Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәнгать

Кылкаләмдә – мәчетләребез нуры

Иҗатымда мәчет сурәтләре өстенлек итә. Чөнки ислам дине, архитектура темалары күңелемә якын. Казанның бихисап мәчетләре арасыннан борынгы һәм иң матурларын тасвирламыйча кала алмадым!

Талантлы яшь рәссам Рөстәм Хәбиров Бөгелмә шәһәрендә туып-үскән. Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятенең сынлы сәнгать-графика бүлеген, Башкортстандагы М.Акмулла исемендәге дәүләт педагогика университетының сынлы сәнгать-графика факультетын уңышлы тәмамлаган. 

«Әнием Римма Бөгелмә станциясендә тимер юл хезмәте инженеры булып эшләде, әтием Нәсим автобус йөртүче булып хезмәт куйды. Әти-әнием иҗат кешеләре булмасалар да, нәкъ менә алар мине балалар сәнгать мәктәбенә укырга бирделәр. Ә әнием мине кечкенә чагымда ук Санкт-Петербург һәм Мәскәү музейларына алып барды. Мин аларга бик рәхмәтле!» – ди Рөстәм. 

Хәзер инде Рөстәм Хәбиров шактый билгеле рәссам, аның шәхси күргәзмәләре Лениногорск, Әлмәт, Баулы, Бөгелмәдә уңыш белән узган. Күп кенә төбәкара, бөтенроссия, халыкара күргәзмәләрдә дә даими рәвештә катнаша.

 2012 елда Рөстәм «Учитель, которого ждут» Халыкара конкурсының Гран-при бүләгенә лаек булган. «Әлеге бәйгедә Россия, Монголия, Кытай иҗатчылары көч сынашты. Бу Улан-Батор бәйгесенең  максаты педагогика буенча тәҗрибә алышу иде. Гомумән, кайда гына белем туп­ласам да, мине бик игелекле, талантлы педагоглар укытты, алардан һәрчак үрнәк алам», –  ди иҗатчы. Бүген талант иясе үзе дә Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбендә белем бирә. 

Рөстәм Нәсим улы шулай ук Казанда узган III ачык Халыкара бәйге-күргәзмәдә, Санкт-Петербургтагы «Сәнгатьтә сугыш һәм тынычлык» Бөтенроссия бәйге-күргәзмәсендә дә җиңү яулаган. Уфадагы – «Ислам дөньясы сәнгате» бәйгесендә, Казандагы «Минем гаиләм шәмаиле» бәйгесендә дә катнашкан. «Мин чын сәнгатькә тартылучыларны туплап, алар белән үз белемемне уртаклашам, респуб­ликаның төрле мәйданнарында башкаларны үзле балчыктан эшләнмәләр ясарга, рәсемнәр, картиналар иҗат итәргә өйрәтәм. Үз иҗатыма илһам алу өчен исә сәяхәтләр кылам, әйтик, Чехия, Австрия, Германия, Монголия белән таныштым. Россия буйлап та еш сәфәрдә йөрим. Әлегәчә иң ошаган җир –  Байкал күле», – ди Рөстәм.

Рәссам иҗатында акварель әсәрләр байтак. «Акварель буяулар белән ясауның классик ысулларын сәнгать мәктәбендә үк төшендем. Сәнгатькә өйрәнүнең бар баскычларында да акварельле рәсемнәр ясала. Мин бу төр буяуларны гаҗәеп буяуларга саныйм, акварель – ул тере, аның сәнгати нәтиҗәләрен алдан ук билгеләп тә булмый, әмма әлеге ысулда ясау – ул үзе бер ләззәт!  – дип аңлата Рөстәм. – Иҗатымда мәчет сурәтләре өстенлек итә. Чөнки ислам дине, архитектура темалары күңелемә якын. Казанның бихисап мәчетләре арасыннан борынгы һәм иң матурларын тасвирламыйча кала алмадым! Хезмәтләремдә күп катлы акварельне дә, а-ля-прима ысулын да кулланам. Бу техникада кәгазьнең сыйфаты да зур роль уйный». 

Әлеге нәфис акварель әсәрләр рәссамның шушы дөньяны никадәр сокланып кабул итүен ачык күзалларга булышлык итә. Шунысы да бар: Рөстәм шигырьләр яза, ә шигърияткә мөкиббәннәрнең иҗат эшләре тагын да матуррак була төсле!  

Акварель – шушы мизгел буяулары ул. Кайчак алар көйсез дә, тыңлаусыз да була, төзәтмәне дә сөймиләр, шуңа күрә бу юнәлешне төсләрнең үзенчәлек­ле күчешен үз итүчеләр, бар игътибарларын иҗатка туплый белүчеләр генә сайлый. Мондый әсәрләрдә һава һәрчак күп, яктылык та җитәрлек, шул ук вакытта төсләр дә тынычрак. ­Р.Хәбиров  хезмәтләрендә күңел халәте энергетикасы, эстетика тантанасы... бар да чагылдырылган. Әлбәттә, сурәтләрнең кайберләрен фотолар буенча, уңайлы остаханәдә дә ясап булыр иде. Ә менә Рөстәм мәчетләрне Казанга килеп «тере» манзарадан тасвирлаган. Аларның көндезге һәм кичке күренешләрен иҗат иткән. Мәчетләребез бик якты, мәһабәт, нурлы сурәтләнгән. 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 
   
     


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев