Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Кояшлы проектлар

Киртәсез социаль мохит тудыру максатын күздә тоткан бу проектыбыз Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә беренче тапкыр оештырылган проект булып чыкты

Чаллыда үз эшчәнлеген көннән-көн киңәйтә барган “Солнце внутри” мәрхәмәтлек фонды җитәкчесе ул. 2019 елны Идел буе федераль округының социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешма профессионаллары арасында бәйгенең “Проектлар белән идарә итү өлкәсендә профессионал” номинациясендә җиңүче. Ләкин Юлия Наил кызы Әхмәтҗанова белән әңгәмәбез кайчандыр гаиләләре гомер кичергән ил белән хушлашу сәбәбен искә алудан башланып китте. 

“Бүгенге көннән без – качак­лар”, – диде әтием, – ул чакта кичергән күңелсез вакыйгаларга бәйле истәлекләрен Юлия әнә шулай “мөгезеннән эләктереп” башлады. – Әти-әнием белән Таҗикстанда яши идем, әмма 1992 елны бу илдәге хакимият милләтчеләр кулына күчте һәм алар әлеге республиканы башка халык вәкилләреннән тулысынча арындырырга теләде. Урамга чыгып йөрүләр үк тормыш өчен куркынычка әйләнде. Таҗик яшьләре кулына күчкән ату кораллары башка милләтле беркемне дә исән калдырмас кебек иде. 

Әлеге тискәре үзгәрешләр әүвәл туганыбыз, Таҗикстанның бик хөрмәтле табибе, хирург Ибраһим Кахар улына кагылды, чөнки ул – яртылаш татар, ә хәләл җефете Алла – рус милләтеннән. Ажгырып килгән таҗик сугышчылары туганыбызны, Алланы, балаларын атып үтерер­гә тели. Аларны Аллаһы Тәгалә генә аралап кала: күзләрен кан баскан сугышчыларның берсе нәкъ шулчакта Ибраһим абыйның аның кайсыдыр туганын дәвалап терелткәнен искә төшерә. Безнең татар гаиләсен дә диварга терәп атып үтерергә мөмкиннәр иде, шуңа күрә әтиебез билетлар тапты да, минем туган көнемдә (уналты яшь тулган көн) очкычка утырып, Таҗикстан белән гомергә хушлаштык. Бу май ае иде, ә 1992 елның җәендә инде канлы бәрелешләр, коралсыз кешеләрне бер сәбәпсез, ягъни башка дин, башка милләт вәкиле булган өчен генә атып үтерүләр көчәйде. Безнең очкыч Дүшәнбедән Оренбургка юнәлгән соңгы рейс булуын да, аннан соң бу илдән самолетлар ике ел үткәч кенә оча башлаячагын да соңрак кына белдек. 

Оренбургтан соң без Чаллыга килдек. Әти-әнием башта мәдрәсәдә эшләде, аннары алар Казанга китте, мин исә Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, Чаллыга әйләнеп кайттым һәм үз һөнәрем буенча бер урында ике ел эшләдем. ­Аннары КАМАЗ­да җиде ел юрисконсульт булып хезмәт куйдым, гаилә кордым. Әмма вакыт узган саен күңелемдә башка төр эшкә керешү теләге көчәя барды. 2006 елны “Дети ДЦП” фонды эшчәнлегенә булышлык итә башладым һәм сәламәтлекләре чикле булганнарның хәлләрен яхшырту хезмәтенә катнашып, ун ел дәвамында волонтер булып йөрдем. Беркөн: “Бу авыру балалар балигъ булып, тормышның яңа этабына күчә. Алар шушы җәмгыятебездәге тормышларын ничек дәвам итәр соң?!” – кебек уйлар килде, һәм мин 2015 елны “Солнце внутри” дип исемләнгән мәрхәмәтлек фондын оештырдым. Фондның төп максаты – гарип затларга социаль адаптация шартлары тудыру, сәламәт бәндәләр тарафыннан аларның җәмгыятьтәге гадәти кешеләр буларак кабул ителүләренә ирешү”. 

Изге проектларын сынлы сәнгать, театр өлкәсе белән бәйләп, Юлия аларны тормышка ашыра да башлый. Мәсәлән, 2019 елда Чаллы картина галереясы коллективы белән берлектә фонд рәссам, график Александр Халдеев (1959-2011) иҗатына багыш­ланган күргәзмәгә килүчеләр өчен экскурсияләр оештырырга була. Картина галереясына килүче тамашачыларны экскурсоводларның күп очракта инвалид коляскасындагы кешеләр булуы гаҗәпкә калдырачагын да аңлыйлар, әмма шул ук вакытта экскурсияләрнең сыйфатына зыян килмәячәгенә дә ышаналар. Чөнки экскурсоводлар чыгышларына, экскурсияләренә җитди әзерлек алып бара. 

– 2019 елның көзендә узган мондый экскурсияләр саны утызга тулды. Кызларыбызның күңелләрендәге дулкынлануны җиңү өчен ораторлык буенча осталык дәресләрен дә үткәрдек. Бу А.Халдеевның офорт техникасындагы әсәрләре дә куелган күргәзмә иде, тамашачылар сорауларына тулы җавап бирергә мөмкин булсын өчен, шәһәребезнең рәссам-графигы Марат Мингалиев кайбер офорт алымнарын гамәлдә күрсәтте, Кызларыбызның күңелләрен тынычландырырлык җылы сүзләр табып, осталык дәресләрендә гравюра ясау, монотипия ысулларын аңлатты. Басма графика буенча “Борынгы Болгар каласы” дип аталган осталык дәресендә, мәсәлән, Алсу – татар бизәген, Настя – милли зәркән үрнәге – татар хатын-кызлары кигән асманы, Наташа – болгар риваятьләрендәге аждаһа сурәтен, ә Ангелина Борынгы Болгарда кулланылган балчык чүлмәк рәсемен ясап, аларны офорт станогында бастырды. Ә Ангелинабыз исә офорт ысулындагы рәсемен сул аягы бармаклары белән ясады. Танылган рәссамыбыз Хәмзә Шәрипов  киездән мозаикалар иҗат итү буенча алар өчен махсус осталык дәресләре алып барды. Без картина галереясы директоры Илсөя Заһидуллинага, ул җитәкләгән коллективка, сабыр рәссамнарыбызга, шәһәр волонтерларына бик рәхмәтле. Кызлар бик тырышты, күп мәгълүмат үзләштерде. Һәм киртәсез социаль мохит тудыру максатын күздә тоткан бу проектыбыз Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә беренче тапкыр оештырылган проект булып чыкты. Билгеле, кызларның күбесе болай да эшсез утыра торган шәхесләр түгел, кайсы – хисапчы, кайсы – визажист булырга, кайсы укытучылыкка укыган, – ди җитәкче. 

Бу фондның үз остаханәсе бар. Әлеге остаханәдә туку станоклары урнаштырылган. Грантка алынган бу җиһазлар 2018 елның апреленнән кулланышта. Чаллының “Кызыл Тау” мәдәният үзәгенә йөргән инвалид хатын-кызлар шушы станок­ларда тукуның берничә төрен үзләштергән дә инде. Аларны бу гамәли сәнгатькә туку остасы, “Ладья” халык традицияләре гаилә клубы җитәкчесе Светлана Прокопьева өйрәтә. Тукучы кызларның күбесен остаханәгә әниләре алып килә, ә аннары үзләре дә мавыгып китеп, шушы иҗади процесска чумалар. Бу хатын-кызларның үзләре иҗат иткән сыйфатлы кул эшләнмәләре кайчан да булса кибеттә сатыла башлавын да күрәсе килә билгеле. Әмма әлегә алар бары тик үзләре өчен шарфлар, палантиннар, келәмчекләр, ашъяулыклар, сумка детальләре тукый. Туку алар өчен – кызык­лы, әмма шул ук вакытта җитди физик хезмәт, сабырлык һәм тырышлык та әле, ләкин кызлар бер дә зарланмый. Әлеге туку остаханәсе тәҗрибәсен Европадагы һәм Россиядәге арт-терапия методикаларын инде менә ун елдан артык өйрәнгән Санкт-Петербугтагы Аутсайдервиль командасы да күреп алган. Иҗат юлының башында гына торган рәссамнарны музейлар һәм коллекционерлар өчен ачу белән шөгыльләнә торган команданың Идел буе төбәгенә “Арт-экспедиция”се, остаханәгә килеп, “Другие?” фес­тивале (психик тайпылышлары булганнарны тернәкләндерү программалары фестивале) өчен видеоязмалар әзерләгән. Санкт-Петербургның һәм республикабыз телеканаллары да туку остаханәсе эшчәнлеге хакында репортажлар ­күрсәткән. 

Тукучылар арасында иң уңганы, иң булганы – Алсу Хәйруллина. “Үз кулларыма рәхмәтлемен. Алар минем идеяләремне тормышка ашыра һәм миңа үз-үземә бикләнергә ирек бирми. Кайчак кулларым калтырый һәм аларны тыңлата алмыйм, әмма куллар ярдәмендә генә мин күпкә ирешә алачагымны аңлыйм”, – дип сөйли ул. Алсуның 2020 елның мартында шәһәр хакимияте җитәкчелегенә мөрәҗәгате дә сүздә генә калмаган икән. Чаллының “Электротранспорт” генераль директоры Рәшит Шәмсетдинов “Пассажир” кушымтасында түбән идәнле трамвайларның төсле маркировкасы булдырылуы хакында әйтеп сөендергән. Шушы махсус кушымта буенча андый җайлы трамвайның якынлашуын егерме минут алдан күрсәткән мәгълүматны күреп торганда, кирәкле җиреңә барып кайту турында план корырга да була хәзер. 

“Инвалид арбасында гына хәрәкәт итә алучы Наталья Трушкова бер көнне миңа шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте: “Юлия, әйдәгез, минем белән урамда йөреп керергә теләгән берәрсен табыйк әле!” Шулчак: “Без кайчан телибез, кая телибез, шунда барып килә алабыз, ә Наташа – беркая да чыга алмый ич, инвалидлык арбасын этеп бару өчен аңа кемдер кирәк”, дигән уй килде. Мондый дәүләт хезмәте юк, өстәвенә, урам буйлап йөреп кайту, бераз гәпләшеп алуның никадәр мөһимлеге хакында күп инвалидлар беркемгә дә әйтми. Алар бит урамга да әллә ни чыкмый. Безнең өчен гадәти гамәлләр кемнәрдер өчен мөстәкыйль рәвештә башкарыла да алмый бит. Бу уңайдан, Ник Вуйчичның мәшһүр китабындагы җөмлә дә искә төшәрлек. “Мин, - дип яза Ник Вуйчич, - бер стакан суны да үзем эчә алмыйм бит”. 

Игъланны күреп, берничә волонтер Натальяга кечкенә җәйге “сәяхәтләр” оештырда. Ул шул җәйдә бер түгел, унбиш тапкыр урам гизде. Көзен волонтер Илдар Низамиев булышлыгы белән дельфинарийга да барып кайтты. Аннары без аның икенче тәкъдимен дә кабул итеп, ерак юлга, Ижау каласына сәяхәткә кузгалдык.

- Бу юлы Ижау шәһәрен, андагы зоопаркны күрергә баручылар саны утызга тулды, автобуста арбаларны йөртеп булышырга әзер волонтерлар да, әниләре һәм аларның башка туганнары да бар иде, – дип искә ала ул җәйне Юлия. – Шәһәрне кичкә кадәр гиздек, кайбер туристларыбыз электромобильләрдә дә хәрәкәт итте. Чаллыга кайтып җиткәч, инде үзара дуслашып та өлгергән бу кешеләр янә очрашып, тагын берәр мәдәни чара уздыру турында да килеште. Гомумән, бу инде көзен дә, кышын да дәвам итә алырлык проектыбызга әйләнер кебек. Без Мөслим районындагы Ландшафт паркына да күмәк ­экскурсия ясадык, андагы таганнарда атындык, арт-объектлар иҗади фестивале кысасында талдан ясалган иҗат эшләренә карап сокландык. Кунакчыл Мөслимгә рәхмәт әйтеп кайттык. Автобус белән безгә җитәкчелек, Чаллы иганәчеләре булышлык итте. Без әлеге проектыбыз белән “Татнефть” грантына лаек булдык. Быел инде борынгы калабыз Болгарга һәм Әлмәт шәһәренә экскурсияләр оештырачакбыз... 

– Фондыбыз “Интермузей 2020” Халыкара музейлар фес­тиваленең “Иң яхшы волонтерлык проекты”ның махсус номинациясендә Владимир Потанин хәйрия фонды грантына лаек булды, – дип дәвам итә Юлия Әхмәтҗанова. – Быел башка планнарны да тормышка ашырабыз. “Ничего особенного” мәдәни проектыбыз кысаларында Казаннан чакырылган режиссер Ксения Шачнева җитәкчелегендә безнең фондтагы сигез инвалид хатын-кыз үзләре үк әзерләгән спектакльдә катнашачак. Проектның алдан уйлап куелган, төзелгән концепциясе юк, “Плюс-минус спектакль” проекты нигезендә анда катнашучылар тамашачыларга шушы кечкенә шәһәрдә ничек яшәүләре хакында заманча театр һәм сәнгать инструментларын кулланып сөйләячәк. Ягъни “Плюс-минус спектакль” – ул бер кеше театры: кеше сәхнәдә ниндидер персонаж тарихын түгел, ә үз тарихын тәкъдим итә. Бүген бу – документаль-социаль театрның мөһим юнәлешләренең берсе. Моның өчен алар театр сәнгате укытучысы Елена Калаганованың сәхнә сөйләме буенча осталык дәресендә булды. Спектакль “Особый взгляд. Регионы” форум-фестиваленә сайлап алынды һәм март ахырында Татарстан Милли китапханәсендә күрсәтеләчәк. Быелгы “Предметный разговор” дип аталган күргәзмә дә үзгә шәкелдә тәкъдим ителәчәк. Спектакль дә, күргәзмә дә аларда катнашучыларның шәхси тарихларын төрле телдә сөйләп, бер-берсен тулыландыра һәм бер-берсен дәвам итә. Спектакльнең кайбер фрагментлары күргәзмәгә интеграцияләнәчәк, һәм киресенчә – спектакльгә күргәзмә экспонатларына күрсәтмә дә кушылачак. Нәтиҗәдә, күргәзмә кунагының спектакльне карыйсы, ә спектакль тамашачысының сәнгати күргәзмәне карыйсы килер, дип ниятләнә. Чаллы картина галереясы өчен дә бу формат яңалык: спектакль – профессионал артистларныкы түгел, күргәзмә дә үзешчән инвалид рәссамнарныкы”. 

“Солнце внутри” фондының уңышлы проектларыннан тагын берсен билгеләп үтәргә кирәк: Чаллы фотографы Татьяна Лепп белән берлектә “Уйлап чыгарылган тормыш” фотопроекты 2018 ел башында ук зур уңыш казана. Ул Нью-Йоркта нәшер ителә торган VGXW журналында да яктыртыла. Журналдагы язмада кешеләрнең пандемия вакытында өйдә утырырга теләмәве, карантинның күңелгә начар тәэсиреннән зарлануы, ә менә Чаллыда яшәп ятучы инвалид Ренат Мусин, Алсу Хәйруллина, Лилия Лотфрахманова, Эльза Ярушкина һәм Анастасия Плеханова кебекләр өчен бу көннәрнең гадәти көннәрдән һич аерылмавы турында язылган. Алар болай да гомерләренең күп вакытын дүрт дивар арасында уздыра, ләкин шуңа да карамастан төшенкелеккә бирелергә уйламый да: кемдер шигырьләр яза, Ренат әнә илле картина иҗат иткән, кемдер Ютуб өчен блоглар төшергән, Эльза исә икенче улын тапкан, Анастасия “Татарстан энҗесе” бәйгесендә җиңеп чыккан... Ю. Әхмәтҗанова идеясе белән тормышка ашырылган бу фотоәсәрләр Давостагы Халыкара икътисад форумында да күрсәтелеп, Швейцариядәге “Рус йорты”нда узган фотокүргәзмәнең бер өлешен тәшкил иткән. Бу бәйгене оештыручыларның җитмеш фототарихны кабул итеп, алар арасыннан нибары утызын гына сайлап алганын да ассызыкларга кирәк. Бу – Татарстаннан сайлап алынган бердәнбер фототарих. 

“Ярларның күздән югалуыннан курыкмаучылар гына океанны кичеп чыга”,  диләр. Көләч йөзле, тәвәккәл, һәрчак оптимист була белгән Юлия үз эшчәнлегендә күпләрне, ә иң мөһиме, каты авырулар белән көрәшүчеләргә өмет уты өстәп, аларны алга әйди.  Чит кеше ярдәменә мохтаҗ булып яшәгән затлар алдында яңа офыклар ача, алар белән бергә “океан кичә” ул, шуңа күрә Юлия Әхмәтҗановага кояшлы, якты планнарының тормышка ашуын гына телисе кала. 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X