Мәскәү татар театры ядкәре
Татар театрының 110 еллыгына "Мәдәни җомга" газетасының 8 апрель санында ук "Без Европача, имеш" атлы, әрнүле зур язмабыз дөнья күргән иде. Татар театрлары репертуарыннан үзебезнең милли спектакльләр югала баруы, режиссерларның хәзер үзләрен Европа дәрәҗәсендәге бөек талант итеп күрсәтмәкче булып, күбесенчә Мольер, Брехт, Лорка, Гольдони, Шекспир, Гернет яки көнчыгыштагы Кобо Абэ,...

"Мәдәни җомга" газетасының 8 апрель санында ук "Без Европача, имеш" атлы, әрнүле зур язмабыз дөнья күргән иде. Татар театрлары репертуарыннан үзебезнең милли спектакльләр югала баруы, режиссерларның хәзер үзләрен Европа дәрәҗәсендәге бөек талант итеп күрсәтмәкче булып, күбесенчә Мольер, Брехт, Лорка, Гольдони, Шекспир, Гернет яки көнчыгыштагы Кобо Абэ, Рэй Куни әсәрләрен сәхнәләштерүгә ябырылуы турында иде ул язмабыз. Ходайның рәхмәте белән бер генә театрның режиссеры яки директоры да безнең газетага үпкә яки канәгатьсезлек фикерен белдермәде, киресенчә, дистәләгән күренекле артист рәхмәт сүзен әйтүдән тартынмады. Нәтиҗәдә, аккорд итеп, 26 июньдә "Яңа гасыр" телевидениесенең "Мәдәният дөньясында" дип аталган тапшыруы тулысынча безнең язма нигезендә узды, газетада кузгатылган фикерне хуплап, дистәләгән тамашачы кушылды.
Нәкъ менә шушы тапшыру тәмамлангач, мин фәкыйрегезне без дистә еллар буена аны телевизор экраннарыннан сокланып тыңлаган дикторыбыз Рөстәм әфәнде Нәбиуллин читкә дәшеп алды. Ул сакланып кына өстәлгә җәеп салган афиша һәм аны озатып йөрүче "борынгы" хат минем өчен күпмедер дәрәҗәдә яңа ачыш иде.
1920 еллар ахырында һәм 1930 елларда илнең үзәгендә - Мәскәү каласында эшләп килгән татар театры ядкәре иде бу афиша. Ул заманда Мәскәүдә театр эшләвен дә, татар газета-журналлары чыгып килүен дә беләбез-белүен, бик күп ишеткән бар. Ләкин, ни үкенеч, Мәскәүдәге татар театры турында аерым истәлекләр китабы, аның тарихы турында анализлы язма һаман булса күргәнебез юк бит. Әгәр тарихка чумсак, татар театрын фәкать 1906 елда гына нигезләнгән, дип сөйләшү дә бик урынлы түгел. Казандагы байтак морзалар йортында, Мәкәрҗә атлы данлы ярминкәдә, шулай ук данлыклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә Фатыйх Әмирхан укып йөргән чакларда, хәтта бүгенге Ульян өлкәсенең Барыш районы Зөябаш авылындагы атаклы Акчуриннар утарында 1890 еллар дәвамында, 1903 елларда ук аерым әсәрләр буенча театрлар уйнау кебек күренешләр булган. Татар театрына асылда 120 яки 130 ел, дип тәкрарларга да мөмкинлек бар, бәла шунда гына - ул тамашаларны махсус оештырылган һәм шушы хезмәтне үзләренең яшәү кыйбласы иткән профессиональ труппалар әле тумаган шул. Менә ни сәбәпле без театр тарихын 1906 елдан башлап кына исәпләргә мәҗбүр...


Хәзер Мәскәү театрының 1931 елгы афишасын бердәнбер данәдә саклап калган һәм аны 1974 елда гына Татарстан коммунистларының өлкә комитетына юллаган Л.Гаврилова - Ләйлә Казанская хатына сүз бирик. Бер үк вакытта кыйммәтле дә, сәер дә хат. "Дорогие товарищи культотдела Тат.обкома ВКП(б)" дип башлап китсен әле! Ләйлә Казанскаябыз, әлбәттә, надан түгел, ВКП(б)ның 1952 елдан башлап КПССка әйләнүен дә белә ләбаса. Ләкин менә КПСС димәгән, күңеле ВКП(б) сүзен күпкә якын күргән. Димәк, Брежнев кулындагы 1970 елларда котырып чәчәк аткан "застой" күренеше, җитәкчеләрнең чирәм сыман умыра-умыра орден-медаль җыюлары белән риза булмаган ул. (Ярый әле, тегеләр тәтәй-медаль генә җыйган, ә бүгенгеләрнең халыктан таланган миллионлаган евро яки долларларны чит ил банкларына озатып ятуын белсә, Ләйлә апабыз соңгы ядкәр хатын кайсы оешма исеме белән башлап җибәрер иде икән?)


Олы яшьтәге Ләйлә ханым Гаврилова-Казанская үтенечен искә алмаганнар шул, ядкәр афиша 40 ел буена хәрәкәтсез яткан. Аны тарихка кайтаруда ярдәм иткән өчен Рөстәм әфәнде Нәбиуллинга да олы рәхмәт!..


Мәскәүдәге татар театры 1924 елда коммунал хезмәт күрсәтү оешмаларында эшләүче татар яшьләренең үзешчән коллективы буларак эшли башлый. 1928 елда ул инде профессионал труппага әверелә, аның тәүге сәнгать җитәкчесе Газиз Айдарский була. Бер ара Гали Ильясов та режиссер булып эшли. Соңыннан күренекле режиссерга әвереләчәк һәм исеме Минзәлә татар драма театрына биреләчәк Сабир Өметбаев, гүзәлләрдән-гүзәл Галия Булатова да Мәскәү эшчеләр театрында канат кагына башлый.



Вахит ИМАМОВ.
.Афиша.
.Ядкәр саклап калучы Ләйлә Казанская.
.Театр директоры М.Шаһиәхмәтов.
.Баш режиссер Х.Кәтиев.
.Труппа режиссеры Габдулла Йосыпов.
.Гөлсем Камская.
.Фәхри Насретдинов.
.Газиз Айдарский.
.Дирижер Э.Кайбицкий.
.Мәскәү татар театры Урал эшчеләре арасында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз