Мәдәни җомга

Милли төсмерләр

Алсу Сибгатуллинаның иҗаты бүген дизайн өлкәсендә чәчәк ата.

Татар дизайнеры Алсу Сибгатуллина үзе өчен кызыклы һәм күңеленә ятыш тоелган журналист һөнәрен үзләштерергә хыялланган һәм Казан  федераль университетының журналистика факультетын уңышлы тәмамлаган. Әмма Алсуның иҗаты бүген дизайн өлкәсендә чәчәк ата. Ул  берсеннән-берсе кечкенә өч бала тәрбияли һәм шулай да кул эшенә вакыт таба. 


“Әлмәт шәһәрендә туып-үстем, – ди  Алсу, – татар гимназиясендә укыдым, югары белемне читтән торып алдым һәм биш елдан артык Әлмәт  театрында директор урынбасары булып хезмәт куйдым. Үз туган телемне бик яратам, аннан да моңлырак тел дөньяларда юк кебек. Билгеле,  хәзер Мәскәүдә яшәгәч, гел татарча гына аралашып булмый. Ирем Динар белән бергәләп балаларыбыз: Нурихан, Айлин һәм Мәликәне  үстерәбез һәм алар безнең кебек үк татар җанлы, милли мәдәнияткә тартылучан булырлар дип өметләнәбез. Кул эшләнмәләрен яшүсмер чактан башлап ясасам да, җитди дизайн өлкәсенә декрет ялында кереп киттем. Иҗат энергиясен кая да булса куярга кирәк бит. Мондый ял вакытында барысы да нидер ясый, мин дә ясый алачакмын, дидем. Иң мөһиме: эшләнмәләрем башкалардан аерылып торсын. Менә ясаган брошкаларым арасында берничә өлештән торганнары да бар, аларны киемгә бергә дә, аерым-аерым итеп тә тагып була, бу мин  - уйлап тапкан үзенчәлек. Эретеп ябыштырырга өйрәнгәч тә, металлдан ясалган челтәрле кисәкләрне берләштереп, үзара ябыштырып эшләнгән хатын-кыз түбәтәйләрен һәм муенсаларын моңарчы әле беркем дә ясаганы юк иде. Яңа кул эшләнмәсенә алыныр алдыннан, булачак хуҗасы: “Үз карашыгыз­дан чыгып иҗат итегез инде”, – дип тә әйтсә, мин фантазиям куәтен тагын да арттыра төшәм. Катлаулырак композициядәге хезмәтләремне  иҗат кешеләре яхшы кабул итә. Мәсәлән, төрле бизәнгечләремне Татарстанның атказанган артисткасы Мәдинә Гайнуллина  яратып тага. Сырланып, көйсезләнеп  тормыйча, миңа зур ышаныч белдергән матур затларны үзем дә бик ошатам. Башка юнәлештәге сәнгатькярләр дә сәхифәмне кызыксынып карап бара. Милли төсмерле әйберләремне бигрәк тә ошаталар. Аларны тагып йөрү өчен татар хатын-кызы булу мәҗбүри дә түгел дип саныйм. Татар чулпыларын да заманча итеп ясыйм һәм менә узган елгы “Печән базары”нда аларны хәтта рус кызлары да бик теләп алды. “Без дә тагачакбыз!” – диделәр. Чулпылар бик зур түгел, шуңа да теләге булганнар аларны әле алка итеп тә куллана ала. 

Татар хатын-кызлары милли киеме элементлары арасыннан изүне дә игътибарсыз калдырмадым, ясаган берсенә хуҗабикә табылып тора. Изүне шулай ук традициягә кергән калыпка салмыйм, винтаж ясау – минем иҗатым өчен түгел. Ул сыйфатлы пыяла стразлар, сәйлән, төймәләр белән чигелә һәм заманча бик шәп кольега охшап тора, әмма шул ук вакытта андагы һәрбер бизәк һәм һәр төс – татар мәдәниятенеке. Кул эшләнмәләремне Германиягә, Канадага, Австралиягә, АКШка да юлладым, әлеге дәүләтләрдә гомер кичерүче татар хатын-кызлары аларны милли бәйрәмнәргә кия. Мин эшләгән бизәнгечләрне тагучылар үзләрен ханбикәдәй хис итсен дип тырышам. Борынгы татар орнаментларын кулланып ясый башлап, күптән үз стилемә килдем дип саныйм. Бар эшләнмәләрем: татар алкалары, брошкалар, муенсалар, кәләпүшләр, калфаклар, чулпылар барсы да милли колорит белән баетылган. Араларында тагын хәситә дигән, иҗат итү өчен озаграк вакыт таләп иткән бер эшләнмәм дә бар... Аны бер җырчы кызның әнисе үтенече белән ясарга туры килде. 

“Кызымны милли рухта тәрбиялим, киләчәктә дә үзебезнең мәдәниятне җәмгыятебезгә илтүен телим, татарча җырлап чыгышлар ясый, зинһар хәситә ясап бирегезче!” дигәч, моңа кадәр хәситәләргә алынганым булмаса да, каршы килмәдем. Ул бик ялтыравык, матур булып килеп чыкты!”   Билгеле, Алсуның кул эшләнмәләре арзан түгел, чөнки аларны ясауда кулланылган чимал да шактый кыйммәтле. Гомумән, бу хакта Коко Шанель күптән әйтеп калдырган инде: “Кул эшләнмәләре – ул затлылык, аларга һәркем дә ия булу мәҗбүри түгел. Аларны үзендә булдырырга теләүче  яисә остага аның хезмәте өчен түли, яисә аларны үзе ясый”. 

Оста куллы дизайнерның бу еллардагы көннәрен күз алдыннан үткәрсәк, аларда кечкенә балаларын тәрбия­ләргә дә, чигеп, тегәргә дә, махсус эш кораллары белән ювелир эшләнмәләре өлеш­ләрен эретеп ябыштырырга, зиннәтле ташларны килешле итеп беркетергә дә, төрле осталык дәресләренә барып килергә, телемарафонда катнашырга, телевидение тапшыруларында әңгәмәләр үткәрергә дә вакыт табылган.  Эшлисе килгән максат куяр, эшлисе килмәгән сәбәп табар, диләр. Бу очракта Алсуның якты максатларын мактап туймаслык. Ул үзе дә: “Мин бер урында тора алмыйм, һәрчак үсеш юлыннан алга таба барам”, – ди. Шуңа күрә дә Алсу Сибгатуллина ясаган изүләр, брошкалар күп катлы, купшы һәм шул ук вакытта артык элементларсыз һәм кабатланмас килеп чыга. Ә инде: “Аһ иттем, гаҗәеп матур, искиткеч, нинди нәфис икән безнең татар бизәнгечләре! Күземә яшьләр килде. Мондый матурлыкны күргәч хәтта тыным тукталды”, - дигән бәяләмәләрне уку Алсу Наил кызының үзенә дә чиксез шатлыклы мизгелләр бүләк итәдер.   

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: