Милли код – минем иҗатымда!
Сүзгә ханбикә өчен туры килүче образны Мәскәү метрополитены поездында очраттым. Метро вагонындагы бер кызга игътибар иттем. Ул скрипкачы һәм төрки милләтле кыз иде кебек... Сүзгә ханбикә шушындый йөзле дә булгандыр дип уйладым.
Рәссам Радик Мусин 1989 елны Башкортстанның район үзәге Борай авылында туган. Алты яшькәчә Агыйдел шәһәрендә яшәгән, соңрак Борай урта мәктәбенең IX сыйныфын тәмамлап, 2005-2010 елларда Уфа сынлы сәнгать училищесының сәнгать бүлегендә укыган. 2011-2014 елларда Уфаның З.Исмәгыйлев исемендәге дәүләт сәнгать академиясендә белем алган. Шул ук елларда Уфаның «Богемика» шәхси дизайн мәктәбендә рәсем, сынлы сәнгать дәресләрен һәм «Радикаль сынлы сәнгать» авторлык курсын алып барган. 2015-2017 елларда исә Санкт-Петербургта яшәгән. Бүгенге көндә Мәскәү каласында яшәп иҗат итә.
«Әтием Ридус инде бакыйлыкта... Әнием Ләлә – музыка буенча тәрбияче, – ди иҗатчы. – Әбием Наилә дә музыка өлкәсе хезмәткәре, башлангыч классларда педагог булып эшләде. Мин кечкенәдән гел рәсем ясадым, бу шөгыльгә әнием өйрәтте. Унике битле, шакмаклы дәфтәр бирә дә: «Рәсемнәр яса әле!» – ди. Дәфтәр бераздан рәсемнәр белән тулгач, әнием тагын кәгазьгә төрле сызыклар сызгалый һәм шуларны берәр образ килеп чыгарлык итеп үзгәртергә куша. Алары да килеп чыга иде. Тик мин сынлы сәнгать мәктәбен түгел, ә балалар музыка мәктәбенең фортепиано классын тәмамладым. Шуннан соң сәнгать училищесының эстрада бүлегендә укырга уйладым, музыкант булырмын дигән идем дә, әти-әни рәссамлыкка укырга киңәш итте. Әнинең бертуганы – Җәмил Әхмәтгалиев та оста рәссам!»
Уфа сынлы сәнгать училищесына кергән Радикка җиң сызганып укырга туры килә. Чөнки рәссамлыкта махсус белеме булмагач, училищега бары тик сынау шарты белән генә кабул ителә ул. Ә андый шарт белән алынучылар өчәү була. Ел буе тырышып укыган Радикны гына II курска күчерәләр. Училищеда бары иҗат, уку белән генә шөгыльләнгәч, яхшы мөгаллимнәрдән белем алгач, осталык арта гына. «Иҗатта үз юлың белән барырга кирәк икәнен шунда аңладым, – ди Радик. – Портрет жанрында күбрәк ясыйм. График портретларга алынсам, рәсем линияләрен бик төгәл китереп чыгара торган линер ярдәмендә башкарам. Уфа сынлы сәнгать училищесын тәмамлагач та, Санкт-Петербургка юнәлдем. Шул каладагы А.Л.Штиглиц исемендәге сәнгать-сәнәгать академиясенә укырга кермәкче идем, әмма бу ният тормышка ашмады. Башкортстанга кайтып, Уфадагы шәхси дизайн мәктәбендә дүрт ел буе «Радикаль сынлы сәнгать» курсын алып бардым. Шул ук вакытта Уфаның З.Исмәгыйлев исемендәге сәнгать академиясендә укыдым, III курстан соң академиядән үз теләгем белән киттем. Янә Питерга юл алдым, ул кала гел үзенә тартты. Ул аерым бер галәм үзәге булып тоела иде. Әмма Петербургта синең үзең дә, иҗатың да беркемгә дә кирәкми икәне бик тиз аңлашылды. Бу– күңелне моңсулык белән тутыра торган халәт. Тора-бара башка иҗатчылар белән аралаша башладым, төрле фестивальләрдә дә катнаштым. Питердагы тәүге ел ярым вакытым бик авыр булды. Бу шәһәр – гомумән, башка организм, анда син, әйтерсең лә бик зур ярышта катнашасың. Чөнки Питерга чит дәүләтләрдән дә килеп иҗат итәләр, рәссамнар күп. Шуңа күрә ул вакытта Уфадан алган заказлар бәрабәренә генә яшәдем. Бервакыт Казанга кайтып китәргә булдым. Ул миңа һәрчак ошый иде! Әмма Петербург үзе тоткарлады төсле. Кайтырга җыена башлаган көннәрдә мәшһүр җырчы С.Шнуров зур күргәзмә әзерләве һәм рәссамнар җыйнавы хакында игълан итте. Ә мин моңа кадәр дә аңа портретын ясап бүләк иткән идем. Тик ул чакта без аз гына аралашып алдык. Зур проектка керешкән җырчы җитмеш кеше арасыннан нибары өч иҗатчыны сайлап алды. «Эрарта»дагы шушы күргәзмәдә катнашу миңа тәҗрибә тупларга булышты. Чөнки «Сәнгать эрасы» дип исемләнгән бу музей Петербургның беренче заманча сәнгать музее иде, өстәвенә ул әле Васильев утравында ук урнашкан, аңа тамашачылар да күп йөри.
Ярты ел әзерләнгән күргәзмә өчен унбиш картина ясадым. Әмма бу мине рәссам буларак танытмады. Чөнки без бары тик Сергей Шнуров уңышы өчен тырыштык. Чыннан да, җырчының фанатлары күргәзмәгә килеп, аны егыла-егыла мактап китте. Әлеге күргәзмәне бераздан Мәскәүнең заманча сәнгать музеенда да ачтылар. Күргәзмә бер ел буе Россия буенча экспозицияләнде. Шул чакта Мәскәү миңа Петербургка караганда да ямьлерәк күренде. Ихлас булыйм: Питер – ул төксе дә, тар да булып тоела торган шәһәр. Андагы яшәү темпы да Мәскәүнекенә караганда акрын. Дөрес, дусларың күп булса, һәркайда күңелле. Ә менә Мәскәү – ул исә бик киң, анда яшеллек күп, урманлы җирләре дә бар. Ландшафтының кайбер урыннары Башкортстанны да хәтерләтә, җыеп әйткәндә, Мәскәү энергиясе ул чактагы күңелем халәтенә туры килде дә куйды. Һәм мин Мәскәүдә яшәвем иҗатым өчен уңышлырак булыр дип уйладым».
Радик Ридус улыннан Казанга кайтмавының сәбәбен дә белешәм.
«2014 елда Казанны беренче тапкыр күрдем. Исем китте: кибеттә – татарча сөйләм, урамда – татарча сөйләм... Татарча сүзләр ишеткәч, хәтта елыйсылар килде. Чөнки Мәскәүдә яшәгәндә, татарлык үзен бик тиз искә төшерә, беренче планга чыга. Тик Казанда мәдәни чаралар күпкә азрак, күргәзмәләр сирәк. Чит илгә китәчәк картиналарга бәя бирүче белгечләр юк, алар бары Мәскәүдә генә. Шуңа күрә Мәскәү беренчел, әмма анда да күңелгә нәрсәдер җитми...
Мин үз һөнәремдә. Картиналарым да сатыла, билгеле. Менә криптоаукционда да бер эшемнең фотосын саттым. Моннан ел ярым элек стартаплар сату белән мәшгуль бер фирма өчен мәшһүр Илон Маскның портретын ясарга туры килгән иде. Мин юри генә, кармак салып, үземнең талантымны билгеләп карарга булдым. Шушы портретның үзен түгел, бары тик фотосын гына криптоаукционга куйдым. Ул сәхифәгә чыгып, 15 минут узуга ук 1200 долларга сатылды. Күз алдына китерегез, әлеге аукцион казиноны хәтерләтә. Анда катнашу өчен син башта үз хезмәтләрен аукцион аркылы саткан берәр рәссамның чакыруын кабул итәргә тиешсең. Аннан соң бу мәйданда булу өчен акча кертү сорала. Әйтик, анда катнашу өчен миңа 8 мең сум акча да түләргә туры килде... Шуннан соң тагын бер эшемнең фотосы белән катнаштым. Ә ул... сатылмады. Әгәр дә сатылса, тагын куяр идем, тик уңыш булмагач, туктадым. Мин акчаны җилгә очыра торган ир-ат түгел, аннары холкымда азартлыкка тартылу да юк, шуңа күрә мондый аукционнар эшчәнлегендә башка катнашмыйм.
Билгеле, минем джаз музыкасын уйнаучы һәм блюз җырлаучы буласым килгән иде... Ләкин бу хыял булып кына калды. Шулай да берәр концертка барсам, урындыкта тик кенә утыра алмыйм. «Их, йөгереп чыгарга иде дә, фортепиано артына утырып, уйнап җибәрергә иде. Алардан да ким уйнамас идем!» – дип уйлана башлыйм». Сүз уңаеннан, Радик фортепианода, гитарада, домбрада, авыз гармунында яхшы уйный.
Иҗатында ул кеше образларына, сюжетлы композицияләргә игътибарлы. Әмма китаплар бизәлешендә катнашу уе белән янмый. «Миңа аерым фигуратив сынлы сәнгать һәм портретлар ясау ошый. Текстларга берегү – минем юнәлеш түгел», – ди әңгәмәдәшем. Радиктан Сөембикә-ханбикә образын ничек иҗат иткәне хакында да сорашам.
«Санкт-Петербургта яшәгәндә үк, мин татар музыкасын тыңлый, төрки милләтләр тарихы белән кызыксына башладым. Мин бит татар авылында туып-үстем. Формалашкан мохитем дә татар мохите иде. Үземне һәрчак татарлыгым аша кабул иттем. Ә Петербургка килгәч, күңелем мәдәни шок халәтен кичерде. Шул вакытларда Казан егетләре белән таныштым. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессында эшләүчеләр дә бар иде. Алар төрле мәдәни чараларны, фестивальләрне татар телендә генә алып барды. Мин мондый чараларның үзем өчен мөһим, ә татар мәдәниятенең башка мәдәниятләрдән бер ягы белән дә ким булмавын аңладым. Шул чакта иҗатымда милли образлар, милли кодлар пәйда булды... Әйтик, Румыния дәүләтендә оештырылган Татар мәдәнияте көннәрендә ачылган күргәзмәм өчен үземә кызыклы булып тоелган ун тарихи шәхесне сайлап алган идем. Шуларны рәсемнәр итеп ясадым. Сөембикә-ханбикә дә шул чакта иҗат ителде. Моннан кала мин Сүзгә ханбикә образына да тукталдым. Сүзгә ханбикә өчен туры килүче образны Мәскәү метрополитены поездында очраттым. Метро вагонындагы бер кызга игътибар иттем. Ул скрипкачы һәм төрки милләтле кыз иде кебек... Сүзгә ханбикә шушындый йөзле дә булгандыр дип уйладым. Аңа: «Бер яңа сериям иҗат итә идем, сез менә Сүзгә ханбикә образына туры киләсез, сезне фотога төшереп алырга гына рөхсәт итегезче», – дип үтендем. Ул каршы килмәде. Сүз уңаеннан, ул чакта миңа Сүзгә-ханбикәне бик күпләр белеп тә бетермидер кебек булып тоелды.
Сөембикә образы да нәкъ шулай туды! Тагын бер кызга карагач та, башыма: «Бәлкем, моннан биш гасыр элек яшәгән Сөембикә-ханбикә дә шушындый булгандыр!» – дигән уй килде».
– Радик, сезгә – 32 яшь. Рәссамлыкта үз тәҗрибәгез бар. Бу һөнәргә аяк басып кына килүче яшүсмерләргә нинди киңәш бирер идегез?
– Булачак рәссамнар үз шәһәрләрендә яки үз Ватаныбызда гына түгел, ә гомумән, бар дөньяда нинди мәдәни чаралар үткәрелүен белергә тиеш. Әйтик, нинди күргәзмәләр, нинди иҗат бәйгеләре оештырыла? Алар нинди темаларга багышланган һ.б. Бу җитди күргәзмәләрне, иҗади бәйгеләрне оештыручыларны да белү шарт, алар белән таныш булу да мөһим. Интернет булышлыгы белән хәзерге рәссам авылда яшәп тә, үз картиналарын сата ала. Моның өчен титаник хезмәт таләп ителми. Рәссамның бары үз йөзе, үз стиле генә булырга тиеш!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев