КҮКТӘГЕ КҮРЕНЕШЛӘР ХӘТЕРГӘ УЕЛА
Аяк басуга ук сынып китәрлек итеп махсус киселгән такталар, әлбәттә, сынды һәм ул реставрация урыныннан ташлар өстенә килеп төште. Рәссамның бихисап дәүләт заказларына игълан ителгән бәйгеләрдә даими җиңеп килүеннән көнләшеп аңа явызлык эшләүчеләр белми иде шул: Озад Гариф улының һәр көн укылган догалары, сакчы фәрештәләре бар… Һәм ул инде яшьтән...

Бик шук идем, шаян сүзле… Ләкин беренче клиник үлемнән соң ук нык үзгәрдем. Тетрәнүемнең тәэсире аркасында ярты ел елмая да алмадым. Җир тормышына карашым үзгәрде. Хәтта телефон аша гына сөйләшүче әңгәмәдәшләрнең дә холыкларын үтәли күрә торганга әйләндем. Мин үзем сайлаган рәссам һөнәрен ныклап өйрәнә башладым. 1968 елда Дүшәнбе сынлы сәнгать училищесын тәмамладым. 26 яшемдә инде СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы идем. Скульптура өлкәсе кызыксындырды. 1973 елда Островский исемендәге театр һәм сынлы сәнгать институтының «Монументаль сәнгать» бүлеген тәмамладым. 1974, 1976 һәм 1980 елларда Мәскәүнең «Сенеж» аспирантурасында монументаль сәнгать белгечләренең белемен күтәрү курсларында укыдым.

Әтием - Бөек Ватан сугышы ветераны. Әнием - Саидә Бакаева, танылган укытучы, таҗик милләтеннән. Исемне дә Азат дип түгел, үзбәкчә, Озад дип яздыртканнар ул чак. Без дүрт ир баланы: Иркин, Озад, Азамат һәм Зарифны бик тәрбияләп үстерделәр, үзләре дә күпләрнең хөрмәтенә лаек иде. Янәшәбездә генә яшәүче Акрамишон күршебезне заманында Бохара әмире шамакае булган дип сөйләшәләр иде. Бу зәп-зәңгәр күзле, ике метр озынлыктагы ир-ат, шамакай түгел, бәлкем, әмирнең киңәшчесе булгандыр әле, дип тә уйлыйм хәзер. Чөнки аңа барысы да әүлиягә караган кебек карый иде. Шул беркөн әниемә әйтте: "Бу малаеңны сакла, ул зур кеше булачак!" Зур эшләргә алынырга туры килде".

2008 елдан, Казанга күчеп кайтканнан бирле, сынчының иҗади эшләре арта бара. Гаять киң тәҗрибә остасы ике ел Казан фәнни-тикшеренү технология университеты доценты булып эшләгән, ә бу уку елыннан башлап ул - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының «Монументаль сәнгать» бүлеге профессоры: студентларга белем бирә. Бүлекнең быел гына ачылуын исәпкә алсак, профессорның эшләре гаять күп!

Ә иң мөһиме - Алматы һәм Нәваи шәһәре мәчетләрен төзекләндерү өчен ачык фирүзә төсендәге буяуны куллануыдыр! Утта яндырып чыныктырылган үзле балчык өслеген каплаучы сыек пыялага бик борынгы төс - ачык фирүзә төсен өстәргә уйлаган рәссам-реставратор Бохара шаны булып саналган буяу рецептын яңадан ачкан. Билгеле, бу буяуның рецептын ачыклау өчен ЮНЕСКО һәр ел Халыкара бәйге дә игълан итә. Тик рәссам бу хакта уйланмый. «Тагын үз кыюлыгым булышты. Бу төс барлыкка килсен өчен гөляк дигән үлән кирәк. Гөляк ачык далалардан җыела, тик ул гаять күп күләмдә булырга тиеш. Үлән яндырыла. Хасил булган көлне махсус мичкә тыгып 1500 градус кайнарлыкта тагын бер кат яндырырга кирәк. Мичтәге көл зәңгәр, лазурит төсле кварцларга әйләнә. Әлеге кварцлар ваклана, уыла һәм фильтр аша үткәрелә. Шуннан соң мин әлеге буяуны аны тагын да ныграк саклаучы материалга - фарфорга кушып, реставрация эшен үтәп чыктым. Рецептны «Ижот-ижот» реставрация комбинатына биреп калдырдым һәм алар хәзер дә шушы рецептны кулланып, башка мәчетләрне дә төзекләндерә», - ди оста.

Кырык яшьтән соң ул бер төркем рәссамнар белән бергә Һиндстан һәм Непалның борынгы шәһәрләре буенча сәяхәт иткән. Бер елга якын дәвам иткән сәяхәттә язылган әсәрләре, Мәскәүдә күргәзмә тәмамлануга ук, Италия коллекционерлары тарафыннан сатып алынган. «Әлеге картиналарымның күчермәләре дә калмады», - дип юксына рәссам.
Озад Гариф улының 2014 елда «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә, 2015 елда Татарстан халыклар Дуслыгы йортында ачылган шәхси күргәзмәләре дә зур уңыш белән барды.

Унбиш елдан артык интеграль йога белән шөгыльләнәм. Йога күнегүләре вакытында медитация ысулы белән җаным Галәм киңлегенә чыгып сәяхәт итә. Галәмдәге илаһи күренешләр хәтергә мәңгегә уела! Җаным Җиргә әйләнеп кайткач, миңа инде аларны киндергә күчереп язасы гына кала, - дип аңлата иҗатчы. - Андагы могҗизага тиң күренешләр арасыннан иң истә калганы - Шамбала иле. Миңа ул бар дөнья архитектурасы шедеврларын бергә җыйган шәһәр буларак күрсәтелде. Урамнарында кешеләр булмаса да, бу шәһәрне гаять кызыксыну белән йөреп чыктым».
Озад Хәбибуллин 1949 елны туган. Әмма аңа беркем дә үз яшен бирми. Һәрвакыт яшь күренүенә спорт белән шөгыльләнүе дә булыша, билгеле. Студент елларында ук күп ярышларда призлы урыннар яулаган чемпион, классик көрәш буенча спорт мастеры. Уралда яшәгәндә дә кекусинкай - сугышчан каратэ алымнарын өйрәнергә вакыт тапкан.
Аның картиналарындагы хатын-кыз образлары һәрчак тәссоратлы. Мисал өчен, «Габдулла Тукай һәм Муза» әсәрендәге образның үтә күренмәле, нәфис тукымаларын, Тукайның җиңел өс киемен язу өчен зур сәләт сорала. Шагыйрьнең уйчан күзләре тамашачыга төбәп карый, ул иҗатта. Муза да уйчан, җитди, мөгаен, ул аның Җирдә ничә ел гомере калуын алдан тоемлыйдыр. Аның Тукай колагына нәрсә пышылдавын белмибез, ә шигыре безгә таныш:
…И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
Габдулла Тукай юбилеена багышланган «Васыятем. Туган тел» дип аталучы горельефына остаханәсендә әле генә сокланган идем, ә хәзер инде ул - күргәзмәләргә килүчеләр хозурында. Горельефка «Васыятем» шигыренең Тукай тарафыннан язылган гарәпчә кулъязмасын күчереп бирелүе үк скульпторның мәшһүр шагыйребезне бик яратуын күрсәтеп тора!
"Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров газетаның 19 нчы санында "…күп кенә халыкка бәһаләп бетергесез хезмәт күрсәткән "Туган тел", һичшиксез, күпне кичергән ана телебез пайтәхетендә мәһабәт һәйкәл куюга лаек", - дип язды. "Әгәр дә бу эшегезнең икенче планына нәкъ менә "Туган тел" шигырен урнаштырып иҗат итсәгез, аның "Казан" милли-мәдәни үзәге янындагы мәйданда урын алачагына ышанам", - дим сынчыга. Иҗатчы риза: "Татарстанга кайтканнан бирле Г.Тукай темасы миңа бетмәс-төкәнмәс илһам бирә! Иң әүвәл "Тукай мәйданы" станциясе өчен аның әсәрләре буенча мозаикалар җыелды, аннан соң майлы буяулар белән портретын яздым, соңрак "Татарстан - Ватаным минем" триптихында башка тарихи шәхесләр белән беррәттән аның образын да чагылдырдым. Узган ел инде менә горельеф иҗат иттем. Гомумән, 2005 елдан башлап Габдулла Тукай минем тормышымны ук үзгәртте, дип әйтә алам. Даһи шигырьне кечкенәдән бирле беләм:
И туган тел! Синдә булган
иң элек кыйлган догам;
Ярлыкагыл, дип, үземне һәм
әткәм-әнкәмне, Ходам!
Әтиебез безнең белән һәрвакыт татарча аралашты. Төрле милләт вәкилләре кунакка килә иде һәм безнең өйдә һәрчак биш телдә: татарча, үзбәкчә, русча, казахча һәм таҗикча сөйләштеләр.
"Туган тел" шигыренә һәйкәл кую идеясын хуплыйм. Әгәр дә бу яңа һәйкәлгә бәйге игълан ителсә, бик теләп катнашачакмын".
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
. Озад Хәбибуллин үзенең "Тукай. Илһам" картинасы янында.
. Хатыны Асия белән.
. Казан метросының "Тукай мәйданы" тукталышы.
. Барельеф. Г.Тукай. Васыять.
. Казан метросында мозаик панно.
. Казан метросының "Кремль" станциясе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз