Мәдәни җомга

Хәят хакына иҗат 

«Хәзинә» милли сәнгать картина галереясы бинасында 21 август көнне ачылган яңа күргәзмә «Хәят хакына иҗат» дип атала. Анда илебезнең оборона министры Сергей Шойгуның ­100 гә якын иҗади эше тәкъдим ителде. 

«Хәзинә» милли сәнгать картина галереясы бинасында 21 август көнне ачылган яңа күргәзмә «Хәят хакына иҗат» дип атала. Ул 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Күргәзмәдә илебезнең оборона министры Сергей Шойгуның ­100 гә якын иҗади эше тәкъдим ителде. 

Әлеге күргәзмә хакында алхәбәрләрдә дә, күргәзмә ачылуга багышлап язылган репортажларда да «С.Шойгу иҗаты»,  «министрның әсәрләре» дигән сүзләр күп тапкыр кабатланса да, заллардагы эшләрнең күбесе тиз арада гына ясалганга охшаган табигать күренешләре. Алар – зур сәнгати кыйммәткә ия әсәрләр түгел. Сергей Шойгу үзе дә шулай дип фикерли. Билгеле, министр сынлы сәнгатькә махсус өйрәнмәгән. Бу эшләр аның җан таләбе белән туган. Россия матурлыгын тулырак күрергә мөмкинлеге булган министр: «Рәсемне төгәлләгәндә, мин һәрчак үз-үземә: «Безнең илебез нинди матур!» дип әйтәм», – ди.

Министрның гаҗәпләндергән мәлләре моңа кадәр дә булгалады. Мәсәлән, ул 2015 елның 9 маенда Мәскәүдәге Кызыл мәйданда башланачак Җиңү Парады алдыннан, Спас башнясы капкалары аша узганда, ак пирчәткәләрен салмыйча гына чукынып алгач, һәркемне аптырашта калдырган иде, чөнки 1802 елда кертелгән хәрби министр вазифаларын үтәүчеләрнең берсе дә парад башланыр алдыннан чукынмаган. Хәзер инде күнегелде, чөнки Сергей Шойгу бу ритуалны һәр Җиңү парады алдыннан кабатлый. Чөнки капкалар аркасы өстендә православие иконасы куелганлыгы хакында хәбәр аның күңеленә бик тәэсир иткән икән.

Быел исә ул «Про вчера» дип аталган хикәяләр җыентыгы да нәшер итте. Илһамлы сәгатьләре булган министрыбыз инде күп еллар Рус география­се җәмгыятен җитәкли. Һәм бу күргәзмә шушы җәмгыять тырышлыгы белән ачылган. Әмма әүвәл әлеге мәдәни чараның Президентыбыз Р.Миңнеханов тәкъдиме белән әзерләнүен ассызыкларга кирәктер.

Илебез хозурлыгын Себер якларыннан башка күзаллап булмый. Менә Сергей Кужугет улы да бу якларның матур табигатенә мөкиббән. Эшләренең күбесе Себер табигатенә багышланган. Зал диварларында авторның уй-фикерләрен чагылдырган стендлар булуы шуңа ишарәли: «Мин Себерне бик яратам. Аучы өендә яисә эрбет агачы астында да йоклый алам. Миңа кыргый, кешеләр йөрмәгән җирләрдә, беркем кулын юмаган елгаларның суларын тын гына эчәрлек урыннарда йөрү ошый». Себер генә ошый дию аз булыр, чөнки ул әле Монголия белән чиктәш җирләрдә яшәүче староверлар янына барып җитеп, алар белән бергәләп аш-су пешерүне дә, елгалар буйлап йөзүне, ауга йөрүне, балык тотуны да үз итә.

Кәгазь, катыргы, киндерләргә каләм, тушь, күмер, пастель, акварель һәм майлы буяулар белән ясалган эшләрнең барысы да үз тамашачысын табар анысы. Автор инде яшьлегендә дә рәсемнәр ясаган. «Рәсемнәрем үзешчәнлек кенә ул. Рәсем ясар өчен беркайда да укымадым. Җыенмыйм да, чөнки, укуга керешсәң, автоматик рәвештә кемнедер кабатлый башлыйсың. Һәркемнең үз шөгыле була...»; «Һәр кешенең эчке тормышы бар. Һәм менә шунда миңа каләм кирәк. Бу өстәмә көч таләп итмәгән җан рәхәте. Күңел кәгазь битенә тартылганга, шуның белән яшәгәнгә күрә ясыйсың... Мин бу рәсемнәрне, хатирәләрем белән уртаклашу өчен мөмкинлек тугач, берничә ел ясадым. Күп кенә сюжетлар үзем туган җирләрнең матурлыгына, кышкы урманның әкияти тынлыгына, тауларның, үзәннәрнең, күлләрнең сихри гүзәллегенә, безнең әхрамнарның камил архитектураларына соклану аша туды, бер сүз белән әйткәндә, үз йөрәкләребездә йөрткән кадерле образлар аша иҗат ителде», – дип сөйләгән С.Шойгу (Сүз уңаеннан, Сергей Кужугет улы Тыва АССРның Чадан каласында туып-үскән).

Күргәзмә түрендә – министрның агачтан ясалган эшләре. Агач кәүсәләрендәге үскеннәргә мөкиббән иҗатчы буларак, ул гамәли-сәнгать әсәрләрендә шушы үскеннәргә хас түгәрәк формаларны саклаган. Алар шкатулка, ваза, сын рәвешендә. Кайберләренә бронза, бакыр, җиздән ясалган төрле җанвар сынчыклары да, мөгез, ташлар да беркетелгән. Агач әсәрләр өчен тайгаларда табигать көче аударган агачлар гына кулланылган. Иҗатчы әйтүенчә, үскеннәр катлаулы һәм искиткеч матур текстурага ия. «Алар искиткеч каты һәм «кире», шуңа күрә аларны кулдан гына эшкәртү мөһим. Үскенне сиземләү таләп ителә. Ул – бик «холыклы» материал. Әмма формасыз үскенгә карап, аннан нәрсә китереп чыгарырга икән дип уйлау үзе бер кызык... Иҗат процессы ихлас ләззәт хисе бирә. Бу могҗизага тиң! Иҗат көчне арттыра, уңай хисләр бүләк итә, башка төр уй-фикерләргә күчәргә, ял итәргә юл ача», – дип аңлаткан С.Шойгу. Күпләр аның эшләрендә үзенчәлекле сәнгати идеяләр булуына сокланып, теләкләр һәм тәкъдимнәр китабына авторга бихисап мактау сүзләре тезгән.

1845 елда ук нигезләнгән, бүгенге көндә 27 меңгә якын кешене берләштергән Рус географиясе җәмгыяте эшчәнлеге илебез географиясе хакындагы мәгълүматлар белән таныштыруга, экспедиция оештыруга, фәнни проектлар үткәрүгә һәм күләмле мәгърифәти эшчәнлек алып барып, фәнгә һәм яшьләр хәрәкәте үсешенә булышлык итүгә юнәлдерелгән. Күргәзмәнең ахыргы залында документаль фильмнар күрсәтелә һәм Рус географиясе җәмгыяте тарафыннан оештырылган «Иң матур ил» VII фотокүргәзмәсендә җиңеп чыккан фотоларның күчермәләре белән танышырга була. «Илебез бай. Дистәдән артык табигый зона, 130 мең төрдәге җанвар... Россиянең һәр кала-саласында, юлдагы вакытны исәпкә алмаганда, бер көн булып кына да, аны әйләнеп чыгар өчен, өч елдан артык вакыт кирәк булыр иде. Бу күргәзмә – илебез буенча виртуаль сәяхәт. Быел әлеге фотокүргәзмәне оештыручылар 8,5 мең кешедән 65 мең фото кабул итеп алды!» диелгән әлеге зал стендында.

Сергей Шойгу иҗатына караган эшләрнең соңрак аукционда сатылачагы күзаллана, аннан кергән табыш хәйрия максатларында тотылачак. Мәсәлән, быел, май аенда оборона министрының ун эше 40 миллионга сатылып, шуның 10 миллионы баш яисә арка мие авырулы 23 баланы дәвалауга бирелгән.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: