Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Мәхмүт Ваһапов: “Рәссамнарга киңрәк мәйдан кирәк!”

Мине дә, башка рәссамнарны да Заманча сынлы сәнгать галереясында уздырырга мөмкин булган күмәк күргәзмәләр булмау бик борчый.

1995 елдан – Казан сынлы сәнгать училищесын һәм 2007 елдан Мәскәүнең В.И.Суриков исемендәге дәүләт академик сынлы сәнгать институтының Казандагы филиалын җитәкләгән директор, яшь кадрлар әзерләүгә күп көч куйган рәссам-педагог Мәхмүт Ваһаповка Казан сынлы сәнгать мәктәбе бинасын рәссамлыкка укучылар өчен кире кайтару эшенең үзәгендә кайнарга туры килгән.


Сүзне Мәхмүт Әхәт улының ни өчен Казан музыка училищесында, Казан дәүләт консерваториясендә белем алуны сайламыйча, Казан сынлы сәнгать училищесына керүен белешүдән башладык. «Дөрестән дә, җырлау сәләтем бар, – ди ул. – Гомерем буе җырлыйм. Татар җырларын да, рус романсларын да... Әмма рәсем ясауга сәләтем балачакта ук җиңде. 

Әти-әнием гади хезмәт кешеләре иде. Әтием Әхәт Ваһапов – Яшел Үзән районының Күлбаш авылында туган, 1911 елгы, ә әнием Рәхимә Апас районының Турай авылыннан, 1918 елгы иде. Алар инде Бөек Ватан сугышына кадәр үк гаиләле булган, әмма сугыш афәте аркасында беренче гаиләләрен югалт­каннар. Әтием сугыш хакында бик сирәк сөйләде, сугыш елларында ул поездлардагы йөкләрне саклауда катнашкан, бомбага тотуларга тарыган, үлем гел янәшәсендә йөргән... Сугыштан соң әти Киров районындагы күн эшкәртү заводында эшләгән. Ул, гомумән, үги әнисе тәрбиясендә үскән, һәм инде 12 яшеннән үк үз көнен үзе күрә башлаган, читкә китеп эшләгән. Ә әниемнең беренче гаиләсендә Илдар исемле улы туган, тик аның ире генә сугышның беренче көннәрендә үк һәлак булган. Әнием дә сугыштан соң Киров районының җитен туку комбинатында хезмәт куйган. Алар гаилә коргач, 1955 елда без, игезәкләр, мин һәм Әхмәт туганбыз. Балачагыбыз Казанның шул Киров районында узды». 

Мәхмүт Ваһапов башлангыч сыйныфларда укыган чакта ук рәсемнәрне яхшы ясаган һәм аның шушы сәләтен күреп алган укытучысы әти-әнисенә Мәхмүтне сәнгать мәктәбенә бирергә киңәш иткән. «Сәләтем әниемнән күчкәндер дип уйлыйм. Хәтеремдә, ул миңа ат сурәтен ясарга булышкан иде. Әти-әни өйдә татарча гына сөйләште, шуңа без дә әлегәчә туган телдә яхшы сөйләшәбез. Без укыган елларда урта мәктәпләрдә татар теле һич укытылмады бит», – дип искә ала әңгәмәдәшем балачагын. Ул Казанның 2 нче балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган, урта мәктәптә дә яхшы укыган, һәм 1970 елда Казан сәнгать училищесына укырга кергән. 1974 елда аны тәмамлап, Казанның 113 нче рус-татар урта мәктәбендә бер ел рәсем һәм сызым дәресләрен укыткан. «Балалар рәсем дәресләрен шулкадәр ошата, көтеп ала иде», – ди ул. Аннан соң иҗатчы 1975-1977 елларда Совет Армиясе хезмәтен Германиядә үткән. Армиядән соң, 1977 елда башкаланың 3 нче балалар сәнгать мәктәбендә белем бирә башлаган. 1979-1985 елларда В.И.Суриков исемендәге дәүләт академик сәнгать институтында, профессор Д.К.Мочальский остаханәсендә укыган.1985 елны Казан сынлы сәнгать училищесында сынлы сәнгать, рәсем, композиция дәресләрен укыта башлаган. 1995 елда шушы училищеның директоры итеп билгеләнгән, бер үк вакытта укытучы булып эшләвен дәвам иткән. «Тулаем санаганда, барлыгы йөздән артык студентка белем биргәнмендер. Укучыларымның бик күбесе белән горурлана алам. Студентларыбыз тырышып укудан тыш, төрле илкүләм конкурсларда да призлы урыннар еш яулады. Ә училищены тәмамлаганнарның бик күбесе Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. югары уку йортларында укулары белән куандырдылар», – дип дәвам итә ул әңгәмәбезне.

Мәхмүт Әхәт улыннан 1901-1905 елларда рәссамнар өчен махсус төзелгән Казан сәнгать мәктәбе бинасын Казан сәнгать училищесы базасына кайтара алу вакыйгасы хакында сорамыйча калу һич тә мөмкин түгел. «Узган гасыр башында төзелгән матур бинадан рәссамнарны 1926 елда ук башка бинага чыгарганнар. Аннары әлеге мәһабәт бинаны индус­трия техникумы, политехника институты, коммуналь төзелеш инженерлары институты һәм 1941-2005 елларда КАИ биләгән. Әлеге тарихи бинабызны кире кайтаруны теләп, берничә буын рәссамнар һәм укытучылар хыялланып яшәде. Ниһаять, Казан сәнгать училищесы коллективы белән берлектә, элеккеге бинабызны кайтарып алу бәхетенә ирештек, – ди ул. – Билгеле, мондый мөһим вакыйга Татарстан Республикасы хөкүмәт җитәкчеләре булышлыгы белән барды. 2005 елның 5 августында Казан илкүләм тикшеренү техник университеты ректоры белән имзалар куешып, мин, директор буларак, ул бинаны кабул итеп алдым. Элеккеге Казан сынлы сәнгать мәктәбе бинасы бары тик бу бинада югары уку йортын ачу максаты белән кайтарып бирелде. В.Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлаганга күрә, мин бу институтта эшләүче профессорларны да, Россия Сынлы сәнгать академиясе академикларын да яхшы белә идем, шуңа күрә әлеге институт филиалын үзебездә ачу максаты белән Мәскәүгә, килешүләр төзергә юнәлдем. Бу рәссамнар өчен зур вакыйганы уңай якка чишүдә Зилә Вәлиева да зур өлеш кертте. Ул да, башка мөһим эшләрен читкә куеп, Мәскәүдәге күп очрашуларда, килешүләрдә катнашты. Ниһаять, 2000 еллар башында элеккеге Казан сәнгать мәктәбе бинасының беренче каттагы бер аудиториясенә кереп, укыта башладык. Чөнки моңа кадәр училищеда эшләп килүче ике бүлеккә тагын бер өр-яңа бүлек – керамика бүлеген өстәдек. Бу Татарстанда декоратив-гамәли сәнгать традицияләрен яңадан торгызу, саклау, үстерүгә юнәлгән дәүләт программасы кабул ителү һәм аны тормышка ашыру белән бәйле иде. Шулай итеп, керамика остасы булырга теләүче яшьләребез укый башлады. Һәр яңа уку елында берәр өр-яңа бүлек ача бардык. Училищеда тагын скульптура бүлеге, металлны сәнгати эшкәртү бүлеге, декоратив-гамәли сәнгать төреннән, күнне сәнгати эшкәртү бүлеге оештырылды. Аннары костюм дизайны бүлеген дә ачтык. Бүлек җитәкчеләренә, дәрәҗәле, тәҗрибәле осталарыбызга: «Сез үзегезгә алмашлар, булышчылар әзерлисез», – дидек. Шулай килеп чык­ты да. Бу бүлекләрдә яшьләр гыйлем җый­ды, аларның күбесе әлегәчә үз һөнәрләрендә. 2009-2014 елларда Яшел Үзән балалар сәнгать мәктәбендә училищебыз филиалы эшләде. Әлеге филиалны ачу декоратив-гамәли сәнгатебезне тернәкләндереп җибәрү белән бәйле булды. Тик шундый вакыт килеп җитте, дәүләт акчасы кимеде һәм училище керамика, металлны сәнгати эшкәртү бүлекләрен ябарга мәҗбүр булды. Планнар шул капиталь ремонтка барып тоташты. Ә ул капиталь ремонт дигәннәре әкренләп булса да ясала барды, хәзер дә дәвам итә...

2008 елда Татарстан Хөкүмәте, Мәдәният министрлыгы, Россия Сынлы сәнгать академиясе һәм В.Суриков исемендәге дәүләт академик сынлы сәнгать институты арасындагы үзара килешү төзелде. Әлеге мәшһүр институтның Казандагы филиалы директоры итеп билгеләндем. Шунысын да әйтергә кирәк, бу филиал инс­титутның илебездәге бердәнбер филиалы буларак ачылды! Минем эшем шушы дәрәҗәле югары уку йорты белән бәйле булды. Бар студентларыбыз әлеге мәртәбәле институт дип­ломнарын алды. Филиалыбыз­да скульптура, сынлы сәнгать һәм графика бүлекләре ачып укыттык. Мәскәүдән ярты елга бер, ә кайчак аннан да ешрак килеп, тәҗрибәле иҗатчылар, Россиянең халык рәссамнары, академиклар белем бирде. Казанның бик зур тәҗрибә туплаган остазлары да хезмәт куйды. Әмма Россия дәүләте тарафыннан матди булышлык киселү сәбәпле, 2017 елда әлеге филиалыбыз ябылды».

– Татарстанга андый югары сынлы сәнгать уку йорты кирәкме соң?

– Һичшиксез! Без, татарлар, Россиядә халык саны буенча иң зур милләтләрнең берсе. Талантлы халыкның үз сынлы сәнгать институты да булырга тиеш. Чөнки безнең Н.Фешин, П.Беньков, Х.Якупов һәм башка остазлардан башланган укыту традицияләребез бар. Әлеге мәктәп Россиядә иҗатчылар әзерләүдә һәрвакыт әйдәп бару позицияләрендә булган. Бәлкем, бу идеяне тормышка ашыручы да табылыр әле.

Әйе, менә минем үз хыялларымны, ниятләремне җиренә җиткерерлек елларым булды. Әнием миңа гел әйтә иде: «Улым, синең хыялларың бигрәк күп. Алар тормышка ашармы икән инде?» Ә алар, ни куаныч, чынга ашты! Дөресен әйткәндә, бар уңышларымның нигезен әниемнең миңа карата булган ышанычы тәшкил итә.

– «Якындагы ерактан күренә» дигән әйтемне искә алсак, сезнең өчен бары да артта калды. Соңгы биш елда укытмыйсыз. Көннәрегез төрле очрашулар һәм иҗат эше белән үтә. Тормышыгызның кайсы вакытын аеруча сагынып искә аласыз һәм Казанда тагын нинди сәнгать бинасы булуын теләр идегез?

– Мин игезәгем Әхмәт белән җәй айларын күбесенчә Апас районының Зур Күккүз авылында ял итеп, шунда хезмәт куеп үстем. Апасның үзендә яшәүче туганнарыбызда да кунак була идек һәм әтиебезнең туган ягына, Күлбаш авылына да кайта идек. Туганнарыбыз безне һәрчак үз итте! Туган телебездә сөйләшүебезне шунда да шомарттык. Мин шул бәхетле чакларны сагынам. Әбиләремнең сурәтләрен дә ясап кала алдым. Аннары авыл өйләре интерьерларын, авыл тормышы күренешләрен... Хәзер дә шул эшләрем күңелемә хозурлык өсти. Институтны тәмамлаганда, «Аналар язмышлары» дип исемләнгән диплом эшемне язганда, шунда туган бихисап эскизларыма таяндым.

Тагын... Казан сәнгать училищесын алга этәрү буенча кылган гамәлләремне беләм, 2006 ел ахырында училищебызга Н.И.Фешин исемен бирү турындагы дәүләт карарын күреп тә шатландым. Борынгы, тарихи бинабызда Казан сынлы сәнгать мәктәбе тарихы музеен ачтык. Казан сынлы сәнгать мәктәбе – Император Сынлы сәнгать академиясе ризалыгы белән һәм аның җитәкчелегендә 1895 елда ачылган урта махсус һөнәри уку йорты. Методика фонды янәшәсендәге мәйданда, узган гасырдагыча итеп, якты күргәзмә залын булдырдык һәм анда төрледән-төрле күргәзмәләр оештырылды.

Җырда җырланганча, дөнья – матур, дөнья киң бит ул. Бу елларда дусларым белән дә, элеккеге студентларым белән дә күбрәк телефон аша элемтәдә торам. Алар уңышлары белән уртаклаша, шәхси күргәзмәләре ачылу тантаналарына чакыралар... Училищеда, институт филиалында бергәләп эшләгән хезмәттәшләремнең күбесе белән әлегәчә аралашам, үзем укыган сәнгать мәктәбендә укыткан укытучыларымның да хәл-әхвәлләрен белешәм. Хәзерге интернет мөмкинлекләреннән файдаланып, сәнгать хакында, төрле рәссамнар турында төшерелгән тапшыруларны, кинофильмнарны карыйм, белемемне арттырырга тырышам.

Ә менә Казанга нинди бина җитми дисәк... Билгеле, Казан – бик дәрәҗәле шәһәр. Бездә «Эрмитаж-Казан» үзәге, «Манеж» күргәзмә залы да ачылды. Рус дәүләт музее белән дә багланыш­ларыбыз бар. «Хәзинә» милли галереясы да сокландыргыч! Мондый зур галереялар башка калаларда бик юк та әле ул. Әмма мине дә, башка рәссамнарны да Заманча сынлы сәнгать галереясында уздырырга мөмкин булган күмәк күргәзмәләр булмау бик борчый. Татарстан рәссамнарының үз тамашачылары белән очрашу мәлләре юк диярлек, баштагы елларда мондый күмәк күргәзмәләргә әзерләнү, катнашу өчен стимул бар иде. Хәзер әлеге галереяда мондый күргәзмәләр үтми. Югыйсә «Россия Рәссамнар берлеге» иҗади җәмәгать оешмасының Татарстан бүлегенә генә дә йөз җитмештән артык рәссам теркәлгән. Әгәр дә мондый отчет күргәзмәләре елга нибары ике тапкыр гына ачылса да, бик яхшы булыр иде. Баштарак элеккеге СССР республикалары рәссамнары иҗат иткән картиналарны Мәскәүгә барып карый идек. Хәзер анда да зур күргәзмәләр сирәк оештырыла... Уйлап карасак, бездә Ф.И.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале 1982 елдан бирле һәр ел саен уза, Р.Нуриев исемендәге классик балет фестивале 1987 елдан бирле гөрли. Тик рәссамнар гына һәрвакыт читтә кала. Алар иҗаты өчен зур мәйданнар юк. Рәссамнарның, дизайнерларның да Татарстан халкына күрсәтерлек зур әсәрләр язасылары килә ләбаса. Алар бит романнарын өстәл астында тотып тора алырлык сабыр язучылар түгел. Тамашачы бәяләмәләренә бик сусаган, хиссиятле халык бит без! Үз вакытында миңа сәнгать фестивальләрендә, форумнарда катнашырга туры килде. Европаның барлык тарихи-мәдәни башкалаларында да һәрчак зур сәнгати форумнар үтә һәм шушы форумнарда сәләтле рәссамнар үзләренең соңгы вакытларда иҗат иткән яңа әсәрләрен күрсәтә. Әйтик, Парижда булганда миңа Франциядәге сәнгать эшлек­леләре тарафыннан 1903 елдан бирле оештырылып килгән Көзге салон – Salon d’automne күргәзмәсен күрергә туры килде. Бу дәүләттә Хөрләр салоны яз көне үтә һәм анда рәссамнарның кыш буе язган әсәрләре экспозицияләнә. Ә Көзге салонда рәссамнарның җәй көне язган әсәрләре куела. Моннан тыш Франциядә Париж биенналесе дә үтә. Мондый күләмле күргәзмәләрнең Grand Palais (Зур сарайда) узулары да гадәти күренеш! Мин Төркиядә, Грециядә, Кипр Республикасында, Испаниядә, Германиядә, Польшада да булдым. Кайбер кечкенә дәүләтләрдә дә рәссамнар өчен иркен мәйданнар булдырылган... Ә без кайчандыр үзебезнең Татарстан Респуб­ликасы Рәссамнар берлеге карамагында булган күргәзмә залыбызда күмәк күргәзмәләр ачудан да мәхрүм. Мин Казанда Татарстан рәссамнарының үз халкы игътибарына тәкъдим итәрлек күмәк күргәзмәләрен ачарлык тагын бер өр-яңа сынлы сәнгать галереясы бинасы булырга тиеш дип саныйм!..

Мәхмүт Әхәт улы – тыйнак һәм кыю, оптимист һәм үтә ихлас шәхес. Үзе хакында түгел, башка рәссамнар турында бик теләп сөйләргә әзер. Әмма мин аннан үз иҗаты хакында сорашам. «Иҗатымда һәрчак пейзажлар, натюрмортлар, портретлар өстенлек итте. Киндерләрдә якын туганнарымны һәм дусларымны гына сурәтләдем. Үз вакытында пленэрларга да еш йөрдем, Татарстан табигатен теләп сурәтләдем. Ә бүген исә күбесенчә натюрмортлар иҗат итәм һәм бу сәнгать жанрын иң демократик жанрга саныйм», – ди рәссам.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәхмүт Ваһаповның картиналары рес­публикабыз музейларында һәм Төркия, Польша, Бельгия, Кипр, Германия, Испания, АКШ, Көньяк Кореядагы туп­ланмаларда да саклана. 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев