Мәдәни җомга

Мөэмин-Каратай рәссамы

Альберт Салих улы Усмановны белмәүчеләр сирәктер

 
Шөгер төбәгендә бу кешене белмәүчеләр сирәктер. Чөнки ул, озын-озак еллар кулына кылкаләм алып, туган авылының бар гүзәллеген киндергә төшерә һәм җир йөзенә рәсем-картина дип аталган биниһая матурлык тудыра.


Альберт Салих улы Усманов 1953 елның 27 мартында элеккеге Шөгер, хәзерге Лениногорск районының Мөэмин-Каратай авылында җиденче бала булып дөньяга килә. 1960-1968 елларда туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Иске Шөгер мәктәбендә урта белем ала. 1971-1973 елларда Армия сафларында хезмәт итә. 1974 елда экскаватор машинисты белгечлегенә укый, Зеленая Роща училищесында мастер, шул ук профессиональ уку йортында төрле җаваплы хезмәтләр башкара. 

Рәсем ясау сәләте кечкенәдән килә, ягъни нәселдән бирелгән һөнәр. Чөнки Усман бабай гади карандаш белән дә кешенең сурәтен бик оста кәгазьгә төшерә белгән. Әтисе, әтисенең сугышта хәбәрсез югалган энесе Хафиз, Гомәр абзыйлары да сурәт ясарга маһир булган. Бертуган абыйлары Шәһит, Салют, Сәгыйт, белем бирүче укытучылары рәсем сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләгән. Мөэмин-Каратай мәктәбендә Усманов Шәһит абый белән байтак еллар бергә эшләргә туры килде. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын, алтын бәясе шәхес иде ул. Әнә шундыйларны җитмеш төрле һөнәр иясе дип йөртәләр инде. Дәресләр беткәч, балалар өйләренә таралышкач, Шәһит абыйдан яңарак кына сатып алган “Беларусь” гармунында уйнавын үтенә идем. Халкыбыз көйләрен милли бизәкләр белән, йөрәккә үтәрлек итеп башкара иде! Гомумән, Усман бабай төбенең һәрберсе йә рәссам, йә музыкант, йә спортчы. Шәһит абыйның балаларыннан Илшат, Марат, Фиалкалар да ата-бабадан килгән изге һөнәрне дәвам итүче. Мөэмин-Каратай авылы язмышы турыдан-туры олы тарих белән бәйле. Бу тирәләр Пугачев явы вакыйгалары белән дә истәлекле. Талантлы рәссамыбыз Альберт чордаш узганнарны мәңгеләштерү максатыннан гаять дәрәҗәдә күркәм гамәл башкара, бүгенге һәм киләчәк буын хәтерендә саклансын өчен, кылкаләмен төрле төсләргә манып чорлар кичәр картиналар иҗат итә. Мин сезне үткәннәргә сәфәргә дәшәм. Альберт дустыбызның рәсемнәре белән таныштырам. 

“Пугачев подвалы”. Мөэмин-Каратайны чыгып, Әсән тавы яклап Шобагалы чокырыннан Иске Куакка борылган төштә, тау битендә зур куе урман хасил иткән наратлык чабуында, тау битен казып кергән, имәннән корылган подвал бар иде. 1964 елларда, археологик казулар нәтиҗәсендә, аның чынлап та восстаниедә катнашучыларның корал саклау урыны булганлыгы ачыклана һәм археологлар биредән мылтыкка беркетелгән штыклар, сынган кылычлар табуы мәгълүм. Малай-шалайның тынгысызлыгын, артык кызыксынуын искә алып, подвал ишелер дип шикләнеп, колхоз җитәкчеләре аны бульдозер ярдәмендә ишеп, тигезләп куялар.

“Аяклы таш”. Әлеге иҗади хезмәтендә  рәссамыбыз Каратай елгасы белән Шушма елгасы кушылган җирдәге, Каратай тамагы дип йөртелгән, тарихи әһәмияткә ия булган урынны сурәтли. Менә шул төштә легендага әверелгән Аяклы таш ята. XIX гасыр башында әлеге таш бөркетләр оялаган текә тау башында торган. Шушы ике аяклы ташның астыннан җигүле ат уза алган. Әлеге могҗизалы Ташның  өсте түгәрәк өстәлне хәтерләткән. Иштирәк авылы кешесе, Пугачевның иң сәләтле, иң яраткан атаманы, Әит Уразмәтов һәм аның ярдәмче старшиналары, таш өстенә карта җәеп, хәрби мәсьәләләрне хәл иткәннәр. Ә таш өстендәге махсус күзәтүчеләр исә баш күтәрүчеләрне бастыру өчен, махсус әби патша карары белән җибәрелгән кораллы отрядның килү-килмәвен күзәткән. Гасыр­лар узган, көчле ташудан соң ике аяклы таш та тау астына, ягъни үзәнлеккә тәгәрәгән. Сез әлеге сурәттә ике аяклы ташның бүгенге халәтен күрәсез. 

“Яу юлы”. Бу рәсемдә инде Мөэмин-Каратай чатыннан уңга китеп, шома асфальт юлдан бераз барып авылга төшкәндә каршы таудагы үзәнлектән кыйгачлап өскә күтәрелгән юл сиземләнә. Аны авыл халкы хәзер дә Яу юлы дип йөртә. Хәер, аның килеп чыгышы, барлыгы белән Альберт Усманов үзе таныштыра: “ Мөэмин-Каратайга хәзерге юл белән кергәндә, сул як тау битендә, аеруча җәйләрен яшькелтләнеп күренеп тора ул. Унсигезенче гасырда текә тауга, патша гас­кәрләренә каршы тору максатыннан, җиде тупны тау башына мендереп урнаштыру ихтыяҗы туа. Йөзләрчә азатлык өчен көрәшүчеләр, бер атна эчендә әлеге хәрби бурычны башкарып чыга – үзәнлектән өскә таба иңе өч, биеклеге ике метр тирәнлекне тәшкил иткән юлны казып менәләр... Эзәрлекләп килүче патша солдатлары тауга менүче, яки төшүче җигүле атлар читтән караганда күренми торган итеп ясала әлеге юл! Без бала чакта минем рәсемдәге шикелле куе яшел үлән үсә иде “Яу юлы”нда”.

Альберт белән инде без, малайлык чоры белән саубуллашсак та, күңелләр әле һаман хыялга бай. Туган якны, туган авылны күтәрәсе, яшәеш офыкларын киңәйтәсе килә. Ниндидер тарихи-табигый, күпләрне җәлеп итә торган туристик юнәлеш оештырасы килә! Моның өчен төп шартлар бар бездә. Әйтик, янәшәдәге Бәкер шифаханәсенә даими  рәвештә 500-600 ял итүче килә. Шифаханә җитәкчеләре, югарыда торган оешмалар белән килешеп, Бәкер белән Мөэмин-Каратай арасында туристик маршрут оештыра ала.  

Таһир ШӘМСУАРОВ.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: