Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәнгать

Кылкаләм остасы Әлфия

Без Ә.Нурхәммәтованың бу көннәрдә дә Кооперация институтының татар мәдәнияте үзәгендә бара торган күргәзмәсен тамаша кылабыз. Йөзләрчә картиналар арасында төрле темага, төрле жанр белән ясалганнары бар, табигать күренешләре, натюрмортлар да урын алган.

Борынгы бабаларыбызның сәнгатькә сәләте тәрәзә йөзлекләрендә, йортлар бизәлешендә, чигүле күлмәк-алъяпкычларда, калфакларда, тәрәзә пәрдәләрендә дә чагылыш тапкан. Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәммәтованың да Аксубай районнында яшәгән ерак бабасы Сәгытдин Сәйфетдинов, аның улы Нуретдинның кулы шушы эшкә ятып тора, алар бик матур итеп тәрәзә йөзлекләре ясый. Әтисе ягыннан икенче бабасы Габдулланың да рәсем ясарга бик сәләтле булуы турында сөйлиләр. Буяулар да юк чак вакыт бит, ул күмер белән өйләрендәге мич янында ат рәсемнәре ясарга яраткан. Әтисе Рәшитнең бертуган абыйсы Фоат та кылкаләм белән дус.

Нәсел тамырлары буйлап килгән сәләт-холык беркая да китми, ул барыбер спираль кебек киләчәк буыннарга әйләнеп кайта тора. Әлфиянең кулы бик кечкенәдән буяу каләмнәренә тартыла. Балалар бакчасындамы, өйдәме – сабыйның иң яраткан шөгыле – рәсем ясау. Кылкаләм остасының хәтеренә бер вакыйга уелып калган. Әтисе Рәшит кызчыкны балалар бакчасыннан ала да, авылга кайтачакларын, анда әбисе көтүен, аңа булышыр­га кирәклеген әйтә. Ә Әлфиянең рәсем ясыйсы килә, әтисенә әйтеп карый, ә ул һаман авылга ашыктыра. Кызчык үпкәләп, бакча башындагы таллар артына кача. 

Тәрәзә йөзлекләре ясау остасы Нуретдин бабасының алар белән бергә яшәве Әлфиянең тагын бер бәхете булгандыр. Ул сөйләгән әкиятләр кызчыкны хыялый дөньяларга алып кереп китә. Бабакайга иҗат куәсе дә мулдан салынган. Дүрт ел буе концлагерь михнәтләрен кичкән, әмма күңеле каралмаган бабасы әкиятләрне үзе уйлап чыгарып сөйли торган була. Аннары Мюд авылына – әбисе янына кайтулар... Әлфиянең хәтерендә әбекәе белән бергәләп чишмәгә суга барулары, чират җитеп, болында малларны көтүдә йөртүләре, бергәләп миллек бәйләүләре бүген генә булган кебек. Ә инде кура җиләкләре пешә башлагач, аларны әбиләре, җиләк коела дип, иртүк җиләк җыярга уята. 

Әлфиянең рәсем ясау осталыгы елдан-ел үсә. Мәктәптә стена газеталарын бизәү, плакатлар язу, башка сурәтләр ясау – Әлфия кулында, аны шушы осталыгына күрә Артекка да җибәрәләр. Кыз үзе дә кызыксынучан, ул мәктәптә укыганда ук, рәссамнарның киндерне ничек тарттыруын китаплардан укып өйрәнә, майлы буяулар белән рәсем ясау техникасын үзләштереп, беренче картиналарын тудыра. 

Әлфия Нурхәммәтова Лениногорск сәнгать-педагогика училищесында яхшы остазлар кулына эләгә. Шәһәр балалары рәсем сәнгате мәктәбен тәмамлап килгән. Ләкин тәҗрибәле укытучы, сез авыл кызлары әле аларны узып китәчәксез, дип рухландырып тора. «Шулай булды да, кызыл дип­ломга тәмамладык», – дип искә төшерә Әлфия ханым. Аннары Чаллы педагогика институтының художество-графика факультетында белем алу... Әмма эзләнүнең тукталганы юк. Ясалган картиналар тулысынча канәгатьлек китерми, нәрсәнедер эшләп бетерәсе бар кебек. Ә.Нурхәммәтова, картина 3-4 ел эленеп торгач та, аны киредән төшереп, аңа нәрсәдер өстәргә мөмкин. Вакыт узгач, рәссам үзенең иҗатына да икенче төрле карый башлый бит. 

Күңелеңдә тулып ташыган хисләр җанга тынгылык бирми торган халәт. Ә инде күз алдыңа картина булып килеп баскан уйларыңны киндергә төшерү тирә-як дөньяны, мәшәкатьләрне оныттыра, күңелеңә кергәне картина булып киндергә ятса, кәеф тә күтәрелеп китә. Аның бу эше кешегә ошыймы-ошамыймы, бу әлегә иҗатчыны борчымый. Бер тапкыр көзге кояшлы көндә Әлфия үз бакчаларында кып-кызыл җимешләре белән «янган» миләш агачына игътибар итә. Яфраклары – сап-сары. Рәссамның шушы матурлыкка күзе төшә дә ул бар дөньясын оныткандай итә. Ә аның район туган якны өйрәнү музеенда директор чагы, эшкә барырга кирәк. Хис-тойгыларын йөгәнләп чыгып китә. Кабинетына барып утыра, кулы эшкә йокмый. «Ике сәгатькә китим, этюд ясап киләм», – ди ул хезмәттәшләренә. Әлфиянең иң яраткан темасы исә – кояш кебек сап-сары көнбагыш чәчәкләре. Ул аларны ел саен үзе утырта һәм картинага төшерә. «Мин аларны ел да икенче төрле күрәм», – ди ул. 

Без Ә.Нурхәммәтованың бу көннәрдә дә Кооперация институтының татар мәдәнияте үзәгендә бара торган күргәзмәсен тамаша кылабыз. Йөзләрчә картиналар арасында төрле темага, төрле жанр белән ясалганнары бар, табигать күренешләре, натюрмортлар да урын алган. Әнә, Г.Тукайның «Тау башына салынгандыр безнең авыл» дигән шигъри юллары буенча иҗат ителгән картина. «Нурлы җомга» дип исемләнгәне исә сәгадәтле татар тормышын күз алдына китереп бастыра. Әбекәй картын җомга намазыннан көтә. Ул менә-менә кайтып керергә тиеш. Бәлеш мичтән алынган, чәйләр дә ясалган. Бер почмакта – мендәрләр өйгән сәке, шамаил, сандык, аның янында комган күренеп тора. Ә бер картина «Шәһребану» дип исемләгән. Аны рәссам Шәрбән авылында туган Әнвәр Хәйригә багышлап эшләгән. Ул тарихи вакыйгаларны искә төшерә. Элек Шәрбән авылы урынында Шәһребану дигән шәһәр булган. Аның аша Биләргә кәрваннар юл тоткан. Кәрваннар Шәһребану-Шәрбәндә туктап, ял да иткән. «Самавыр» картинасы исә әбекәйләребезнең самавырдан чәй эчәргә яратуы белән бәйле. Әлфия ханымның әбисе дә чәйне чыжлап кайнап торган самавырдан ясап эчәргә яраткан. «Әбием гөлләре» дип исемләнгән мальва чәчәкләре төшерелгән картина авыл гөлбакчалары белән бәйле. Туган якларыбызда андый чәчкәләр авылларга ямь бирә иде. «Аларны хәзер үзем дә үстерәм», – ди Әлфия ханым. Татар Тинчәлесе авылына багышланган картинада елга янындагы тирәлек сурәтләнә. Бу – ястү намазы вакыты. Көтүләр кайткан, маллар ябылган, өйләрдә утлар кабынган, мәчеткә картлар җыелган. Ислам динен рәсми кабул итүгә 1000 ел тулуга багышланганында Коръән саклана торган бина югары күтәрелгән, аннан бөтен дөньяга яктылык сибелә кебек, ул – Коръәннән килгән нур. Алгы планда исә елга порты, ул шәһри Болгарга су юлы аша барлык мәмләкәтләрдән килүләрен белдерә.

Әлфия Нурхәммәтова мәчетләр темасына зур серия эшләгән. Ул үзе абыстайдан дәресләр алып, гарәп графикасын да өйрәнгән. Аксубай районында 28 мәчет бар, аларның өчесе – архитектура истәлеге. Рәссам аларның кайберләрен икешәр тапкыр ясаган, тарихларын да барлап язып куйган. Бу – үзе аерым китапчык итеп чыгарырлык хезмәт. Аларның берсендә Яңа Думаның, ягъни Нәҗип Думави авылының мәчетен күрәбез. Хәзер инде аны үзгәрткәннәр, тышлаганнар. Яңа Үзи авылындагы мәчеттә азан тавышлары совет хакимлеге елларында да туктамаган. Мәчет манаралары киселә башлагач, авыл халкы җыелып күмәк хуҗалыкка тиз генә амбар төзеп бирә. Картинада сурәтләнгән борынгы бабаларыбыздан калган агач мәчеткә хәзер 120 елдан артык. Ул – авылның архитектура истәлеге. Картинада ерактарак яңа буяулар белән заманча корылган таш мәчет тә күренә. Кошлар да китеп бара. Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Нәҗип Нәккаш рәссамның мәчетләрне табигатьнең төрле фасылларында сурәтләвенә игътибар итә. Аларның кояш баеганда, таң атканда, кышын агачларны бәс сарганда, яисә җәен көндезге челлә вакытындагы мәлләре кылкаләмгә алынган. Әйтик, Хәсән Туфан авылы Иске Кармәттә кичке азан яңгыраганы ишетелгәндәй була. Мюд авылындагы манзарада яз сулышын тоясың. Ә инде кышкы матур көндә иҗат ителгән мәчеткә кар кунган кып-кызыл миләшләр гаҗәеп матурлык бирә. «Картиналар татарга якын төсләр белән эшләнгән. Әлфия ханымның үз төбәгендәге авылларга йөреп мәчетләр сурәтләве – аларны тарихка теркәп калдыру да бит ул» – дип йомгаклый Нәҗип әфәнде.

Шул ук вакытта күргәзмәдә бик матур панно һәм калфак­лар – борынгы татар колакча чигү техникасында башкарган эшләр игтибарны җәлеп итә. Бу техниканы Ә.Нурхәммәтова үзе торгыза. 

Рәссам Аксубай рәсем сәнгате мәктәбендә эшләгәндә, укучылары белән Казанга килә, Фешин исемендәге училищега да керәләр. Анда танылган чигү остасы Нурзия Сергеева белән очрашу була, ул үзенең эшләрен күрсәтә, колакча чигү буенча осталык дәресе дә үткәрә. Сәнгатьнең бу төре Әлфиянең дә күңеленә кереп кала. Аннары бу чигү турында китаплар да укый. Колакча чигү техникасы заманында искиткеч югары дәрәҗәгә ирешкән булган. Татарстан милли музеенда колакча чигү техникасы белән XIX урталарында чигелгән берничә калфак кына саклана. Колакча чигү ысулы XX гасырда юкка чыккан, аны беркем дә яңартмаган. Рәссамның колакча чигү алымына яңа сулыш бирәсе килә. Аксубайга кайткач, катлаулы үрнәкне эшләп карый, әлбәттә, бу – үтә дә четерекле, зур сабырлык таләп итә торган техника. Чөнки һәр колакча аерым бөкләнә һәм беркетелә. Әлфия ханым шулай да бер укучысы белән бергәләп панно чигә. Аны Санкт-Петербургка конкурска җибәрәләр. Бу чигеш жюри өчен зур яңалык була. Аның белән бик кызыксыналар. Нәтиҗәдә панно беренче урын яулап кайта. Бу да алга таба эшне дәвам итүгә бер этәргеч була. Рәссам колакча ысулы белән паннолар чигүне дәвам итә. Бармаклар шомара, чигү сиземлеге, тәҗрибәсе арта. Әйтик, бизәкләрнең колакчалар тыгыз урнаштырылса да, араларын киң калдырсаң да әйбәт чыкмавы ачыклана. Аннары анда төсләр бәйләнеше бик әһәмиятле. 

Күргәзмәгә куелган бер паннода Идел юлы чигелгән. Аңа тармакланып киткән чәчәкләр булып елгалар кушыла. Алар Иделгә коя. Ә бер картина Татарстанның 100 еллыгына багышланган. Өстә – чәчәк. Бу республиканың чәчәк атуын күрсәтә. Шунда ук игътибарны триптих җәлеп итә. Уртада – Аллаһ сүзе. Ике якта – чәчәк. Монысы Раббыбызның матурлыкны яратуын белдерә. Панно чәчәк белән уратып алынган. Алга таба рәссам колакча чигү ысулы белән намазлык бизәкли, аны «Лә иләһә иллә Аллаһ» сүзләре белән матурлый. Инде кулы тәмам шомарган рәссам иҗатын колакча чигү ысулы белән борынгы милли калфакларыбызны, изүләрне бизәкли башлый. Алар исә матурлыгы белән теләсә кемне хәйран итәрлек. Бу инде әби-бабаларыбызның бизәкләре, чигү сәнгате киләчәк буыннарга барып җитәчәк, дигән сүз. «Затлы калфак гомергә бер алына. Шуңа да күңелемне биреп, зәвыклы итеп эшлисем килә. Ул мирас булып балаларга калырга тиеш. Изү дә шулай», – ди рәссам. Аның колакча чигү ысулы белән, матур итеп бизәп, шәмаилләр дә эшләү нияте бар. Рәссам картиналар иҗат итүдән дә аерылмый, күңеленә фикерләр килгән саен кылкаләмен кулына ала. 

Ә.Нурхәммәтованың картиналары Кырымда, Төркиядә шәхси коллекцияләрдә урын алган. Рәссамның шәхси күргәзмәләре Татарстан халыкларының дуслык йортында, Норлат, Чистай, Буа, Лениногорски шәһәрләрендә сәнгать сөючеләргә тәкъдим ителгән, кайберләрендә күргәзмәләре хәтта берничә тапкыр булган. Әлфия ханым Чабаксарда рәссамнар берлеге оештырган Бөтенроссия күргәзмәсендә дә катнашкан. Исламны рәсми кабул итүгә 1000 ел тулу уңаеннан уздырылган күргәзмәдә исә рәссамның колакча чигү алымы белән эшләнгән паннолары һәм калфаклары урын алган. Мактаулы кунак булып күргәзмә карарга килгән Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев рәссам иҗаты турында, «Картиналар югары дәрәҗәдә эшләнгән. Алардан нур, яктылык бөркелеп тора. Шул ук вакытта педагог­ның иҗади стиле дә сизелә», – дип язып калдыра.

Ә.Нурхәммәтова 15 ел Аксубай сәнгать мәктәбендә укыта, галим Әнвәр Хәйринең Шәһребану кыйссасын укып, Аксубай риваятьләре белән кызыксынып китә, туган ягының олы тарихлы икәнен аңлагач, балаларны да кызыксындыра. Алар авылларының исеме, аңа кем беренче булып килеп урнашуы турындагы риваятьләрне туплап, укытучыларына сөйли. Аннары бергәләп шул хикәятләр буенча рәсем ясыйлар. Матур килеп чыга. Әлфия башта районда, аннары Казанда Сынлы сәнгать музеенда балалар белән күргәзмә эшли. Балаларның рәсемнәре югалып бетмәсен, авыл риваятьләре тарихка керсен дип, грант отып, «Ефәк юлы» дигән китап чыгаралар. Бу Аксубай районы аша кайчандыр Ефәк юлы узуын искә төшерә. 

«Ефәк юлы» – рәссамның ­дөнья күргән беренче генә басмасы түгел. Ул үзенең нәсел тарихы турында «Гомер агышы» дигән китап та язган. Нурхәммәтовларның гаилә башы – Карасу һәм Татар Сөнчәлесе авылларыннан башлана. Ул әби-бабаларының, туганнарының хатирәләрен, әти-әнисенең нәсел шәҗәрәсен өйрәнгән һәм шуларны барлап язган. Алар татар халкының Бөек Ватан сугышына кадәр, аннан соңгы авыр, михнәтле еллардагы көнкүреше турында. Әмма китап бер нәсел сәхифәләре түгел, алар аша татар халкының моңлы бер тарихы, милләтебез кичергән авыр язмыш бәян ителә.

Сөембикә КАШАПОВА. Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев