Мәдәни җомга

Хөрлек булса җаныңда

Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, рәссамның исеме “сирәк, үзенчәлекле, искиткеч матур” дигәнне аңлата.

– Әтием язган “Еллар һәм җырлар” китабында бар туганнарыбыз да искә алынган. Мин гаиләбез тарихын яхшы беләм, – Татарстанның халык рәссамы Надир Альмеев белән әңгәмәбез әнә шулай гаилә хатирәләреннән башланды.  – Мәсәлән, әтиемнең әтисе Гафиятулла биш яшендә ятим калган, кыз туганнары белән генә үскән, әтием дә сигез балалы гаиләдә туып, дүртенче яше генә чагында әнисез калган. Бик авыр елларда театр техникумында, Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укып, әтием җырчы һөнәренә өйрәнгән. Ул – Татарстанның халык артисты, театр сәнгатенә нигез салучыларның берсе, вокалистларның Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты, югары артистизмга ия,  бай репертуарлы опера җырчысы Усман Альмеев. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе. “Татарстан” ДТРК фондында аның башкаруындагы йөзгә якын җыр һәм ария язмалары саклана. Әтием бу дөньядан 95 яшендә китте. Әнием исә – татар хатын-кызлары арасыннан музыкага өйрәнгән беренче һөнәри флейтачы Разия Фәйзуллина. Ул әле бик оста бии дә иде. Әбием Маһикамал әниемне Шәрык музыка мәктәбендә укыткан. Дәү әтием Йосыф та үзлегеннән быргыда уйнарга өйрәнгән. Кызганыч, Маһикамал әбием фаҗигале рәвештә вафат була. Әнием башта Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Гомәр Исмәгыйлев белән гаилә корган. Талантлы режиссер бу эшеннән китәргә мәҗбүр булгач, алар Симферопольгә театр эше буенча күченгән һәм Бөек Ватан сугышы башланганчы шунда яшәгән. Әмма сугыш чыккан көнне Мәскәүдә булганга күрә, Гомәр Исмәгыйлев бала көткән әниемне Казанга озаткан, үзе яңадан Кырымга киткән. Казанда әнием кыз бала тапкан, әмма берничә көннән соң ул бала суык тиюдән үлгән. Алар инде озак еллар үткәч кенә (Гомәр абый Кырым татарлары белән Әндиҗанга сөрелгәннән соң, шунда гомер кичергән), 1964 елны гына яңадан күрешә алды. Ул язган хатлар бездә сакланды. Шушы араларда мин Гомәр Исмәгыйлев белән әниемне сурәтләгән зур әсәр дә иҗат итәргә уйлап йөрим.

Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, рәссамның исеме “сирәк, үзенчәлекле, искиткеч матур” дигәнне аңлата. 1946 елның 5 августында Казанда дөньяга килгән ир балага балачакта ук рәсем белән музыканың кайсысын сайларга икән дип уйланырга туры килгән. Нәтиҗәдә бүген Надир Усман улы – мәшһүр рәссам, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.

1961-1965 елларда Казан сәнгать училищесында укыган һәм IV курска күчкәч, училищеда укуын туктатырга булган ул. Бер ел чамасы Казан кинохроника студиясендә эшләп алган. 1966-1987 елларда китап нәшриятында һәм “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә хезмәт куйган. 1975-1987 елларда КАИ каршында оештырылган “Прометей” бюросында иҗат иткән. 1975 елны Г.Свиридов музыкасы белән үрелгән “Кечкенә триптих” дип аталган беренче совет яктылыклы-музыкаль фильмын төшерүдә, 1977 елда исә “Җәлил: көрәш битләре” исемле беренче татар документаль-публицистик фильмын иҗат итүдә катнашкан. 1972-1973 елларда И.Стравинский балетлары өчен декорация эскизлары ясаган. 1985 елдан алып СССР һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы ул. Шул елдан бирле аның әсәрләре илебездә генә түгел, Нидерланд, Бельгия, Франция, Төркия, Германия, Бөекбритания, АКШ, Австралиядә дә күрсәтелгән.

Мөхтәрәм рәссам – тыйнак, ә бу – үтә дә талантлы шәхесләргә хас сыйфат. Ул үз иҗаты турында аз сөйли, күбрәк Казан тарихын тасвирлый: “Таш түшәлгән, узып баручыларның арбалары текердәгән урамыбыз күз алдыма килеп баса... Үзләре ясаган каталкаларда, җирдән агач колодкалары белән этенеп барган сугыш гарипләре Болак аша Романовский күперенә юнәлгәндә, һәр иртәдә шау-шу һәм шакылдау тавышлары ишетелеп тора иде. Чынлыкта, болар фронтта ике аякларын югалткан, ә хәзер тормыш авырлыгына ташланган чын сугыш ветераннары иде, чөнки аларны беркем күзәтми, кайгыртмый, хөкүмәт тарафыннан аларга булышлык та юк иде. Бу әле “ветеран” сүзе дә кулланылмаган вакытлар... Без дә малайлар белән Болакта, инкыйлабка кадәр төзелгән агач күпердә йөргәндә, шул ветераннар белән сөйләшә, әти-әни биргән ризыкларны алар белән бүлешә идек...” 

Хәзерге Островский урамындагы утызлап малай яшәгән ишегалдында уйнап үскән ул. Уеннар да, балачак кызыксынулары да булган, башка ишегалды малай-шалайлары белән“сугышлар” да... Өстәвенә, ул үскән гаилә башкалардан үзгәрәк бит һәм шуңа күрә аларның үзләре кебек ихлас, зыялы, сәләтле дуслары да күп булган. Б.Урманче, Н.Җиһанов, Р.Яхин, Ә.Ерикәй, Н.Даутов, М.Ногман, А.Арсланов һ.б. Алар белән кызыклы очрашуларны да, әтисенең гастрольләрдән күп китап алып кайтуларын да яхшы хәтерли рәссам: “Әтием китапларга хөрмәт белән карый иде. Хәтта техникумда укыганда, бик каты суыклар булганда да, ул А.Пушкин китапларын ягып җылынмавы, ә аларны укып утырганы хакында искә ала иде”.

Надир Усман улы кечкенәдән сәнгатькә тартылган. “Бәлки, улыбыз да музыка өлкәсен сайлар дип, әти-әнием мине башта сигез яшемдә 1 нче балалар музыка мәктәбенә бирде, әмма чирләп киткәч, ул мәктәпне бер елдан соң ташладым. Скрипка белән хушлаштым. Аннары инде 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә укый башладым. Әмма тагын чирләп киттем, ул елларда балалар өчен көчле вакциналар булмаган. Өстәвенә, сәнгать мәктәбендәге укыту программасы да ошамады, шуңа күрә андагы укуымны да ташладым. 1958 елны, 11 яшемдә, минем үз остазым бар иде инде – Казанга әйләнеп кайткан Бакый Урманче. Бакый Идрис улы еш кунакка килә иде. Килгәч тә, әтиемә: “Усман, “Гөлҗамал”ны җырла әле, зинһар”, – дия иде. 1957 елда Мәскәүдә үткән Татар сәнгате декадасы вакытында очратып, аны Казанга кайтырга өндәүчеләр дә әтием белән әнием булган. Бакый Идрис улы янында рәссамлыкка да, сынчылыкка да өйрәнә башладым, агач уюга төшендем. Ул бар игътибарын туплап, бик күп эшли, вакытын юк-барга сарыф итми иде. Мин аннан Соловкидагы концентрация режимы хакында сорашканда да, яшерми сөйли иде. Урманченың өендә һәр көн булдым, миңа аңа булышу ошый иде, йә үзле балчык изә, йә пластилиннан, гипстан шарлар әвәләп куя идем. Махсус миче булганга күрә, кече пластика әсәрләре, сынчыклар да ясадык, ул миңа бераз агач ую ысулларын да күрсәтте. Аның ничек эшләвенә карап торып үзем дә өйрәндем. Нигездә, сынчыбыз мәрмәр һәм агач белән эш итә иде. Мин әле аның Казан сәнгать училищесында укыган хатирәләрен дә тыңладым. Бу училищеда укый башлар алдыннан, урта мәктәптән китеп, әүвәл ирекле тыңлаучы булып йөрдем. Ул минем укуым белән кызыксынып торды, рәсемнәрем, акварельләрем, майлы буяулы эшләрем буенча киңәшләрен бирде. Хәтта үсмер чагымны да сурәтләде, әниемнең ике портретын ясады, ә менә әтием ил буенча һәрчак гастрольләрдә йөргәнгә күрә, аның портретын ясарга теләсә дә, һич кенә дә җай таба алмады. Ә мин... училищены тәмамламадым, моның сәбәбе бар иде. Черек күл территориясен Яңа ел бәйрәменә бизәвебезне ошатмадылар, бизәүгә абстракционизм керткәнсез дип талкыдылар, укуымда да билгеләрне түбәнәйтергә керештеләр. Училищены ташлавыма беркем дә каршы килмәде. Әнием дә, хәтта Бакый Идрис улы да”. Шуннан соң Надир Усман улы бер ел гына киностудиядә эшләп ала. Андагы эш процессы кызыклы булса да, телевидение бар көчне, вакытны суыра торган эш бит. Ә рәссам моның белән килешми, телевидениедән китеп бара. Ул осталыгын арттыруны дәвам итә. Берникадәр вакыттан соң гравюра әсәрләре ясый башлый.

1971 елны Н. Альмеев ВГИКның сынлы сәнгать факультетына укырга керергә бара, әмма имтихан тапшыру өчен нибары бер көнгә соңга кала һәм мультипликация режиссурасы буенча эксперименталь остаханәдә укый башлый. Ләкин аның күңелен башка уй-хыял били, аның кинорежиссер М.Ромм остаханәсендә белем аласы килә, бу хакта режиссерның үзе белән дә сөйләшә, ике сәгатьлек әңгәмә илһамландырса да, язмыш каршы төшә, берничә айдан М.Ромм вафат була. Ә булачак графикны мультфильмнар һич кызыксындырмый. ВГИКтан китеп, Мәскәүдә иҗади заказлар үти һәм янә Казанга кайта. “Редакциядә хезмәт куйганда, миңа типографиядә дә булырга туры килгәләде. Ә ул чакта анда цинкография ысулы кулланыла һәм мин гравюраларымны шунда нәшер иткәли идем, – дип искә ала ул. – Шулай итеп, 1966 елдан бирле офорт юнәлешенә кереп киттем...” 

– Надир әфәнде, әгәр сезгә “Менә бу поезд СССРга бара” дисәләр, аңа утырыр идегезме? 

– Ә нишләп утырмаска! Ул заманның яхшы яклары бар иде. Гомумән, анда – минем яшьлегем. Ә яшьлеккә кемнең әйләнеп кайтасы килмәс! Менә шул чорда, 1970 елны, Казанда беренче тапкыр яшь рәссамнар күргәзмәсе оештырылды. Аны ачарга да Б.Урманче булышлык итте. Ул вакытта теләсә кайсы күргәзмәне ачылган көнне үк ябып та куя алалар иде. Күргәзмә заллары да бары тик ике җирдә: Сынлы сәнгать музеенда һәм Милли музейда гына урнашкан иде. Башта Нәҗип Җиһановка үз офортларымны күрсәттем, ул кызыксынып карады да күргәзмәне консерваториянең концертлар залы холлында ачарга рөхсәт бирде. Әмма күргәзмә ачылу вакыты җитәр алдыннан гына, җирле Рәссамнар берлеге җитәкчелеге килеп, күргәзмәне ябарга кушты. Менә шулчак Б.Урманче барысын да җайлады, комсомолның өлкә комитеты да каршы булмады, күргәзмәбез ачылды... 

Надир әфәнденең остаханәсе Сынлы сәнгать фондында, аннан чыгуга һәркемнең күзе юл аркылы гына куелган Бакый Урманче һәйкәленә төшә. “Юк, мин бу һәйкәлне бер дә ошатмыйм, – ди ул. – Б.Урманче үзенә һәйкәл иҗат иткән иде инде, ул – үзе иҗат иткән “Сагыш” әсәре. Әгәр дә шуны зурайтып куйсалар, яхшырак булыр иде. Мин бу хакта Бакый Идрис улының үзенә дә: “Сагыш” – ул нәкъ үзегез инде!” дип әйткәнем булды...”

Казанда графика ренессансы булып саналган 1920 еллардан соң бу төр иҗат техникасы озак елларга онытылып тора. Офорт нибары 1950-1960 елларда гына яңарыш кичерә. Надир Усман  улы – шул, XX гасырның икенче яртысында Казан офорты йөзен тулыландыручы осталар буыныннан. Ул – иҗатында гомумкешелек тарихын, андагы вакыйгаларны киң колачлый алган талант иясе. Башта ул О.Мандельштам поэзиясенә багышланган “Воспоминание о беге” циклын ясый. 1978 елны рәссам япон шагыйре М.Фукагава иҗаты, аннары тагын берничә япон шагыйренең поэзиясе белән таныша. Хиросима һәм Нагасаки фаҗигаләре турында цикл иҗат итеп, 1983 елны шушы темадагы яңа әсәрләреннән “Безнең заман мәхшәре” күргәзмәсен дә уздыра. Рәссам бу сериягә кергән әсәрләрен 1955 елда Хиросимада ачылган Тынычлык мемориаль музеена да тапшырырга тели.

Графикның цирк сәнгатенә, борынгы Грециягә багышланган “Алтын миф” сериясе дә бар. Иҗатчы гравюрадан техник яктан тагын да мәшәкатьлерәк, четереклерәк булган офорт ысулына күчә. Офорт техникасын шушы темадагы китаплар, Мәскәүнең Ленин исемендәге китапханәсеннән алынган микрофильмнар буенча үзлегеннән өйрәнә, тәҗрибәләр юлы белән бара. Хезмәтләрен башта Сәнгать фондындагы офорт остаханәсендә, соңрак инде – үз офорт станогында бастыра башлый. Бу техникада ул 1974 елдан алып актив иҗатта. Офорт техникасында ун төрле иҗат итү манерасы бар, ул аларның унысына да үзлегеннән төшенә.  

Рәссамның сул колагында – алка. Ул аны Лондонда чакта кигән. “Офорт иҗатының күзләргә тискәре йогынтысы булды. Күзләр начар күрә башлагач, Лондондагы кытайлар арасында яшәүче Тибет медицинасы белгеченә мөрәҗәгать иткән идем. Ул колак яфрагымдагы күз күремен яхшырта торган ноктаны табып тиште. Шуннан соң күзләрем яхшырак күрә башлады”, – дип аңлатты ул миңа.

1977 елдан башлап Надир Усман улы Мәскәү янындагы “Сенеж” иҗат йортына йөри башлый һәм икешәр ай буе андагы күпсанлы остаханәләрдә иҗат итә. Офорт техникасында иҗат итүче рәссамнар биредә тәҗрибә уртак­лаша, чөнки СССР Рәссамнар берлеге ул елларда “Сенеж”га илнең барлык союздаш респуб­ликаларында яшәүче иҗатчыларны бергә җыя. Аның иҗаты тагын шигъри әсәрләр белән үрелеп китә. “Тирән образлы-символик рәтле офортларым елдан-ел арта барды, бу техникада төрлечә иҗат итеп булуын ошаттым, – дип аңлата әңгәмәдәшем. – Офорт ул күңелгә тәэсирле, ясалганда да көтелмәгән нәтиҗәләргә һәм эффектларга китерә. Күз күргәнне карап ясау гына түгел инде бу. Болар – тон табу, материал каршылыгын җиңү, техник катлаулык, тәҗрибәләр кую иркенлеге...”

Дөньяви мәдәният белән кызыксынучы буларак, ул үз сәнгатен әдәбият әсәрләре белән дә ныг­рак бәйли. Шигърият – һәрвакыт янәшәсендә. “Поэзияне бик үз итәм, чөнки ул – хис-тойгылар йомгагы чагылышы, поэ­зия – бар нәрсәнең квинтэссенциясе”, – ди Г.Тукай, М.Эрнандес, М.Фукагава, Ш.Бодлер, Данте Алигьери һ.б. әсәрләренә мөрәҗәгать иткән рәссам. Рус телендә генә аралашырга мәҗбүр иткән балалар бакчасын, татар теле дәресләре гомумән дә укытылмаган, белемне рус телендә генә биргән урта мәктәпне исәпкә алсак та, татар әдәби классикларына тартылган аның күңеле. Надир Усман улы күп кенә татар шагыйрьләренең китапларын бизәгән. Рәссам үзе М.Эрнандес иҗатына, Г.Тукайның “Курайлы малай” шигыренә багышланган гравюраларын аеруча яратып искә ала. 1976 елны ук, Г.Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Шүрәле портреты”н да ул үзенчә ясаган. 1986 елны исә шагыйрь Р.Бохараев рәссамга Г.Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Шүрәле” китабын бизәргә тәкъдим иткән. Ил күләмендә илле мең данә нәшер ителгән китапны ул үзе Казанда тапмаган, аны рәссамга Урта Азиядә яшәүче туганнары салган.

Ә Дантеның үтә катлаулы әсәре – барлыгы берничә рәссам генә тәвәккәллек кылган “Илаһи комедия”сенә 1983 елны алына. “Илаһи комедия”не 18 яшемдә укып чыксам да, аның буенча серия иҗат итү турында уйламадым. Беркөнне миңа совет математигы, профессор Б.Лаптев: “Әйдә, мин сиңа поэмадагы йөз җырны итальян телендә укыйм, аның ничек ишетелүеннән чыгып иҗат итәрсең!” – диде. Профессорның вакытын алып, аңа итальянча шигырьләр укытмадым. Әмма бу теманы катнаш техникада, җырлар саны буенча йөз битлек итеп сурәтләдем. 101 нче биткә Дантеның портретын ясадым. Кешеләрдәге энергия ташкынын төгәл композицияләрендәге киеренкелек аша да, гомуми ритмны саклап та, фон активлыгы аша да ачтым.

 Бу хезмәтне 1983 елда башлап, 2006 елда гына тәмамладым. Чөнки катлаулы “Илаһи комедия”нең кайбер җыры эчендә 7-8 композиция бар, алар арасыннан кайсысын сайлап алырга дип күп уйланырга туры килде. Бу сериядәге эшләрем – иллюстрацияләр түгел. Алар – нәкъ менә реминисценцияләр, ягъни бу әсәрдән алган кичереш­ләрем. Мин тамашачы белән үз кичерешләремне уртаклаштым. Әлеге сериямне Дантеның туган шәһәре Флоренциядә күрсәтергә хыялланам. Ләкин бу хыялымның тормышка ашуы матди чыгымнар белән бәйле”, – ди иҗатчы.

Надир әфәнденең акварель эшләрен ошатучылар да байтак. Һәрбер рәссам үз иҗатында үзгәрә белергә тиеш дип саный ул. Чөнки гел бер юнәлештә генә барган оста ахыр чиктә рәссам булудан туктый. Акварель белән ул 1986 елдан бирле шөгыльләнә. “1985 елдан 2000 елга кадәр, сезонлап, Алтайга сәяхәт иттем. Андагы һаваны сулаганда, андагы тауларда йөргәндә, мин үземне туган җиремә әйләнеп кайткандай хис иттем. 

Алтай, ни гаҗәп, күңелем түрендәге почмак, миңа бик тә якын Ватаным кебек иде. Шушы тәэсирләремне шул ук мизгелләрдә ясап кую теләге туса да, беренче баруымда да, икенче баруымда да сурәткә төшермәдем, – дип аңлата Надир әфәнде. – Шул вакытлардан соң егерме еллап вакыт узгач, Алтай кинәт кенә искә төште. Җиде акварель эштән торган яңа монохром цикл иҗат иттем, “Spleen” дип атала ул. Цикл гомерем агышы турында уйлану белән берләште, шуңа күрә аның өстәмә исеме дә бар: “Көз турында язгы истәлек”. Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеендагы күргәзмә барышында әлеге акварель әсәрләрем сатылып, бүләк ителеп бетте. Акварель шуңа өйрәтте: аның техникасы түгел, табигатьтән алган хис-тәэсирләр, тойгылар мөһимрәк. Акварель – бер мизгелдәге шатлыкны яисә сагышны кәгазьгә төшерү ул. Бу уйлануларны, хисләрне бер тапкыр гына ясап була, бу ысулда төзәтмәләр мөмкин дә түгел. Сүз уңаеннан, минем әле “Татарстан” дип аталган акварель сериям дә бар”.

Надир әфәнденең югары зәвыклы иҗат әсәрләре күп булса да, шәхси күргәзмәләрен ул бик сирәк ача. Үз гомерендә нибары сигез шәхси күргәзмәсе узган. Рәссам бер күргәзмәсен Казан университетының математика һәм механика фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Борис Лаптев кабинетында ачуын да искә алды. Аның индивидуаль стильдәге әсәрләрен профессор Б.Лаптев бик ошаткан, ике-өч ай узса да, галимнең күргәзмәне һич тә ябасы да килмәгән. Ә менә галим күңеленә бик тә хуш килгән “Илаһи комедия” сериясе – Галәм кануннарын, кешелек юлын тагы бер кат аңлаткан, куәтле ритмлы симфонияне хәтерләткән, катлаулы энергетик-мәгълүмати программага ия хөр иҗатның үзе!

– Килеш-килбәтегездән дә, күз карашыгыздан да һәрчак хөр кеше булып яшәвегез сизелә. Шул ук вакытта сез 1991-1993 елларда Татарстан Рәссамнар берлеген дә җитәкләп алгансыз, күп рәссамнарыбыз белән очрашкансыз. Чын рәссамны фатализм да, ачлык та, акчасызлык та иҗаттан туктатмый. Ни бәрабәренә башкарыла торган хезмәт соң бу? 

– Рәссамның бөтенесе дә җиңел иҗади юлдан бармый. Аларны кайчан да булса, хезмәтләрен күреп, кемдер аларда ирек, хөр сулыш, Аллаһы Тәгаләнең бер нурын күрер дигән ышаныч яшәтә.

Надир Усман улы Лондондагы тө­рек-кипрлылар ассоциациясе булышлыгы белән Бөекбританиядә дә берничә шәхси күргәзмә ачкан. “Әйе, – ди рәссам. – 1994, 1995 елларда Лондонда офорт һәм акварель эшләремнән торган күргәзмәләрем булды. Инглизлар – гравюралар яратучы халык, офортны бик өнәми. Аларга ау күренешләре, ау этләре, быргы кычкыртучы җайдаклар якын. Анда 1960 елларда иҗат ителгән совет әсәрләреннән тупланган Рус галереясы да бар, алар өч залдан торучы галереяда сатыла да... Ә менә 1996 елда мин Истанбулга сәяхәт кылдым. Андагы Басын Музәси – Типография музееның бер күргәзмә залында шәхси күргәзмәмне ачтым, тантанага җыелган татар диаспорасы вәкилләре белән әңгәмәләр кордым. Ай буе барган күргәзмәм зур уңыш белән узды”.

Әңгәмәбез барышында хөрлек хакында телгә алганда, рәссам совет власте режимы елларында дәүләт куркынычсызлык комитетына беркайчан да чакырылмавын да искәртте. Ул рәссамнарга сәяси рухлы, күп һәм буш сүзләрдән торган декларацион чыгышлар ясау төс түгел дип саный. Моның урынына аларга чын иҗат мөмкинлеге бирелгән. Ә шулай да Надир әфәнденең аны башка рәссамнардан аерып торган бүләге дә бар. Бу – РФнең Федераль куркынычсызлык хезмәте премиясе. 2017 елда  талант иясе, “Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте органнары эшчәнлеге турындагы иң яхшы әдәби һәм сәнгати әсәрләр” бәйгесендә катнашып, 2012 елны Казанда хәрби бурычын үтәгәндә, үз хезмәттәшләрен саклап һәлак булган 34 яшьлек майор Сергей Ашихмин хакындагы “Майор батырлыгы” әсәре белән җиңү яулый.

Иҗатчының темалар төрлелегенә сокланмый мөмкин түгел! “Төрки каганатны, Алтай мифологиясен өйрәнәм, 1990 елда Л.Гумилевның “Древние тюрки” китабын укыган идем, бу араларда аны яңадан төшенәм, – ди оста. – Мин сугыштан соң туган бала. Сугыш темасына битараф кала алмыйм. 2020 елны “Бухенвальд чемпионы” дип аталган боксчы, сугыштан соң исә Үзбәкстанга кайтып медицина институтын тәмамлап, озак еллар буе шәһәр сырхауханәсендә эшләгән, беренчеләрдән булып йөрәккә операция ясарга өйрәнгән табиб Андрей Борзенкога багышлаган яңа гравюрамны тәмамладым. Бу батырның тормышына, каһарманлыгына башкаларның да соклануын телим. Аның язмышына багышлап бер дигән кинофильм да иҗат ителер әле дип уйлыйм”. Талантлы рәссам бик авыр язмыш иясен сурәтләгән. Чөнки А.Борзенко Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк сугышка керә, каты яраланып тоткынлыкка эләгә. Ни кызганыч, ике тапкыр тоткынлыктан кача алса да, тотыла һәм өченче төрмә – Бухенвальдка ябыла. Ачлык аркасында бик зәгыйфь булса да, андагы бокс буенча 80 бәйгенең һәрберсендә җиңеп исән калган Андрей Борзенко үзбәк җирендә башланган милләтчелектән котылу өчен 1990 елларда Санкт-Петербургка күченеп китә һәм ул елларда анда беркая да эшкә урнаша алмыйча, фәкыйрьлеккә төшеп, сыра банкалары җыеп, кайчандыр үзе кан коеп җиңү яулаган Ватанында ачтан үлә.

“Гомумән әйткәндә, әсәрләрем тиз генә тумый. Иҗатымда  татар мәдәнияте юнәлешен дә алга куям. Тукай әсәрләрен яңача, үземчә иҗат итәм, – ди рәссам. – “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәренә багышланган егерме әсәрдән гыйбарәт өр-яңа сериямне тәмамладым. Бөек шагыйребезнең “Гөлҗимеш куагы, яки Печән базары почтасы” дип аталган яңа портретын яздым. Бу хезмәтемдә Г.Тукай кулларына гөлҗимеш бәйләмен тоткан, чөнки гөлҗимеш – чәнечкеле, аның үзенә охшаган. Алдагы елларда әтием яратып башкарган унлап җырның эчтәлеген өйрәнеп, яңа серия иҗат итәчәкмен. “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”ләр буенча...”

Надир әфәнде гомер юлы башында, үзенә һөнәр сайлаганда, медицина институтына керергә уйлаган булган. “Мин яхшы хирург була алыр идем”, – ди ул. Минемчә, талантлы рәссамыбыз – бүген дә, машаллаһ, күңелләребез шифасы хакына хезмәт куючы иң сәләтле табиб!

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: