Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Киндердәге чәчәкләр

Рәссам Миләүшә Нуруллина иҗаты чәчәкләрдән аерылгысыз. «Чәчәкләр гомере – ул кеше гомере чагылышына тиң. Чәчәкләр аша кеше тормышының этапларын күрсәтеп тә була. Аларның да бөреләнү, чәчәк ату чоры һәм сулу вакытлары бар бит!» – ди ул. Миля (Миләүшәне иҗат дөньясында шушы исем белән беләләр) Нуруллина – күренекле язучы Вакыйф Нуруллинның кызы.

«Әти-әнием исән-сау, мин бик бәхетле!» – диде Миләүшә ханым әңгәмә башында. Алдагы елларда да шулай булсын, иншаллаһ! 

Булачак рәссам 1961 елның 18 мартында туган. Әти-әнисе кызларын Казан университетында укып, соңрак журналист һөнәрендә булыр дип күзалласа да, ул башка юлны сайлаган: Казан инженерлык-төзелеш институтын тәмамлаган. Моңа, бәлкем, балачакта Казанның 
1 нче балалар сынлы сәнгать мәктәбендә белем алуы да тәэсир иткәндер... Яшь белгеч буларак үз һөнәре буенча эшкә билгеләнгәч, ул проектлау контораларында 10 ел хезмәт куйган. 1990 еллар кемнең генә язмышын үзгәртмәгәндер, менә Миләүшә дә, эшләгән оешмасы ябылу сәбәпле, 1992 елда Казанның Яшь тамашачылар театрында реклама буенча рәссам булып эшкә урнаша. «Анда очраклы рәвештә генә эшли башласам да, нәкъ менә театрда чакта чын иҗатка кереп киттем дә инде, – дип искә ала әңгәмәдәшем. – Һәр театрның күтәрелеш чоры була. Мин дә шушы елларга эләктем. Театрдагы уңай мохит, янәшәмдәге иҗатчылар, дус коллектив, зур остаханә булу, буяулар муллыгы... барысы да картиналар ясауга этәрде. Ничек итеп иҗатка кереп киткәнемне дә сизми калдым! Аннары эшкә бару сәгатьләрен дә көйләп була иде. Әгәр дә рәссам төнлә ясарга теләсә, аңа беркем бер сүз дә әйтмәде. Рәхим ит, тулы бер цех синең карамакта! Дөрес, мин башта катыргыга майлы буяулар белән ясадым. Шунысы да бар: иҗатка 32 яшемдә, инде төпле фикерле кеше буларак килдем. Рәссамлыкка һәркем укый ала, әмма иҗатка үз дөньяви карашларың формалашкач кына килергә мөмкин дип саныйм. Башкаларга иҗаттагы үз йөзеңне, үз юлыңны күрсәтә алачагыңа ышангач кына...»

 – Сез иҗат башында ук импрессионизм юнәлешен сайлап алгансыз...

 – Чыннан да, беренче әсәрләремне үк импрессионизм жанрында иҗат итә башладым. Минем өчен Ван Гог, Клод Моне иҗаты да кызыклы тоела иде. Алар бит күренешләр охшашлыгына омтылмаган, ә аларның үзләренә нинди тәэсир калдыруын тотып алырга ашыккан. Ә мондый картиналар өчен бик тиз, төгәл итеп башкару таләп ителә... Минем өчен Н.И.Фешинның даһилеге дә бәхәссез! Аның беркем дә кабатлый алмас энергетикасы, үз ясау рәвеше бар! 

Җитди сәнгатькә килгәч, мин музейларга барып, Б.Урманче, Г.Рахманкулова әсәрләрен дә өйрәндем. Ул елларда йөгерек интернет юк иде бит әле. Уку йортларында академик сәнгатькә өстенлек бирелә, анда көне-төне импрессонизм рухында ясарга өйрәтелми. Шунлыктан әлеге сәнгати юнәлеш күпләр өчен теория буларак кына истә кала. Рәссам сурәтне фотога ошатып ясарга тиеш түгел, ул табигать күренешен үзенчә үзгәртә ала, әмма бу үзгәртү башкалар күңеленә барып ирешә алса, тере булса гына уңышка китерә. Аннары рәссам тамашачысыз була алмый. Мин дә иң беренче шәхси күргәзмәмә җитәрлек картиналар туплагач та, аларны 1993 елның февралендә М.Горький дәүләт музеенда тамашачылар игътибарына тәкъдим иттем. Ни сөенеч, әсәрләремне тамашачылар да, сәнгать белгечләре дә җылы кабул итте. Иҗат юлым җайлы башланды, дия алам. Һөнәри рәссамнар да мине мактадылар гына. Шуңа икенче шәхси күргәзмәмне 1998 елны «Казан» милли-мәдәни үзәгендә ачтым. Ул вакытта күргәзмәгә ризалыкны тулы бер комиссия, башка рәссамнар бирә иде әле... Мин Татарстан Рәссамнар берлегенә 1997 елда ук кабул ителдем. 

– Сез һәрчак чәчәкләр ясауда булдыгызмы? Кайсы әсәрегез аеруча да уңыш казанды дип саныйсыз?

– Юк, иҗат башында мин бераз абстракция юнәлеше белән дә мавыгып алдым. Ләкин бу юлдан ары китмәдем. Чыннан да, чәчәкләр ясауга өстенлек бирдем. Аларны Аллаһ Тәгаләнең кешеләргә биргән бүләге дип кабул итәм, шуңа күрә дә киндерләрдә еш сурәтлим. Кемдер: «Чәчәкләр – алар Җир елмаюы», – дигән. Минемчә, илһам шушы дөньяның матурлыгын күрү бәхетеннән килә. Безгә шушындый ямьле дөньяны күрү бәхете тигән бит! 

Рәссамнар үзләре иҗат иткән бар әсәрен дә ярата ул. Тик һәммәсен төрле дәрәҗәдә. Кайбер картиналарның язмышы бик уңышлы дәвам итәргә мөмкин, мәсәлән, «Яңгыр астындагы настурцияләр» картинамны башкалар да ошатты. Әлеге әсәрдәге төсле тапларның үзара уңышлы бәйләнеше, гомуми мозаикасы кешеләр күңеленә бер үк вакытта куаныч та, моңсулык та өсти төсле. Бу картина минем тарафтан бихисап мәртәбә язылса да, сәнгать сөючеләр аңа һәрчак мөкиббән. Гадәттә, яңа күргәзмә алдыннан – «Яңгыр астындагы настурцияләр»нең берсен, күргәзмә барышында – икенчесен, соңрак калганнарын да сатып алалар. Һәрчак шулай кабатлана. 

Күпләр чәчәкләрнең чәчәк ату чорын язарга ярата. Ә мин аларның шиңә барган мәлләрен дә теләп сурәтлим. Менә Ван Гог та бит көнбагышларның шундый чакларын тасвирлаган... Киндердәге чәчәкләрем барысы да төрле. Аларны ясаганда, төрледән-төрле төсләр кулланып була. Ә төсләр – сүзсез көйләр. Төсләр һәрчак кешегә тәэсирле. Кеше иртән торгач, үзенә ни өчендер нәкъ менә берәр төстәге кием сайлый, йә ул алсу күлмәк кия, йә сары, йә кара... Чөнки кешедә кайбер төскә карата чын ачлык хисе туа. Арт-терапия дә төсләр белән дәвалануга корылган. Без бит мәгълүматның иң күп өлешен күзләребез белән кабул итәбез. Менә минем осталык дәресләремә килүчеләрнең дә һәркайсы үзе өчен якын төсләрне генә сайлый. Моны хуплыйм гына. 

– Дәресләрегез Казандагы иң беренче осталык дәресләре булган икән...

– Нәкъ шулай! Әүвәл картиналарымны сатып кына алдылар. Аннары сатып алучы ханымнарның үзләренең дә берәр нинди картина ясап карыйсылары килә башлады. Алар миңа шундый үтенечләрен әйтә килгәч, җөрьәт иттем. Картина ясау өчен мөһим кирәк-яракны җыйдым да, 2004 елда беренче осталык дәресемне бирдем. Шуннан бары да яхшыга таба үзгәрде. Картина ясап карарга теләүче туташ-ханымнар саны көннән-көн арта гына барды. Дәресләремне әле дә дәвам итәм. Укучыларым ясаган чәчәкләр төрле, бу төр сурәттә сюжет булу мөһим дә түгел. 

Мин – колорист. Аннары башкаларга аңлаешлы итеп сөйли дә алам. Бу талантым, мөгаен, әтиемнән күчкәндер... Осталык дәресләрен ул елларда Казанда әле беркем дә үткәрми иде. Смартфоннар да юк чак. Аларны беренче булып мин башлап җибәрдем. Үзем белгәннәрне башкалар белән уртаклашу теләге уема очраклы рәвештә генә килде дисәм дә дөрес булыр. 2004 елларда ук кешеләр үзләрен нинди дә булса башка өлкәдә сынап карарга тели башлады: берәүнең җырларга, икенчесенең биергә, ә кемнеңдер рәсем ясарга өйрәнәсе килде. Үземнең дә җыр сәнгатенә төшенү өчен осталык дәресләре алганым булды. Сынлы сәнгатькә, гадәттә, эшлекле, актив ханымнар тартыла. Хуҗабикә булганнарның моңа вакыты юк. Укучыларымның күбесе: «Балачакта рәсем ясарга өйрәнәсем килгән иде, ләкин...» дип сүз башлый. Һәркемнең теләге булган, әмма һәркайсы өчен нинди дә булса каршылык туган... йә мәктәп бик еракта булган, йә аларны башка түгәрәккә йөрткәннәр... Казанда да бит балалар өчен биш кенә сынлы сәнгать мәктәбе эшләде. 

Мин осталык дәресләремне дәүләт музейларында гына үткәрдем. Алар төрле елларда Татарстанның дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Милли музейда, «Хәзинә»дә дә уңыш белән барды. Менә 2020 елдан башлап аларны Г.Тукай музеенда алып барам. Мин бар музейларыбыз җитәкчеләренә һәм андагы хезмәткәрләргә бик рәхмәтле. Осталык дәресләремне алар да шатланып кабул итте, дәресләр өчен уңай шартлар тудырдылар. Гомумән, музей хезмәткәрләре – бу дөньяда иң мөлаем, зыялы һәм һәрчак булышырга әзер шәхесләр. Алар безнең нәрсәләр ясавыбыз белән һәрвакыт кызыксынды, үз фикерләрен җиткерде, мактадылар да... Күбесе безнең белән бергә рәсемнәр дә ясый башлады. Бу бүген дә шулай дәвам итә! 

2006 елда мәскәүле бер психолог ханым, осталык дәресләремне бик ошатып, аларны яңалыкка тиңләп, башкалага чакырган иде. 2007-2013 елларда, аена бер тапкыр Мәскәүгә барып та белем бирдем. Мәскәүдә дә бит осталык дәресләре тиз генә башланып китмәде. Ә аннары инде алар һәр почмакта диярлек ачылды. 

– Кешенең рәсем ясауга сәләте әллә ни юк очракта да, ул үз тырышлыгы бәрәбәренә яхшы рәссам булып таныла ала дип саныйсызмы?

 – Иҗат үзенә тарту көченә ия. Сигез йөздән артык картина язган француз рәссамы Вильям Бугро да бит: «Мин һәркөн шатлык тулы үз студиямә барам, кич белән, караңгы төшеп, туктап торырга мәҗбүр булгач, мин иҗатымны дәвам итәр өчен иртәгәсе көнне көч-хәл белән көтеп алам», дип язган... Мәшһүрлекне төрлечә кабул итеп була: тарихта күп рәссамнар иҗат иткән, әмма аларның һәрберсенең дә исеме – тарихта, ә картиналары музейларда сак­ланып калмаган. Төпле академик белем алучыларның кайберләре, мәсәлән, үз әсәрләрен шактый дәрәҗәдә гадиләштереп, әмма үз йөзен табып, иҗат итә. Алар да үз юнәлешләрен, үзенчәлекле сәнгати телне таба алулары белән мәшһүр. Алар син моңа кадәр ирешә алмаган нота югарылыгын ала алган, димәк. Шундыйлар да бар: алары чит иҗатчы җилкәсендә булып, атаклы картиналарны бозып, әйтик, мәгълүм образның йөзе урынына песи яки эт йөзе ясап куеп, халык арасында мәшһүрлек казана, андыйларны да истә калдыралар... Болар инде – эшмәкәрлекне яхшы белүчеләр. Хәзер күп хезмәт кую­чы яхшы рәссам булып танылу өчен кайберәүләр (шул исәптән һөнәри рәссамнар да), күчермә ясау үзәкләренә барып, киндерләргә кеше фотосыннан күчермә генә бастыра да, шул киндер өстен майлы буяулар белән сыпырып, майлап кына чыга. Бу, билгеле, кемнеңдер тырышлыгы белән чагыштырырлык гамәл түгел. Кыскасы, данга омтылу күп иҗат кешесенә хас, тик чын иҗатчы шөһрәт хакында уйлап та утырмый, ул бары тик үз стилен табу хакында фикерли. Тапталган сукмактан бармаган тырыш, чыннан да, таныла ала. 

– Осталык дәресләренең төп нәтиҗәсе нәрсәдә?

 – Алар аша кешенең үз-үзенә бәяләмәсе арта. Ул үзендәге башка төр сәләтне ача. Мәсәлән, диварга берничә картинасын элеп куйган ханымнар җәмәгатенең, балаларының аларны бары мактаулары, сәләтләре белән горурланулары хакында искәртә. «Гаилә атмосферабыз уңай якка үзгәрде», – диләр. «Без сәнгатьтәге гармониягә тартылдык, үз-үзебез хакындагы фикерләребезнең яхшы якка үзгәрүен тойдык», – дип тә сөенәләр. Бу шулай ук төсләрнең, иҗат шатлыгының уңай йогынтысы. Аллаһ Тәгалә миңа насыйп иткән йөкләмәмне таптым һәм аны тиешенчә итеп үтим дип саныйм. Ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәтләрне ишетүемне бәхеткә тиңлим! Ә бит баштарак үз иҗатым барыннан да мөһимрәк дип саныйм идем. Бу алай түгел. Белем бирү шатлыгы кешене тулырак бәхеткә илтә. Шушы эшчәнлегемне үз иҗатыма караганда да өстен куям, чөнки шушы эшчәнлегем аша башкаларга күбрәк файда китерүемне аңлыйм. Бүгенге дөньям менә шундый! 

 – Белем бирү дигәннән, бу елларда балаларга тәрбия бирү эше күбрәк мәктәпләрдә алып барылырга тиеш, дигән фикер алга сөрелә. Сез дә – ике ир бала әнисе, бу сезнеңчә дә шулаймы?

 – Мин мондый фикер белән тулысынча ук килешмәс идем. Мәсәлән, әнием Назәхәт Нуруллина Актаныш районының Такталачык авылында туып үскән. Ул гомер буе Татарстанның Милли китапханәсендә эшләде, китапханәчедән алып комплектлаштыру бүлеге җитәкчесенә кадәр күтәрелде. Ул минем күбрәк белемле булуымны теләп, тулы бер исемлек төзи иде. Әние­мә рәхмәт яусын, шул исемлек буенча мин күпме җитди әдәби әсәрләр белән таныштым! Әнием мине китаплардан өзмәде. Аннан үрнәк алып, мин дә үз улларыбызга китап ташыдым, алар да зыялы инсаннар булып үсте. Шуңа күрә башкаларга да балаларының игътибарын дөньяви әһәмияткә ия китапларга юнәлтүләрен теләп калам! 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев