Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәнгать

Мавыктыргыч кайнар эмаль

Рәсемнәрне дөньяга кечкенә балалар күзлегеннән карап ясау мөһим дип саныйм. Алардагы фантазия, дөньяга карата шатлыклы, самими караш һәрвакыт сокландыра

Рәшит Сафиуллинның эмаль әсәрләрендә гади халыкның шатлыклы, мәшәкатьле тормышы уч төбендә кебек ачып бирелә. Гомумән, сынлы сәнгать, рәссамнар әйтүенчә, көндәлек алып бару белән бер ул... Менә «Тауга таба» хезмәтендә җилкәсенә авыр йөк күтәргән бер хатын-кыз тауга күтәрелә. Бу эшне караганда күңелдә: «Кайтып җитә алсын берүк!» дигән теләк туа... 

«Ата-ана көне» әсәрендә исә ял көннәрендә Казаннан кайтучы балаларын һәм оныкларын каршы алырга җыелган ак яулыклы аналар сурәтләнгән. Күзләре офыкка юнәлгән мондый аналарны остага еш күрергә туры килгән. Аның майлы буяулар белән язылган картиналарында да – балалар һәм өлкәннәр дөнья­сы. Менә бер картинада боз белән капланган елгада балалар тимер­аякта шуа. Алар, әйтерсең очар кошлар! Ә менә яр читендәге әтиләрен инде ярдан куптарып алырлык түгел! Аларны дөнья мәшәкате баскан, тәмәке пыскытып, бер урында таптанып, үзара гәпләшүне мөһимрәк саныйлар. Тимер­аякларда шуып йөргән чаклар үткәндә калган... «Өйдә берүзе» картинасында сурәтләнгән кечкенә малай йорт эчен күзәтә. Бераз гына шөлләсә дә, ул үз күңелендәге шомны җиңеп, әти-әнисе кайтып җитәчәген ышаныч белән көтеп утыра. Рәшит Сафиуллин, гомумән, балачак хатирәләрен еш искә алырга ярата. «Рәсемнәрне дөньяга кечкенә балалар күзлегеннән карап ясау мөһим дип саныйм. Алардагы фантазия, дөньяга карата шатлыклы, самими караш һәрвакыт сокландыра. Хәтта төрле этаплы иҗатка ия П.Пикассо да: «Һәрбер бала – рәссам. Балачак чорыннан чыккач, рәссам булып калу гына авыр» һәм «Мин Рафаэль кебек яза алам, ләкин бала ясаган кебек итеп ясау өчен миңа бер гомер кирәк булачак», – дип юкка гына әйтмәгән бит!»

Булачак рәссам Рәшит Сафиуллин 1949 елның 23 февралендә Бөгелмә шәһәрендә туган. Аннары аның әти-әнисе нефтьчеләр каласына әйләнәчәк Әлмәткә күченгән һәм Рәшит тә ике абыйсы белән бергә шул калада үскән. «Әтием Тәлгать нефтьче иде, ә әнием Саимә күп вакытын чигү чигеп үткәреп, үз кул эшләнмәләрен сата иде. Рәссам һөнәрен сайлавымда әнием йогынтысы бар. Әниемнең төсле җепләрен, матур чигешләрен күреп үскәнгә күрә, гомуми эстетика, дөнья яме күңелемә керде. Әти-әнием мине Әлмәттә яңарак кына ачылган балалар сынлы сәнгать мәктәбенә укырга бирделәр. Бу вакыйга минем өчен зур бәхеткә тиң иде, ул мәктәпкә таба йөгерә-чаба бардым! Ясаган рәсемнәремне карагач, мәктәп директоры мине шунда ук икенче сыйныфка укыр­га алды» – ди ул.

Р.Сафиуллин 1964-1968 елларда Казан сынлы сәнгать училищесында укыган. Әлмәттәге бер урта мәктәптә рәсем һәм сызым дәресләрен укыткан. Берара Казан сынлы сәнгать училищесында да белем биргән. 1972-1976 елларда СССР Рәссамнар берлегенең Сенеж иҗат йортында урнашкан Үзәк уку-тәҗрибә студиясендә укыган. Мәскәүдә кино төшерү иҗаты белән мавыгып китеп, танылган кинорежиссер Андрей Тарковскийның «Мосфильм»да төшергән «Сталкер» кинофильмында рәссам-куючы булган («Сталкер» – Канны каласында узган кинофестиваль лауреаты буларак та билгеле). Башка режиссерларның кинофильмнарын төшерүдә дә катнашкан. А.Тарковский Мәскәүнең «Ленком» театрында «Гамлет» спектаклен куйганда, шушы спектакльнең рәссам-декораторы булган. Аннары төрле елларда Казан дәүләт яшь тамашачылары театры, Татарстан дәүләт опера һәм балет театры һәм Г.Камал исемендәге дәүләт академия театры спектакльләре өчен дә декорацияләр иҗат иткән. 

Моннан тыш ул, әлбәттә, картиналар да ясый, китаплар бизи, график серияләр иҗат итә. Берничә мультфильм төшерүгә дә үз өлешен керткән. Рәшит Тәлгать улы Сынлы сәнгать фондында рәссам-проектлаучы булып эшләгәндә, Әлмәт һәм  Казанның иҗтимагый  урыннарын проектлау хезмәтендә дә булган. 1974-1975 елларда Тукай-Кырлай мемориаль ансамбленең музей зонасы интерьеры дизайнын иҗат иткән. 1975 елда Мәскәүнең А.И.Герцен музей-йорты интерьерын һәм 1976 елда, иҗат төркеме составында, Арбат урамында урнашкан А.С.Пушкин йорт-музее дизайнын башкарган. 1977 елда СССР Рәссамнар берлегенә кабул ителгән. 1990 елларда иҗатчы Казан белән Мәскәү арасында гомер итеп, зур заказларны үтәгән. Мәсәлән, Мәскәүдә «Базарбай» концерт залын төзүгә күп көч түккән ул. Рестораннар һәм коттеджлар төзүдә дә катнашкан. Мәшһүр оста 2003 елда – «Гармонист» мультфильмының, 2004 елда кинорежиссер М.Разбежкинаның «Время жатвы» фильмының рәссам-куючысы булган. 

Рәшит әфәнде улы Чыңгыз белән гамәлгә ашырган зур-зур проектлар  да бар. Әйтик, Мәскәүдә, Потсдамда, Швейцариянең Ивердон каласында А.Тарковскийның иҗатына багыш­ланган юбилей күргәзмәләре. Аннары улы Чыңгыз белән берлектә Зөядә «Татар бистәсе» археологик агач музеен ачуга да өлеш керткән. Бу Татарстанда һәм гомумән бөтен Россиядә агач артефактлар саклана торган иң зур һәм иң атаклы музей санала. Россия дәүләт премиясенә лаек мирасханә! Биредәге интерьерлар һәм фасадлар аерым игътибарга лаек. Чөнки аларны иҗат иткәндә, осталар таштай каты агач фрагментлар һәм архео­логик казылма «дивар»ы кояш нурлары белән җылытылган төсле булып күренсен өчен, яңа төр технология кулланганнар. Рәшит һәм Чыңгыз Сафиуллиннар нибары ярты ел эчендә «XVII гасыр Зөясе» дип аталган панно-реконструкция иҗат итеп тә ихтирам казанганнар, чөнки әлеге хезмәттә барлыгы... дүрт йөз илледән артык персонаж, кораблар, көймәләр сурәтләнгән! Аның гомуми озынлыгы егерме бер метр! Панно анимация ысулында җанландырырлык итеп ясалган!

«Зөя түгәрәк тау дигән сүз. Монда яшәүчеләр аны шаяртып түмгәк дип тә атый. Бирегә сирәк кенә туристларны пароходлар һәм ракеталар алып килгән чак­лар бар иде. Кайчак бирегә рәссамнар да килгәләгән. Шуларның берсе –  үзем. Хәләл җефетем Гөлчәчәк белән Зөядә таныштык, биредәге тынлык, матур табигать күңелебезгә бик хуш килде һәм без гаиләбез белән Зөя елгасы күренеп торган текә ярда йорт салып, шушында төпләндек, – ди Рәшит Тәлгать улы. – Йортыбыз Зөягә килеп кергәндә, тауга менә башлаган җирдә... Тәрәзәдән карасак: сулык, иркенлек... Бу үзенә күрә бер медитациягә тиң». 

 Хәзер инде Зөя – башка, шәһәргә туристлар ерак җирләрдән үк килә... Музейларында күп тарихи материаллар туп­ланган, рәссамнар тарафыннан Зөя шәһәр-утравын сурәтләгән сәнгати әсәрләр дә бар. Рәшит һәм Чыңгыз Сафиуллиннар артеленең эмаль әсәрләре белән дә биредәге музейларда танышып була.

 «Мин яңа иҗат төрләренә алынырга яратам, – ди әңгәмәдәшем. – Менә улым Чыңгыз, киленебез Анастасия белән бергәләп «Зөя эмале» иҗат артелен дә бик теләп ачып җибәрдек. Чыңгыз Мәскәүнең Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетын тәмамлап, башкалада шул юнәлештә эшли иде. Әмма офис эшеннән туйды да бирегә әйләнеп кайтты, гаилә корды. Без узган гасырларда финифть дип йөртелгән гамәли сәнгать төренә – кайнар эмаль ысулына өстенлек бирдек. Улым да, Нас­тя да, үзем дә шушындый яңа төр картиналар, миниатюралар иҗат итәбез. Әсәрләребез бакыр пластиналарда, төелгән пыяла порошогы белән ясала. Махсус пыяла пластиналарны Дулёво заводыннан сатып алабыз. Аларны, корыч савытларга салып, порошок консистенциясе килеп чыгарлык булганчы төябез. Бакыр пластиналарны кирәкле күләмдә кисеп, шомартабыз. Пластиналар төрле булырга мөмкин, билгеле, көмеш, мельхиор, сыйфатлы корыч һәм хәтта алтыннан ук ясалган да. Без үзебез бакырны сайлап алдык.

Финифть – ул төсле пыяла белән металлның 800 градус кайнарлыкта берләшүе. Бу – катлаулы иҗат ысулы. Бик борынгы да. Ул моннан меңнәрчә ел элек кулланыла башлаган, ди галимнәр. Бу техникада вазалар, савыт-саба, декоратив панно һ.б. җитештерелгән. XX гасырның соңгы ун елында кайнар эмаль гадәти кулланыш чикләреннән чыкты. Ул инде металлның да, төсле пыяланың да төрлечә җитештерелә торган техникаларын үз эченә алды. Булачак әсәрне югары температурадагы махсус мичкә берничә мәртәбә куеп алырга кирәк. Эрегән эмаль порошогы мичтә төсле пыяла катламга әверелеп, төрледән-төрле бизәккә әйләнә. Ул нинди эмаль куллануга карап үтә күренмәле дә, тонык төстә дә булырга мөмкин. Оста-эмальер эмаль белән югары температура арасындагы процесска берничек тә катнаша алмый, ул бары үз тәҗрибәсеннән чыгып, эретү вакытын һәм температурасын гына көйли ала. Шуңа күрә дә әлеге иҗади процесста пейзажлар һәм абстракцияләр ешрак тууына гаҗәпләнерлек түгел... Әзер әсәр өслеген тагы бер кат үтә күренмәле эмаль белән каплап куеп та була. Россиядә мондый төр иҗатка алынучылар бик аз. Чөнки бу – кыйммәт сәнгать төре. Мондый төр әсәрләрне ясау бик мавыктыргыч булса да, шактый озак вакыт таләп итә. Мәсәлән, үзем бер әсәрне бер ай иҗат итәм. Мондый картиналар сәнгати кыйммәтеннән тыш, вакыт сынауларына да чыдам, төшеп китсәләр дә ватылмыйлар. Ә менә заказларга килгәндә, башка әсәр дә нәкъ монысы кебек кабатланачак дип бер оста-эмаль­ер да вәгъдә итә алмый. Чөнки әлеге ысулда тулы күчермә ясау мөмкин түгел. 

Иҗат җимешләрем белән таныштыру максатыннан берничә шәхси күргәзмәмне дә үткәрдем. 2005 елда әнә шундый күргәзмәм Үзәк рәссамнар йортында, Әдәбият музеенда һәм 2010 елда Мәскәүнең Кино йортында узды. Сәнгать сөючеләр эшләремне бик ошатты. 2015 елда Казанның Ә.Мәҗитов музеенда, Зөя, Ульяновск күргәзмә залларында да иҗатым белән танышу мөмкинлеге булды. Финифть техникасында эшләнгән әсәрләребез берничә дәүләт музеенда саклана. Күп әсәрләрем – Россия, АКШ, Бөекбритания, Германия, Швеция, Швейцария, Япониядәге шәхси тупланмаларда». 

«Зөя эмале» артеленең иҗаты утрау-шәһәрчеккә килүче бихисап туристларга таныш. «Баштарак безгә кунакка килүчеләр байтак иде, мәшһүр режиссерлар, рәссамнар, фотографлар... Ләкин вирус афәте сәбәпле, кешеләр кабул итмибез, – ди Рәшит Тәлгать улы. – Шулай да мин һәр көн иҗатта».

Рәшит әфәнденең кайнар эмаль ысулы белән ясалган ювелир эшләнмәләре дә җитәрлек! Ул ясаган гаҗәеп матур беләзекләргә карап туймаслык! «Чыңгыз да ювелир бизәнгечләрне бик яхшы сыйфатта ясый, – диде Рәшит Сафиуллин әңгәмәбез ахырында. – Гаиләбездә иҗатчылар булуына шөкер итәм! Иҗат – бик зур бәхет ул! Тагы бер бәхетем бар – шушы Җирдә җәннәттәге кебек яшәвебезне аңлавым!» 

 Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев