Мәдәни җомга

ЛАКЛЫ ШКАТУЛКАЛАРДА – ТАТАРЛАР

Тозсыз тәнкыйтьчеләрнең берсе күргәзмә вакытында Юрий Павловның йөзенә бәреп әйтергә дә батырчылык иткән: "Сезнең шкатулкаларыгыздагы темалар бер кысага да сыймый!" Әгәр дә ул 2015 елда җиде лаклы шкатулкасын Казанның хәзерге сынлы сәнгать галереясында ачылган күргәзмәгә куймаса, күпләр аның турында хәзер дә һичнәрсә белми калыр иде әле. Һәрхәлдә: "Юрий Павлов хакында...

Тозсыз тәнкыйтьчеләрнең берсе күргәзмә вакытында Юрий Павловның йөзенә бәреп әйтергә дә батырчылык иткән: "Сезнең шкатулкаларыгыздагы темалар бер кысага да сыймый!"
Әгәр дә ул 2015 елда җиде лаклы шкатулкасын Казанның хәзерге сынлы сәнгать галереясында ачылган күргәзмәгә куймаса, күпләр аның турында хәзер дә һичнәрсә белми калыр иде әле. Һәрхәлдә: "Юрий Павлов хакында беренче тапкыр ишетәбез", - диеште байтагы. Аның әсәрләре белән сокланучылар күбрәк булганга күрә, иҗатчы турында да сораштылар, әлбәттә.
Ә югыйсә бар да гадәттәгечә башланган: әнисе аккордеонда уйнарга өйрәтергә теләп, музыка мәктәбенә алып барган, ә баланың рәсем ясыйсы килгән. Нәтиҗәдә - рәсем ясау түгәрәге, аннан соң - сынлы сәнгать мәктәбе. Соңрак сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган. Юрий Павлов - татар мәдәниятен ихластан яратучы, Татарстанның үткән гасырлардагы бар тарихын бик яхшы белүче, тырыш шәхес. Аның кебек лаклы миниатюралар иҗат итүче осталарны хәзер Россия буйлап шәм кабызып эзләсәң дә табуы кыен. "Бу эш шактый кул хезмәтен таләп итә. Мин 1981 елны, Лениногорск сынлы сәнгать училищесын тәмамлауга ук, шкатулкалар ясау белән кызыксындым. Армия сафларында рәссам-сызымчы буларак хезмәт иттем. Буш вакытларымда лаклы миниатюралар язу техникасына совет шкатулкаларын өйрәнеп, үзлектән төшендем. Ә 1980 еллар ахырында шушы юнәлешне яхшы белүче оста белән таныштым, һәм ул мине шкатулкалар ясарга өнди башлады, ризалаштым. Менә 27 ел буе бары тик алар белән мәшгульмен. Әсәрләремнең күбесе - чит илләрдәге шәхси тупланмаларда, берсе - Татарстан Сынлы сәнгать музеенда, ә берничәсе - югары даирәдәге дәүләт эшлеклеләренең шәхси тупланмаларында.
Сату базарына килгәндә, безнең илдә аларны бары тик матди уңышка ирешкән һәм югары сәнгать әсәрен бәяли белүче бәндәләр генә сатып алырга мөмкин. Бәяләре ягыннан башкалар белән килешеп булмый. Үз хезмәтемне арзанайта алмыйм. Чөнки бер шкатулка ясау өчен җиде-сигез ай вакыт сарыф итәм, көненә унар-уникешәр сәгать язам. Чыгымнар да шактый: кыйммәтле кылкаләмнәр, сыйфатлы буяулар, чыдамлы лаклар кирәк. Хәтта әзер шкатулкаларны салып куярлык махсус тартмаларны да бары тик үзем әзерлим. Шкатулкаларны агачтан ясауны кулай дип тапмадым. Чөнки вакыт узу белән агач йә яргаланырга, йә чатнарга мөмкин. Минем әсәрләремнең нигезен папье-маше тәшкил итә. Уйлап йөргән композициям темпера белән языла. Ахырдан кайбер урыннары алтын белән тулыландырыла", - дип аңлата Юрий Владимир улы.
Аның әсәрләре 2015 елны Казан Кремле музей-тыюлыгында урнашкан Татар халкы дәүләтчелеге һәм Татарстан Республикасы тарихы музее залларына куелды. Юрий Павловның әлеге беренче шәхси күргәзмәсендә шкатулкалардан кала брошь, алка, йөзек кебек хатын-кыз бизәнү әйберләре дә, миниатюралар белән бизәлгән өстәл яисә камин өстенә куела торган сәгатьләр дә бар иде. Казан Кремле музей-тыюлыгы җитәкчелеге тарафыннан рәссамга тапшырылган Рәхмәт хатында: "Бу әсәрләрдә күп милләтле Татарстан мәдәниятенең традицион мотивлары яңа чишелеш тапкан. Юрий Павлов тарафыннан иҗат ителгән, Татарстан өчен хас булмаган, үзенчәлекле миниатюраларның һәм туган як тарихы буенча мәгълүм әкият һәм риваять сюжетларының синтезы милли мәдәниятнең яңа образы булып тора, татар халкы тарихына һәм аның гореф-гадәтләренә мөрәҗәгать итәргә өнди. Бу күргәзмә Казан Кремле музейлары тормышында якты вакыйга гына булып калмыйча, Татарстан мирасының күпкырлы холкын һәм мәдәни-тарихи бөеклеген күрсәтеп бирде", - дип ачыкланган.
Юрий Владимир улы үзе дә: "Татар фольклоры, әкиятләре, риваятьләре белән бәйле эшләрем безгә тарихны, үзебезнең тамырларыбызны онытмаска, милләтләрнең үзара туганлык хисләрен суытмаска ярдәм итә. Чөнки без үз тарихыбызны онытсак, ул безгә үзе хакында искә төшерәчәк, - дип аңлата. - Минем үзенчәлек­ле стилем тиз туды. Аларның аталышлары да яраткан темаларым хакында сөйли: "Меңьеллык Казан", "Сөембикә ханбикәне һәм аның улы Үтәмешгәрәйне Казаннан озату", "922 елның маенда илтабар Алмыш-Җәгъфәр ханның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүе", "Кабан күле риваяте", " Сабантуй", "922 ел. Болгар. Идел буе Болгар дәүләте илтабары Алмыш ханның Багдад илчеләрен кабул итүе"... Бу хезмәт миңа бары тик шатлык бүләк итә һәм мин әсәрләремнең һәрберсен "Казан" сүзе белән тамгалыйм, күбесен нәкъ менә яшел төстәге, бизәкле кайма белән чиклим".
Павлов инде күп үрләрне яулаган рәссам булса да, әлегә үз тәҗрибәсен башкаларга тапшырып барырга өлгерми. "Ун-егерме елдан соң, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, үз укучыларым да булыр, ә хәзергә иҗатым эчендә янам. Алдагы елларда Коръән китабы өчен махсус шкатулка иҗат итәргә булдым, аны, бик матур орнаментлар сайлап алып, бизәргә җыенам", - ди рәссам. Бу шкатулканың үтә сыйфатлы булачагына шигем юк. Останың казанышларына гына игътибар итик: Юрий Павлов "Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәре остасы" ("Мастер народных художественных промыслов РТ") һәм "Татарстан Республикасы сыйфат лидеры" ("Лидер качества РТ") исемнәренә лаек. 2011 елда ул "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары" республика бәйгесендә, 2012, 2013, 2014, 2015 елларда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" ("Лучшие товары и услуги РТ") бәйгеләрендә җиңү яулаган. 2016 елны Мәрҗани мәчете тарафыннан үткәрелгән "Мәрҗани мирасы" бәйгесе нәтиҗәсе буенча да дипломга лаек булган. В.В.Путин тарафыннан истәлекле медаль һәм РФ Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Ул күп сандагы бөтенроссия, төбәкара һәм төрле шәһәрләрдә үткәрелгән һөнәрчелек күргәзмәләрендә, ярминкәләрендә һәм халык мәдәният фестивальләрендә дә иң актив катнашкан рәссам!
2016 елны гына да аның әсәрләре Уфа, Киров һәм Чабаксар шәһәрләрендә узган күргәзмәләргә куелып, күп сәнгатьсөярләрне ихлас шатландырды.
"Нинди дәрәҗәләргә ирешсәң дә, кайвакыт күңел төшеп киткән чаклар була. Шундый мәлләрдә хатыным Светлана - миңа зур таяныч. Ул минем киләчәгемне һәрчак якты итеп күзаллый. "Эшне җиренә җиткереп башкар да һәм аңа бәяне Ходай Тәгалә куяр", - дигән девиз белән яшим".
"Бүгенге яңа коллекциягез өчен нинди тема сайладыгыз?" - дим рәссамга. Аның җавабы туган як тарихын өзелеп яратуын тагын бер кат раслый: "Берничә айдан татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган коллекциямне тәмамлыйм. Ул җиде әйбердән: Тукайның портреты язылган пластина, тугыз кырлы зур сандык һәм берсеннән-берсе кечкенә биш шкатулкадан гыйбарәт. Әлеге коллекциямне яңа күргәзмәләрнең берсендә күрергә мөмкин булачак".
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
. Юрий Павлов һәм Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин "Мәрҗани мирасы" бәйгесен йомгаклау вакытында.
.Юрий ПАВЛОВ эшләгән лаклы шкатулкаларның өслекләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: