Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Матурлыкка мәдхия

Казанда туып-үсеп, гомере буе таш йортлар арасында яшәсә дә, Газиз Гобәйдуллин авыл тормышына гашыйк.

Рәссам Газиз Гобәйдуллин иҗатында ике зур тема бар – татар авылы һәм юкка чыгып барган иске Казан. Һәм шул ике темага багышланган картиналарны бер рәссам иҗат иткәненә ышануы кыен. Оста артист сәхнәдә рольдән рольгә ничек танымаслык үзгәрсә, Газиз Гобәйдуллин да иҗат алымнарын нәкъ шулай төрлеләндерә белә.

Казанда туып-үсеп, гомере буе таш йортлар арасында яшәсә дә, Г.Гобәйдуллин авыл тормышына гашыйк. Гашыйк дию генә аз булыр, аның авыл турындагы картиналарын караганда, сары йорт бүрәнәләренең исен, самовар чәенең тәмен, йомшак песиләрнең назын, таң җилләренең шифалы сулышын тойгандай буласың. Су буендагы моңлы талларына, җылы шәмәхә төсле кышкы авыл пейзажларына карап, күңел тула. Авыл табигатен шулай нечкә тоемлаучы рәссамнар сирәк очрый. Шәһәрдә яшәүчеләр арасында бигрәк тә. Г.Гобәйдуллин исә авыл турындагы картиналарында шундый виртуозлыкка иреште ки, алар байтактан инде рәсем сәнгатендә классикага әйләнде. Шундый классик картиналарның берничәсен Казаныбызның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ачылган күргәзмәдә дә күрергә мөмкин. Мәсәлән, иң түрдәге сурәттә кара-каршы чәй эчеп утырган әби белән бабайдан күз алып булмый. Биредә авторның милли гореф-гадәтләргә мәхәббәте вә хөрмәте чагылып кына калмый, тормыш фәлсәфәсе дә шәйләнә. Фронтовик карт һәм аның карчыгы башыннан ниләр генә кичмәгән. Ачысын-төчесен татып, алар аздан гына да бәхетле булырга, вак кына нәрсәләрдә дә матурлык күрергә өйрәнгән. Гап-гади бер көнне бер-берсенә карашып чәй эчү алар өчен шулкадәр ләззәтле һәм рәссам бу гади рәхәтлекне шундый нечкә итеп чагылдыра белгән, картина янында тамашачының күңеле дә тынычланып, вак-төяктән арынып, аруланып кала. Күргәзмә залының тәрәзәсе аша шәһәр тавышларын ишетмәс, таш йортларга бәрелеп-сугылып буран котыруын күрмәс буласың. Вакыт тукталган һәм дөньяда фәкать гасырлар акылын туплаган шушы карт белән карчык кына калган кебек. Олпат яшькә җитеп бай тәҗрибә туплаган кеше генә чын-чынлап ярата, дошманнарын кичерә белә, шәфкатьле, миһербанлы булыр­га өйрәнә. Бу картинадан да гаҗәеп җылылык бөркелә. Биредә кояш яктысы картларның күңел җылысы белән кушылып, картина кысасыннан ташып, бүселеп чыгар сыман...

Тагын бер зур һәм төп темаларның берсе – Казанның югалып барган матурлыгы. Күп кенә рәссамнарыбыз иске Казанның җимерек агач йортларын сурәтләсә, Газиз Гобәйдуллин онытылуга дучар кыйшайган, кыршылган, ишелергә торган таш биналарда да матурлык күрә белә. Киров, Горький, Каюм Насыйри, Шоссейная һәм башка урамнардагы элеккеге йортларны берәү дә күрмәгән кызыклы ракурслардан сурәтләп үзенә бертөрле шәһәр симфониясе иҗат итә. Әмма авыл турындагы картиналардан аермалы буларак, иске шәһәр пейзажларында әллә нинди шом бар. Мондый сурәтләрдә еш кына кәкре-бөк­ре үсеп утырган агачларны күрәсең. Күп шәһәр пейзажларында караңгы төшеп килә торган булыр. Бу вакытта килбәтсез агачлар әллә нинди кыяфәтләргә кереп, шүрәлеләрне хәтерләтә. Бу сурәтләрдә авторның кадерле Казан сурәтен югалтып ачынуын сизәсең. Газиз Гобәйдуллинның шундый ачынып язылган иске Казан пейзажларының берсе якташыбыз мәшһүр рәссам академик Николай Фешин премиясенә дә ия булды. Фешин премиясен исә һичкайчан “чират җиткәнгә” яисә “яхшы кеше булганга” ­бирмиләр. 

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шулай ук рәссам Газиз Гобәйдуллин иҗат иткән портретларны, пейзажларны, нәфис чәчкә бәйләмнәрен күрергә мөмкин. Җиңел кулдан иҗат ителгән акварель эскизлар экспозицияне тагын да тулыландырып җибәрә.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев