Мәдәни җомга

Миллионер һәм меценат Исмәгыйль Әхмәтов

Мәгарифкә, мәдәнияткә ярдәм итәргә атлыгып торган кешеләр бүген дә очрый. Шуларның берсе – Исмәгыйль Әхмәтов.

Тормыш начарланган саен, милли мәктәп-мәдрәсәләр, мәчетләр салдырган элеккеге байларыбыз Хөсәенов, Апанаев, Акчурин, Үтәмешевләрне юксынып искә алабыз. Сирәк-мирәк булса да, мәгарифкә, мәдәнияткә ярдәм итәргә атлыгып торган кешеләр бүген дә очрый. Шуларның берсе – Исмәгыйль Әхмәтов.  Исмәгыйль Казахстанның төньягында Кусмурын авылында дөньяга килә. Чиләбедә укый. Белеме буенча физик. Мәгарифкә, мәдәнияткә ярдәм итү  максатыннан ул бизнес белән шөгыльләнә башлый. Хәзер аның Мәскәүдә «Arch-Skin» керамика компаниясе, Калуга өлкәсе Балабаново шәһәрендә керәч заводы, керәч остаханәсе бар. Моннан тыш ул  мозаика турында дөньяда бердәнбер «Solo Mosaico» журналын нәшер итә. «Musivum» шәхси галереясында хәзерге заман мозаика осталарының иҗат эшләре күрсәтелә. Исмәгыйль Әхмәтов – мәгариф һәм мәдәнияткә ярдәм фонды җитәкчесе. 

И. Әхмәтовның игелекләре белән  Россиядә монументаль, шул исәптән мозаика сәнгатенең торышын өйрәнгән вакытта Калуга өлкәсендәге Таруса шәһәре аркылы танышырга насыйп булды. Шәһәр зур түгел, нибары ун мең тирәсе халкы бар. Туристларны бирегә Цветаева, Әхмәдуллина, Паустовский исемнәре белән кызыктырып җәлеп итәләр. Бүген исә анда танылган мозаика остасы Марко Бравуро яши. Марконы Италия­дән үзебезнең Исмәгыйль Әхмәтов чакырып китергән.  Марко Бравуро рәхмәт йөзеннән Таруса шәһәре бизәлешендә катнаша. Әмма бу – Әхмәтовның Тарусага керткән бик кечкенә өлеше генә. Исмәгыйль Тимер улы 1870 елда төзелгән хастаханә бинасын сатып алып, үз акчасына яңарта. Бүген анда балалар сәнгать мәктәбе урнашкан. И.Әхмәтов аны бик арзан бәядән – бер елы – бер сумнан шәһәргә күп елга арендага бирә. Мондый сәнгать мәктәбе Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә генә түгел, дөнья йөзендә юк, ди. Бөтен җире мозаика белән бизәлгән. Үзендә үк балчык эшләнмәләрне яндыру мичләре урнашкан, ягъни балаларны керәч сәнгате, мозаика серләренә өйрәтәләр, моның өчен мәктәпкә Россия­дән һәм чит илләрдән, бигрәк тә Италиядән иң танылган осталарны чакыралар. Бу проекты өчен Исмәгыйль Әхмәтов Россия Мәдәният министрлыгының «Ел меценаты» исемле премиясенә ия була. Әмма сәнгать мәктәбе белән генә канәгатьләнми, аның янында балалар кафесы ача. Анда Италия рецептлары буенча егерме төргә якын пицца һәм сөт порошогы кушмыйча, бары чын сөт, каймактан һәм заманча алдынгы технологияләр кулланып ясалган әллә ничә төр туңдыр­ма белән сыйлыйлар. Моның өчен иң башта Таруса техникумында белгечлек алып чыккан яшьләрне пешерү серләренә өйрәтү максатында Италиядән пешекчеләр чакырталар. Кафе да зиннәтле мозаика эшләнмәләре белән искиткеч матур итеп бизәлгән. Сәнгать мәктәбе тирәсендә шулай ук бакчачылар мәктәбе, амфитеатр, оранжерея дә урнашачак әле. 

Моннан тыш И.Әхмәтов  элеккеге ял йортының клубы һәм ашханәсе  урнашкан, күп еллар җимерек хәлдә күз көеге булып торган  зур гына бинаны үз акчасына яңарта. Бүген язучылар йорты буларак билгеле бу бинада төрле иҗат кичәләре, концертлар, рәссам, архитектор, дизайнерларның семинарлары үтә. Кечкенә шәһәр булса да, Тарусаның үз камера оркестры бар. Ул да концертларын һәм репетицияләрен язучылар йортында үткәрә. Оркестр да безнең И.Әхмәтов ярдәме белән оешкан һәм яши.  Шәһәр хакимияте Әхмәтовка балалар китапханәсе фасадын яңартканы өчен дә бик рәхмәтле. 

Исмәгыйль Әхмәтов дөньядагы иң зур керәч сәнгате тупланмасына да ия. 2013 елда ул гаҗәеп матур сәнгать әсәрләрен Казан Кремлендә ачык һавада һәм «Манеж» күргәзмә залында да күрсәткән иде. Әйтергә кирәк, бөтен керәч эшләнмәләре диярлек авторларның үз куллары белән башкарылган. «Эскизны берәү ясап, таш бөртекләрен икенче берәү ябыштыра икән, бу инде чын сәнгать түгел», – ди тупланма авторы. Монументаль сәнгать – архитектурадан башка, ә архитектура монументаль сәнгатьсез яши алмый. Алар ир белән хатын кебек, бер-берсен тулыландырып, ямьләндереп тора. Шуңа күрә Әхмәтов керәч сәнгать әсәрләрен йортларга урнаштырырга омтыла. 

Белем бирү системасының заманнан нык артта калуы бүген берәүгә дә сер түгел. Акыллы, укымышлы шәхес һәм күп балалы әти буларак көннәрдән бер көнне бу мәсьәләгә татар бае, хәйрияче Исмәгыйль Әхмәтов та игътибар итәргә мәҗбүр була. Олы балаларын көнбатыш мәктәпләрендә укытканнан соң,  андагы рухи кыйммәтләрнең безнең менталитетка ят булуын бик тиз аңлагач һәм, бүтән чара тапмагач, үзе мәктәп ачарга ниятли. Шулай «Homogarmonicus» балалар укыту үзәге барлык­ка килә. Анда балалар һәр көнне ушу дәресләреннән башлый. Аннары кытай телен, математика, әдәбият өйрәнә.Төшке аштан соң бераз урамда йөреп кергәч, инглиз телендә аралаша, аннары – рәсем ясау, балчыктан әвәләү. Бөтен балалар фортепиано һәм скрипкада уйный. Кичке җиделәр тулганда әти-­әниләре килгәч, теләр-теләмәс кенә кайтып китә. Исмәгыйль Әхмәтов фикеренчә, хәзерге заман кешесе биш-алты телдә иркен сөйләшә, биш-алты музыка уен коралында уйный, рәсем ясый белергә тиеш.  Бүгенге заман кешесе өчен төгәл фәннәрне белмәү, язучылар Ильф һәм Петровны бер кеше дип, режиссер Немирович-Данченконы ике кеше дип ялгышу, ата-бабаларыбыз тормышы белән кызыксынмыйча, Гитлерны да, Наполеонны да, Аксак Тимерне дә бер чор кешеләре дип уйлау – зур хурлык...

 

 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: