды. Виктор Кронидович берүзе каһарманнарыбызга багышлап бер дистә зур сурәт язды, тарихи картинаның чишмә башында торды дисәк тә була. Аның 1982 елда иҗат ителгән «Емельян Пугачев һәм Бәхтияр Канкаев» сурәте үзе генә дә ни тора. В.Федоров рәссамнардан  беренче булып Пугачев явында татарларның ролен калку итеп күрсәтте.  Ул – татарның ватан өчен алып барылган сугышында геройларның берсе «баш полковник» Бәхтияр Канкаевка мәдхия җырлаган беренче һәм бердәнбер рәссам.  Картинаның күләме дә татар героеның батырлыгына тиң – бер буе ике метр, иңе бер метр ярым. Татар халкының гасырлар буе дәвам иткән милли һәм дини изүдән котылу теләге нинди көчле булса, картина шундый ук ышандыру көченә ия. Тарихи жанр зур күләм сорый һәм рәссам Федоров моны яхшы аңлаган. Аның «Казанда Федосеевның марксизм түгәрәге», гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган «Егеткә 17 нче яшь иде», «Комиссар Камил Якупов», «Пушкинның Пугачев эзләре буйлап сәяхәте», каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында «Кызыл карлыгачлар», «Тукай һәм «Сәйяр» труппасы» картиналары да шулай ук зур күләмле, кайберләренең озынлыгы хәтта ике метрдан артып китә. Һәркайсында татар халкы һәм Татарстаныбыз тарихы. Федоровның «Хәзинә»дәге юбилей күргәзмәсе хәтер яңартыр өчен нинди әйбәт форсат иде. Шунда эленгән бөтен тарихи картиналарны төшереп бер фильм эшләсәң, ТАССРның 100 еллыгына нинди шәп бүләк булачак иде. Шул фильм белән республикабыз мәктәпләрен йөреп чыгуың тарих дәресендә коры сүз сөйләүдән мең тапкыр артык. Әмма ТАССРның 100 еллыгына мең төрле концерт әзерләгәндә, котлау нотыклары сырлаганда фильм кайгысымыни?! Хәерчегә җил каршы дигәндәй, таҗлы вирус  матавыклары килеп чыкты. Музей, галереяләр карантинга ябылу сәбәпле, «Хәзинә» һәм Горький музеендагы Федоров күргәзмәләренә дә тамашачыларга юл ябылды. Бу хәлләрдән соң рәссамның хатыны Антонина Ивановнаның җаны көйде, йөзе суырылды. Һәм ул Федоров тарихи картиналарын фильм итеп төшереп интернетка чыгаруны үтенеп, республикабызның мәдәният министры урынбасарына хат язды. Карантинга туры килсә дә, Федоров күргәзмәсен үткәрү вакыты озынайтылмаячак, чөнки башкалабызда хәзерге заман рәсем сәнгатен күрсәтү өчен мәйдан чикле булу сәбәп­ле, «Хәзинә» галереясенең эш планы ел ахырына кадәр шыплап тулган дип, дәлилләр китереп ялварды. Әмма түрәләр күренекле рәссамның олы яшьтәге җәмәгатенә хәтта җавап та кайтарып мәшәкатьләнмәде. Рәссамның 80 еллыгы уңаеннан тарихи картиналарны йөгереп үтеп, бөтен иҗатын өстән-өстән генә тасвирлап төшерелгән фильм да җитә, дип уйладылар бугай. Хәзер кечкенә генә камералар белән берничә көн эчендә фестивальләрдә катнашырлык фильмнар төшерәләр. Мөселман киносы фестивалендә андый киноларны күп күрәбез. Кайберләре хәтта бүләккә ия була. Теләгең булса, ярты сәгатьлек фильм төшерү авыр эшме?! Үрнәк эзләп ерак барасы түгел, яз көнне Чистайда мөселман натюрмортына багыш­ланган пленэрдан да кечкенә генә фильм төшергәннәр һәм эшкә бару тыелган көннәрдә сәнгать сөючеләр рәссамнарның иҗат эшләрен интернеттан карап җаннарын рәхәтләндерде һәм Чистай рәссамы Наилә Нигъмәтҗанованың шәрехләп сөйләвеннән үзләре өчен күп яңалык алып, белемнәрен арттырды.

Тарихка, сынлы сәнгатебезнең кадерле сәхифәләренә  битарафлык башка сыймый.  ТАССРның 100 еллык юбилей елында тарихи хәтергә карата саксызлык бигрәк тә аяныч. Федоров, Бубеннов һәм башка рәссамнарның монументаль сәнгать әсәрләре белән бергә КамАЗ төзүчеләр, ГРЭС коручылар, яңа шәһәрләр күтәрүчеләр, җиһан киңлекләрен иңләүче беренче космонавт­лар турында хәтер, «удар хезмәт», «хезмәт батыр­лыгы» кебек төшенчәләрнең юкка чыгып, әзергә-бәзер, максатсыз, ваемсыз яшәү рәвеше тамыр җәюе күңелгә тынгы бирми. XVIII гасыр ахыры ватан өчен сугыш каһарманнары Сәет Батыр, Бәхтияр Канкаев, Мәсәгут Гомәров, Канзафар Усаев, Батыршаларның, Бөек Ватан сугышы каһарманнары Муса Җәлил, Гази Заһитов һәм ил хакына гомерләрен дә кызганмаган меңләгән  батыр­ларыбыз турында хәтернең җуела баруы күңелгә шом сала. Әдәбият, теа­тр сәхнәләре, рәссамнарның картиналары, җыр-музыкадан каһарманлык темасының югалуы, иҗат әһелләренең ваклана баруы борчый.  Киләчәктә Федоров, Бубеннов дәрәҗәсендәге рәссамнар үсеп чыкса да, ул мес­кеннәргә ил башлыкларының вирус уеннарын сурәтләргә генә калачагын алдан белеп тору күңелләрдә өмет утын сүндерә. 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев