Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Җәмгыятькә усал пародия

Г.Камал исемендәге Академия театры үз традицияләренә туг­ры калды, 40 елга якын вакыт буе баш режиссерлары булган Марсель Сәлимҗановның туган көнен коллектив быел да яңа спектакль премьерасы белән билгеләп узды. Иң тәүге сөенеч: труппа бу юлы "халыкара танылу" бөеклегеннән һәм "толерантлык" томаныннан арынып, Ана телебездәге һәм газиз әдәбиятыбыздагы татар спектаклен сәхнәләштерергә...

Г.Камал исемендәге Академия театры үз традицияләренә туг­ры калды, 40 елга якын вакыт буе баш режиссерлары булган Марсель Сәлимҗановның туган көнен коллектив быел да яңа спектакль премьерасы белән билгеләп узды.
Иң тәүге сөенеч: труппа бу юлы "халыкара танылу" бөеклегеннән һәм "толерантлык" томаныннан арынып, Ана телебездәге һәм газиз әдәбиятыбыздагы татар спектаклен сәхнәләштерергә "батырчылык" иткән. Зөлфәт Хәким исеме байтак вакыт буе сәхнәбездән югалып торган иде, Ходайга мең шөкер, театрның хәзинә сандыгын Тукай бүләге иясенең әсәре белән кабат яңартканнар.
Бер уйласаң, үз сюжеты белән З.Хәким ошбу әсәрендә Америка ачмаган да сыман. Соңгы 25-30 елда илне тоташы белән чорнап алган коррупция, караклык, ришвәтчелек, туган-тумачалык - һәммәсе күз алдында. Хокуксыз, телсез, умырткасыз коллар сыйфатында без бу иге-чиге күренмәс угрылык чире белән ризалаштык та бугай. Күреп торабыз бит: үзебезнең республика һәм барча район-калаларда да тәхет-кәнәфиләр туган-тумачалар кавеме белән тулды. Шулар җәмгыять үсешенең барча тармакларын үрмәкүч-спрутлар шикелле үз пәрәвезләре белән чолгап алды. Хәтта чиксез талантлы булса да, кара гавам баласы университет баскычларына да, җитәкчелек кәнәфиләренә дә, акчалы эшләргә дә танышлык яки ришвәтчелек сукмагыннан башка үтеп керә алмый. Кара гавам исә фәкать таланып һәм колларча буйсынып гомер сөрүгә генә дучар ителгән. Хәтта, күп очракта, кара гавамга тын да чыгармыйча яшәү "отышлырак". Әмма Зөлфәт "Бармы ришвәттән дәва?" әсәре белән менә шушы - инде тез чүккән һәм "Син мине күрмә, мин - сине" принцибы белән телсез-җансыз яши башлаган замандашның яңагына чалтырата. Ул, дер селкетеп, җәмгыятьне уянырга һәм асылына кайтырга чакыра.
Гап-гади районның гап-гади мәктәбендә химия укытып йөргән Сәйфи Гарипов атлы мөгаллимне (әлеге рольдә Фәнис Җиһанша) мәгариф бүлеге мөдиренең бер туганына урын кирәк булганга эштән бушаталар. Моңа кадәр дә җәмгыятьтәге, шул исәптән мәктәптәге гаделсезлекләрне күреп һәм "теле тиктормас" булганга күрә көченнән килгәнчә моңа каршы көрәшеп яшәгән Сәйфи мондый нахак рәнҗетелү белән ризалаша алмый һәм илне елан өере сыман чорнап алган коррупция, карак­лык, ришвәтчелек чиреннән арыну өчен "яшерен лабораториясендә" үтә зәһәр "таблетка" "уйлап таба". Үзенең яшьтәше һәм дусты булган мөхәррир Әбүзәр Шактыев ярдәмендә (аны Олег Фазылҗанов башкара) бу "ачыш" турында район газетасында "сенсацион" язма чыгаралар. Язма ялгыш кына район хакиме Фоат Абзалыч (артист Ирек Кашапов) күзенә барып эләгә һәм җирле "мафия" башында торган түрә, барча "гайка-шөрепләрне" борып, тоташ ришвәтчелеккә кереп баткан туган-тумача, дус-ишләрен аякка бастыра. Хаким кабинетына, берәм-берәм, районның мәгариф бүлеге мөдире (Фәридә Сафина), баш табиб (Наилә Ибраһимова), хәрби комиссар (Минвәли Габдуллин), прокурор (Рамил Вәҗиев) кебек "асларына су йөгергән" караклар җыела. Әүвәл "мафия шайкасы" "дошман" Сәйфинең үзен дә, аның хатыны Руфияне дә (Ләйсән Рәхимова) келәмгә чакыртып һәм зәһәр "таб­летка"ның серен ачарга үгетләп карый. Газета мөхәррире Әбүзәр болар күтәреп куйганга һәм алар акча түләп торганга күрә "бәйгә утыртылган эт" хәлендә бит, аны тиз җиңәләр. Бичара Әбүзәр газетада опровержение бастырып чыгарырга һәм дусты Сәйфинең йөзенә төкерергә мәҗбүр була. Системага аркан белән бәйләп куелган редакторны хәтта хыянәт тә коткарып кала алмый, котырган мафия ахыр чиктә аны эшеннән үк куа. Ә хакыйкать эзләп һәм коррупциягә каршы көрәштә ярдәм итмәкче булып Казан яки Мәскәүдәге җитәкчеләр янына барудан тыйган өчен протест йөзеннән, бунтарь Сәйфи яландагы бер агач өстенә менеп яши башлый...
Спектакль тамаша кылу өчен искиткеч тә җиңел. Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиев, Фәридә Сафина, Олег Фазылҗанов, Ләйсән Рәхимова, Минвәли Габдуллин кебек артистлар - сәхнә сөючеләр өчен яңа шәхес түгел. Ләкин әлеге премьерада аларның һәммәсе үз уеннары белән яңа ачыш шикелле шаккатырды. Артларына ут капкан прокурор, хәрби комиссар, баш врач, мәгариф бүлеге мөдире, бунтарь Сәйфинең өч катлы коттедж һәм үтә дә зәһәр чит ил машинасы белән кызыктыра башлагач мафия ягына ауган "йомшак" Руфиясе, хәтта район хакиме янында кыска итәк, затлы парик һәм "модный атлап йөрүләре" өчен сәркатип булып эшләгән Гөлчирә (артистка Гүзәл Гюльвердиева) - һәммәсе үз образларын шулхәтле дә йотылып уйный белде, тамашаны искитеп карамау мөмкин түгел иде.
Тамашаның режиссеры булыр­га алынган Илгиз Зәйниевкә чиксез рәхмәт. Зөлфәт Хәкимнең сатирик комедиясенә ачкыч таба алган. Тамаша, бер карасаң, 1920-1930 еллардагы Ильф белән Петров сатирасын, Остап Бендер белән Шура Балаганов афераларын хәтерләтә. Шул ук вакытта спектакльдә Николай Гогольнең "Ревизор"ларыннан ук калган калыплар һәм алымнар да юк түгел. Өстәвенә, Фоат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге оркестрны тәүге тапкыр сәхнәдә төп артистларның берсе ролендә дә күрдек, моңа чаклы пәрдә артында, тамашачы күзеннән читтә калган коллективның уенын күзәтү дә бик урынлы иде.
Гомумән алганда да, спектакльдә ачышлар бихисап. Коррупция белән ризалашкан, дәрәҗәсен, кешелеген җуйган бер төркемнең шул ук каһәр суккан ришвәт хисабына, хакимият кубызына биеп, агач башындагы Сәйфи өстенә ләгънәт яудыруын да, үсеп килгән бердәнбер малаеның армиягә алынуын күзаллап яңа зәһәр "таблетка" уйлап табарга вәгъдә иткән Сәйфи янауларын да, сатлык матбугат, айт-двага атларга өйрәнгән, әмма инде үзе дә икейөзлегә әверелгән урта баскыч җитәкчеләр уенын да битараф һәм гамьсез генә карау бөтенләй мөмкин түгел. Илне, җәмгыятьне чолгап алган һәм тәмам черетә башлаган караклык, коррупция хакында күптән чаң сугарга вакыт, вакыт иде инде. Камал театры коллективына шушы батыр адымнары өчен олы рәхмәт. Илне карак­лыктан тазарта башлауда әлеге әсәр дә берүк зәһәр һәм шифалы таблетка була күрсен!
Вахит ИМАМОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев