Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәнгать

Морза кызы Хәлимә

“Татар кызы” (“Мәхкүм кәләш”) портреты (120х100 см) бүгенге көндә Ташкентта, Үзбәкстан сәнгатенең дәүләт музеенда саклана. П.Беньковка әлеге портрет өчен Хәлимә Терегулова модель була.

Рәссам, график, театр декораторы Павел Беньковның “Татар кызы” (“Мәхкүм кәләш”) исемле тиңсез эше 1924-1928 елларда иҗат ителгән.

Булачак рәссам 1879 елда туа. Аның тормыш шартлары рәссам булып китүне күздә тотмый, чөнки әти-әнисе нибары тире эшкәртү остаханәсе тота. Әмма бала алты яшеннән рәсемнәр ясый башлый. Аның әти-әнисе улларының рәссамлык юлыннан китәргә теләвенә каршы була. Ләкин Павел – нык холыклы, үзсүзле 15 яшьлек үсмер – әти-әнисе рөхсәтеннән башка гына, Казанда яңа гына ачылган сынлы сәнгать мәктәбенә укырга керә һәм анда 1895-1901 елларда белем ала. Павелның әти-әнисе Пермьдә яши һәм улларына гомумән булышмыйлар. 1901 елда Павел Беньков Россия Император сынлы сәнгать академиясе карамагындагы Югары сынлы сәнгать училищесына имтиханнарсыз гына кабул ителә. Кала музейларына йөри, Репин дәресләренә дә җитешә. Яшь чагыннан ук сәяхәт итәргә ярата. 1900 елларда Уралда яшәүче вогул (манси) халкы тормышы белән таныша. Академия стипендиаты буларак, Франциягә сәфәр кыла һәм 1905 елда Париждагы Жюлиан шәхси мәктәбендә бер елга якын дәресләр ала. 1906, 1908 елларда – Италияне, 1908 елда Испанияне күрә. 1909 елда Академия карары буенча рәссам исеменә лаек була. Шул елларда балерина Тарасевичка өйләнә, әмма тиздән гаиләсе таркала.

1909-1918 елларда һәм 1922-1929 елларда Казан сынлы сәнгать мәктәбендә укыта, шәхси дәресләр дә бирә. Биредә мәшһүр рәссам Н.Фешин белән бергәләп хезмәт куя. Алар мәктәптә дә, Югары сынлы сәнгать училищесында да бергә укыйлар ич. Холыклары буенча Н.Фешин – йомык, ә П.Беньков, киресенчә, бик аралашучан. Студентлар арасында икесенең дә абруйлары зур. Билгеле, Н.Фешинның таланты югарырак, әмма П.Беньков та аннан калышырга уйламый. Соңрак АКШтагы Н.Фешин ир туганы Павелга хатлар язып, якын дустының хәл-әхвәлен сорап торачак, тик алар инде башка беркайчан да күрешмәячәк. 1911 елда рәссам О.Траубенберг белән гаилә кора һәм 7 ай буе Италия буенча сәяхәт итә. 1912 елда кызлары Наталия дөньяга килә. Киләчәктә ул профессор, фәннәр докторы, геофизика фәне буенча абруйлы галим булып танылачак, язмышын тулысынча фәнгә багышлаячак.

I Бөтендөнья сугышы башланганда оста Италиядә сәяхәттә була һәм зур урау юллар аша Россиягә кайта. Ул инкыйлабка кадәр пейзажлар, портретлар яза, Идел күренешләрен, Казан утарларын, дачаларны сурәтли. 1911-1916 елларда үз әсәрләре белән Казан, Петроград, Римдагы күргәзмәләрдә дә катнаша. 1913-1918 елларда Казан опера театрында хезмәт куя. Инкыйлаб китергән ачлык, җимерек­лек, эпидемияләрне, болганышны кабул итәлмичә, 1919 елны чигенүче Колчак гаскәрләре артыннан Себергә юл ала. Себер “аклар” кулында булганда, 1919-1920 елларда Омск һәм Иркутск театрларында декоратор булып эшли. Колчак гаскәре тар-мар ителгәч, 1921 елда янә Казанга кайта. Сынлы сәнгать мәктәбе инде “Казан югары дәүләт сәнгати-техник остаханәләре” дип үзгәртелгән. Шунда укыта башлый. 1923-1925 елларда – Казанның Рус драма театры һәм 1926-1927 елларда Татар академия дәүләт театры белән хезмәттәшлек итә. Берничә татар спектакленең сәхнә бизәлешен үти. Аның декорацияләрен тамашачылар кул чабып алкышлый. 1920 елларда татар мәдәниятенә карата игътибарын көчәйтеп, “Йөк ташучы татар” портреты, “Җеп җегерләүче татар хатын-кызы”, “Бәйрәмчә милли киемле татар хатын-кызы”, “Артистка Баева портреты” һ.б. әсәрләр иҗат итә.

П.Беньков 1922 елда – Революцион Россия рәссамнары ассоциациясенә, 1923 елда Татар ассоциациясенә кабул ителә. Шул елларда ассоциация карары буенча Уралга сәяхәт кыла. 1926 елда Г.Ибраһимов портретын сурәтли. Б.Урманче аңлатмасы буенча, ул – Г.Ибраһимовның дөньяда могҗизаи рәвештә сакланып кала алган иң яхшы портреты. Урманче үзе үк аңа шушы язучы портретын язарга киңәш иткән була. Бу елларда рәссам үз әсәрләрен фотога төшерми, каталог төземи, шунлыктан сәнгать белгечләренә аның әлеге чордагы хезмәтләрен тәгаенләү авыр.

1928 елда ул беренче тапкыр Бохарага сәфәр кыла. Бу аның һөнәри һәм шәхси кризис вакыты белән туры килә. Чөнки аның улы Виктор 1926 елда, 17 яшендә вафат була. Рәссам Рус драма театрында декорацияләрне театр җитәкчелеге теләгәнчә эшләүдән баш тартып, алар белән ачуланыша һәм театрдан китә. Бохараны бер күрүдә ошата, биредә – кояшлы табигать, кәрван-сарайлар, ризык муллыгы, борынгы мәчетләр, Урта Азия халкы... Ул гади һәм гадәти күренешләрне дә тирәнтен һәм нәфис итеп ясаячак әле! Ләкин шул ук вакытта биредәге рәссамнар тарафыннан тәнкыйть сүзләрен дә күп ишетәчәк. Имеш, ул дөрес ясамый.

1929-1930 елларда П.Беньков янә Бохараны, аннары Хиваны, Сәмәркандны күрә. 1930 елда Казаннан Бохарага бөтенләйгә күченә. Ул үлгәнче шунда яшәячәген аңлагандыр, мөгаен. 1931 елдан башлап оста – Сәмәрканд сынлы сәнгать училищесының әйдәп баручы укытучысы, Үзбәкстанның һөнәри сынлы сәнгате үсешенә нигез салачак талантлы рәссамнар буынын тәрбияләүчеләрнең берсе...

Рәссам Казанда ясаган берничә картинасын гына үзе белән ала. Шулар арасыннан “Татар кызы” (“Мәхкүм кәләш”) портреты – үзбәк хатын-кызларына күрсәтеп, аларны да рәсем итеп ясарга үгетләү өчен.

1932-1933 елларда ул Үзбәкстан Рәссамнар берлеген оештыруда катнаша. 1939 елда Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек була. Вафаты алдыннан, 1949 ел башында СССР Сынлы сәнгать академиясенә мактаулы кандидат итеп тә тәкъдим ителә. Төрле елларда Мәскәү, Казан, Ташкент, Сәмәркандта шәхси күргәзмәләрен оештыра. Сәнгати реализм һәм импрессионизм ысулларын кулланып, совет кончыгышын, җирле хатын-кызлар хезмәтен, базарларны, ишегалларын сурәтли. Пейзаж жанрын да онытмый, берникадәр портретлар да яза. Рәссам сыйфатлы үзбәк халатлары гына киеп, ат җигелгән тарантаска гына утырып йөри. Тик йөрәк чире аның иҗади эшчәнлеген тарайта. Бөек Ватан сугышы башлангач, Сәмәркандка күп рәссамнар эвакуацияләнә. 61 яшьлек П.Беньков Сәмәркандта агитация плакатлары яза, Мәскәү, Ленинград, Киев, Харьков сәнгать институтлары бирегә күчкәнгә күрә, башка иҗатчылар, һөнәри рәссамнар белән дә аралаша. Рәссам 1949 елның гыйнварында, 69 яшендә Сәмәркандта вафат була. Ул укыткан училище, каланың бер урамы рәссам исеме белән атала (1991 елда аның исемен училищедан алып ташлыйлар)...

“Татар кызы” (“Мәхкүм кәләш”) портреты (120х100 см) бүгенге көндә Ташкентта, Үзбәкстан сәнгатенең дәүләт музеенда саклана. П.Беньковка әлеге портрет өчен Хәлимә Терегулова модель була.

Хәлимә Ибраһим кызы Терегулова исә 1905 елда Казанда алдынгы карашлы мәгърифәтче гаиләсендә туа. Киләчәктә ул музыка тарихчысы, педагог булачак. 1930-1938 елларда 1 нче балалар музыка мәктәбендә укыта. 1938 елда Мәскәүдәге П.Чайковский исемендәге дәүләт консерваториясенең тарих-теория факультетын тәмамлый һәм 1938-1944 елларда Казан музыка училищесында белем бирә. 1945-1969 елларда Казан консерваториясендә Көнбатыш Европа музыкасы тарихын укыта. Ул – татар хатын-кызлары арасында иң беренче музыка белгече. Дистәләрчә фәнни хезмәт язган чын пропагандист та. Аның фәнни эшләренең берсе “XVI гасырдан алып 1917 елның октябренә кадәрге татар музыкасы мәдәнияте буенча очерклар” дип атала. Хәлимә ханым, СССР Композиторлар берлеге әгъзасы буларак, күп хезмәттәше белән аралаша. Аның үз укучылары арасында да танылган иҗатчылар, композиторлар бар.

Сәмәркандтагы рәссамның әлеге портретны һәрчак күз уңында гына тотканлыгы мәгълүм. Чөнки аның никадәр яхшы килеп чыгуын үзе дә аңлагандыр. Портретны күрүчеләр бу әсәрне мактамыйча калмаган. Хәтта XXI гасырда да әлеге портретка сокланып, фотокүчермәсен интернет сәхифәләренә куеп, әлеге образны сурәтләүдә өлге булган татар кызының язмышын белергә теләүчеләр җитәрлек. Ә аның язмышы, сәләтле рәссам язмышы кебек үк, шулай ук җитди сәнгатькә багышланган бит.

Портрет иҗат ителгән чакта Хәлимә кәләш булмаган. Әмма ул кигән кием – бик затлы, Казан татарларының милли костюмы. Хәлимәнең башында – әнисенең купшы калфагы. Моңсу йөзле килеп чыксын өчен, рәссам матур кызны озак итеп ясаган. Билгеле, Хәлимә мольберт алдында бик талчыккан йөз белән дә утырган.

П.Беньков Терегуловлар гаиләсендә еш булган. Алар белән дус булуның да файдасы тигән. Чөнки П.Беньковка Үзбәкстанга күчергә нәкъ менә Терегуловлар киңәш иткән, анда аларның туганнары гомер кичергән һәм бу яклардагы вакыйгалардан хәбәрдар булган...

Булачак модель белән рәссам 1924 елның көзендә танышкан. Хәлимә Терегулова – морза Ибраһим Вәлиулла улы һәм Бибигайшә Мөхәммәтгали кызы Терегуловлар гаиләсендә туган бишенче кыз бала. Аның апалары – Әминә, Мәдинә, Рабига һәм Фатыйма. Әтиләре Ибраһим башкаланың ветеринария институтында укыган, студент вакытында ук Касыймия, Апанай мәдрәсәләрендә – рус теле дәресләрен, мәдрәсә каршындагы мәктәптә табигать белеме, ботаника дәресләрен алып барган, Казан университетының тарих факультетында ирекле тыңлаучы булган. Морза рус, немец, француз телләрен яхшы белгән. 1878-1912 елларда Варшава ветеринария институтына эшкә чакырылса да, чит дәүләткә китәргә теләмәгән. Ул - Казан татар укытучылар мәктәбенә нигез салучылардан. Шунда белем дә биргән. Татар театры оешуын бик хуплаган, башка калаларда да татар мәктәпләре ачуда актив катнашкан, бихисап китаплар тәрҗемә иткән. Ибраһим морза – “Шәрык клубы”н оештыручыларның, анда ачык лекцияләр уку инициаторларының берсе. Ул әлеге клубның идарә рәисе дә булып санала. Аның җәмәгате, галим Мөхәммәтгали Мәхмүтов кызы Бибигайшә (Гайшәбикә) ханым 1868 елда туып, 1940 елда вафат була. Морза исә 1852 елда туган, гомере ахырында, 1920 елда Сәмәрканд педагогика институтының биология кафедрасы профессоры итеп билгеләнгән, әмма 1921 елның ноябрендә шул калада җан тәслим кылган.

1924 елда Хәлимәгә – нибары 19 яшь. Аның озын гомерле апасы Фатыйма портретның ничек язылуын бик яхшы хәтерләгән. Ул: “Әлеге портретта – минем сеңлем!” – дип искә алырга яраткан. Хәлимә Ибраһим кызына, үз истәлекләре буенча, рәссам каршында 6-8 тапкыр озаклап утырып торырга туры килгән. Рәссам баштарак тыгыз толымнарга – чулпылар, нәфис йөзле кызның кулына беләзек өстәргә дә уйлаган, тик соңрак уеннан кире кайткан. Гомумән, Павел Петрович Хәлимәне әнисе Гайшәбикә белән бергәләп сурәтләргә дә ниятләгән, әмма Гайшәбикә ханым чирләп тору сәбәпле, бу теләге тормышка ашмый калган.

Хәлимә Терегулова, гаилә корып, җәмәгате Әхмәт Булатов белән Гали исемле бердәнбер улын үстергән. Гали Булатов – Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура институтында да укыган, рәссам һөнәрен сайлаган булган.

Хәлимә ханым 2000 елның 13 ноябрендә, 95 яшендә, Казанда дөнья куйган. Аны һәркем татар хатын-кызларына хас тыйнак, тырыш, зыялы һәм мөлаем ханым буларак хәтерли. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучыларының берсе: “Хәлимә ханымның оныгының кызлары - Яна һәм Ада Булатовалар хәзерге көндә консерватория карамагындагы урта махсус музыка мәктәбендә белем ала”, – диде.

Морза кызы Хәлимә Терегулованың: “Әгәр берәр рәссам Ташкенттагы шул портрет күчермәсен ясап бирсә, бик шат булыр идем”, – дигән сүзләрен дә онытмыйлар. Тик шедеврның күчермәсен ясарлык рәссам табылмаган. Андый әсәрләрне кабатлау бик авыр!

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА әзерләде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев