Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

МӨСЛИМДӘ ӘДӘБИЯТ-СӘНГАТЬ КӨННӘРЕ

Мөслим районында янә әдәбият-сәнгать көннәре узды. Янә дим, чөнки Татарстанның башкаладан иң ерак районнарның берсенә инде ничәнче ел рәттән җыелабыз. Районнарның күпчелеге әдәбият бәйрәмнәрен, сәнгать тантаналарын көндәлек тормыштан сызып атты, үги итте инде. Ә мөслимлеләр, менә, кызу, кайнар урак өстеннән соң халыкның бәгырь дулкыннарын уятырга да җаен таба белә, яши...

Мөслим районында янә әдәбият-сәнгать көннәре узды. Янә дим, чөнки Татарстанның башкаладан иң ерак районнарның берсенә инде ничәнче ел рәттән җыелабыз. Районнарның күпчелеге әдәбият бәйрәмнәрен, сәнгать тантаналарын көндәлек тормыштан сызып атты, үги итте инде. Ә мөслимлеләр, менә, кызу, кайнар урак өстеннән соң халыкның бәгырь дулкыннарын уятырга да җаен таба белә, яши белә, шөкер.
Август аенда гына татар милләтенең ике газиз улы - шагыйрь Харрас Әюпов белән мәшһүр артистыбыз Наил Әюповның хәтер юбилейлары булып узган иде. Алар икесе дә шушы Мөслим туфрагының Түреш авылыннан. Җиһанга ун ел аерма белән, берсе - 1936, икенчесе 1946 елда туганнар да, аерым-аерым китә алмагандай, икесе дә 2008 елда кинәт вафат булган. Мөслимлеләр газиз якташларын 70 һәм 80 еллыклары уңаеннан искә ала. Тантанага шагыйрь белән артистның һәр икесен яхшы белгән, аралашып яшәгән дистәләгән иҗатташ дусларын чакырганнар. Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә килгән уннан артык әдип тә, Наил Әюпов 36 ел буе сәхнәдә уйнаган Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры юллаган бер төркем артистлар да, әлбәттә, Мөслим халкы өчен дәрәҗәле, мөхтәрәм кунак иде.
Сәяхәт ике талантлы шәхесне искә алу тантанасы гына түгел иде. Гадәт буенча, район үзәге соңгы елларда кичергән гаҗәеп үзгәрешләрне дә күреп куандык без. Әле бер ел элек кенә район үзәгендә Пушкин паркы, өр-яңа музей бинасы, заманча үзгәртеп корылган китапханә, зәвыклы яңарту кичергән мәдәният сараен, брусчатка чиккән тротуар юлларын күреп хәйран калган идек. Быел исә тагын күзләр күреп ышанмаслык яңарыш, гүя чын инкыйлаб.
Аеруча райондагы элеккеге үзәк шифаханә шаккатыра. Без белгәндә әлеге комплекс дүрт катлы дәваханә, өч катлы хастаханә, тагын ниндидер склад-янкормалар, шулар каршындагы әллә кем рөхсәте белән калкып чыккан берничә вак-төяк кибетләрдән хасил иде. Янкормаларны, кибетләрнең барысын чистартканнар. Ә сул яктагы больница-дәваханә белән уң яктагы поликлиника-хастаханә тоташ бер бинага әверелгән. Поликлиниканың өч катлы булганлыгын күздән югалту өчен, яңа түбә диңгез дулкыны рәвешендә, бәллүләтеп ябылган. Ике арадагы бушлыкка өстәмә дивар калкытканнар. Вестибюль дип аталырдай зур мәйданда хәзер - авыруларны каршылау һәм тиешле кабинетларга озату мәйданчыгы. Шифаханәдәге һәр бүлек аерым төсләргә буялган. Хәтта каршы алып торучы шәфкать туташлары белән дәвалаучы табибләргә кадәр аерым төс һәм үзгә каймалы киемнәр белән тәэмин ителгән. Коридорларда һичбер кысанлык, кабинетлар каршында озын чиратлар юк. Һәр җирдә заманча, кыйбатлы техника. Дәва кичеп чыккан кешеләргә утырып тын алу өчен хәтта ял почмаклары бар. Шифаханә алдында - яшел чирәм каплаган олы мәйдан. Авырулар хафа кичереп йөрмәсен өчен, шәхси машиналарны кую мәйданына тикле корып куйганнар бит. Үзәк шифаханәне яңа баштан үзгәртеп кору өчен ике йөз миллион чамасы чыгым киткән. Ләкин нәтиҗәсе гаҗәп, ышанмаслык: мондый үрнәк шифаханәләр башка бер районда да юк!..
Балалар сәнгать мәктәбе янында пәйда булган "Курай" паркы да өр-яңа. Хәзер кичләрен аннан яшүсмерләр дә, балаларын иярткән яки коляска тарткан яшь ата-аналар да һичкайчан өзелми ди. Чөнки монда хисапсыз ял почмакларыннан тыш балаларны спортка тарту өчен волейбол, баскетбол мәйданчыклары да, заманча тренажерлар да санап бетергесез. Сәнгать мәктәбе каршына концерт мәйданчыгы да төзелгән. Әгәр Казан яки башка калалардан артистлар килми икән, районның яки сәнгать мәктәбенең үз осталары да рәхәтләнеп бәйрәм ясый ала...
Ык елгасы ярында пәйда булган өр-яңа паркны "әкият дөньясы" дип атамаслыкмыни!? Кемгә мәгълүм түгел: авылдагы шәхси хуҗалыклар белән елга арасында яткан ташландык җир - ул һәрвакыт чүп түгә, җыен ватык-сыныкны чыгарып өя торган кыргый мәйдан иде. Мөслимнекеләр дә фәрештә йә әүлияләр түгел. Әмма менә, күмәк көч белән, шушы ташландык яланнан ун мең "Камаз" әрҗәсеннән артык чүп чыгарганнар. Аннары шул ук машиналар яланга алты мең йөк кара туфрак керткән. Яр буен тәртипкә кертү һәм заманча бизәү эшләрендә 6300 дән артык кеше катнашкан. Хәзер исә Ык елгасы ярын биш аерым мәйданчыктан хасил яңа парк бизи.
Яшүсмерләр өчен - кичке бию һәм уен мәйданчыгы. Сабыйларга - аерым, зур кишәрлек. Андагы арканнардан үрелгән спорт тренажерларын, мөгезборыннарга охшатып ясалган спорт таучыкларын, хәтта концерт номерлары өчен аерым, табигый сәхнә һәм заллар, дистәләгән таган, ике мең метрга сузылган һәм асфальт түшәлгән велосипед юллары, җәяүлеләр өчен тезелгән такта, киң сукмаклар; әйдә, хыялга бирелегез, күңелегез булсын, дигән төсле, тамырларын күккә каратып утыртылган нарат вә каеннар, динозавр мәйданчыгы, гап-гади бүрәнәләрне шомартып тезгән яңа утыргычлар, кояшта кызыну өчен гаҗәеп зур комлык һәм нарат такталардан корылган шәп ятаклар - юк, һәммәсен дә санап кына бетермәле түгел. Гаҗәеп бит: Ык ярына терәп диярлек, хәтта өлкәннәр өчен дә зур-зур таганнар тезеп куйганнар. Җәмәгатең белән серләшәсең яки гыйшык утын яңартасың килә икән, төш тә атын. Ул гына җитмәсә, әнә, Ыкның иске бер култыгын тирәнәйткәннәр дә, елгадан су керткәннәр. Аның өстендә виадук күперләр, ә култыктагы суда - катамаран йә ишкәкле көймә. Хатынкаең коймак пешерим дисә, кирпечтән корылган мичләренә кадәр әзер... Һәм хәзер инде һәр тарафта чисталык, пөхтәлек һәм хөрмәт! (Ә безнең ничә йөзләгән елга буйлары, авыл артлары сасы чүп өеме белән тулып ята!)...
Район үзәге буйлап әлеге экскурсия-сәяхәтләрдән соң, әлбәттә инде, мәктәпләрдә күренекле шагыйребез Харрас Әюп һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюпов рухына багышланган хәтер һәм истәлек кичәләре булып узды. Район мәдәният сараенда үткән төп кичәдә дә һәр чыгыш күренекле замандашларыбыз рухына юнәлтелде. Мәдәният йортының өченче катында Мөслим туфрагының күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләренә багышланган музейны ачу тантанасы да шушы ике бөек шәхес юбилеена туры китерелде.
Икенче көнне кунаклар Түреш авылына барып, шагыйрь Харрас Әюп каберенә чәчәкләр салды, аның исемендә 2012 елда булдырылган чишмә суын авыз итте һәм авыл халкы белән җылы очрашу үткәрде.
Вахит ИМАМОВ.
Казан-Мөслим-Казан.
.Язучылар, галимнәр һәм район җитәкчеләре Ык буендагы паркта.
.Район хакиме Р.Муллин Камал театры кунаклары Ф.Әбүбәкеров һәм Ә.Хисмәтов белән.
.Түреш авылына кергәндә куелган панно.
.Янә булдырылган Ык култыгы.
.Түрештә Харрас чишмәсе.
.Районның яңартылган үзәк дәваханә корпусы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев