Мәскәү татары Әхмәт Китаев
Бервакыт Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты утырышында рәссам Әхмәт Китаев сүз ала. - Мәдәният йортлары, клублар, шул исәптән Кремльдәге Съездлар сарае картиналар белән бизәлергә тиеш. Ә сез, рәссамнарның иң яхшы иҗат эшләрен диварларга эләсе урынга, аяк белән ясалган рәсемнәрне сатып аласыз да, үзегез үк аларны, халыкка күрсәтергә оялып, фондларда яшереп яткырасыз....
.jpg)
- Мәдәният йортлары, клублар, шул исәптән Кремльдәге Съездлар сарае картиналар белән бизәлергә тиеш. Ә сез, рәссамнарның иң яхшы иҗат эшләрен диварларга эләсе урынга, аяк белән ясалган рәсемнәрне сатып аласыз да, үзегез үк аларны, халыкка күрсәтергә оялып, фондларда яшереп яткырасыз. Сезне төрмәгә утыртырга кирәк! - дип кычкыра ул мәдәният министрына.
- Нәрсә өчен? - дип гаҗәпләнә министр.
- Беркемгә кирәкмәгән картиналарга йөзәр миллион сум акча түккәнегез өчен, - дип фикерен тәгаенли төшә рәссам.
- Алай булгач, төрмәгә бергәләп утырырбыз, - дип сурәт остасын үзен кеше көлкесенә калдырмакчы була түрә. Түбән зәвыклы картиналар арасында Китаевныкылар да бар, янәсе.
- Юк инде, миннән башка гына, чөнки запасникларыгызда минем бер картинам да юк, - дип министрның авызын каплый Китаев.

Әмма зур үрләр яулавына карамастан, сурәт остасының лаеклы исемнәре дә, дәрәҗәле премияләре дә юк. Дөресен әйткән - хәтта туганына ярамаган. Ә Мәскәүдә төртмә телле татар рәссамы алдында кем егылып китсен?! Китаев гомер буе татарлыгын байрак иткән. Бүтән милләттән дип уйламасыннар өчен, картина читенә исемен Әхмәт дип тутырып яза торган булган. Юкса, чыннан да, Китаевны урыс дип уйлаулары ихтимал.

Премияләр алмаса да, барыбер, Китаев бәхетле кеше булган. Аның рәссам булу тарихы үзе могҗиза. Туган җире Мордовиядә ул нибары биш ел яшәп кала. Чөнки гарәп, фарсы, төрек, инглиз телләрен су урынына эчкән, шул телләрдә матбугат алдырган мулла бабасын 1930 елларда Себергә сөрәләр. Шунда биш еллап гомер иткәннән соң, рәсем ясарга һәвәс Әхмәт Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулый. Ул вакытта аңа 10 гына яшь. Себер салкыннарында тәне генә туңган, җаны катып, өмете сүнеп өлгермәгән әле. Бер көнне төнлә, әти-әнисе йоклагач, ул якты хыялларын кәгазьгә тезеп, халыклар атасы Сталинга хат яза. Рәссам буласым килә, укырга керергә ярдәм итегез, ди. Озак та үтми, болар яшәгән бистәгә бер хәрби килеп төшкәч, өлкән Китаевларның өннәре алына. Йә Алла, башыбызга җитмичә тынычланачаклар түгел икән, дип тагын кайгыга калалар. Әхмәтне Ленинградка сәләтле балалар мәктәп-интернатына озатканда да күңелләре ышанмый әле. Бичара ана үкереп еламас өчен авызын учы белән кыса, күзләрендә хәсрәт, гүя улы белән бөтенләйгә хушлаша. Киләчәкне алдан күргән, сизенгән, диярсең. Әхмәт Китаевның әнисен Бөек Ватан сугышы башында Донбасста фашистлар җәзалап үтерә.

Мулла оныгы советлар җырчысына әйләнгән, дип кемдер чыраен да сытарга мөмкин. Бу хакта аның үзенә дә төрттереп әйтүчеләр булган. Бер мәскәүле татар хирургы да, син татар - башкортларны гына яса, дигән. "Иң элек син татар һәм башкортны гына дәвала, аннары мин дә шулай итәрмен", - дип рәссам бу мәсьәләгә үзенең карашын белдергән. Рәссамга һәр буяу төсмере кадерле. Шуның кебек, ул чорларны, кешеләрне дә кирәкле йә кирәксезгә аермый. Аңа дөньяны танып белү кызык. Әмма рәссам барыбер башкалада үзен чит, үги тойган, күрәсең. Юкса, 60 елга якын гомере узган Мәскәүдән нибары 5 ел яшәп калган Мордовиядәге туган авылына, бабалары янына алып кайтып җирләүне васыять итәр идемени?!
Читтә яшәсә дә, Китаевның милли җанлы булып калуы картиналарыннан да ачык күренә. Дөресен генә әйткәндә, рәссамның Мәскәүдә гомер кичерүе минем өчен яңалык булды. Чөнки аның теплоходта, байларча кыяфәт белән, горур, матур итеп сурәтләнгән Тукае да күптәннән күңел түрендә саклана иде. Моабит төрмәсендә җәфа чиккән Җәлиле дә җанга газиз. Тагын татар скульпторы Садри Ахун, язучы Гомәр Бәширов, шагыйрь Әхмәт Саттар, татар генералы Якуб Чанышев портретлары, чирәмдә самовар тирәли җыелышып утырган татар карчыклары, Мәйсәрә әбисе сурәте һ.б. картиналарга караганда, рәссам гел татар тормышында кайнап яшәгәндер кебек. Ракета техникасы белгече Вәгыйз Алиев, хирург, профессор Ремус Васильев, Россия Фәннәр академиясе академигы, Океанология институты директоры Роберт Нигъмәтуллин, аның хатыны техника фәннәре кандидаты Венера Нигъмәтуллина, күренекле башкортстанлылар, Төмән нефтьчеләре портретлары да рәссам Китаевның зур үрләр яулаган милләттәшләребез өчен горурлык кичерүен күрсәтә.

Күренекле балерина Әлфия Айдарская, мәсәлән, әнисе Сара Садыйкованың Әхмәт Китаев иҗат иткән портретын эзләп интегүе хакында бәян итте. Озакламый җырчының 110 еллыгы җитә бит. Әлфия апа әнисенең юбилеена зур концерт оештырмакчы. Сәхнә түренә портрет кирәк. Сара Садыйкованың сурәтләре байтак булса да, иң уңышлысы - Әхмәт Китаевныкы. Менә шуның оригиналын табу нияте белән Әлфия Айдарская Мәдәният министрлыгына бара. "Китаев Мәскәүдә яшәгән дисез бит, эшләрен дә шуннан эзләгез", - дип 91 яшьлек ханымны җиңел генә Мәскәүгә юллыйлар. Әлфия Айдарская министрлыклар бусагасын таптап чыныккан, чарланган кеше буларак, икенче көнне үк Мәскәү поездына чыгып чапмаган, билгеле. Китаев картинасын хат аша үзебезнең Сынлы сәнгать музееннан соратып карарга булган. Фондларны актарып эзләсәләр, Сара апа портреты шунда икән!
Рәссам Әхмәт Китаев Сара Садыйкованы 1970 елда сурәткә ала. Җырчының Горький исемендәге мәдәният йортында яшьләр хорын җитәкләгән чагы. Рәссам аны шунда эш вакытында сурәтли. Картинаны "Азат хатын" журналының ул чактагы мөхәррире Асия Хәсәнова бик ошата һәм шул ук елны Яңа ел календаре итеп журналда бастырып чыгара. Аннары ул тагын бер тапкыр "Азат хатын" һәм "Ялкын" журналларында басыла. Шулай гына халыкка таныла. Әхмәт Китаев портретны М.Җәлил исемендәге театрда, яки Татарстан Композиторлар берлегендә, яисә җырчының шәхси музеенда урнаштыру турында хыялланган. Һәрхәлдә кадерле сурәтнең музей фондларында тузан җыеп ятасын күз алдына да китермәгәндер, бичара.
Ә Китаевның Муса Җәлилгә багышланган картинасын кемнең күргәне бар? Юкса ул 1968 елдан бирле Сынлы сәнгать музеенда саклана. Хәер, каһарман-шагыйрьнең 110 еллыгы уңаеннан "Хәзинә" милли-сәнгать галереясендә Җәлил сурәтләренең барысын бергә җыеп, экспозиция ясап алдылар. Анда Китаевның эше дә бар иде. Әмма ул вакыт эчендә аны кем күрде, кем юк. Инде милли галереяләр эшләп торса да, киләсе юбилей җиткәнче, ким дигәндә 10 елсыз аны кабат күрермен димә. Юкса "Хәзинә"дә даими экспозиция дә бар. Анда кем генә юк. Совет чоры рәсем сәнгате классигы Китаевка гына урын табылмаган. Әхмәт абыйның җаны әрни, билгеле. Исән чагында ук ул, Җәлилемне Казан халкына күрсәтмиләр, милләттәшләрем картинамны белми, дип борчылып сөйли торган булган. Сүз уңаеннан шуны да әйтү урынлы булыр - "Бәләкәй Тукай" картинасының авторы Хаҗиморат Казаковның "Җәлил"е дә М.Җәлил театрында очраклы гына табылган иде. Бинаны төзекләндергәндә аны караңгы бер почмакка тыкканнар да онытканнар...
Бөтен бәлабез шунда - Фоат Вәлиев кебек, милли сәнгатебезне өйрәнүче, барлаучы, китапларда туплап чыгаручы татар җанлы галимнәребез юк. Шуңа күрә татар рәссамнары билгесез булып кала бирә. Интернетта данлыклы татарлар дип җыйсаң да, ник бер рәссамыбыз турында мәгълүмат булсын. Бер үк авылдан чыксалар да, бер авыз татарча сүз әйтә белмәгән Шамил Тарпищев бар, Ә Китаев юк. Фашист пленында интеккәне өчен гомер буе кыен күргән, шуңа күрә нибары 62 яшендә йөрәге ярылып вафат булган классигыбыз Лотфулла Фәттахов исемен дә очратмассың. Ватан сугышында да, сәнгать мәйданында да бердәй кыюлык, осталык күрсәткән Харис Якупов та Интернет кулланучыларга таныш түгел. Идел буенда беренче сәнгать фәннәре докторы Фоат Вәлиевне дә белмибез икән. Беренче профессиональ рәссамыбыз Бакый Урманче турында да ләм-мим.
Ярый да рәссамнарыбызның Әлфия Айдарская кебек, ата-анасы һәм милләте алдында җаваплылыгын тоеп яшәгән тынгысыз ул-кызлары булса. Әхмәт Китаевның улы Булат - шулай ук рәссам. Суриков институтын тәмамлаган. Казан рәссамы Әнвәр Сәйфетдинов белән алар 1985 елда таныша. Берара Әнвәр Булатның остаханәсендә яшәп тә ала. Әмма аннары Булат Китаев АКШка китә. Шуннан бирле хәбәрләшкәннәре юк икән. "Үз илемдә фатирым да, остаханәм дә, дачам да бар иде, әмма күңел юанычы булмады, монда исә бернәрсәм юк, әмма җанга рәхәт", - дип Булатның соңгы тапкыр очрашканда әйткән сүзләрен генә исенә төшерә алды Әнвәр Сәйфетдинов. (Кадерсезлек үзенең дә үзәгенә үткән, күрәсең).
Илдә-көндә кирәкле, кадерле булып яшәүгә берни җитми шул.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Сара Садыйкова һәм Әхмәт Китаев.
."Габдулла Тукай".
."Яңа тормышка аяк басабыз".
."Җиңүчеләрне каршылау".
."Кызыл мәйдан".
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз