Мәдәни җомга

Милли төсмерле сәнгать

Милләттәшебез Алена Әскәрова үз иҗатында җете төсләргә бай татар милли колоритына таянуын ассызык­лый. Милли традицияләребезне, ана телен яхшы белүенә дә чын күңеленнән шат.

Милләттәшебез Алена Әскәрова Чиләбедә туган һәм бүген дә шушы шәһәрдә яшәп иҗат итә. Чиләбе сынлы сәнгать училищесын уңышлы тәмамлауга ук, Санкт-Петербургның Илья Репин исемендәге сынлы сәнгать академиясе курсларына укырга чакырылган ул. Аленаны Төньяк башкалада калырга өндәүче рәссамнар күп булган, әмма гаилә тормышына өстенлек бирүе сәбәпле, андый тәкъдимнәрдән баш тарткан. 

Алена Сәгъдулла кызының картиналары искиткеч популяр! Милләттәшебез үз иҗатында җете төсләргә бай татар милли колоритына таянуын ассызык­лый. Милли традицияләребезне, ана телен яхшы белүенә дә чын күңеленнән шат. Ул күбесенчә дәү әтисе һәм дәү әнисе тәрбиясендә үскән һәм аларның уңай йогынтысын һәрчак истә тота. «Әбием Бәдриәфә һәм бабам Җәләлетдин авыр, михнәтле елларда яшәсәләр дә, һәрчак көр күңелле булып, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылып, намаз укып гомер иттеләр. Җәләлетдин бабам бик укымышлы кеше булды, гарәпчә дә белә иде. Бөек Ватан сугышы елларында тылда, заводта эшләгән, җиңү өчен күп көч түккән тырыш зат иде. Аның зыялылыгы нәсел тарихы белән дә бәйле, чөнки дәү әтиемнең гаиләсе бирегә Владивостоктан күченгән. Бәлкем, репрессияләр аша узган гаилә булгандыр дип фикерлим, чөнки ул кечкенә чагында озак вакытлар поезд вагонында барганын хәтерли иде. 

Балачагым шартлары, шул мохиттә күңелемдә туган хис-кичерешләр әле дә хәтеремдә саклана. Мин матурлыкны кечкенәдән бирле тойдым. Әбием Бәдриәфә кул эшләнмәләре остасы иде. Татарча җырлый, арып китсә, эшләнмәләрен куеп, биеп тә ала иде. Сәйлән һәм чигү җепләре белән чигүләр дә чиккән әбием, ачлык котырынган чорда аларны сатып җан асраган... Әби-бабам озын-­озак эшләп тә сукранмыйлар иде. Хәзер мин кайчак шул чакларны анализлыйм. Үзем дә кышларын бәйләм бәйлим, киемнәр тегәм. Әнием Бибисафа сатучылык эше белән шөгыльләнде. Ә мин исә балачактан ук гел рәсем ясадым. Шуңа күрә рәссамлык һөнәрен сайлап алуым һич гаҗәп түгел. Санкт-Петербургтагы И.Репин исемендәге сынлы сәнгать академиясе курсларыннан соң Чиләбегә әйләнеп кайттым. Бу халык өчен авыр-болгавыр 1990 еллар иде. Гаилә кордым. Безнең, әлхәмдүлилләһ, ике улыбыз бар! Мин картиналарны һәрчак майлы буяулар белән ясыйм. Һөнәри, хөр рәссам мин. Билгеле, рәссам хатын-кыз белән яшәү бик җиңел түгелдер... Әмма ирем иҗаттан башка яши алмаганымны күптән аңлады инде. Иҗат рәссам өчен сулыш алу белән бер», – диде ихлас әңгәмәдәшем. 

А. Әскәрова, вакыт табып, башкалар өчен осталык дәресләре үткәрергә дә, бакча эшләрен алып барырга да җитешә. «Гаиләбезнең матди ягы хәләл җефетем җавап­лылыгында, ул – чын татар ир-­аты, ышанычлы, үз сүзендә тора белүче. Гаилә мәшәкатьләренең хатын-кызга хас ягы – минем өстә, без үз йортыбыз белән яшибез. Хәзер күпләр сыйфатлы ризыклар гына ашарга тырыша, сәламәтлекне ныгыту, дөрес итеп туклануга без дә бик игътибарлы, шуңа күрә мин дә көн буе иҗатта гына булмыйм...

Өлкән улыбыз үзен Мәскәүдә киноиндустрия өлкәсендә сыный. Кыска метражлы документаль фильмнар төшерә. Аның иҗатчы булуына куанабыз. Төпчек улыбыз – әле мәктәп укучысы. 

Совет елларында кыз балаларга Алена дигән исемне еш кушканнар... Менә хәзер Айшә исемен кабул иттем, әлхәмдүлилләһ!

Иҗат темаларыма килгәндә, унбиш еллап портретлар ясаганым юк иде инде... Үзчикләүләр кертелгән елда гына хәләл җефетемнең портретын иҗат итәргә насыйп булды. Ә болай, күбесенчә, анык кемнедер түгел, ә хатын-кызларыбызның гомуми образларын сурәтләүгә өстенлек бирәм. Тик искәрмә һәрчак бар... Әйтик, «Сәйлән» дип аталган картинамда газиз әбиемне сурәтләдем. Ни өчен «Сәйлән»?! Чөнки әбием мәрҗән төсендәге сәйлән белән чикте, изүләрне дә, түбәтәйләрне дә матур итеп бизәде... Үзе һәм башкалар өчен дә... Шул чигүләре әле дә истә. 

Гомумән, киндерләремдәге образларым – метафоралар да. Аларны җан образы дисәм, төгәлрәк тә булыр. Мин җан үсеше мөһимлегенә игътибар итәм. Шуңа күрә дә бу хакта һәрчак искәртәм, әйтик, 2021 елда ачылган шәхси күргәзмәмне дә «Җан төсе» дип атадым. Үзем дә дин белән бәйле әдәбиятны күбрәк укый башладым. Суфыйлык, шәрык фәлсәфәсе белән бәйле әдәбиятны ошатам, Җәләлетдин Руми иҗатына игътибар ­юнәлттем. 

Хатын-кыз һәм балалар образларым күпләрнең күңел түренә барып ирешә, күпләрне җәлеп итә! Хатын-кыз ул бит беркайчан да авырлыклар алдында сыгылып төшми, бирешми, ул һәрчак иҗатта. Шушы якты идеяләремне алга сөрәм. Картиналарымны үзенчәлекле дип танып, аларны ошатучылар бар. Әйтик, сәнгать сөючеләр арасыннан Чиләбедәге мәшһүр гаилә – Лена һәм Олег Колесниковлар гаиләсенә мин бик рәхмәтле! Алар үз рәссамнарыбызның, шул исәптән, минем әсәрләремне дә еш сатып ала. Бу күркәм гаилә рәссамнарыбызның әсәрләренә, иҗатларына һәрчак игътибарлы. Бүгенге көндә рәссамнарга булышучы, картиналарын сатып алып, аларны яңа әсәрләр язарга мөмкинлек бирүче меценатлар булуы шулкадәр шәп! Үзләренең дә эш-гамәлләре алга гына барсын!»

Алена Сәгъдулла кызы дизайнерлык өлкәсенә дә үз өлешен кертә. Декоратор буларак, диварлар бизи, интерьер эшләнмәләрен, барельефлы сәнгать әсәрләрен иҗат итә.

 Ул 1997 елдан алып – «Инкор» Халыкара ассоциациясе һәм 2003 елдан алып Россия Рәссамнар берлегенең Чиләбе рәссамнары бүлеге әгъзасы. Моннан кала Алена Әскәрова – 1990 елларда төрле милләт һәм төрле конфессиядәге хатын-кыз рәссамнарны берләштергән «Многолетники» яшьләр иҗат төркемен оештыручыларның берсе. «Узган гасыр ахырында хәтта ир-атлар да нык боекты, ничек тормыш итәргә дип еш уйландылар, кайгырдылар... Ә менә хатын-кызлар шул михнәтле, халык иза чиккән елларда да тормышны ничек тә алга алып барырга омтылдылар, һәрчак көчле рухлы булдылар... Безнең төркем дә шул еллардан бирле хатын-кызларга багышланган хезмәтләр иҗат итүгә өстенлек бирә. Күмәк күргәзмәләребезне әле дә ачып торабыз», – диде оста. 

Рәссам ханымның хезмәтләре 1996 елдан башлап бихисап төбәкара, Бөтенроссия, халыкара күргәзмәләрдә экспозицияләнә. Ул инде сигез шәхси күргәзмәсен ачкан һәм аларның һәммәсе олуг уңыш белән барган. Чиләбе өлкәсе татарлары оештырган зур мәдәни чараларда катнашкан һәм мондый форумнарга җыелган халык милли төсмерле әсәрләрне кат-кат карап, сокланган.

Рәссамыбыз Чиләбе өлкәсендә узып торган барлык төр милли конкурсларны әзерләүгә өлеш кертә. Әйтик, «Энҗеләр» һәм «Язгы чәчәкләр» конкурсларында көч сынашкан милли киемле кыз балалар рәссамны яңа әсәр язарга да илһамландырган! Киндердәге кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан калфаклы, милли киемле татар кызчыкларына карап туймаслык! 2021 елда Алена Әскәровага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты да тапшырылган һәм әлеге Рәхмәт хатында шундый юллар теркәлгән: «Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрегезне искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен Бөтендөнья татар конгрессы сезгә зур рәхмәтләрен белдерә һәм киләчәктә дә уңыш­ларга ирешерсез дип ышана!» «Мине, иҗатчы буларак, әсәрләремә, милләт хакына башкарган эшчәнлегемә игътибар булу дулкынландыра. Мондый рәсми рәхмәт хатлары дөрес иҗатта булуыма ышаныч өсти! – диде әңгәмәдәшем. – Былтыр конгрессның Чиләбе өлкәсе бүлеге рәсми чарасы кысаларында өлкә осталарының күмәк күргәзмәсе ачылган иде. Анда үз милләтебезнең бик талантлы булуы тагы бер кат расланды. Мин мондый чаралардан бик рухланып кайтам, милләтебез алдында куелган максатларның һәммәсенең дә тормышка ашуын телим!» 

А. Әскәрова өч тапкыр «Арт-шоу» премиясенә дә лаек булган иҗатчы. Аленаның әсәрләре Третьяков дәүләт галереясында, Чиләбе Көньяк Урал дәүләт тарих музеенда, Владимир өлкәсендәге Петушки туган якны өйрәнү музеенда һәм башка музейларыбызда, бихисап шәхси коллекцияләрдә дә кадерләп саклана. 

«...Җиребезнең искиткеч сихри, гаҗәеп икәнен һәр бала аңлый, моңа чын-чынлап куана. Әмма яши-яши, кешеләр үзләрендәге шушы халәтне җуя бара, шуңа күрә дә мин үз әсәрләремдә ­дөнья ямен чын могҗиза буларак сурәтләп, башкаларны барысына шөкер итеп, Җиребезне сакларга, бала чактагыдай һәрнәрсә белән канәгать һәм барсы өчен дә рәхмәтле булган әлеге халәтләребезгә янә әйләнеп кайтырга, кулларыбызны дөньябыз матурлыгына таба сузырга өндим!» – ди ул.

 Рәссамның инде тормышның ачысын-төчесен татыган, гомер буе гыйлем эстәгән дәрвишләргә багышланган тулы бер сериясе дә үзенчәлекле килеп чыккан һәм күз ачып йомганчы сатылып беткән! Бу серияне караганда Җ.Руминең бер гыйбарәсе хәтергә килә: «Син – океандагы бер тамчы түгел, ә тамчыдагы – бер океан»... «Күп кенә әсәрләремне хәтта фотосурәткә төшереп калырга да җитешмим! Билгеле, картиналарымны ошатып алучылар булу минем өчен куаныч!» – ди Алена Сәгъдулла кызы. 

А. Әскәрованың иҗатында Аллаһы Тәгаләнең гаҗәеп төрле мәхлуклары, әйтик, балыклар, кошлар бик еш сурәтләнә. Аның әсәрләрендә чәчәкләр дә, бакчадан яңа гына җыеп кергән сусыл алмалар да, диңгезләр дә бар. Диңгез-океаннарыбызның үзгәреп торган кәефен, илаһилыгын, хөр стихия булуын исәпкә алган иҗатчылар һәрчак бу темадан читтә калмый. Алена ханым картиналарындагы гаҗәеп чиста, берничә дистә төсмерле диңгез дулкыннарыннан күзне аерып булмый! Ә менә 2019 елда иҗат ителгән «Энҗе йөртүче» әсәрендәге диңгез аша без Ана булу шатлыгын тоярга әзерләнгән,  эчтән балкып торган хатын-кыз образын күрәбез. Ә «Игелек» картинасында – якты, кышкы дөньяга сок­ланып туя алмаган ир бала образы! Оптимизм бөркелеп торган әсәрләр болар! Алена Әскәрованың киләчәктә ясалачак картиналары милли тема белән берләштерелеп иҗат ителәчәген искә алсак, бу эшләрнең кабатланмас стильле, тәрбияви мәгънәле, зәвыклы эстетикада булачагын күзалларга мөмкин! Бөтен булмышыбызга шатлана белү – менә нинди хискә өнди безне милләттәшебез! 

Рәссам ханымның әле күптән түгел генә иҗат иткән яңа әсәре – нәсел көче турында. «Нәсел көче – ул кодрәтле, шифалы энергия! Шушы энергия һәм үз нәселебез хатирәләре җанга терәк бирә дә. Әлеге картинам­ны ясаганда үз җаныма да шифа таптым, – дип аңлатты талант иясе. – Мин һәр көнне әниемә, үз гаиләмә һәм бар нәселемә рәхмәтле! Чөнки без үз якыннарыбыз һәм үз тамыр­ларыбыз белән көчле! Һәм бүгенге бөтен барлыгым аларның һәрберсенең өлеше һәм, билгеле, Аллаһы Тәгаләнең безгә карата олуг мәрхәмәте белән бәйле!» 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: