Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Кыюлык дәресләре

Танылган телевидение алып баручысы Миләүшә Сибгатуллина «Оста татар» дип исемләнгән яңа проект башлап җибәрә. «Егерме ел телевидениедә эшләү дәверендә бик күп талантлы рәссам, биюче, тегүче, җырчы һәм башка һөнәр ияләре белән аралашырга туры килде. Алар һәркайсы - үз эшенең чын остасы, әмма иҗатларын халыкка күрсәтү, аның турында сөйләүгә килгәндә, югалып...

Танылган телевидение алып баручысы Миләүшә Сибгатуллина «Оста татар» дип исемләнгән яңа проект башлап җибәрә.
«Егерме ел телевидениедә эшләү дәверендә бик күп талантлы рәссам, биюче, тегүче, җырчы һәм башка һөнәр ияләре белән аралашырга туры килде. Алар һәркайсы - үз эшенең чын остасы, әмма иҗатларын халыкка күрсәтү, аның турында сөйләүгә килгәндә, югалып кала, авызларына су капкандай була. Камерадан курку, фикереңне калыпка салып, кешеләр алдында әйтеп бирә алмау без, татарларга аеруча хас, чөнки балаларыбызны, телеңне тый, кысылма, дип кирәксез кисәтүләр ясап үстерәбез. Һәм алар оялчан булып үсә, үз-үзләренә ышанмый. Күптән түгел «Шаян ТВ» балалар телевидениесен тәкъдим итү булды. «Яңа гасыр», «Татарстан» радио-телевидение редакцияләренә дә һаман алып баручылар кирәк. Бигрәк тә телевидение яңа яшь, кыю егет, кызларга мохтаҗ, чөнки сәхнә кебек үк, экран да яшьлекне ярата. Шуларны истә тотып, мин «Оста татар» проектын башлап җибәрергә булдым».
«Оста татар» проектында һәр теләгән кешене камерадан курыкмаска, сөйләгәндә сулышны дөрес алырга, җөмләләрдә басымны кирәкле урыннарда куярга, тавыш күнегүләре ясарга, мимиканы, кул хәрәкәтләрен кушып җанлы сөйләргә генә түгел, бизәнү, киенү, грим салу серләренә дә өйрәтәчәкләр. Моның өчен проектта махсус чакырылган визажист, дизайнер, стилистлар эшләячәк. Балалар, телевидениедә эшләргә хыялланган мөселман егет, кызлары, җитәкче урыннарда хезмәт куйсалар да, микрофоннан җеннән кебек курыккан милләттәшләребез белән аерым эшләү каралган.
Проектны "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында халыкка тәкъдим иттеләр. «Оста татар» белән кызыксынып, иллеләп кеше килгән иде. Дәресләр шушы айда башланачак. Киләчәктә проектның үз сайты да булачак, дип ышандырды Миләүшә Сибгатуллина.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
А.ЭШКИНИН фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев