Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Милли тәрбия курчактан башлана

Дөньяда бердәнбер Коръән аятьләрен укый торган Әминә исемле курчак бездә җитештерелә. Аның әнкәсе – Эльза Хөснетдинова.

Эльза курчаклар белән декрет ялы вакытында ныклап кызыксына башлаган. Дус-иш мөселман хатын-кызларның нәни кызчыкларында шыксыз, хәшәрәт Монстер Хай, чамадан тыш кершәнләнгән озын сыйраклы Барбиларны күреп,  уйга калган. Кыз балаларыбызны Ислам кушканча нәфис итеп, гәүрәтләрне каплап киенергә өйрәтмәкче булабыз. Ә үзебез кулларына кыска итәкле Барбиларны  тоттырабыз. Кызларыбызны, хатын-кызның бөтен матурлыгы ана булуда, дип  үстерергә омтылабыз. Ләкин яраткан уенчыклары - аркасына ябышкан корсаклы, өзелергә торган нәзек билле Барбиларга  инә очы кадәр булса да хатын-кыз матурлыгы салынганмы соң? Курчак тора-бара бала өчен иң якын дуска, өлге-үрнәккә әйләнә. Үгет-нәсыйхәтебез бер төрле булып, көн саен кулланыла торган уенчыкларыбыз аларга капма-каршы икән, безнең тәрбиябез монафыйклыкка тиң түгелме, дип Эльза күңеленә тынгы тапмаган. Шуннан кибетләр буйлап мөселман кызларының кулына тоттырырдай уенчык эзләп киткән. Тапмаган.  Интернетта хиҗап ябынган Барби курчагы бар-барын. Әмма ул да мөселман хатын-кызларына килешмәгәнчә кершәнләнгән, сөрмәләнгән икән. Юридик факультет тәмамлаганнан соң, кап-кап кәгазьләр белән судлар юлында йөреп алҗыганга һәм күптәннән үз эшен булдыру турында хыялланганга күрә Эльза, уенчыклар базарын шактый  өйрәнгәннән соң, милли курчаклар җитештерү эшенә керешә. Иң башта әзер курчакларны әнисе белән икәү киендерәләр. Алланың рәхмәте белән, тавыш яздыручыны бик тиз табалар. Әминә курчагы матур мөселман киемнәрен күрсәтеп кенә калмый, Коръән аятьләрен, намаз догаларын да укый. Күпләгән Коръән уку бәйгеләрендә җиңү яулаган Асия һәм Жасминны да озак эзләргә туры килми. Хәзер Әминә алар тавышы белән сөйләшә. 

Беренче Әминә курчак дөньяга килгәннән соң, алты еллап вакыт үткән. Хәзер уенчыкларны өч тегүче киендерә.  Курчакларны нигездә интернет кибет аша саталар. Әминәбезне Татарстан, Башкортстан, Россия шәһәрләрендә, Дагстан, Казахстан, Үзбәкстан, Чечня һәм башка күп кенә республикаларда яшәүчеләр сората. Балаларыбыз Әминә ярдәмендә намаз догаларын тиз ятлый,  алмашка күлмәкләр, хиҗаплар төгеп кул эшләренә өйрәнә, дип курчагыбызны мактап туя алмыйлар. 

Исламда кешене, хайванны гәүдәләндерү тыелу-тыелмау турында бәхәсләр еш кузгала. Шуңа күрә  Эльза бу мәсьәләне дә ныклап өйрәнгән. Балалар өчен дөньяны танып белү максатында уенчыкларның тыелмаганлыгын, Мөхәммәд пәйгамбәребезнең сөекле хатыны Гаишәнең курчагы, уенчык аты булганы турында укып белгән. Шулай да  курчакның аңлатма язуында, уйнап туйгач Әминәне үтә күренмәле булмаган савытка салып яисә тукымага төреп алып кую киңәш ителә. Җанлы нәрсәләрнең сурәтләре булган өйгә фәрештәләр керми, дигән хәдис бар бит. Ата-аналарда, намазларыбыз дөрес буламы, Аллаһыга барып җитәме, дигән шик-шөбһәләр калмасын өчен, башкарыла бу эш. Бер үк вакытта балалар уенчыкларны җыеп йөрергә, пөхтәлеккә дә өйрәнә.

Әминә белән хушланып матур гына яшәп ятканда, аяз көнне яшен суккандай, мәктәпләрдә татар теле дәресләрен бетерү турында гауга чыга. Эльза Түбән Кама шәһәрендә туып-үскән. 2004 елда гына Казанга күчеп килгәннәр. Кечкенә вакытта гаиләдә татарча сөйләшсә дә, олы тормышка чума барган саен, татар теле онытыла барган, ләкин ана телебезгә күсәк күтәрүләрен күргәч,  кызның күңеле актарылып ташлангандай була. Бу вәхшилеккә ничек булса да каршылык күрсәтү теләге уяна. Һәм Эльза Сөембикә исемле татар курчагын ясауга керешә. Сөембикә үзе белән таныштыра, милләтен әйтә, татар халкының милли киемнәре, милли ашлары турында сөйли, «Туган тел» шигырен укый һәм «Әпипә»не җырлый белә. Беренче йөз данә курчакны дөньяга чыгарырга Питрәч районы хакимият башлыгы Илһам Кашапов ярдәм иткән. Ләкин  кул хезмәте күп кергән, тавыш яздырылган курчак сатып алучыларга кыйммәткә төшә. Аның күләмен арттыру бәрабәренә үз бәясен киметеп, күбрәк милләттәшләребезгә Сөембикә белән очрашу мөмкинлеге ачу нияте белән, Эльза президентыбыз Рөстәм Миңнехановтан хат аша ярдәм сорап карарга була. Ә узган елның августында президент Эльза Хөснетдинованы очрашуга чакыра. Шуннан соң балалар бакчаларын милли курчаклар белән тәэмин итү турында карар кабул ителә. Бүген Эльза Хөснетдинова һәм аның фикердәшләре яңа проект әзерли. Ул Сөембикә курчагы янына татар егетен дә ясауны күз уңында тота. Милли уенчыкларыбыз­ның балаларны әйләнә-тирә мохит белән тәфсилләбрәк таныштыруы ният ителә. Мәсәлән, кешенең тән төзелеше, төсләр турында да татарча мәгълүмат бирер­ләр, иншаллаһ.  Проектны тормышка ашыруда Казаныбызның 405 нче санлы балалар бакчасы методисты Сиринә Хәкимова ярдәм итә.  Кием мәсьәләсендә респуб­ликабызның Милли музее белгечләре белән киңәшеп эшлиләр. Бу курчаклар татарларда горурлык уятып кына калмыйча, безнең белән янәшә яшәгән милләт балаларын да кызыктырсын, ана телебезне өйрәнергә этәрсен иде, дип хыяллана Эльза. 

Алты ел эчендә Э.Хөснетдинованың меңнән артык курчагы дөнья күргән. Ә күптән түгел  әби тавышы белән бишек җыры көйли, «Туган тел»не җыр­лый торган дәү әни-курчакны ясаганнар. Аның мөлаемлыгына сокланып туймаслык! Әбиләр турында сүз киткәч, шуны да әйтү кирәк, милли курчакларның дүрттән бер өлешен йә әбиләр үзләре, йә аларга бүләккә туганнары сатып ала икән. Әминә, Сөембикә курчаклары - әбиләребезгә милләтебезнең көчле чагын сагынып шатланырга, яшьләргә ана телебезне, гадәт-йолаларыбызны йөрәнергә, тормыш юлында телләрен җуйганнарга исә югалту ачысын басарга бер мөмкинлек.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев