Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Нәфис бизәкле шәмаилләр

Күңелемә хуш килгән татар, төрек, фарсы орнаментларын ясау миңа аеруча илһам бирә. 

Дания Әгъзамова 1988 елда Үзбәкстанда туган. Әмма дүрт яшь чагында ук Даниягә инде җылы яклар белән хушлашырга туры килгән. Чөнки аларның гаиләсе, сәяси буталышлар башлангач та, Россиягә күчеп, Башкортстанның Фёдоровка районы Фёдоровка авылына кайтып төпләнгән. Дания мәктәптә укыганда ук рәсемнәрне күп ясаса да, сәнгать мәктәбе булмагач, сурәт ясау нигезләренә үзлегеннән генә төшенгән. Башкортстанның М.Акмулла исемендәге дәүләт педагогика университетында читтән торып укыганда, шул ук университет кафедрасында эшләгән. 


Рәссам-каллиграф ханым ул чорны болай дип искә алды: «Университетның III курсында укыганда мин үзем кебек мөселман кызлар, курсташларым белән бергә пыяла өслекләргә шәмаил ясарга өйрәнә башладым. Сынлы сәнгать-графика факультеты деканы, укытучыбыз, рәссам һәм декоратив-гамәли сәнгать остасы Тәлгать Хәсән улы Мәсәлимов безне шушы техниканың бар нечкәлекләренә төшендерде. III курсның уку программасы буенча без ялангач утырып торучы модельләрне ясарга тиеш идек. Әмма намаз укучыларны  Тәлгать әфәнде андый дәресләрдән азат итте. Без андый дәресләр урынына шәмаил эскизлары ясадык. Мондый карары өчен деканыбызга әлегәчә рәхмәтлебез! Мин бит хәзер дә каллиграфияле сәнгать юнәлеше белән барам. Университеттагы диплом эшем дә «Ашыгыз тәмле булсын!» дигән гарәпчә язмалы пыяла өслекле, бизәкле өстәл булды.

 Уфада бертуган апам Гөлнара һәм якын дустым Розалия белән «Ихлас» мәчетендәге ислам курс­ларына йөрдем. Мөгаллимәбез Фатыйма Фәтхуллина мине намаз укучы татар егете, булачак хәләл җефетем Рөстәм белән таныштыр­ды. Бер атна узуга гаилә кордык. Ирем Яр Чаллыда үскән.

 Унсигез яшемдә динебез кануннарын тагы да тирәнрәк өйрәнә башладым, моңа бер вакыйга тәэсир итте. Без утырган очкыч күккә күтәрелде һәм аның бер двигателе яна башлады. Бу вакыйга күңелемне тетрәндерде. Мин үземнең үлемгә әзер булмавымны аңладым. Әлхәмдүлилләһ, ул чакта бар да яхшы тәмамланды», – ди әңгәмәдәшем.

2010 елда уллары Фатих, 2013 елда Ридван туа, балаларны үстерү мәшәкатьләрендә булса да, Дания яраткан иҗатыннан һич тә читләшми. Ул Уфа шәһәренең иң сәләтле мөселман стилисты һәм визаж белгече булып санала. «Шәрык визажындагы уңышка да бары тик практика аша гына ирешеп була дип саныйм. Мондый макияж да сәнгать төре инде ул... Мин инде хәтта матурлык салоны ачармын дип тә уйлана башлаган идем, бер көнне программист ирем Рөстәм Мәскәүгә күченәчәгебез хакында әйтте. Уфада клиентларым күп иде, башкала тормышыннан бераз куркып та калдым. Аннары андагы яшәү рәвешенә дә күнектем, әлбәттә. Мәскәүдә матурлык академияләре курс­ларын үтеп, белемнәремне тагы да ныгыттым. Һәм татар кәләшләребезнең үтенечләре буенча аларга шәрык макияжын ясый, туй күлмәкләрен сайлаша, башларына бәйрәмчә итеп яулык бәйли башладым».

Башкалада яшәгән дәверендә Дания үз фикердәшләре белән бергәләп өч ел рәттән никах фестивальләре оештыра. Татар яшьләрен үз милли традицияләребезгә актив өнди. Яшь милләттәшләребез өчен күп мәгълүмат тупланган «NIKAH day» журналын нәшер итүдә катнашып, редактор вазифаларын башкара. Рәссам-дизайнер буларак, Мәскәүнең татар ризыклары рестораны диварларын бизәргә дә өлгерә. 

«Каллиграфик әсәрләргә килгәндә, аларны баштарак пыяла өслекләргә генә ясарга уйлаган идем, әмма бу юнәлеш аеруча да сабыр булуны таләп итә. Ялгышлык килеп чыкса, йә буяулар дөрес кулланылмаса яки пыяла чатнап китсә, барысын да яңадан башларга кирәк. Шуңа күрә картиналарымны киндерләргә майлы буяулар белән ясыйм. Каллиграфик язмаларны үзем язмыйм. Гарәп каллиграфиясенә өйрәнү максатын куеп, Ираннан килгән каллиграфтан берничә дәрес тә алган идем, әмма каллиграфлык­ка аерым уку һәм рәссамлыкка аерым уку нәтиҗәлерәк булуына төшендем. Әйе, кайбер иҗатчы үзе үк каллиграф һәм үзе үк рәссам булып китә ала. Тик мондый очраклар бик сирәк... Мин үзем әзер каллиграфик язмаларны киндерләргә күчерәм дә, аларның читләре өчен төсләр, бизәкләр сайлыйм. Күңелемә хуш килгән татар, төрек, фарсы орнаментларын ясау миңа аеруча илһам бирә. 

 Төрки халык орнаментлары – катлаулы, бизәмнәрдәге бихисап кечкенә детальләрне ясау өчен күп вакыт таләп ителә, әмма нечкә линияләр, нәфис бизәмнәр читен кабат сызып чыгу, фактура булдыру, сусаль алтын куллану һ.б. миңа бик ошый. Кытайда штамповка ысулы белән генә ясалган, бертөсле пластик өслектәге шәмаилләр урынына, рәссамның кул җылысы кергәненә  күпләр өстенлек бирә. 

Беренче шәхси күргәзмәм 2016 елны Мәскәүнең Крокус-Сити Холлында үтте. Анда җиде мең кеше җыелган иде!» – диде Дания Фәнил кызы. 

Хәзерге көндә рәссам-дизайнер гаиләсе белән Төркиянең Анталья каласында яши. Чит дәүләттәге яшәеше хакында ул болай диде: «Хәзер гаиләбез: мин, ирем Рөстәм, улларыбыз Фатих, Ридван, 2021 елда дөнья­га килгән игезәкләребез Җәмил һәм Вилдан белән төрек дәүләтендәбез. Мәскәү кышлары кечкенә балалар белән саф һавада йөрү өчен мәшәкатьле дип, биредә кояшлы көннәргә омтылдык. Фатих белән Ридван ­Россия уку программалары буенча оештырылган онлайн-мәктәптә укый, һәр хатын-кызга билгеле өй эшләрем җитәрлек... Шуңа күрә үз иҗатым әлегә паузада тора. Кечкенә улларыбыз балалар бакчасына йөри башлау­га, мин дә янә иҗат шатлык­ларына әйләнеп кайтырмын дип өметләнәм, иншаллаһ!» «Дания, башка рәссамнарга киңәш бирер­гә туры килсә, ни әйтер идең?» «Без үзгәргән мәлдә матурлыкны күрү сәләтебез дә үзгәрә. Иҗат иткәндә тырышлык та әһәмиятле! Әмма иң мөһиме – динебез догаларында, намазда булып, Аллаһы Тәгалә насыйп иткән бар булганга шөкер итеп, Ул бар иткән дөнья матурлыгын сурәтләү!»

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев