Корыч атлар, җиз алмалар…
Пегасның канаты - яралы. Бәйләп куелган. Мондый эшне бик нечкә күңелле иҗатчы гына ясый ала. Аның авторы Рәшид Төхфәтуллинның күзләренә бер карау да җитә: бик әдәпле, самими күңелле, ягымлы сүзле, якты йөзле... Әңгәмә вакытында: "Болгар - "көч чыганагы", без анда иҗат итәргә бардык, Бакчасарайда - "көч урыны", шулай икәнен күңелем...

Әлеге иҗатчыны Күкләр күпкырлы сәләт белән бүләкләгән. Ул - галим дә, язучы да, шагыйрь дә, сәнгатьтәге кабатланмас хезмәтләре белән безне һәрчак сокландыра белүче оста да. Аның иҗатын яратучылар теләк-тәкъдимнәр дәфтәренә: "Алтын куллы!" дип язып, үзләренең чиксез гаҗәпләнүләрен белдерә. Кайбер сыннарын күргәч, "йөрәгем кысылып куйды", диючеләр дә табыла. Тагын бер фикерне аерым өстим: "Әгәр бу кечкенә сыннарны шәһәр скульптуралары күләменә кадәр зурайтсалар, алар шулай ук безнең җаннарыбызны дулкынландырыр һәм күңел кылларыбызга кагылыр идеме икән? Ике-өч-биш сынын Яшел Үзәндә урнаштырырга да мөмкин булыр иде. Алар өчен бик кулай урыннарны да караштырып куйдым. Александр Семенов". Бу - Ленин һәйкәлләрен күреп тәмам арыган кеше фикере, ахры.


Бер ара ул нәкъ шушы иҗади фикерләү тәртибендә пыяла эшләнмәләр дә ясап караган. КХТИ аспирантурасын бетергәч, "Межионные взаимодействия в неводных растворах карбоксилсодержащих полиэлектролитов" темасына диссертация яклап, химия фәннәре кандидаты булгач, фьюзинг, ягъни пыяладан иҗат эшләре ясау белән шөгыльләнергә дә күндергән аны дуслары. Ни дисәң дә, янда физика һәм химия буенча искиткеч яхшы белгеч, фантазиягә бай иҗатчы булса - бик уңай бит. Төссез нигезгә эскиздагы сурәт килеп чыгарлык итеп төрле төстәге пыяла кисәкләрен тезеп, аларны 800 градус чамасы кайнарлыктагы махсус мичкә тыкканнан соң, бу өлкәнең техник ягы серләрен куллану мәле килеп җитә. Температураны тиз генә көчәйтергә дә, тиз генә сүрәнәйтергә дә ярамый, югыйсә, пыяла шартлаячак. Кайсы төр пыялаларның башка төр пыялалар белән ни дәрәҗәдә "дус" булуларын да белү зарур, чөнки киңәю коэффициентлары төрлечә булса, алар берләшә алмаячак. Эш нәтиҗәсе дә берничә минуттан соң ук күренмәячәк әле. Мондый эшләнмәләр иртән мичкә салынса да, кич белән генә әзер булачак. Шушы ысул белән ясалган балыклар, күбәләкләр, җәнлекләр, чәчәкләр, татар милли бизәкле тәлинкәләр, интерьер элементлары инде күпләргә бүләк итеп таратылган.

Рәшид Гыйният улы да: "Ясаган сыннарымны тамашачы үзенчә төшенгәнен бик ошатам", - дип куя, димәк, әлеге автор идеясына якыннан орынганмын, ә бит күп кенә хезмәтләрен аның үзенә аңлатырга туры килде.

Бик сыйфатлы дигән мактау безнең әңгәмәне аның башка өлкәдәге шөгыльләренә дә алып китә. Габдулла Тукайның яшьлегендә... чәчләрен озын итеп, җилкәсенә кадәр төшереп, үстереп йөрүен тагын каян белер идем әле? Аны бик күп рәссамнар сурәтли, әмма берсенең дә шагыйрьне мондый кыяфәттә язганнары юк. Рәшид абый базардан 1931 елда басылган күптомлыкның өченче кисәген табып, шагыйрьнең латин хәрефләре белән басылган юл язмаларын бераз кыскарта да, рус теленә искиткеч шома тәрҗемәләр, социаль челтәрдә бар дусларына укырга тәкъдим иткәч, Тукайның 1908 елдагы җан халәте күпләрне гаҗәпләндергән. Габдулла Тукай әлеге юл язмалары аша Җиргә әллә ничә гасырга бер килгән даһи буларак түгел, ә башкалар кебек үк гади бер бәндә рәвешендә күзаллануы белән үк, рус кешеләре өчен бу тәрҗемә бик кызыклы булып тоелган. "Мин Казанның иске-москы әйберләр базарына йөрергә яратам, элегрәк анда борынгы китаплар күп иде, - ди Рәшид Гыйният улы. - Әлеге китаплар миңа шулкадәр фикер бирә, тормыш турында, тарих турында уйларга этәрә. Иҗатым өчен дә әһәмиятле ул әдәбият. Хәзерге тормыш мизгелләре турында гына уйланырга кирәкми, ә әллә кайчан узган заманалар хакында да фикер йөртү зарур. Мин бик күп укыйм. Аргентина прозаигы Хорхе Луис Борхесны, совет язучысы һәм шагыйре Даниил Хармсны, рус язучысы Виктор Пелевинны һәм башкаларны якын күрәм, ә татар язучыларын аеруча яратам.

Р.Төхфәтуллинның интернет битләренә урнаштырган үз хатирәләре дә шундый үтемле, гади, әмма йөрәк түренә үтеп керә ала торган әдәби телдә язылган. Вакытын кызганмыйча, язмаларын тагы да ишәйтеп, бергә тупласа, бер дигән калын китап нәшер итә ала. Аның басылган бер китабы бар инде, якын дусты Вадим Гершанов үзе басмага салып, бизәп, төпләп чыгарган. Бу да - аның өчен шәхси бәйрәме уңаеннан көтелмәгән бүләк. Классик музыка концертларына һәм музейларга барырга яратучы шәхес барыбер язучылык шөгыле өчен дә буш вакыт табар әле.
Ул, билгеле, төрле илләрдә яшәүче рәссамнар иҗаты белән дә таныш. Бельгия сюрреалисты Рене Магритт, Бөекбритания дизайнына нигез салучы Уильям Моррис, Швеция рәссамы Жан-Этьен Лиотар һ.б. Шушы рәссамнарның әсәрләре белән илһамланудан туган үз эшләре дә бар. Ә менә "Җил" скульптурасы Россия рәссамы Гариф Басыйровның "Химия и жизнь" журналында басылган иллюстрацияләре тәэсирендә туган һәм аңа багышланган. Пыяла әсәрләре арасында тагын бер матур эше бар икән: Казан хореография училищесы фойесы түшәмендә - ак лилия чәчәкләре. Зәңгәр төстәге пыялага чәчелгәннәр дә тиздән прималарга әйләнәчәк нәфис кызларны күзәтә алар. Ә нәфис кызлар аларга карап үзләренә кочак-кочак бүләк ителәчәк чәчәк бәйләмнәре турында хыяллана!
Рәшид Төхфәтуллин Казан, Яшел Үзән, Самара, Пермь, Мәскәү, Санкт-Петербург, Бакчасарай, Чабаксар, Түбән Новгородта узган күргәзмәләрдә катнашкан, араларында шәхси күргәзмә дәрәҗәсендә үткәннәре дә байтак. Татарстан сынлы сәнгать музеенда да ике эше саклана. Америка Кушма Штатларына, Төркиягә, Канадага, Франциягә сөенә-сөенә алып китүчеләр дә табылып тора. Әмма иҗатчы инде өстәл өстенә тезелгәннәрен беркемгә дә өләшмәскә булган. "Бераз туплап, зур күргәзмә ачарга ниятлим", - ди. Киләчәктәге күргәзмәләренә авторның башка төр эшләре дә өстәләчәк әле. Болар - 2017 елның җәендә Болгарга ун көнлек сәфәр кылган вакытында иҗат ителгәннәре. Башка сәнгатьчеләр һәм сәнгать белгечләре белән берлектә узган бу көннәрдә Рәшид Төхфәтуллин андагы табигать матурлыгына сокланып кына калмыйча, игътибарын тирә-юньдәге энергетиканы тоемлавына да юнәлткән. "Болгарда әйтерсең лә күп гасырлы тарихка чумасың, анда күңелне күтәренкелек биләп ала. Болгар, чыннан да, бик көчле энергиягә ия урын. Моны безнең белән бергә булган чит ил рәссамнары да сизде", - дип әле дә тәэсирләнеп сөйли оста һәм аннан кайткач ясалган иҗаты белән таныштыра. Болгарда табып алынган агач такталарга төрле металлдан эшләнгән матур композицияләр беркетелгән: барс, мистик кош, орнаменталь бизәк, үрдәк сурәтле алкалары, ат формасындагы борынгы болгар йозаклары... Арадан тагын берсе - Кырым татарлары мәдәниятенә, икенчесе Кол Гали иҗатына багышланган. "Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы - җаныма иң якын әсәрләрнең берсе", - ди.
Рәссам Рәшид Төхфәтуллин инде күптәннән бирле үзе дә сүзләр уены, ирония тулы палиндромнар яза. Ә палиндромнарда, үзегез беләсез, саннар, сүз тезмәләре, сүз яисә текст ике юнәлештә дә бер төрле укылырга тиеш. "Физиклар - лириклар" дип юкка гына әйтмиләр! "Сез күп кенә рәссамнар белән аралашасыз. Алар арасында сәләтлеләре дә, сәләтсезләре дә бар. "Мин бары тик рәсем ясаганда гына үземне җанлы итеп хис итәм" диючеләре дә очрый хәтта. Ә менә сезнеңчә: рәссам - кем ул?" - дип сорыйм шагыйрь җанлы галим-рәссамнан. "Минем аңлавымча, рәссам - ул күпмедер дәрәҗәдә диагноз. Үзен дулкынландырган теманы визуаль формага кертү өчен көчле эчке ихтыяҗы булган кеше генә рәссам була ала..." - ди ул.
... Остаханәдәге бер канаты бәйләнгән Пегасны ничек калдырып китәргә икән? "Пегас тереләчәк, бераз яраланган, әмма тереләчәгенә өмет бар", - ди Рәшид Гыйният улы. "Шунсыз булмый, - дим. - Пегас безнең барыбызга да бик кирәк! Алдагы көннәрдә дә кисеп, чүкеп ясагыз корыч атларны, җиз алмаларны... безнең шатлыкка! Илһам Сезгә һәр көн кунакка килсен!"
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
.Рәшид ТӨХФӘТУЛЛИН.
.Яралы Пегас.
.Җил.
.Сакта.
.Агач астында.
.Тамерлан капкалары.
Евгений КАНАЕВ һәм Мишель МАРАНГ фотолары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз