Мәдәни җомга

Мөгаллим рәссам

Рөстәм Мирхәсәнов - мөгаллим рәссам.

Казан федераль университеты студентлары аның лекциясен йотлыгып тыңлый. Һәм бу талибләргә кызыгып та куярлык. Һәр югары уку йортында студентларга сәнгать кануннарын шулай җентекләп, энәсеннән алып җебенә кадәр өйрәтсәләр, бездә талантлы рәссамнар саны артканнан арта гына барыр иде. Мондый мавыктыргыч, аңлаешлы, төрледән-төрле мәгълүматларга бай белемне яшьләрнең аңына армый-талмый, бар күңелен салып җиткерүче ул, бүгенге әңгәмәдәшем – Рөстәм Мирхәсәнов. 


– Әнием Сүрия Мәннән кызы һәрчак шигырьләр яза иде,  минем язучылык сәләтем – әнидәндер, ахры. Әтием – Фәрит Хуҗахәсән улы рәссам иде. Безнең нәселебез һәм мәшһүр татар рәссамы Фәйзрахман Әминов нәселе – якын туганнар. Шуңа күрә минем тирә-юньдә һәрвакыт кылкаләм осталары күп булды һәм үзем өчен рәссамлыктан башка юл ­күрмәдем. 

1984 елда Казан сәнгать училищесына укырга кердем, бүгенге көнгәчә андагы укытучыларымны зур ихтирам белән искә алам, – ди Рөстәм Фәрит улы. – Укытучыларыбыз Риф Фәхретдинов һәм Виктор Федоров монументаль сәнгатьне яхшы белүче рәссамнар буларак, безгә бик күп гыйлем бирде. Бу рәссамнар – архитекторларга хас фикер йөртүче затлар, сынлы сәнгатькә хас булган архитектоника төшенчәсен, ягъни һәрбер картинаны өлешләп-өлешләп төзергә кирәклеген аңлатучылар булды. Рәссамлык кануннарын тагын да өйрәнү өчен Мәскәүнең В.И.Суриков исемендәге дәүләт академик сынлы сәнгать институтында укырга булдым һәм бу да шулай ук уңышлы юл башының дәвамы булды. Әмма шунысы да бар, мин анда берничә тапкырдан соң гына кабул ителдем.  Институттагы укытучыларым, мәсәлән, академиклар Н.И.Андронов һәм П.Ф.Никонов безне сәнгатьтәге «кырыс юнәлеш» язу рәвешенә өйрәтте.

Бүгенге көндә мин үзем дә Казанның ике югары уку йортында: Казан  федераль университетында һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында студентларга модульлек, логика, геометрия кануннары аша төзелгән картиналарның гына гомуми гармония тудыруларын аңлатам. 

Бу нисбәттән әңгәмәдәшем аларга татар рәссамнары арасыннан Риф Фәхретдинов һәм Илдар Зариповны һәрьяклап мисал итеп китерә. Ул Илдар Зарипов иҗаты хакында озаклап сөйләргә дә риза, әмма мин сүзне сәнгатьтәге татарлык төшенчәсенә күчерәм. Өстәвенә, Рөстәм Фәрит улының үзенә дә бу хакта искәртә киләләр һәм: «Синең татар булуың әллә кайдан ук күренә!» дигән сүзләрне ул еш ишетә. Бер чак «Манеж»га үзенең «Татарларның монголлар белән орышы. 1223 ел» картинасын куеп та күпләрне шаккатыра. 

– Чөнки без – «салкын» түгел, бездә кулланыла торган төсләр шәрык темпераменты энергетикасына ия! – ди Рөстәм Фәрит улы. – Сәнгатьтәге татарлык – махсус түгел, ә табигый рәвештә, үзеннән-үзе килеп чыккан үзенчәлек. Ул шәрык төсләре, милли орнаментлар, халкыбыз тарихында гомер-гомергә сакланган рухи кыйммәтләрне күрсәтеп бирә алу аша раслана. Махсус рәвештә «мин – татар» дип такылдап йөрү кирәкми, тамашачы аны әсәрләрең аша үзе дә барлый ала. Ә инде рәссамнар бер-берсе хакында болай да  нәтиҗәне тиз ясый. 

Әңгәмәдәшем шул хакта да искә алды: институтта ул гел биш­ле билгеләренә генә укыган, РФ Президенты стипендиясенә, Россия сынлы сәнгать академиясенең «За отличие в учебе» медаленә лаек булган һәм III курстагы кече диплом эше өчен Берлиндагы НdК институтына стажировка белән бүләкләнгән. Немец телен яхшы белү сәбәпле, профессор Х.Дрейдоппельны да аңлаган. «Сез Россиядә, – дигән профессор, – Караваджо варислары». «Ягъни без тормышны трагедик хисләр аша кабул итүче, аның авыр якларын гына тасвирларга омтылучы, димәк. Минем ул чактагы иҗатым, чыннан да, нәкъ шундый иде, – ди рәссам. – Ә хәзер шундый замана, рәсем сәнгате белгечләре җитми, үзебездә югары уку йорты булмау да начар, бездә һәрчак менә дигән Казан сәнгать мәктәбе булган һәм бар. Инде 1990 елларда ук В.И.Суриков   исемендәге сәнгать институты укытучысы М.М.Курилко-Рюмин: «Казанда югары сәнгать уку йорты булырга тиеш, сез барыгыз да шунда укырга һәм үзегездә калырга тиеш», – дип әйтә иде... 

Хәзер төгәл дәвамчылык җимерелде, без үскәндә, рәссамлыкка сәләте булган бала башта сәнгать мәктәбенә бара, аннан махсус училище бетерә, аннары инде югары уку йортына керә иде, ә бүген бу сис­тема юк. Башта үз хыялларын һәм амбицияләрен тормышка ашырырга омтылучы ата-ана кечкенәләрне берьюлы өчәр түгәрәккә йөртә, алар шахмат уенына да өйрәнә, бозда да шуа, хорда да җырлый... тузан булып туза. Нәтиҗәдә баланың рәсем ясыйсы килә башлый, түләүле курслар үтеп, югары уку йортына керә, ә сәләтле курс­ташларын куып җитә алмый. Чөнки ул кечкенә чакта рәсем ясау урынына, гитара кылы чирткән... Урта мәктәпләрдә дә тар юнәлешлерәк итеп укыту программалары кертелүен дә хуплыйм мин. Сулагай балаларны да бүтәнчә язарга өйрәтәсе юк, аларның фикер йөртүе барыбер башка булып калачак... 

Студентларыма күп линияләр сыгылмалыгы, төс сигналлары, ритм, буяу таплары кулланып эш итәргә кирәклеген аңлатам. Татарстанда хәзер инде зур, куәтле әсәрләр иҗат итүче рәссамнар калмады. Бу нисбәттән, рәссам Илнур Сираҗиевның фикере белән тулысынча килешәм: илле яшьлек рәссамнар буыныннан соң килүчеләр арасында портрет ясау осталары гомумән юк. Булса, без аларны күргәзмәләрдә күрер идек! Бездә салон өчен язылган эшләр күзгә ташлана, акча бәрабәренә кирәксез, әһәмия­те булмаган вак детальләрне «чигеп» утырырга әзер рәссамнар күп. Нәрсә күрсә, шуны ясау­чылар. Ә бит иң мөһиме – ул җитди композиция төзи белү. Югары профессионализмга ия иҗатчыларны гына алыйк: мин, мәсәлән, Бакый Урманченың «Сагыш» сынына, Харис Якуповның «Чаллы чибәрләре»нә һәм Илдар Зариповның «Өйдә» картинасына карап сокланам. Югыйсә, совет диктатурасы да булган, ә шулай да ул вакытта нинди яхшы картиналар иҗат ителгән».

Институтны тәмамлагач, Рөс­тәм Мирхәсәнов үзе дә Мәскәүдә калган, башта Мәс­кәүнең махсуслаштырылган сәнгать институтында сәламәтлекләре чикле булганнарга белем биргән, аннан соң М.А.Шолохов исемендәге дәүләт гуманитар университетында укыткан, шушы уку йорты аспирантурасын югары билгеләргә  генә тәмамлаган. Буш вакытларында бина интерьерларын бизәгән. 2016 елны Казанга әйләнеп кайткан. 

Бәлкем, аның студентлары арасында тиздән үк үз талантларын күрсәтәчәк осталар да бардыр?! «Рәссамлыкта күзгә бәрелеп торган осталар юк, әмма мин белем бирә торган КФУның Л.Н.Толстой исемендәге филология һәм мәдәният­ара багланышлар институты студентлары – булачак дизайнерлар инде хәзер үк күп бәйгеләрдә җиңә. Аларны Россия художество сәнгать академия­се академигы, «Дизайнерлар берлеге» Халыкара иҗтимагый ассоциациясенең мәртәбәле президенты А.Л.Бобыкин да бик мактады. Мин укыткан беренче курста  Йәмәннән – ике, Мисырдан – ике һәм Кытайдан өч студент белем ала. Алар безнең ил студентларына караганда да тырышрак. Безнең югары уку йортын да юкка сайламаганнар, чөнки менә безнең дизайн һәм милли сәнгатьләр кафедрасы да укыту процессын нәтиҗәле һәм инновацион методларны берләштереп алып бара. 

– Рөстәм әфәнде, әңгәмәбез Халыкара рәссамнар көне алдыннан уза, шуңа күрә бу һөнәр ияләренә киңрәк тукталыйк әле. Сәнгать тарихына күз салсак, без анда рәссамнар белән бәйле төрле сәер очракларны күрәбез. Мәсәлән, дөньяда иң кыйммәт картиналары белән дан тотучы П.Пикассо яшьлегендә шул кадәр ярлы булган ки, җылыныр өчен утын урынына хәтта үз картиналарын да ягарга мәҗбүр булган. Ни өчен шулай: кайбер рәссам бай гомер итә, ә кайберсе ярлылыкта гомер кичереп, дөньялыктан китүгә үк, аның картиналары чиксез кыйммәт хакка сатыла? Яисә менә К.Малевичның «Кара квадрат»ы – мәңгелек тарихта, ә аңа кадәр күп вакыт элек ясалганы игътибардан читтә. Югыйсә, француз язучысы һәм рәссамы А.Алле үз кара турыпочмаклыгына шигъри атама да биргән булган: «Кара төндә, тирән мәгарәдә негрлар сугышы».

– Моны аңлатып бирү кыен. Әйтик, Коко Шанельгә кадәр дә кыска кара күлмәкләр булган, ә менә 1926 елда Коко Шанель вафат сөйгәне истәлеге белән бәйләп тәкъдим иткән кыска кара күлмәк аңа уңыш китереп, модельерны тарихка керткән. Ярлылар белән бер чорда бик бай рәссамнар да яшәгән. П.П.Рубенс, А.Куинджи, И.Айвазовский... Соңгысы хакында Николай I: «Ул нәрсә язса да – минем тарафтан сатып алыначак», – дигән ич. Гомумән алганда, чын иҗатчы йә үз тормышында бай була, йә үлеменнән соң... Уртакул иҗатчы – ул һәрвакыт эш пошыргыч. Чын иҗатчы – ул һәрчак киләчәккә эшли, ул һәрчак – кыл өстендә. Гәрчә тамашачыны рәссам үзе алга этәреп барса да, ул түгел, ә тамашачы аңа бәяләмә бирә. Ә югары бәя вакыт үтү белән килә. Ә кайчак чын рәссамга дәүләт тә булышлык итәргә тиеш, патша режимы заманында бездә дә шулай булган,  хәзер күп кенә чит илләрдә дә рәссамнарга субсидияләр каралган.

– Патша Россиясендә иҗатчыларны башка дәүләтләргә стажировкаларга да ­җибәргәннәр...

– Әйе, бу да юкка чыгарылган гадәт. Иҗади стажировкалар әле совет чорында бар иде. Менә шушы система яшәсә, мин үзем дә элеккеге союздаш республикаларга барып, төрки мәдәниятләрне өйрәнеп кайтыр идем!

– Менә тагын бер мисал: И.Айвазовский «Пушкин диңгез ярында» картинасы өчен И.Репиннан шагыйрьне ясап бирүен үтенгән. Ни өчен кайбер рәссамнар шулай ярдәм сорый... Аларга үз осталыкларында икеләнү хисе кичерү хас?

– Бу “тар специализация” дигән төшенчә белән генә аңлатыла. И.Айвазовский үз гомерендә алты меңгә якын картина язган! Әйе, аның «Наполеон Изге Елена утравында» картинасына игътибар итүчеләр рәссам императорны бик тә кечкенә итеп сурәтләгән дияргә мөмкин. Әмма эш анда түгел, бу диңгезләрне язучы рәссам шул кечерәйтелгән фигура аша символ, ялгызлык образын ачкан. Мин бу рәссамны укучыларыма һәрчак мисал итеп китерәм. Чөнки аны бер картинасын берничә сәгать эчендә яза дип тә тәнкыйтьләгәннәр. Ә ул бу гамәлен: «Кайчак үзем генә күргән элеккеге кимчелекләрне төзәтер өчен, сюжетларны мин юри тагы бер кат кабатлыйм», – дигән. Иҗат иткәндә үз сәләтеңә бик ышану да яисә үз-үзеңне бетереп ташлауга кадәр барып җитү, газаплану да артык. Күп эскизлар ясап карау – норма ул... Гомумән, рәссамнар – алар дөньяга балалар күзе белән караучылар, аларны тиресеннән кубарылган нервларга тиңләргә дә була. Шуңа күрә алар арасында бу дөньяны кискен һәм бик якын итеп кабул итүчеләр дә бар, алар башкаларга караганда тизрәк акылдан язырга да мөмкин. Иҗатта генийлар күп  була алмый.

– Японнар дөньядагы академик рәсем сәнгатенә иң яхшы өйрәтә торган югары уку йортлары исемлеген компьютер программасына керткәч, программа иң шәп дип В.И.Суриков исемендәге дәүләт академик сәнгать институтын атаган. Сез моның белән килешәсезме?

– Әлбәттә. Чөнки бу институт – ул гомер-гомергә иң алдынгы уку йорты, ул – демократик таләпле, ул – төсле! Ә менә Санкт-Петербург югары уку йортлары – алар һәрчак «салкын»,  «коры», аларда монументальлек, графика өстенлек итә.

– Сезнең институтта ясалган күчермәләрегез арасында рәссам Ян Франс Ван Даль натюрморты күчермәсе сокландыра. Күчермәләр ясап карау укучыларны нинди ачышларга этәрә ала?

– Күчермәләр язарга өйрәнгәндә, студентлар әлеге рәссамның уй-фикерләрен аңларга, төгәлрәк итеп әйткәндә, аның композицион фикер йөртүенә төшенергә тырыша. Мондый дәресләрдә рәсем сәнгатен тирәнтен аңлап була. Патша Россиясендә дә бит музейларда күчермәләр ясап өйрәнгәннәр, гел теория чукып утырмаганнар. Күчермәләр «ирекле» һәм «төгәл» күчерү ысуллары аша, схемалы график анализлау аша өйрәнелә. Чын рәссам һәрчак алтын кылкаләм осталары әсәрләрен төшенә белергә тиеш!

Рөстәм Мирхәсәновның «Казан Кремле» дип аталган диплом эше иң яхшы дип та­былган диплом эшләре арасында В.И.Суриков институты диварында әле дә эленеп тора. Ул аны көрән һәм ак төсләрдәге буяулар белән гризайль ысулында ясаган, аннан соң шул өслектә сәнгати лессировка  ысулын кулланып, төрле төс-төсмерләр өстәп кирмән сурәтен барлаган. Бу хезмәт, димәк, әле дә бүгенге студентлар өчен үрнәк. Р.Мирхәсәновның 2018 елны Мәскәүдә нәшер ителгән «Живопись с основами цветоведения» уку әсбабы да игътибарга лаек. 

 «Без узган гасыр кылкаләм осталарын һич тә кабатлый алмыйбыз, – ди әңгәмәдәшем. – Һәр рәссамның заманча, үз сәнгати теле булырга тиеш. Аны булдыру – авыр... Шунысы да бар: син күбрәк гыйлем җыйган саен, үз иҗади эшләреңне күбрәк тәнкыйть белән кабул итә барасың.  Күп белем – күп сагыш, күп борчу... Шуңа күрә мин үз иҗатымны бик тыныч кабул итәм. Аңлыйм: мин бу Җирдә – үз вазифамда, ә ул исә беренче чиратта уку-укыту белән бәйле. Мин үз студентларыма белем-тәҗрибә тапшырудан армыйм».

Аның сүзләренә шуны да өстим: Рөстәм Мирхәсәнов Мәскәү Рәссамнар берлегенең «За развитие изобразительного искусства» көмеш медаленә дә лаек. Ул әле, вакыт табып, ике дистәдән артык фәнни хезмәт язган белгеч тә, шуларның алтысы академик фәнни эш дип танылган.                                                                                             

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: