Нурлы Казан җырчысы
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, рәссам Фиринат Халиковның иҗаты шактый дәрәҗәдә татар халкының соңгы 25 ел тормышын чагылдыра. Бу вакыт эчендә ниләр генә булмады - татар дәүләтен торгызу турында шаулаган митинглар, уяну, җанлану, рух күтәренкелеге, аннары мөмкинлекләрне югалту ачысы, үкенеч һәм өметсезлек. 1992 елда Фиринат...

Казаныбызга килгәндә Ф.Халиков инде җитлеккән рәссам була. Бетеп барган авылларны җан ачысы белән сурәтли. Картиналары зур күргәзмәләрдә күрсәтелә. Ә авыл тормышын, хезмәт кешесенең яшәешен Фиринат яхшы белә. Әтисе Габделхәй абый - разведкага бергә баргач яраланган командирын үлем тырнагыннан коткарганы өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Ватан сугышы ветераны - Донецкида шахтада тир түгә. Әнисе Фирдәвес апа да шунда вагоннарны тоташтыручы булып хезмәт итә. Шахтада зур шартлау, берьюлы утыз дустын-хезмәттәшен югалту хәсрәте Габделхәй абыйны гаиләсе белән кире туган җиренә - Балтач районы Шода авылына кайтып китәргә мәҗбүр итә. Рәссамның балачагы исә танылган сурәт остасы В.Васнецовның туган җиреннән ерак түгел урнашкан Нократ өлкәсе Уржум районы Лазарево авылында уза. Армиядән соң Кировта сәнгать училищесын тәмамлагач, ул иҗат эшенә чума. Югала барган авылларны тасвирлаучы рәссамны күреп, 1989 елда аны СССР Рәссамнар берлегенә кабул итәләр һәм Россия сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәләренә җибәрәләр. Ул вакытта остаханәләрне СССРның халык рәссамы, академик Харис Якупов җитәкләгән була.


«Нурлы Казан» картинасын ачарга беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, Башкортстан илбашы Мортаза Рәхимов килә. Халыкның исәбе-саны булмый.

Ул бәхетле еллардан соң күп сулар акты. Кызганыч, хәзер инде вәзгыять үзгәрде. Без еш кына ирек кысылуның сәбәпләрен әллә каян читтән эзләргә яратабыз. Фиринат Халиковка карыйм да шаккатам. Дөрес, аны яратмаучылар элек тә булды, хәзер дә бар. Үзләрен илбасар итеп сурәтләгәнне кем яратсын! Әмма сурәт язудан тыючы булмады. «Борынгы Казанда каз өмәсе» картинасы ярты ел буе Санкт-Петербургта Рус дәүләт музеенда эленеп торды. «Рус халкының милли бәйрәмнәре» дип исемләнгән күргәзмә иде ул. «Татарларның каз өмәсе бар, ә рус халкының андый матур бәйрәме юк», дигән аңлатма язуы да беркетелгән иде. Соңыннан «Борынгы Казанда каз өмәсе»н һәм Ф.Халиковның тагын өч картинасын Рус музеена сатып алдылар. Мәскәүнең тарих дәүләт музеенда да рәссамның өч картинасы саклана.

Менә өч ел инде Фиринат Халиков үзе укыган Россия сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәләрен җитәкли. Сүз уңаеннан, быел остаханәләрнең 40 еллыгы билгеләп үтелә. Бу вакыт эчендә анда 50 ләп рәссам осталыгын камилләштергән. Алар арасында Зөфәр Гыймаев, Шамил Шәйдуллин, Фәрит Якупов, Шамил Нигъмәтуллин, Резеда Яманова, Булат Гыйльванов, Рөстәм Хуҗин кебек оста рәссамнар да бар. Мөхтәрәм Харис Якуповтан соң остаханәләрне Абрек Абзгильдин җитәкләгән иде. Мондый җаваплы да, мәртәбәле дә вазифа Россия сәнгать академиясенең мөхбир әгъзаларына гына татый. Фиринат Халиков - шуларның берсе...
Россиянең егерме иң эре нәшриятлары арасында булган, рәсем сәнгате турында югары сыйфатлы альбомнар чыгаруга йөз тоткан «Белый город» нәшриятының соңгы җимешләреннән берсе - Фиринат Халиковның затлы альбомы кулыма керде. Ул «Рәсем сәнгате осталары» шәлкемендә бастырылган. Бу шәлкемдә безнең Ф.Халиков дөньякүләм танылган бөек Айвазовский, Левитан, Рерих, Рембрандтлар, Микеланджело, Модильянилар янәшәсендә күрсәтелгән.
Мәскәүдә Җәмигъ мәчете проектына бәйге үткәргәндә дә, Халиковның «башына сугучы» булмады бит. Югыйсә, ул бәйгедә бөтен шәрык илләреннән осталар катнашты. Нинди генә талантлар булмагандыр? Дөрес, Фиринатыбыз да алардан ким түгел. Казан реконструкция-картиналарын иҗат иткәндә, архитектура төзелешләрен өйрәнеп, ничә кирпеч калынлыгы китап укыган. Мәчетләрне күрү өчен Төркия, Марокко, Мисырларга барган. Үзебезнең Кол Шәриф мәчетен бизәкләүдә катнашкан. Проекты беренчелекне яулап, рәссамның сигез ел гомере Мәскәүнең җәмигъ мәчетендә үтте. Бәйгедә җиңсә дә, җиңел булмагандыр. Дөрес, башта эшләр майланган арба кебек барды, хезмәт хакы түләделәр, кабинет бирделәр. Аннары явыз кризис китереп бәрде дә авыргарак туры килде. Төзүчеләр алдында манараның һәр сантиметрын якларга туры килде. Аларга никадәр арзанрак булса, шулкадәр әйбәтрәк. Озынрак манара матуррак, дүрт кечкенә манара урынына сигез әйбәтрәк, дип тукый-тукый, Халиковның телләре әйләнми башлады. Аларга, биек манаралар гына түгел, Мәскәүдә дүртесе янына тагын йөзләгән мәчет кирәк, дип аңлатып йөрсенмени?! Ахыргача үз фикерендә торды, бер адым да артка чигенмәде. Әмма хезмәт хакы кимегәннән кими барды. Мәскәүдәге җәмигъ мәчетенең баш рәссамы үз эшен бушлай диярлек башкарып чыкты.
Ф.Халиковның әллә ничә медале генә бар. «Казанның 1000 еллыгы», Россия сәнгать академиясенең көмеш һәм алтын медальләре, Россия Мөфтиләр Шурасының «Рухи бердәмлек өчен», «Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетенең 100 еллыгы» медальләре һ.б.
Рәссамның тагын бер мөһим эшен телгә алмый мөмкин түгел - ул да булса Алабуга шәһәренә нигез салган Ибраһим ханның атлы һәйкәле. Оста аны сынчы Мәхмүт Гасыймов белән бергәләп иҗат итте. Анда да бәйге үткәрделәр. Ибраһимны аягүрә генә сынландырырга тәкъдим итүчеләр булды. «Хан атка атланган булырга тиеш», - дип Фиринат Халиков үз фикерен өздереп әйтте. Ибраһим хан - республикабызда беренче атлы һәйкәл. Ә Казанга нигез салган Олуг Мөхәммәткә һаман һәйкәл куелмаган.
Аңлашылганча, Мәскәүгә, Питерга барса да, Халиковка киртә-чикләүләр юк. Ә менә Казаныбызда тарихи панорама корырга кем комачаулый? Фиринат Халиков, Бородино сугышы кебек, Казан тарихына багышланган панорама идеясен моннан ике-өч ел элек үк күтәреп чыга. Эскизларын иҗат итә. Бу хакта тарих өчен җан аткан Минтимер Шәймиев белән киңәшә. Татарстан Мәдәният министрлыгы да бу турыда күптәннән хәбәрдар. Мәсьәлә бина юклыкка терәлеп кала. Панорама өчен якынча биеклеге 7-8 метр, озынлыгы 20 метр зурлыкта аерым бина кирәк. Аны кем төзеп мәшәкатьләнсен? Казансу ярындагы казан әйбәт буласы иде дә, ЗАГСка биреп куйдылар.
Халиковның Татарстан Дәүләт Советында республикабызның соңгы чирек гасыр тарихын гәүдәләндергән дивар зурлыгындагы картина ясау тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәненә дә биш былтыр. Депутатларыбыз 1990 еллардагы халык өмидләрен исләрендә тотса, шул өзелгән өмидләрне кабат ялгау өчен тырышса яхшы булыр иде дә бит. Тик бу юлы өмидне терелтү мәсьәләсе акчага терәлде...
Ә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Ф.Халиков картиналарын даими экспозициядән алып атарга кем кушкан? Рәссам республикабызның сынлы сәнгать музеена татар тарихына багышланган ике дистәгә якын картинасын бүләк итеп бирде. Сатып алучы юк, картиналар зур, аларны сакларга мөмкинлек чикле. Арада Казан алынгач Нурали мәчетенә тәре кую турында «1552 ел октябрь вакыйгалары» картинасы да бар. Әле кайчан гына ул «Хәзинә»дә эленеп тора иде.
Югыйсә Фиринат Халиков - үзенә аерым галереяга да лаек рәссам! Хәер, татар рәссамнарының булган галереяларын япкан заманда яңасын ачуны көтү файдасыз. Әнә, Россиянең халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты Илдар Зариповның картиналар галереясын дәшми-тынмый гына ябып куйдылар. Хәзер анда балалар рәсем ясап әвәрә килә. Илдар Зарипов һәм Константин Васильев галереялары икесе дә шәһәр үзәгеннән читтә, Гвардейская урамында урнашкан иде. Аулак бу урынга кеше йөрмәгән, күрәсең. К.Васильевныкын үзәккә Бауман урамына күчерделәр. Ә татар рәссамын якларга, хакын хакларга бездә кеше юк. Әлеге дә баягы Казахстаннан үрнәк алырлык. Бүген Татарстанның халык рәссамы Камил Муллашевның берничә катлы зур шәхси галереясын төзеп яталар икән.
Шулай итеп, Нурали мәчетенә тәре кую турында картинасын да шыпырт кына музейның караңгы бер почмагына яшереп куйганнар. Шанлы тарихыбызны тыяр заманалар тагын килде. Чирек гасыр яңгыраган нурлы Казан турында җыр өзелде...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
. Рәссам Фиринат Халиков.
."Сөембикә диваны".
."Кол Шәриф мәчете янында соңгы сугыш".
."Сөембикәнең Казан белән хушлашуы".
.Алабуга шәһәренә нигез салучы Болгар әмире Ибраһим Iгә һәйкәл.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз