Мәдәни җомга

Милли курчаклар әнкәсе

Мәскәүдә яшәүче Суфия ханым Хәбибуллина милли курчаклар ясый. Татар мәркәзеннән читтә яшәсә дә, күңелендә милли хисне сүндермичә сакларга аңа  Татарстаныбызның Биектау районы Әлдермеш авылы хатирәләре ярдәм итә.

Суфия ханым Казаныбызда туган. Бердәнбер кызы,  мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына  кергәч,  моннан ун еллап элек аның артыннан Мәскәүгә киткән. Андагы милләттәшләребез белән танышып, татар чараларында катнаша башлаган. Шулай бервакыт Сабан туена баргач, милли сувенирларның аз булуына игътибар иткән. Курчаклар ясау эше шуннан соң башланып киткән. 

С.Хәбибуллина курчакларны ясамый, киендерә. Ә кием тегәргә ул кечкенәдән маһир. Мәктәп елларында кул эшләренә туган мәхәббәт аны кием кисеп тегү түгәрәкләренә китерә. Тегүче булып эшләмәсә дә, гомере буе кисеп, тегеп, тукымалар сайлап әвәрә килә. 

Биектау районы Әлдермеш авылы Суфия ханымның күңелендә җуелмас эз калдырган. Чөнки әтисе – шул авыл егете. Кызны да ерактан эзләмичә, күрше Әбрә авылыннан алган. Аларның мәхәббәтләре турында авылларында риваять чыгарганнар. Кич егет кызны капка төбенә озатып куя икән, иртән-иртүк исә кыз йортына мәхәббәт хаты килеп төшә. Ләйләсенә гашыйк Мәҗнүн кебек, егет таңга чаклы сөю сүзләре сырлап чыга икән. Мәхәббәт газабына озак чыдый алмыйча, егет бер кышкы төндә сөйгәнен урлап китә. 1955 елда Габделәхәт абый һәм Мәрзия апа Казанга күчеп килә. Ике ир-балалары артыннан төпчекләре Суфия дөньяга килә. Әмма әтисенә көтеп алынган кызчыкларын тезләренә утыртып уйнату, Суфиягә әтисенең назлавы-иркәләвеннән пырхылдап көлү бәхете тәтеми кала. Кызга ике ай ярым тулгач, әтисе машинасы белән поезд астына эләгеп, фаҗигале төстә һәлак була. 1947 елда, ике сугыш кичеп, туган ягына  исән-имин әйләнеп кайткан Габделәхәт абыйның  гомере ун елдан соң әнә шулай тетрәндергеч тәмамлана.

Суфия ханымга Әлдермеш авылындагы һәр сукмак таныш, һәрберсе күңеленә газиз. Авыл кызлары белән чишмәгә суга барулар, кичке уеннар бүгенгедәй күз алдында тора. Хәзер җәйге урманнарда нечкәләп үрелгән пәрәвезләрне күрсә дә, кышларын тәрәзәләрдәге бозлы нәкышләргә караса да, күңелендә әбисенең ап-ак карават башлары, мендәр япмалары, тәрәзә пәрдәләренең челтәрле бизәкләре яңара. Күктән тәңкә-тәңкә кар яуганда, ап-ак каз мамыгы, шул каз мамыгы тутырылган мендәр, ястыкларда изрәп йоклаган яшьлек еллары исенә төшә.  Суфия ханым Әлдермешкә бүген дә кайта. Хәзер түбәле капкалар, челтәрле тәрәзә читләре юк инде. Урам тутырып, тузан туздырып көтүлеккә йөргән мал-туарны да сагынып сөйләргә генә калды... 

Суфия Хәбибуллина курчаклар аша татар милләтенең элеккеге матур горурлыгын кайтарырга тели. Затлы киемнәргә киенгән Сөембикәне, Кубрат ханны, Булаты шахталарда тир түгеп эшләп алган зәңгәр шәлле Мәйсәрәне ясый. Милли киемнәр белән чынлап торып кызыксынуын күреп, таныш-белешләре Суфия ханымга элеккеге Советлар Союзына кергән 15 республика халкы киемнәрен дә эшләтә. Бүген алар Мәскәү политология институты музеенда саклана. Ә газиз Әлдермеш авылының балалар бакчасына ул Идел буе халыклары кием эскизларын эшләп бирә. Шул иҗат эшләре барышында костюмнарның төрлелеге, байлыгына шакката, аларны аеру нечкәлекләренә төшенә. Милли костюмнар бертөрле генә түгел, кесә калынлыгына, укымышлылык дәрәҗәсенә, таулы якта яисә уйсу җирләрдә яшәвенә һәм тагын бик күп билгеләргә карап, әллә ничә төрле булган. Костюм тарихын өйрәнеп укыган китаплары Әлдермеш авылы  бабасының йортындагы иркен чормасына да сыймас, мөгаен. 

Суфия Хәбибуллина курчаклар киендереп кенә калмый, Мәскәүдәге Рәдиф Яваев җитәкчелегендәге «Илдан» татар халык бию төркеме өчен костюмнар да, балалар өчен милли бизәкләр төшерелгән киемнәр коллекциясе дә иҗат иткән. 

Суфия ханым милләтебезнең һәр сулышын тоеп, шатлыкларына куанып, авырлыкларына борчылып яши. Күренекле җырчыбыз Сара Садыйкованың 112 еллыгы уңаеннан кызы,  балет остасы Әлфия Айдарская Мәскәүдә бик җылы кичә үткәргән. Шунда Суфия ханым Әлфия апага бүләк итү өчен калфаклы сандугачыбызның курчагын өлгерткән. Татар җанлы һәр кеше бозда фигуралы  шуу остасы Алинә Заһитованың уңышларына шатлана, билгеле. Суфия ханым Алинәнең курчагын ясаган һәм талантлы, тыйнак, чибәр чемпионкабызны кочаклап, аркасыннан сөеп, котлап кайткан. 

Моннан күп еллар элек Әлдермеш авылында салынган орлык әнә шулай нәфис милли курчаклар булып шытып чыкты...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: