Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Макрогаләме – каләм очында

Ә мондый беренче әсәрләрем 5 мм диаметрлы графит очлыкта ягъни каләмнең грифель өслегендә иҗат ителде. Аннары мин 2 мм грифельле каләмнәргә күчтем. Аннары 0,5 һәм дә 0,35 мм грифельле каләмнәрне үз иттем.

Дөньядагы бар осталар да аны күптән легендага тиңли! Шуңа карамастан ул башкаларга карата бик ихтирамлы. Инә очы чаклы да тәкәбберлеге булмаган зат ул!


Салават Фидаи 1972 елның ноябрендә Башкортстанның Иглин районы Красный Восход авылында укытучылар гаиләсендә туган. Аның әнисе Лида Хөсәен кызы – сынлы сәнгать укытучысы, ә әтисе Фидаги Тимергали улы коррекция мәктәбе директоры булып эшләгән. Бүген алар лаеклы ялда. Салават К.А.Дәүләткилдеев исемендәге Республика сәнгать мәктәп-интернатында укыган. 1995 елны Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академиясен тәмамлаган. Егерме елдан артык төрле коммерция компанияләрендә җитәкче урыннарда эшләгән.

Искиткеч талант иясе Уфада яшәп иҗат итә. Аңлашыла булыр, шедеврлар иҗат итүчеләрнең холкы бераз үзгә була... Әмма Салават әфәнденең җавабы куандырды: «Үземне тыныч холыклы кеше дияр идем. Миниатюралар сәнгате түземлекне, эш сөючәнлекне таләп итә. Микроскульптураларны ясау процессы ул медитациягә тиң: мин үземнең микро-космосыма яисә макрогаләмемә чумам, кайчак сулышымны тоткарлап торырга да туры килә, һәм мин микроскоп аша үз кул бармак­ларым очларындагы пульсны да күрәм. Аеруча нәфис һәм катлаулы скульптураларны эшләгәндә, миңа графитка йөрәк тибешләрем арасында кагылып уярга туры килә». 

Иҗат өлкәсенә кайту юлы аның өчен 2013 елның декаб­рендә башланган. Уфадагы бер сәүдә компаниясендә топ-менеджер вазифасын башкарудан туктаганда,  С.Фидаигә инде 41 яшь була. Урта яшь кризисы, офиста эшләүдән талчыгу... Бу сәбәпләр дә тәэсир иткән. Ары аны ни көтә?! Һәм шул ук вакытта гаять югары хезмәт хакы алган эштән үз теләгең белән китү... Ә моны кем генә аңлар?! Гаиләдә өч бала да үсә бит әле. Әмма Салават үз карарында калган. Ул бу адымга җитди әзерләнгән, тормышының матди ягын кайгырткан. «Әлеге чорда мине тулысынча аңлаучы бер генә кеше булды. Хәләл җефетем Регина. Мин аңа моның өчен һәрчак рәхмәтле! Ул мине бернәрсә өчен дә игәүләмәде. Ул вакытта киләчәктә уңышлы иҗат итәчәгем дә алдан мәгълүм булмады бит әле. «Үзеңнең күңелеңә нәрсә ошаса, шуңа алын!» – диде Регина. Мин күп уйландым һәм шуны аңладым: бары тик җәмгыять басымы булмаган, социум кагыйдәләре кысмаган хөр балачагымда гына,бары тик сынлы сәнгать белән шөгыльләнгәндә генә бик бәхетле булган идем бит! Рәсемнәрне һәр көн ясый идем һәм аларны ясаудан һич армый идем! Әти-­әнием һөнәри рәссамнар, өйдә гел иҗади атмосфера гына. Мин хөр рәссам булуны сайлап, үземне сәнгатькә багышларга булдым», – ди әңгәмәдәшем.     

Ниһаять, 2014 елдан башлап – Салават Фидаи бары тик рәссам һәм скульптор! Ул әүвәл дә, мәктәп-интернаттан соң Башкортстан дәүләт педагогика институтының сынлы сәнгать-графика факультетына имтиханнар тоткан булган, әмма сызым буенча аңа түбәнрәк билге куелган... Шуннан соң гына ул юристлыкка укый башлаган. Дусларының: «Юриспруденция – яхшы һөнәр, ә менә рәссамлык җитди эш түгел», дигән фикерләре дә күңелгә кергән. Аннары ул укый башлаган чорда Интернетның бар мөмкинлекләре дә юк бит әле, ә ул булмагач, чын рәссам үз картиналарын күп итеп сата аламы инде?! Эштән үз теләге белән киткәч, бер елга якын үз-үзен эзләгән Салават... Берара фотография белән кызыксынган һәм үз фотосурәтләрен Мәскәү, Санкт-Петербург күргәзмәләренә дә элгән. Майлы буяулар белән импрессионизм һәм экспрессионизм юнәлешләрендәге картиналар да иҗат иткән. 2015 елны «Яңгырлы шәһәр» сериясе картиналары белән янә Санкт-Петербург күргәзмәсендә катнашкан. Әмма картиналарны чит илләргә сату, анда юллау гына һәрчак мәшәкатьле рөхсәт алулар белән бәйле. Шушы сәбәп аркасында картиналар язуын туктаткан. Чөнки картиналарны гадәттә чит ил кешеләре генә сатып ала. Укчы йолдызлыгы астында туган ир-ат картиналар язуда тукталып калмыйча, сәнгатьнең башка юнәлешләре белән кызыксынган. Һәм үз игътибарын миниатюралар ясауга юнәлткән. 

Бер көн Салават Фидаи кечкенә кабак төшенә күренекле рәссам Ван Гогның (бу рәссамның эшләрен бик ошата) «Йолдызлы төн» картинасын күчереп ясаган һәм иҗат нәтиҗәсеннән канәгать калган. Рәсемнәр өчен көнбагыш төшләре һәм хәтта ки дөге бөртекләре дә кулай булып чыккан. Бераздан Ван Гогның башка картиналары да шырпы тартмалары өслекләренә язылган. Чөнки Салаватның балачагындагы шырпы тартмалары күңеллерәк рәсемнәр белән җитештерелгән бит. Ә бу гасыр шырпы тартмалары кызыклы түгел. Кабак төшенә язылган эшен 2015 елның апрелендә Амстердам каласында урнашкан Ван Гог музее үзенең Твиттер сәхифәсенә дә урнаш­тырган. Ләкин Салават болар белән генә тукталып калмаган. Аннары бер ел яшәргә дип тупланган акча да бетеп бара, шулчак аңа яраткан тау велосипедын да сатып җибәрергә туры килгән. Картиналарын да саткан... Беркөн планетакүләм мәшһүр булып китәчәк оста эшкә урнашырга туры килер инде дигән уйга калган, эшкә урнашу буенча әңгәмәләргә дә барып килгән. «Тик Регина: «Әйдә, үзеңне тагын берәр өлкәдә сынап кара, чөнки мондый иртәдән-кичкә кадәрге эшнең синең өчен түгеллеген сизәм. Әйдә, син рәссам бул!» – диде. Һәм мин аның, балаларымның да сүзләрен тыңлап, тагын иҗат юлыннан киттем», – дип аңлата Салават.

Рәссам 2014 елның ноябрендә үз иҗаты өчен туры килерлек өр-яңа материал ачкан. Кибетләрдә сатылган гап-гади каләмнәрнең графит очлыкларын! Һәм 2015 елның февраленә кадәр беренче микроминиатюраларын иҗат та иткән! Аларның фотоларын Интернет сәхифәсенә кую белән үк иҗатына мөкиббән китүчеләр саны күз ачып йомганчы берничә меңгә җиткән, аннары да өстәлеп кенә барган. Бүгенге көндә аның Инстаграм сәхифәсен сигез йөз ун меңгә якын кеше укый. Әмма Инстаграм инде «ачый бара» төсле... Ниш­ләргә? Шулчак оста үзенең төпчек кызыннан киңәш сорагач, ТikTokта теркәлгән, Салаватның үз скульптураларын ничек ясау процессы төшерелгән видеоязмалы сәхифәсе пәйда булып берничә сәгать үтүгә, аның видеоязмасына бер миллион кеше сокланган. Башка көннәрдә укучылар саны кар өермәседәй арткан. Мондый каләмнәр сәнгать сөючеләр өчен бәяләре буенча да, ихтыяҗ буенча да, Интернеттагы фикер-бәяләмәләр буенча да бик вакытлы булып чыккан. Бүген Салават Фидаи ТikTok сәхифәсен 12 миллион кеше күзәтә. Хәзер талантлы рәссамнарга уңайрак, аларның күбесенә арт-дилерларның, галереяларның, рәссамнар берлекләренең кирәге дә юк, чөнки заказчылар аларны Интернет аша үзләре таба. Менә, Салават Фидаиның видеоязмаларын да башкалар үз сәхифәләренә урнаштырып куя, кайчак аның исем-фамилиясен дә язып тормыйлар. Мәсәлән, кытай ТikTokгында Салават Фидаи­ның әсәрләрен аныкы икәнен язмыйча гына урнаштыр­ганнар һәм бу язманы ярты миллиард кеше караган... Әмма аның әсәрләрен язмада күпләр исем-фамилиясе булмаса да таный инде.

«Рәсемнәрне бик күп итеп ясасам да, ую сәнгатен дә балачактан ук үз итә идем мин. Башта акбурларны уйдым. Аннары агачтан, таштан әйберләр уеп караганым булды. Менә аннары инде графит сәнгатенә мөрәҗәгать иттем. Ә мондый беренче әсәрләрем 5 мм диаметрлы графит очлыкта ягъни каләмнең грифель өслегендә иҗат ителде, – дип аңлатты талант иясе. – Аннары мин 2 мм грифельле каләмнәргә күчтем. Аннары 0,5 һәм дә 0,35 мм грифельле каләмнәрне үз иттем. Бик югары сыйфатлы мондый сәнгати каләмнәрне планетада нибары өч, ә бәлкем дүрт кеше генә ясаган чак иде ул елларда. Иҗат юлымны әле дә дәвам итәм. 2021 елга миндә 500 үзенчәлекле әсәрем тупланды инде».

Краудфандинг проекты кысаларында, останың иҗатын ошатучылар тарафыннан акча туплангач, 2016 елны аның «The Pencilbook» фотоальбомы да нәшер ителде. 

 2017 елда 5 мм диаметрлы каләм очларына Д.Трамп һәм В.Путин бюстлары да уелган. Д.Трамп бюсты уелган каләм Инстаграмга куелып нибары бер сәгать үтүгә үк, минуты-секунды белән дигәндәй, Париждагы коллекционер тарафыннан сатып алынган. В.Путин бюстлы каләмне сатып алырга теләүчеләр саны да берничә дистәгә тулган. Ләкин Салават Фидаи үзе генә аның шәхси тупланмада саклануын теләмәгән. Нәтиҗәдә, каләм очындагы  В.Путин бюсты Санкт-Петербургтагы «Русский Левша» музеенда саклана. Башка сәясәт эшлеклеләрен сурәтләргә дә күп тәкъдимнәр булган, ләкин оста бу темадан баш тарткан. «Иҗади кызыксынуым юк», – дип аңлата ул әлеге карарын.

С.Фидаи башта һәрбер каләмен сатып барган. Шуңа күрә дә шәхси күргәзмә ачу мөмкинлеге булмаган. Әмма чит ил сәнгатьсөярләре беркөн аңа бар ясалачак каләмнәрен дә берьюлы сатып алырга тәкъдим иткән. Билгеле, шул очракта гына күргәзмә ачарга җитеш­ле әсәрләр туплана ала. 2016 ел – рәссам-оста өчен күргәзмәләргә иң бай ел! Салават Фидаиның иң беренче шәхси күргәзмәсе 2016 елны АКШның Калвер-Сити шәһәренең Launch галереясында ачылган. Икенче шәхси күргәзмәсен оста шулай ук 2016 елны Бөекбританиянең Virgin Trains тимер юл компания­се үтенече буенча Лондонның Кингс-Кросс вокзалы территориясендә ачкан. Шул ук елны аның әсәрләре Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Шарджа шәһәрендә узган Халыкара китап ярминкәсе кысаларында экспозицияләнеп, тамашачылар күңелен яулаган. Бу – баш әйләнгеч уңыш булырлык вакыйга, чөнки әлеге ярминкә-күргәзмәне бер миллионнан артык кеше караган бит!

«Тамашачылар барлык дәү­ләтләрдә дә бертөсле, – ди Салават. – Сокланалар, таң калалар. Билгеле, күргәзмәләр барышында каләмнәр пыяладан ясалган гөмбәзле колпаклар эченә беркетелә.Тамашачылар аларны лупалар аша карый.

– Скульптураларыгыз­ны бернәрсә белән дә ­ныгытмыйсызмы?

– Юк. Каләмнәр махсус пеналларда саклана. Шулай да килеп чыга инде, микроскульптуралар, аларны каядыр күчереп алып барганда яисә күргәзмә вакытында, саксызлык килеп чыкса, сына да иде... Хәзер инде мондый күңелсезлекләр килеп тумасын өчен, бары да уйланылган. Пеналлар сыйфатлы.

С.Фидаиның 2017 елны НВО телеканалы заказы буенча Сингапурда ачылган шәхси күргәзмәсе дә зур уңыш белән узган. Анда катнашкан утыз әсәрнең уналтысын НВО телеканалы башка беркайчан да ясамау тәкъдиме белән сатып алган, ә калган ундүртен коллекционерлар күргәзмә бетүен дүрт күз белән көтеп, алып бетергәннәр. Шул ук елда останың башка күргәзмәләре дә Малайзиядә, Таиландта олуг уңыш белән үткән. 2017 ел ахырында АКШның Гринвич каласында узган күргәзмәсе дә барысын да сокландырган. Соңгы елларда ­С.Фидаиның микроскульптуралары Австралия, Польша һәм Румыниядә дә күрсәтелде. Останың үз Ватанындагы иң беренче шәхси күргәзмәсе 2021 елның көзендә Санкт-Петербургның «Титикака» рекордлар һәм факт­лар музеенда ачылды. «Каләм очында» күргәзмәсенә илледән артык әсәре урнаштырылды һәм аларны бихисап халык карады. Кызыксынган тамашачылар өчен оста бер каләм очына катлаулы әсәр уеп күрсәтте, тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Гомумән, С.Фидаи – үтә дә зыялы, итагатьле шәхес, башкалар күңелендә туган сорау­ларга язма җаваплар бирергә дә кыенсынмый, шушы өлкәдәге нечкәлекләрне аңларга теләгән АКШ, Тайвань, Таиланд, Һиндстан осталарының сорауларын да җавапсыз калдырмый. С.Фидаи – бүген шушы сәнгать төре буенча дөнья лидеры! 

Тагын шунысы да бар: 2018 елны С.Фидаи гаиләсе белән АКШка, Майямига күченгән. Ләкин анда нибары ярты ел гына яшәгән. АКШта илһамланып иҗат итә алмаган ул. Андагы кайбер тәртипләрне дә күңеле белән кабул итә алмаган. «Илебез энергетикасының куәтен читтә яшәп карап аңладым. Ватанга бик теләп кайттык. Безнең кешеләр аларга караганда иреклерәк яши икән дигән фикергә килдем», – ди оста бу хакта сораучыларга. Ләкин АКШның берәр яхшы үрнәге бардыр бит? «Билгеле бар, – ди иҗатчы үз әңгәмәләрендә. – Миңа тиздән илле яшь. Мин – шушы илдәге СССР чорын да, яңа Россия төзелүен дә күргән буын вәкиле. Мин үз туган җиремне бик яратам. Әйе, бәлкем, башка чит дәүләткә дә китеп булыр иде, әмма миңа шушы илдә яшәү ошый. Ләкин без биредә никадәр генә гомер кичерсәк тә, АКШта салынган юллар сыйфатына якын да килә алмабыз, ахрысы. Бу дәүләттәге юлларны күрдем, алар – искиткеч! Ләкин андагы мәктәпләрдәге тәртип, кешеләрнең йөзләренә ябышкан ясалма, ялагай елмаюлар, чит менталитет, америкалыларның бер-берсе өстеннән шикаять язырга әзер торуы, иминлек сакчыларының аларга рөхсәт ителгән катгый таләпләрне мизгел эчендә куллану мөмкинлеге – болар бары да АКШ чынбарлыгы. Мин анда килеп төшү белән үк күңелсезләндем. Елмаймас ук булдым. Бу чит илдә яңа тормыш башлаудан курку хисе түгел иде. Һич юк! Чөнки клиентларымның иң күбе шушы дәүләттән. Әмма минем күңелемә беренче мизгелләрдә үк шулкадәр салкынлык бәрелде, аны һичничек тә үземнән кире чыгара алмадым. Һәм АКШта иҗат өчен мөһим илһам югала барды дияр идем. Шушы тискәре хис-халәтләр Уфага кайткач кына юкка чыкты».

– Салават, сез Россиянең иң мәшһүр замана рәссамнарының берсе булып саналасыз. Сезне бар дөнья коллекционерлары хөрмәт итә. Аңлашыла ки, мондый четерекле, күп тырышлык таләп итүче әсәрләр һич арзан тора алмый...

 – Әйе, алар чыннан да кыйм­мәт. Шуңа күрә сатып алучыларымның барысы да диярлек – чит ил кешеләре. Европа илләре, АКШ, Австралия коллекционерлары... Мәшһүр эшкуарлар. Яисә чит дәүләтләрнең эре корпорацияләре. «Forbеs» исемлегенә керүчеләр дә...

Мин инде безнең экраннар өчен блокбастерлар ясаучы күп кенә абруйлы телекомпания­ләрнең барысы белән диярлек хезмәттәшлек иттем. Marvel, Warner Bros, 20th Century Fox... Гадәттә, алар өчен өр-яңа мульт­фильм, кинофильмнар персонажларын уйдым. Гомумән, әсәрләрем җитди сыйфатлы булу белән үк, аларны саттым. Гаилә тормышын алып барырга, өч балабызны үстереп, аякка бас­тырырга кирәк бит. «Тормыш авырайган саен, рәссам да остара гына бара», дигән фикердә мин. Бездә шундый шартлар, алар авыр, кайбер кешеләр аннан сәнгатькә китеп кенә сулыш ала. Әмма безнең илдә мондый әсәрләрне сатып алучылар гаять дәрәҗәдә аз. Юк диярлек. Әйтик, йөз чит ил коллекционерына бер безнең ил коллекционеры туры килә. Сатып алучыларым төрле. Арада үтә байлар бар, аларны инде бернәрсә белән дә гаҗәпләндереп булмый. Алар бер-берсенә бик үзгә бүләкләр бирүне генә ошата, шуңа күрә мондыйлар минем каләмнәремне бүләк өчен ала. Кайберләре каләмнәремне даими сатып ала да, шкафларда, сейфларда саклый. Ә мин каләмнәремнең кайда сакланулары белән кызыксынам, сорыйм. Андыйлар: «Син әле яшь, син аларны фәлән бәһагә генә саттың, әлеге каләмнәр – минем өчен инвестиция. Синең перспективаң бар. Хәзер алар ун мең доллар, ә берничә елдан соң, бәлкем, алар бер миллион доллар тора башлар!» – диләр. Кайчак каләмнәргә имзамны да салам. Ә аны бары тик микроскоп аша гына укып була. Бар шундый килешүләр: алар буенча мин бер уйган әсәремне башка һичкайчан да уймаска тиешмен, чөнки заказчы әлеге әсәрнең планетада бер генә экземплярда булуын тели. Беренче тапкыр шундый заказ шартын ишеткәч, бу таләп күңелемә бер дә ошамаган иде... Шунысы да бар: ул чакта каләмнең бәясе тагын да арта.

– Сез иҗатыгызда нинди эш кораллары кулланасыз?

– Алар күп түгел. Пирчәткәләр киеп эшлим. Стереомикроскоп һәм лезвиелары алышына торган үткен һәм үтә дә нечкә пычак кулланам. Эш урынымны гел чисталыкта тотам, графит тузанын калдырмыйм. Каләмнәр тирә-юнемдә тулып ятмый. Ясап бетерү белән һәрберсе коллекционерларга юллана бара.

– Мондый каләмнәрне ясау өчен ким дигәндә ничә сәгать вакыт сарыф итәсез? Күзләрегезгә килгән киеренкелекне ничек бетерәсез?

– Бер әсәр аз дигәндә 15 сәгать вакыт эчендә уела. Катлаулырак әсәрләрем ун көн эчендә иҗат ителә. Кеше тәкъдиме буенча гына түгел, күбесенчә күңелемә илһам килгәндә ясыйм. Кайбер катлаулы, әйтик, киноэпопея каһарманнары образларын берничә тапкыр ясарга туры килгәне булды. Мәсәлән, Дарт Вейдер образын җиде тапкыр уйдым. Чөнки материал – нәфис, инде уелып бетте генә дигәндә, сына.

Каләмнәрне гадәти кибетләрдән алам. Берәр яңарак тауар җитештерелсә, андый каләмнәр белән дә кызыксынып куям. Кайсыберләренең графитлары күпсанлы детальле образлар уяр өчен күбрәк туры килә. Каләмнәр бит каты яисә йомшак сыйфатлы итеп җитештерелә, аларны уярга теләгән сюжетыма карап сайлыйм. Төсле каләм грифелендә бары тик гади әйберләр генә уеп була. Чөнки микроскоп аша карагач та, аның сыйфаты башка төрле булуы ачык күренә. Төсле каләмнәргә буягычлар, полимер матдәләр, балавыз да кушыла. Алар нәфисрәк составта. Экспериментлар яратсам да, гади әйберләр ую – минем өчен һич кызык түгел. Әгәр дә заказчы тулы бер серия иҗат итүемне тели икән, каләмнәр ясау вакыты арта. Мәсәлән, «Игра прес­толов» телесериалы хакында ишетсәм дә, аны караганым юк иде. Аны иҗат итүчеләр миңа үзләре шалтыратты. Аларның тәкъдимнәрен кабул иткәч, бу сериалны карап, өч ай буе аның эчтәлегенә кергән бихисап персонажларны, символларны уйдым. Әйтик, күп кылычлы «Тимер тәхет»не өч атнага якын ясадым...Тора-бара сериалдагы кайбер песонажлар һәм аның гомуми атмосферасы да күңелемә ошап китте.    

Күзләр, билгеле, ара. Көнгә берникадәр ял итеп алам. Әсәр тәмамлангач та, берничә көн ял итә алам, игътибарымны башка әйберләргә юнәлтәм, күзләремә килгән киеренкелекне бетерү өчен фокус ераклыкларын да үзгәртәм... Урамнарда, табигатьтә йөреп керәм...

– Салават, ә менә кайсы төр әсәрне иҗат итү кыенрак: кеше образынмы яисә Эйфель башнясынмы?

–Барысы да детальләр саныннан тора. Эйфель башнясы үзенең челтәрле конструкциядә булуы белән катлаулы. Портретларны иҗат итү дә бик җиңел түгел. Шушындый кече масштабта охшашлык тудырырга кирәк.

С.Фидаиның гаҗәеп ма­турлык­тагы әсәрләре күләмен аңлар өчен аның әсәрләре ясалган каләм очының диаметры 0,5 миллиметрдан алып 2 миллиметрга кадәр икәнен күз алдына китерергә кирәк! Шуңа күрә скульптураларның биеклеге дә 1-2 миллиметрдан артмый!

– Сезнең инде башка төр материалда иҗат итәсегез килмиме әле?

– Кайчан да булса таштан уярмын яисә күләме зуррак булган сәнгать әсәрләрен металлдан иҗат итәрмен дип тә уйлыйм. Ләкин әлегә иҗатым бары каләмнәр белән бәйле. Бу төр сәнгатькә ихтыяҗ булган кадәр уярмын инде.

– Салават, шушы үзенчәлек­ле иҗатыгыз белән Казанда үз күргәзмәгезне ачар идегезме?

– Бик теләп!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев