Мәдәни җомга

Милли рух, матур кием...

Фотога төшәр өчен, Линара ханым кызы Ксения белән  Казанга махсус килгән

Этнодизайнерларның Евразия ассоциациясенә кабул ителгән иҗатчы – Илдар Гатауллин җитәкләгән «Милли хәситә» командасы бу көннәрдә аның дәү әнисе исеме белән бәйләп, «Фаризә» хәситәсен иҗат итә. 

Бу хәситә дә, һичшиксез, борынгы татар милли костюмнарын торгызуга бер адым булыр, чөнки аның да нигезен Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеендагы борынгы хәситә үрнәге тәшкил итәчәк. Быел «Милли хәситә» студиясе кием-салымнарын киеп, фотосессияләр үткәргән хатын-кызлар үз фотосурәтләрен социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә куеп барды. Шушы студия хәситәләрен, милли алкаларын һәм яка чылбырларын яратып тагучыларның берсе – Санкт-Петербург татарлары җәмгыяте активисты Линара Әнвәр кызы Николашкина. «Хатын-кызларның халыкара берлеге» президенты Әлфия Әмирова җитәкчелегендә уздырылып килгән «Милли киемле ана һәм балалар» Халыкара фотокүргәзмәсендә җиңүчеләр арасында быел аның фотосы да бар! Мондый фотога төшәр өчен, Линара ханым кызы Ксения белән  Казанга махсус килгән. (Фото авторы – А.Малышев). «Милли киемле ана һәм балалар» Халыкара фотокүргәзмәсенең максаты бер: гаилә кыйммәтләренә игътибарны юнәлтеп, Россия, БДБ илләре һәм чит дәүләт халыкларының этномәдәнияте байлыгын саклау, үстерү һәм, милли киемнәрне тәкъдим итеп, төрле конфессия­ләрдәге, төрле сәяси карашлардагы халыкларны берләштерү өчен тиңе юк мәйдан булдыру. Былтыргы бәйге нәтиҗәләре буенча ачылган фотокүргәзмә зур уңыш белән барды, быел да әлеге мәдәни чара шул ук дәрәҗәдә үтәр дип көтелә. Бәйгене оештыру комитеты председателе Ә.Әмирова әйтүенчә, быел фотокүргәзмәгә 3870 гариза кабул ителгән, шуларның 950 се бәйгедә катнашкан, җитмештән артык милләтне күрсәткән фотолар арасыннан 200 финалист һәм 54 җиңүче сайлап алынган. Линара Николашкина Таҗикстанның Пролетарск каласында туып- үскән. 2006 елны Самара дәүләт икътисад университетын тәмамлаган, 2007 елны Нефтегорск каласына кайтып, гаилә корган. Кызы Ксения туып, көннәрендә илһамлы сәгатьләре арткач, күңеле фотосәнгатькә тартылган, график дизайн курсын тәмамлап, видеопроектларга алынган. 2009 елны «Хатын-кыз эшмәкәрлегендәге иң яхшы проект» номинациясендә җиңеп, грантка лаек булган, ә бу исә фотолары санын тагы да арттырган. Ул фотоэшләре белән берничә бәйгедә җиңеп тә чыккан. Неф­тегорск «Дуслык» татар милли мәдәни үзәге, Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте эшчәнлегендә бик актив катнашкан, «Самара татарлары» сайтындагы фотолары, язмалары белән дә популярлык казанган! 2015 елны Л.Николашкина «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында үз эше белән I дәрәҗә лауреат дип табылган, 2019 елны «Сабантуй буяулары» сериясе, Санкт-Петербург Милләтләр балы күренеше – «Европага тәрәзә» фотоэше белән махсус призларга лаек булган. 2018 елны Ленинград өлкәсенең Мурино шәһәренә күченгәч тә, Линара ханым җәмәгать эшләреннән читләшмәгән. Бүгенге көндә Линара Әнвәр кызы проект оешмасы инженеры булып эшли, ә буш вакытларында җәмәгать эше белән мәшгуль. Ул – Равил Закиров җитәкчелегендәге Питер татар (piter.tatar) порталының яңалыклар редакторы да, фотожурналист та!

«Ленинград өлкәсенең Дуслык йорты каршындагы, Гөлнара Фәйзуллина җитәкчелегендәге «Файда» эстрада-фольклор ансамбле солисты буларак, Төнь­як башкала сәхнәләрендә, Сабантуйларда, фес­тивальләрдә, «Санкт-Петербургта татар мәдәнияте көннәре»ндә, «Ак калфак-Нева» оешмасының мәдәни чараларында, концертларда да җырлыйм инде», – ди уңган ханым.

Линара Әнвәр кызы  проект оешмасы инженеры булып эшли, ә буш вакытларында җәмәгать эше белән мәшгуль. Ул – «Ак калфак- Нева» оешмасының SMM админис­траторы.

«Сәнгать өлкәсе миңа бик якын! – диде әңгәмәдәшем. – Кызым Ксения дә рәсем сәнгатен бик ярата. Быелгы «Милли киемле ана һәм балалар»  бәйгесендә җиңеп чыгарбыз дип уйлаган идек. Бәйгеләрдә бит үз-үзләренә нык ышанычы булганнар катнаша! Безнең очракта без бу фотога милләтебезгә карата горурлык хисләребезне дә өстәдек!  Кызымда татар мәдәниятенә мәхәббәт тәрбиялим. «Милли хәситә» студиясе бизәнгечләрен бик яратып тагып йөрим! Быел яз безне хәтта Россия Этнографик музееның «Музейда төн» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Җанланган экспозиция» чарасында катнашырга чакырдылар әле. Музейда мин татар киемнәрен генә киеп, «XIX-XX гасыр башындагы Идел буе һәм Урал алды татарларының традицион мәдәнияте» даими экспозициясендә булдым. Музейга килүчеләр белән фотоларга да төштек, «Файда» эстрада-фольк­лор ансамбле белән тамашачыларны татар биюләрен биергә өйрәттек, татарча җырладык!»  

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: