Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәнгать

Курчакларда татар рухы

Әүвәл кибеттәге фабрика курчакларын алып, шуларны үзгәртеп иҗат иттем. Йөзләрен дә яңабаштан буядым, гәүдәләрен дә озынайттым, өсләренә татар киемнәре кидердем.

Асия Глебова менә 35 елга якын композицияле курчаклар иҗат итү белән мәшгуль. Аның милли киемле курчаклары күп дәүләтләргә таралды,  Казанга килгән туристлар да аларны үз итә.


«Мәктәптә чакта ук кызлар арасыннан берүзем металлны чокып бизәк ясау түгәрәгенә йөрдем, калганнары малайлар иде, – дип искә ала Асия ханым. – Эшләнмәләрем белән бәйгеләрдә катнаштым һәм шәһәр буенча беренчелекне дә яуладым. Бу шөгылемнең соңрак, курчакларга сугышчан киемнәр ясаганда, кирәге дә чыкты.

Югары белем алгач, заводта икътисадчы булып эшләдем. Декрет ялында исә Казанның 16 нчы һөнәри училищесын тәмамладым. Аннары, төпчек улымны тапкач, заводка әйләнеп кайтасым килмәде. Үзгәртеп кору еллары иде. Баштарак агач әйберләр бизәп саттым. Шуннан соң коллекцион курчаклар ясау шаукымы кузгалды. 1988 елны шушы өлкәне сайладым. Мәскәүгә барсам, мондый курчаклар – кыйммәт, ә үзләре – ямьсез... Осталарның берсе дә үз тәҗрибәләре белән уртаклашмый, әгәр берәр техник алымын сорашсаң, син аларга чын дошман... Ул чакта интернет та юк иде әле. Һәммәсенә үзлегемнән төшендем. Дус рәссамнар да курчаклар ясый башлады, тик бу шөгыль аларны тиз туйдырды, янә картиналар ясауга күчтеләр. Ә мин декоратив-гамәли сәнгатьнең шушы юнәлешеннән беркая да китмәдем.

Әүвәл кибеттәге фабрика курчакларын алып, шуларны үзгәртеп иҗат иттем. Йөзләрен дә яңабаштан буядым, гәүдәләрен дә озынайттым, өсләренә татар киемнәре кидердем. Аларны Сынлы сәнгать галереясы кибетенә алып барган идем, сатучыларның фикере бер булды: «Мондый курчакларны күптән көтә идек, ярый әле килдегез!» Тәүге курчак­ларым тиз сатылды. Шул акчага кибетләрдән янә 90 курчак сатып алдым да, үземчә үзгәрттем. 1990 елларда хәзерге кебек материал муллыгы да, социаль челтәрләр дә юк иде шул... Татарстан Министрлар Кабинетына юнәлдем. Андагы хезмәткәрләр курчакларымны бүләк өчен алды. Аннары Казан дәүләт университетына юл тоттым, андагы аспирантлар, чит ил кешеләре, курчакларны күпләп алып, почта аша АКШка да салды. Минем белән дуслашып киттеләр. Шулай итеп, милли киемле курчаклар ясау остасы булып таныла башладым. Министрлар Кабинеты белән хезмәттәшлегем әле дә дәвам итә. Ә менә халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге палатасыннан үз теләгем белән чыктым. Чөнки бу палатаның минем өчен кирәге юк иде», – ди Асия Глебова.

Аның искиткеч эшләнмәләре Франциядәге мәдәни чаралар кысаларындагы күргәзмәләр барышында Парижда, Дижонда күрсәтелгән, соңрак Мюнхен, Ганновер тамашачыларын да сокландырган. Останы төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләргә бүген дә чакырып торалар. Тик ул аларны өнәп бетерми. Күргәзмәләрдә катнашуның мәшәкате күп. Арадан 2018 елда узган XIX Истанбул Халыкара мәдәният һәм сәнгать күргәзмәсен генә истә тота ул. Ул вакыт Асия ханымны улы Руслан белән бергә Төркия­гә чакырганнар. «Башта Бүюкчекмеҗедә, аннары Истанбулда үтте әлеге күләмле чара, – дип искә ала ул. – Без урта гасырлардан сакланып калган, Бөек Ефәк юлында торучы борынгы кунакханәдә тукталдык. Көн саен үз рәтләребезгә зур, борынгы капкалар аша кереп йөрдек, тарихның чын сулышын тойдык. Таш диварлардагы чокып ясалган урыннарга тауарларыбызны тезеп куя идек. Осталык дәресләре дә үткәрдек, кичләрен диңгез буенда төрек эстрадасы артистлары концертларын тамаша кылдык. Безнең тау­арларыбызны махсус йөкчеләр ташып йөрде, менә шундый бик югары дәрәҗәдә оештырылган чарага шәһәр башлыгы да килеп, һәрберебез белән сөйләшеп, фотосурәткә дә төште. Ихтирам чиксез иде, намаз өчен бүлмәләр дә булды, төрле экскурсияләр дә оештырылды, һәр остага бүләкләр дә тапшырылды. Әлеге күргәзмәгә бихисап дәүләт осталары җыелган иде, ә Татарстан сәнгатен нибары мин һәм күннән кул эшләнмәләре ясау остасы Анна Буркова тәкъдим итте. Бар осталар канәгать калды. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк безнең мәдәният җитәкчеләренә! Төрекләрдән!

Әйе, иң беренче иҗат иткән курчагым - татар кызы кыяфәтле курчак иде. Аны ясап бетергәч тә, әүвәл әтиемә күрсәттем. Әтиемнең исе китте. Ул гомер буе суыткычлар ясады бит. Үз эшен бик яхшы белүче, алтын куллы кеше иде, кызганыч, инде вафат. Әнием Ләлә Зыя кызы да иҗатымны һәрчак күзәтеп бара. Ул гомер буе мотор төзү заводында конструктор булып эшләде. Аның холкы шундый, яңа кул эшләнмәмдә берәр җитешсезлек күрсә, бу хакта миңа әйтми калмый. Әниемдә шушы сыйфат булуы яхшы, чөнки калганнар мине гел мактап аптырата.

Нәселебез – сәләтле шәхес­ләрдән. Дәү әтием Зыя – Бөек Ватан сугышына кадәр Казанда мәшһүр футболчы, ак атка гына атланып йөргән офицер булган, 1937 елда гаиләсе белән Ерак Көнчыгышка киткән, фронтта хәбәрсез югалган. Әбием Галия мандолинада яхшы уйнаган. Әниемнең бабасы Газизҗан, мулла улы, Казандагы Ленин исемендәге республика китапханәсенең беренче директоры булган, шунда 30 ел эшләгән!

Бабам Солтангази дә, аның ике улы да сугыш кичкән, медальләр белән әйләнеп кайта алган. Бабам сугышта да намаз укыган. Әтием Мөгавия 19 яшендә электрик-механик булып, сугыш елларында аэродромдагы очкычларны рәтләгән, бер очкычның чыбыклары тәмам эштән чыккач, шуларны бер төн эчендә рәтләп чыга алган! Аның абыйсы Миңнегази мәктәптә укытты, агач әйберләр ясау остасы, яхшы станокларда бар төр җиһазны ясап, җыя иде. Әтиемнең энесе Рәшит скрипкалар ясады, гомере ахырында муллалыкка укыды. Әтиемнең бертуган энесе Миңнехан Әбдиев исә өч төр гармунда уйный, бик яхшы җырлый да! Башкортстанда бик мәгълүм шәхес. Миңнехан абый – Россиянең атказанган төзүчесе, СССРның танылган уйлап табучысы. Аның исем-дәрәҗәләре бихисап. Аның белән бик горурланабыз. Нәсел рухын тоеп яшибез».

Иҗат башында Асия ханым курчакларны бары тик фотопортретларга карап кына ясаган. «Иң беренче булып бер эшкуар мөрәҗәгать итте, кемгәдер үзенчәлекле курчак бүләк итәргә тели. «Шушы шәхескә охшатып, курчак ясап бирегез әле», дигәч, эшкә керештем. Мин генерал Мәхмүт Гәрәев өчен аңа охшаш курчак ясадым. Генерал әлеге бүләкне бик ошаткан, хәтта телевизион тапшырулар барганда, әңгәмәләр үтә торган җирләрдә дә шул курчакны үз янына куеп сөйли торган булган (Мәхмүт Әхәт улы 96 яшендә дөнья куйды). Ул, җитәкче урыннарда хезмәт иткән олпат шәхесебез, Россия хәрби фәннәр академиясе президенты иде. Балачагымда әти-әнием аның «Маршал Жуков» китабын укыды, үземнең дә аннан өзекләр укып утырганымны хәтерлим әле... Шушы каһарманның курчагымны ошатып кабул итү – минем өчен зур дәрәҗә!

Шуннан соң андый төр курчаклар шактый ясалды. Аларны күбесенчә юбилей уңаеннан хәрбиләргә бүләк итәләр иде. Ләкин бу төр кул эшләнмәләреннән тәмам туеп туктадым. Менә пандемия килеп, хәйран ял иткәч, янә шушы төр эшләнмәләргә заказлар кабул итә башладым. 

– Асия ханым, курчак ясау­чылар үз иҗатларында гайре табигый хәлләр, мистика белән очрашулары хакында еш сөйли...

– Минем мистика белән очрашканым булмады. Һәр иҗатчы эшләнмәсенә үз уй-фикерләрен, үз энергетикасын күчерми калмый. Мин бит игелекле йөзле, матур курчаклар гына ясыйм, ә мистика яхшы энергетика белән генә бәйле түгелдер.

– Тик шулай да курчаклар барыбер кешеләр өчен ниндидер резонатор булып исәпләнә...

– Килешәм. Курчакларымны иҗат итә башлар алдыннан уйланам: «Бу курчак кешеләргә ни бирер, аларны нәрсәгә өндәр? Аларның аерым этнотиплы, ябык, матур киемле булулары минем өчен бик мөһим. Чөнки рухи кыйммәтләр, милли киемнәребез – геннарымда. Җаным шушындый төрдәге курчаклар ясавымны таләп итә. Мондый итагатьле курчак­ларга карап та кешенең эчке тәрбиясе артырга мөмкин. Моңа бер мисал бар. Бер дустым, ир туганына дип, милли киемле, кулларына дисбе тоткан парлы курчак алган иде. Ир туганы аларга карап, һәр көн саен сок­ланган да үзенең холкының яхшыруын сизгән. Нәтиҗәдә, аракы эчүен бөтенләйгә ташлаган. Дустым миңа бу хакта үзе әйтте. «Курчаклар аша үземә дә мөселманнарга хас сыйфатлар кирәклеген төшендем», – дигән әлеге ир-ат.

– Асия ханым, сезнең курчак­ларыгыз нинди материаллардан иҗат ителә?

– Курчакларның формаларын үзем ясыйм. Аларның гәүдәләре, башлары – бик чыдам, үтә дә сыйфатлы гипстан. Битләре исә һәрчак чит ил буяуларын кулланып ясала, күбесенең йөзе ялтыравык лак белән дә каплана. Ә куллары пластиктан ясалып, мичтә чыныктырыла. Кул эшләнмәсе сәнгать әсәренә әйләнсен өчен, аңа күп детальләр өстәргә кирәк. Кием-салым өчен мөһим сәйләннәрне үзем тегәм, чигеш өлешләрен дә үзем башкарам. Әмма кайчак һөнәри чигүчеләргә дә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Барысы да – кул хезмәте нәтиҗәсе.

А.Глебова апрель аенда гына ясаган күләмле курчак – Казан дәүләт җыр һәм бию ансамбленың баш балетмейстеры, ТАССРның халык, Россиянең атказанган артисты, мөхтәрәм Раилә Гарипова образы. Аның фотосы буенча иҗат ителгән. Шул ук вакытта ансамбльнең «Казан кызлары» биючеләре образларын да хәтерләтә. Аны «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр эстрада сәнгате фестивале җитәкчелегенә бүләк иттеләр.

Оста иҗат иткән интерьер курчаклар арасында иң күләмлеләре һәм гаҗәеп матурлары – Сөембикә-ханбикә һәм аның улы Үтәмешгәрәй сыннары. Беренче тапкыр ул аларны Төркия халыкара күргәзмәсенә алып бару өчен ясаган. «Бу сыннар янына һәрчак халык җыела иде», – дип искә ала әңгәмәдәшем. Өстәвенә, Сөембикә-ханбикә сынындагы бизәнгечләрне дә һөнәри ювелирлар иҗат иткән, башларындагы таҗ-бүрекләрне дә чын тегүчеләр теккән. Яннарына Сөембикә манарасы да ясап куелган. «Сөембикәнең йөзен бер мәктәптә укыган Эльмира Галимова йөзенә карап иҗат иттем. Эльмира Галимова – җыр­чы һәм композитор, 200 дән артык җыр авторы! Аллаһы Тәгалә аңа тышкы һәм эчке матурлыкны да, талант та насыйп иткән, шуңа күрә дә аның йөзен Сөембикә образы өчен сайлап, башкаларга да күрсәтергә булдым, – дип аңлатты А.Глебова. – Ә Үтәмешгәрәй төпчек улыбызга карап иҗат ителде. Кечкенә чакта улыбыз бик сөйкемле иде». Бу сыннарның икенче варианты да бар, алар «Казан» милли-мәдәни үзәгенә тапшырылган. Димәк, әлеге курчакларның затлы һәм зиннәтле кием-салымнарын да тамашачылар озаклап карый ала.

«Курчакларым Казан кибетләрендә байтак. Үз йөзем, үз брендым бар. Кайчак: «Син бит инде күптән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе булыр­га тиеш!» – дип тә әйтәләр. Тик мактаулы атларга исем китми. Мин – Аллаһы Тәгаләгә, аның кануннарына ышанып яшим, исем-дәрәҗәләр кешедә тәкәбберлек хисен арттыра», – ди ул.

Асия ханым быел Габдулла Тукай сынын да иҗат итте. Даһи шагыйребезнең «Су анасы» һәм «Шүрәле» әсәрләрен татар, рус, инглиз телләрендә, ике миниатюр китап рәвешендә нәшер итеп, әлеге сын янына өстәде. «Бу сын минем бик күптәнге иҗади хыялым иде!» – ди талант иясе.

Аның гөмбәз астына урнаштырылган бер курчагы хәзер Иске Аракчинодагы Галәм әхрамында. Ул Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз күркәм исемен әйтерлек итеп көйләнгән, һәм Галәм әхрамына килгән туристлар аны озак вакыт сокланып тыңлый. Әлеге курчак матур көйләр белән берләштереп экспозицияләнә. Күргәзмә залында Асия ханымның башка курчаклары да байтак.

Болардан тыш оста башкорт, рус, һинд милли киемле курчак­ларны да иҗат итә. «Хәзер казак кызы сынын ясарга җыенам. Кубань казакларының хатын-кызлары кулга кылыч тотып бии һәм шул биюләре белән күңелемә илһам өстиләр! Хәзерге чор ке­шеләре өчен иҗат тагын да мөһимрәктер, чөнки тормышта игелек, уңай караш, мәхәббәт җитми. Аллаһы Тәгалә безне бирегә иҗат итү өчен дә җибәргән. Мин киләчәк буыннарны тәрбияләүдә булышучы сәләтле осталарга юл ачу, балаларыбызны иҗатка этәрү, аларда үз мәдәниятебезгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү яклы», – ди Асия ханым.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев