Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Кояш баешы да кабатланмый

Р.Хуҗин күргәзмәсендә исә  эчтәлектә генә түгел, бизәлеш ягыннан да затлылык күзгә ташлана.

Чын рәссамнар сирәгәя барган заманда да саф иҗатка тугры калган шәхесләребез бар. Шуларның берсе – Рөстәм Хуҗин. Егетнең зыялылыгы, хезмәт сөючәнлеге, киң фикер йөртә белүе, караңгы заманда да яхшыга ышанып яшәве таң калдыра. Бу юлы сүз Р.Хуҗинның Ә.Мәҗитов исемендәге картиналар галереясында ачылган шәхси күргәзмәсе турында. 


Экспозициядә йөз иллеләп картина урын алган. Аның бер үк вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында да күргәзмәсе уза. Биредә рәссамның тарихи картиналары урын алган.  Университеттан экспозиция Халыклар дуслыгы йортына күченәчәк. Мәҗитов галереясында исә Р.Хуҗинның портрет, пейзаж, натюрмортларын күрергә мөмкин. Соңгы елларда халык­та бу жанрларга карата хөрмәт кимеде кебек, чөнки бер иш рәссамнар өчен ул акча эшләү чарасы гына булып калды, сыйфаты нык төште. Әмма чын пейзаж, натюрморт иҗат итүе бик авыр. Портрет турында исә әйткән дә юк. Безнең героебыз Рөстәм исә – нәкъ менә портрет остасы. Мәскәүдә сәнгать академиясен тәмамлаганнан соң да ул, калып, тагын өч-дүрт ел портрет серләренә төшенә. Рөстәмне башка рәссамнардан акварель буявына мәхәббәте дә аерып тора. Зур-зур картиналарны да ул күпчелек нәзберек акварель белән иҗат итә. 

Соңгы елларда төрле күргәзмәләрдә булырга туры килде. Арзанлы рамнарга утыртылган шәп картиналарны күреп җан елый иде. Р.Хуҗин күргәзмәсендә исә  эчтәлектә генә түгел, бизәлеш ягыннан да затлылык күзгә ташлана. Рөстәм тамашачылары белән һәрвакыт бик теләп, җиңел аралаша. Затлы рамнарны күреп, тел шартлатучыларга шундук җавап та бирде. «Рам матурлык өчен генә түгел, ул тамашачыга картина эченә «үтеп керергә» ярдәм итә торган портал кебек зур әһәмияткә ия, шуңа күрә аның сурәткә туры килүе мөһим. Картиналарны бизәү – үзе аерым сәнгать», – ди.  Адәм баласы акчага табынып яшәгән заманда рәссамның чын сәнгатькә тугры кала алуы, дәрәҗәсен төшермәве дә гаҗәп тоелгандыр. Юкса күргәзмәдә бу хакта сүз кузгалтмаслар иде. «Рәсем сәнгате җәмгыятьнең, кеше күңеленең халәтен чагылдыра, шуңа күрә бу заманда аның очсызланып калуы табигый, - дип бу хакта фикерләре белән уртаклашты автор. - Картина рәсемнән һәм төстән тора. Рәсем – сүз булса, төс – музыка. Музыка сүзләргә ятса, матур җыр барлыкка килә. Ни өчен бүген дөнья­ны арзанлы, затсыз җырлар басты? Чөнки сүзнең кадере бетте, моң юкка чыкты. Рәсем сәнгате белән дә шул ук хәл. Тирә-юньгә карасак, һәр предметка, күренешкә рәссам һөнәренең өлеше кергәнен күрәбез. Шулай булгач, үзебезгә тырышырга кирәк. Художник исемен горур йөртү, чын сәнгатьнең дәрәҗәсен төшерми саклау сорала». 

Р.Хуҗин үзе ун рәссам кебек иҗат итә. Пленэрлардан, арт-галереялардан кайтып керми. Анда яңа кешеләр белән таныша. Күңеленә илһам, дәрт туплап кайта. Аеруча үзе туып-үскән Урал якларын ярата. Бу экспозициядә дә Урал күренешләре байтак иде. «Чын рәсем сәнгатен Уралга баргач кына ачтым. Чын төс-буяулар ташлар төсендә була, дип өйрәттеләр безне академиядә укыганда. Екатеринбургта ташлар музеенда булып кайтканнан соң, бу сүзләрнең хаклыгына ышандым. Юкка гына элгәре заманнарда рәссамнар буяуларны таш ышкып барлык­ка китермәгән икән», – дип иҗатының кайбер нечкәлекләре турында сөйли. 

Күргәзмәдә тагын бер мөһим нәрсәгә игътибар итмичә мөмкин түгел. Пейзаж, портрет, натюрморт булсын, һәр картина оптимистик рух белән сугарылган. Ак яулыклы, тулышкан битле авыл апалары, чана шуучы балалар, авыл ызбасы янында өелеп яткан утын пүләннәре, яңа гына җирне төртеп чыккан сыек яшел чирәм аркылы рәссам тамашачыга тормышның гүзәллеген күрсәтергә тели. «Рәссамның максаты дөньяның матурлыгын искәртеп, адәм баласын Аллаһка якынайту, чөнки Аллаһ – матур һәм гүзәллекне сөя. Бигрәк тә бу шомлы, кыйбласыз заманда рәссам халкы халыкны матурлык тирәсендә туплау өчен тырышырга тиеш», – дип Р.Хуҗин рәсем сәнгатенең асылын аңлатты.  

«Шушы матурлыкны санга сукмыйча, берәүләр Малевичның «Кара квадрат»ына табына», дип тамашачылардан берәү әрнү белән әйтеп куйды. «Рәсем сәнгате ике төргә аерыла, минемчә, берсендә – рәссамнар Дали, Малевич, Пикассо кебек, үзләрен күпертеп күрсәтергә теләсә, икенче берәүләр, киресенчә, үзләрен онытып, матурлыкны арттыра», – дип бу җәһәттән уйлары белән уртаклашты автор. «Тормыш-чынбарлыкны ничек бар шулай сурәтләүдән туеп, кабатланасы килмичә, рәссамнар абстракт сәнгатькә табан ялтыраткан дип әйтәләр ич», - дип тагын берәү төпченәсе итте. «Җир йөзендә бер таң да, бер кояш баешы да кабатланмый. Дөньяда бармакларындагы сырлар бер-берсенә охшаган ике кешене таба алмаячаксыз. Шулай булгач, реалистик картиналар иҗат итүче рәссам да кабатлана алмый», - дигән җавап белән бу мәсьәләгә ачыклык кертелде. 

Моннан берничә ел элек Татарстан рәссамнары Кытайга барырга чакыру ала, әмма Мәдәният министрлыгыбыз юл акчасын түләүдән баш тарта. Р.Хуҗин үзе акча юнәтеп кояш чыккан тарафка юл тота. Унбиш көн эчендә дүрт шәһәрдә булалар, икесендә күргәзмә оештыралар. Рөстәм шуннан егерме ике картина иҗат итеп кайта. Санкт-Петербург, Төмәннән килгән өлкән яшьтәге рәссамнар Рөстәмнең җитезлегенә шакката. Бер иш Кытай күренешләрен бу экспозициядә дә күрергә мөмкин иде. «Европага ияреп, үзегезнең борынгы сәнгатегезне оныта күрмәгез», – дип кытайларга акыл да өйрәтә әле. Анда реалистик сәнгатьне бик хөрмәт итәләр, теше-тырнаклары белән ябышып укыйлар, өйрәнәләр, ди. Р.Хуҗинга да калып академиядә укытыр­га тәкъдим иткәннәр. Тик Рөстәм туган якка береккән. Аның хыялы - милли тарихыбызны чагылдыру. Мәскәүдә сәнгать академиясен «XIII гасыр Болгар каласында зур базар» картинасы белән тәмамлап чыга. Л.Хәсьянованың портрет остаханәсен тәмамлаганда, дип­лом эше буларак, «Мулла портреты»н тәкъдим итә. Аннан кайткач, «922 елда Болгарда Ислам динен кабул итүләре», «X гасыр Болгар каласында Ага-базар»,  «Болгар өчен көрәштә иман белән!» һ.б. картиналарын иҗат итә. Шулай булгач кытайларга тәтемәячәк инде ул. 

«Рәссам, пленэрларга чыгып, этюдлар иҗат итүдән туктарга тиеш түгел», ди Р.Хуҗин. Үзе ул пленэрларда бер көнне өчәр картина ясый. Әле бу экспозициядә дә бер минутны бушка уздырмыйча, тамашачыларны җәлеп итү, кызыксынуларын уяту өчен һәр көн саен килеп, натюрмортлар төшерә. Бу күргәзмә Рөстәмнең иҗатында меңләгән этюдлары арасында бер рәсем генә кебек. Киләчәктә егетне зур киләчәк көтә!

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев