Мәдәни җомга

Хәтер яңарту

Өйләрдә бикләнеп утыру мәҗбүрияте килеп тугач, югалып калучылар булды.

Рәссам Мөдәррис Минһаҗев кебек үз кыйбласын белгән, эш сөйгән, нык рухлы шәхесләр өчен исә һәрбер сынау – камиллеккә ирешү өчен бер мөмкинлек. Мөдәррис абый тыныч яши белми, сынауларны үзе эзләп йөри сыман. Тормыш сынаулары алдында куркып кала торган булса, моннан ике ел элек, алтмыш биш яшендә Лениногорскидан Казанга күчеп килергә тәвәккәлләмәс иде. Хәзер инде М.Минһаҗев рәссамнар арасында үз кешегә әйләнде, хөрмәт, абруй казанды. 

Әле яңа гына Түбән Камадан Рәшит Тимереев  һәм Уфадан Казаныбызга күчеп килгән Финат Нәбиуллин белән М.Минһаҗев, Россия оборона министры Сергей Шойгуның заказы буенча, Мәскәүдә кораллы көчләр әхрамы өчен сугыш уты камап алган Севастополь күренеше картинасын   тәмамладылар. Җиде метр озынлыктагы эшне мәскәүлеләр килеп видеога төшереп китте. Мәскәүдә аны видеопанорама рәвешендә күрергә мөмкин булачак. Тамашачыларга иң элек Севас­топольнең сугышка кадәр матур чагы, аннары ут, мәхшәр эчендә калуы күрсәтеләчәк. Ике картинаны да Минһаҗев, Тимереев, Нәбиуллин иҗат иткән. 

Яңа афәт алдында кайчандыр сугыш кырында “сөзешкән” ил халыклары  да бертигез булып калды. Адәм баласының үзен зурга санавы, акча, дан артыннан кууы хәзер бигрәк тә мәгънәсез тоела. Кешеләргә ялгыз калып яшәү мәгънәсе турында уйларга мөмкинлек ачылды. М.Минһаҗевнең исә бу уйлардан арынганы да юк. Рәссам халкы, язучы, композиторлар кыйбласын көн саен турылап торса гына, чын иҗат әсәрләре тудыра ала. Ялгыз калып, яшәү һәм үлем турында озаграк һәм тирәннәнрәк уйланырга мөмкинлек ачылган көннәрдә М.Минһаҗев “Адәм һәм Һава” дип исемләнгән тагын ике картина иҗат итте. Дөресрәге, Адәм белән Һаваны бер-берсеннән аерып булмаган кебек, бу картиналар да бербөтен диптихның ике өлеше буларак туган. Автор Адәм белән Һава турында хәтерне кабер ташлары рәвешендә гәүдәләндергән. Сул яктагы картинада ташны таң җиле сыман сизелер-сизелмәс бизәкләр уратып алган. Игътибар белән карасаң, анда гарәп хәрефләре белән ирек­ле стильдә язылган “Бисмилла” догасын күрәсең. Шәмаил сәнгатен картинада куллану кызыклы килеп чыккан. Уң як өлештә исә кабер ташын  татар гамәли бизәү сәнгатеннән яхшы таныш бизәкләр уратып алган. Ислам традицияләре һәм милли гореф-гадәт татар халкы тормышында кошның ике канаты кебек бер үк дәрәҗәдә мөһим. Картиналар, рәссам М.Минһаҗевнең бөтен иҗатына хас булганча, күңелгә якын  төсләр белән романтик рухта башкарылган. Бизәкләр булып береккән гарәп хәрефләреннән дә,  татар милли орнаментларыннан да моң сарыла сыман. Автор гүя кешелек асылына кайтырга, хәтерне яңартырга чакыра, тамашачының нужадан туйган күзләренә кабат дөньяның ямен күрсәтәсе килә кебек.

Татарстан Рәссамнар берлеге бик кирәкле чара башлап җибәргән – рәссамнар үз куллары белән кәгазь пакетлар бизи, соңыннан аларны социаль яклау бүлекләренә илтеп тапшыра. Азык-төлек, көндә кирәк була торган әйберләр өйдән чыга алмаучы өлкән яшьтәге кешеләргә рәссамнарның җан җылысы белән өретелгән бизәкле матур пакетларда китерелсә, нинди күркәм булачак! Бу чараның үзәгендә дә рәссам Мөдәррис Минһаҗев тора. 

Өйдә утыру мәҗбүрияте – гаиләнең көчен, әһәмия­тен искә төшерү өчен тагын бер мөмкинлек. Рәссам М.Минһаҗев, мәсәлән, бик рәхәтләнеп оныклары Аида һәм Арсланны рәсем серләренә өйрәтә. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: