Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Милли киемгә мөкиббән рәссам

Соңгы сулышыма кадәр милли киемле туташ-ханымнарны сурәткә төшерүемне дәвам итәчәкмен, әмма иҗатым алга барсын өчен, миңа милли кием үрнәкләре җитми.

Әдәби иҗат чын сәләт таләп итә. Әйтик, барыбызның да диярлек «Унесённые ветром» кинофильмын караганы бар. Роман авторы – М.Митчелл иң әүвәл әлеге әсәренең соңгы бүлеге өчен төп җөмләләрне язып куйган, шуннан соң тугыз елга якын әлеге бердәнбер әсәренең калган бар текстын иҗат иткән, өстәвенә, үз-үзенә тәнкыйть күзлегеннән караучы ханымның күңеле романның беренче бүлеген алтмыш тапкыр төзәтеп күчергәч кенә тынычланган... Менә шушындый тырышлык үрнәкләре хакында укыгач, җитди китапларның җиңел язылмавын аңлыйсың. Тик  тиздән язучылык белән шөгыльләнмәгән кешеләр дә «әсәр» тудыра алсын өчен, үзенчәлекле китап булыр төсле. Мондый китапны рәссам Әнвәр Сәйфетдинов нәшер итергә ниятли.

«Кеше әлеге китапка кертелгән берникадәр иллюстрацияләремә карап,  андагы сызыклы буш битләргә үзе уйлап чыгарган берәр сюжеттагы тарихны яки мавыктыргыч әкиятне яза алачак. Бу очракта инде кем нинди фантазия куәтенә ия... Һәр язма китап үзенә бер төр эчтәлектә генә булуы белән дә аерылып торачак», – ди Әнвәр Камил улы. Бу үзенчәлекле китап әлегә эшләнеп кенә килә, шуңа күрә рәссамнан башка иҗади планнары хакында белешәм. «Минем гомер бәйрәмем якынлаша. Шуңа күрә быел Казан Кремле музей-тыюлыгында урнашкан Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда шәхси күргәзмәмне ачарга җыенам. Иҗатымны халыкка күрсәтеп, кешеләрнең күңелләрен сөендерәсем килә. Шушы язгы күргәзмәмә әзерләнә башлап, бу араларда борынгы милли киемдәге хатын-кыз образларын иҗат итәм. Моннан берничә ел элек әниемнең портретын язган идем, аны да күргәзмә түренә эләчәкмен. Минем бар иҗади уңышларымда да әниемнең өлеше зур. Әнием беренче булып: «Син үскәч, рәссам булырсың!» – диде, минем ничек укуым белән гел кызыксынып торды, гел иҗади биеклектә булуымны теләде, аннары яңа күргәзмәләрем тантаналарының берсен дә калдырмады. Кызганыч, ул инде вафат...

Тәүге картиналарымны искә алганда, 1994 елда иҗат ителгән «Татар кәләше» картинам бар, аны күпләр хәтерли булыр. Озак еллардан соң шушы картинам өчен модель булган Сәидәне урамда очраттым. Ул бер дә үзгәрмәгән, шундый ук нурлы йөзле, шат күңелле, искиткеч мөлаем! Минем өчен модельнең рухи матурлыгы булуы да мөһим. 

Соңгы сулышыма кадәр милли киемле туташ-ханымнарны сурәткә төшерүемне дәвам итәчәкмен, әмма иҗатым алга барсын өчен, миңа милли кием үрнәкләре җитми. Менә шушы арада танылган татар рәссамнарның берсе чигешле алъяпкыч биреп торды, моңа шулкадәр сөендем, аны юып, үтүкләп үк куйдым инде. Образны каршымда торган модельгә карап кына ясарга күнеккән рәссам мин. Тик бу көннәрдә борынгы татар милли костюмнарыбызны каян алырга белмичә кәефем төшә... Аңлашыла ки, дәүләт музейлары мондый экспонатларны рәссамнарга бирә алмый. Һичьюгы, модель аларны берникадәр вакытка гына киеп торса, фотосурәт итеп тә төшереп алыр идем. Моннан күп еллар элек Татарстан Милли музее директоры Г.С.Муханов, башка милләт кешесе булса да, андый гозеремне кире какмаган иде. Ул чакта татар костюмнарын яхшырак өйрәнеп калдым, иҗатчыга күп төрле милли киемнәрне күрү бик мөһим, бу даими, динамик процесс булырга тиеш... Аннары тирә-юнемдәге үз тамашачыларым белән әңгәмәләр дә кормыйча калмыйм, аларның сәнгатемә нинди карашта, нинди бәяләмәдә булулары белән кызыксынам. Ә инде остаханәдә эшләгәндә тынлык урнаша. Бу бик мөһим. Киндерләргә майлы буяулар белән  сурәт төшергәндә, һәр иҗатчы яңа әсәрен, үз уй-кичерешләре аша гына үткәреп, сакраль тынлыкта гына тудыра ала. 

Татар мәдәнияте темасы һәрвакыт иҗатымның үзәгендә. Әлбәттә, башка хезмәтләрем дә бар һәм булачак та, аларда Идел буенда яшәүче дус һәм тугандаш халыкларның милли киемнәрендәге хатын-кызлар сурәтләнә, аннары бу эшләрнең барсын бер-
гә бер серия итеп туплаячакмын. 

Мин өч телдә нәшер ителгән «Әнвәр әлифбасы» китабым аша ана телебезне пропагандалавымны да дәвам итәм, әйтик, былтыр Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучылары һәм Казанның башка урта мәктәп балалары белән очрашулар үткәрдем, бу эшчәнлегемне быел да туктатмыйм, татар теле һәм әдәбияты, рәсем дәресе укытучылары бу нисбәттән миңа мөрәҗәгать итә ала».

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев